16+

Дамир Бәдриев: «Карурман өрәге» (Хикәянең икенче өлеше)

Рәхәтлек дулкынында балаларча сикергәләгән кыз бу кисәтүне игътибарга да алмады, аңлап та бетермәде.

Дамир Бәдриев: «Карурман өрәге» (Хикәянең икенче өлеше)

Рәхәтлек дулкынында балаларча сикергәләгән кыз бу кисәтүне игътибарга да алмады, аңлап та бетермәде.

Башы: Дамир Бәдриев: «Карурман өрәге» (Хикәя)

Умарталыкка сәяхәт тәмамлангач, Мортаза Таңсылуны авыл читендә калдырды, җиләк-җимеш һәм бер литр бал салынган сумка бирде. Кызының мондый зур күчтәнәч күтәреп кайтып керүенә шикләнеп калды Тәнзилә ханым.
– Нәрсә бу? – дип сорады ана кеше.
– Колхоз рәисе бирде, – дип җавап кайтарды кызы. 
– Нигә күчтәнәч бирә соң ул сиңа тик тормастан. Син миннән берәр нәрсә яшермисеңме, бала?
– Курыкма-курыкма, – диде кыз һәм ялганлап өстәде. – Авылда китап сөючеләр кичәсе үткәрү турында сөйләшкән идек.
Таңсылуның ялганга корылган ялгыш юлга кереп китүенең беренче адымы булды бу.
Мортаза икенче бер очрашулары вакытында Таңсылуны колхоз делегациясе составында Казанга хатын-кызлар конференциясенә барырга чакырды. Кыз моңа шатланып риза булды.

– Ике көнлек конференция бер атнадан соң үткәрелә. Казанда минем фатирда кунырбыз, – диде Мортаза.
Санаулы көн тиз уза, алар шәһәргә колхоз машинасында килделәр, ә кичке якта фатирга кайттылар. Башка делегация кунакханәгә урнашты.
– О, нинди матур монда! – дип сокланды Таңсылу фатирдагы җиһазларны күздән кичереп. – Тәрәзәдән уч төбендәге шикелле Кремль, Казансу күренә. Эх, шәһәрдә шундый фатирың булсын иде ул.
–Үземнеке дип уйла. Хатыным бик юньсез кеше булып чыкты, җанымны ашый. Аерып җибәрәм үзен. Синең белән шушы фатирда яшәрбез. Теләсәң, Кара диңгез буенда йорт сатып алырбыз, – дип ялган сүзләр сиптерде Мортаза.
Яшь кыз бу сүзләрнең барысына да ышанып барды. Затлы кыяфәтле, спортчылар кебек нык гәүдәле Мортазага тәмам гашыйк булган иде ул.
– Мин табын әзерли торам. Бар, син ванна кереп чык, – диде Мортаза.
– Әйдә, бергәләшеп табын әзерлик, – дип яхшысынмады кыз.
– Кирәкми. Бар-бар, иркенләп ванна кер, – дип кыстады Мортаза.
– Ярый алайса, мин тиз генә.

Таңсылу ваннадан юка ефәк халаттан чыкты.
– Җиңел пар белән! Шәһәр суы килешкән сиңа, тагын да чибәрләнеп киткәнсең, – дип каршылады аны Мортаза.
Аш-су бүлмәсендә тәмләп сыйландылар. Бер бокал шампань шәрабе Таңсылуны исертеп үк җибәрде. Кыз һәр сүздән күңеле булып көлде. Кичке аш өстәлен җыештырып куйганнан соң, алар олы бүлмәгә чыкты.
– Казан утлары ничек матур итеп җемелди! – дип сокланды Таңсылу.
– Монда әле аның тагын да матуррак җемелдәүче әйберләре бар, – диде Мортаза һәм шкаф тартмасын ачып, асыл ташлы алтын муенса алды.
Ир муенсаны кызның муенына каптырырга кереште.
– Миңа бирәсезме әллә бу муенсаны!? – дип гаҗәпләнде Таңсылу.
– Кадерлем, әлбәттә, сиңа, – диде Мортаза. 

Кызның калын озын чәчләре һәм халат якасы муенсаны каптырырга комачаулады.
– Салып ташла әле бу халатыңны, каптырып булмый, – дип ир кызның киемен салдырып диванга ыргытты. 
Таңсылу башта үзен чишендерүгә кыенсынса да, соңыннан каршылык күрсәтмәде. Мортаза, ниһаять, муенсаны каптырды, кызны кочып алып, диванга салды. Кайнарланып үбешүләр ахыр чиктә җенси мөнәсәбәт белән тәмамланды. Саклану чарасы күрү Таңсылуның авырга узуын булдырмый калды. Колхоз рәисенең яшь кыз белән төн кунуы турындагы хәбәр авылга кайтып иреште. “Илназ белән бик яратышып йөриләр иде бит. Карале син аны, сөлек кебек егетне ташлаган, персиятельнең акчасына кызыккандыр инде. Гаилә таркатып йөри, җүнсез нәрсә икән бу Таңсылу”, – дип пышын-пышын гына сөйләште халык.
– Таңсылу, язмышыңны бозма. Мортаза сине файдаланачак та, кирәкмәс әйбер шикелле урамга чыгарып ташлаячак, – дип кисәтте бухгалтер Тәскирә.
Имештер, Мортаза кайчандыр Тәскирә белән гыйшык-мыйшык элемтәсендә булган. Таңсылу шуны истә тотып: ”Син бу сүзләрне көнләшүдән әйтәсең”, – дип тыңлап та тормады.

Җәйге матур кичләрнең берсендә умарталыкка күрше колхоз рәисе белән совхоз директоры кунакка килеп төште. Мортаза аларны Таңсылу белән бергә каршылады. Корт балыннан ясалган спиртлы эчемлек табын артында утыручыларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
– Мортаза дус, синең кырларда берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсә. Каян аласың син аның орлыкларын? – дип мыек астыннан хәйләкәр елмайды күрше колхоз рәисе  Мидхәт.
– Көз көне бер комбайныңны биреп торсаң, чәчәкне хәзер үк куллана аласың, – диде бу сүзләргә Мортаза.
– Берне генә түгел, ике комбайн бирәм, – дип күзләрен очкынландырды Мидхәт.
– Яшь чәчәкләрне мин дә яратам, – дип сүзгә кушылды совхоз директоры Василий.
Аз-азлап спиртлы эчемлек йоткалап утырган Таңсылу тәмам йомшарды. Ул ир әсәртәләренең үзен чиратка куюлары турындагы сөйләшүләрен аңларлык хәлдә түгел иде инде. Мортаза Таңсылуны күтәреп алып, умарталыктагы өйнең агач сәкесенә кертеп салды.
– Мортаза абый, син дә ят яныма, – дип кулларын сузды Таңсылу.
Ир кызның өске киемнәрен салгызып бетерде дә, “хәзер керәм”, дип өйдән чыгып китте.
– Мортаза абый, – дип, йокылы-уяулы хәлдә, өстендәге ирне кочты Таңсылу.

Ләкин, ул Мидхәт иде. Таңсылу чит-ят ирне үзенең гәүдәсеннән этеп төшерергә талпынып карады, тик спиртлы эчемлек аның хәлен бетергәннән-бетерә, аңын томалаганнан-томалый барды. Мидхәттән соң Василий өйгә кереп, Таңсылу белән җенси якынлык башкарып чыкты. Мортаза таң беленә башлаганда кызны уятып, киемнәрен киендереп, машинага чыгарып утыртып авылга кузгалды. Таңсылу кыйналган эт кебек сөйрәлеп, дәшми-тынмый гына өйләренә кереп китте. Хафаланып каршылаган әнисенә кул гына селтәде дә, өйалдындагы диванга барып ятты. Айнып бетеп уянгач, күңелендә Мортазага карата ачу-нәфрәт кузгалды. “Мине фахишә урынына сатты”, – дип мендәргә капланып елады. Мортазадан үч алу теләге йөрәген яндырды. “Пычак белән генә түгел, ә чалгы белән эченә кадыйм мин бу хайванның”, – дип үзалдына сөйләнде Таңсылу. Шул көннең төнендә иске халатка кечкенә чалгы төреп, күрше авылга юл тотты. Бәрәңге бакчасы ягыннан килеп, Мортазаларның җимеш агачлары бакчасына узды. Яңгыр сибәли башлагач, эт оясына кереп посты. Тарзан бозау кадәрле булганлыктан, эт оясы да кеше сыярлык иде. Кайдадыр йөргән эт үзенең оясында килде, чит кеше исен тоеп, куркыныч ырылдады.
– Тарзан, мин бу мин, – дип пышылдады Таңсылу.

Эт чакырылмаган кунакны танып, көчек кебек чыелдап, оя эченә керде, теле белән кызның битләрен ялады. Мортаза һаман кайтмады.
– Хуҗаң мине мыскыллады, чәйнәп өз син аның бер җирен. Кызларын да тала, – дип этнең башыннан сыйпый-сыйпый кабатлады Таңсылу.
Тарзан кызның сүзләрен аңлаган шикелле бер чыйнап, бер ырылдап куйды. Вакыт төн уртасына якынлашканда Таңсылу: ”Кайтмады ахырысы бу җен”, – дип уйлап, кире үзләренең авылларына кузгалды. Таңсылу китеп күп тә үтмәде, Мортазаның кызы Сәйран клубтан кайтып, ишегалдына узды. Ишегалдында йөргән этне күреп, чылбырына каптырды. Тарзан һич уйламаганда-көтмәгәндә Сәйранның уң як битен каты тырнап алды. Тавышка өйдән әтисе белән әнисе атылып чыкты. Кыз кулы белән яралы битен каплады, бармаклары арасыннан кан саркыды.
– Ах, балам-балам, – дип әнисе кызын кочып алды. 

Дәвамы бар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading