Соңгы вакытта Нәгыймәнең уйлары улы хакында гына. Менә бер ай инде Әскәреннән хәбәр юк.
Шул Украина дигән җиргә үзе теләп китте бит бәбекәччәе... “Чын сугыш түгел ул, хәрби операция гына, борчылма, әнкәй”, – диде дә күрше авылдагы иптәш малае белән военкоматка чыгып китте. Әнкәсе елый башлагач: “Әнкәй, үзегез миңа “гаскәри”, “воин” дип исем кушкансыз, шулай язмышны билгеләгәнсез, хәзер инде тәкъдиргә каршы килергә кушасыңмы?” – диде ул, елмаеп. Исем кушу йоласын башкарганда Галләм хәзрәт аның колагына “Әскәр” дип эндәшкән иде шул. “Чын ир-егет булыр, әткә-әнкәсен дә, якыннарын да, илен дә кыерсытырга ирек бирмәс”, – дип тә әйткән иде.
Шул китүдән кайтып тормады Әскәр. “Хәрби укуларда ятабыз”, – дигән смс кына килде Нәгыймәнең төймәле телефонына. Аннары малае үзләренең полигонда булуларын хәбәр итте. Анысы нәрсәдер инде аның, начар җир түгелдер, бик шатланып сөйләнде: “Күп нәрсәгә өйрәттеләр – танк йөртергә дә, тимер кошлар очырырга да”, – диде...
Шул шылтыратудан соң, тагын озак кына хәбәре булмады Әскәрнең. Тагын үз эченә бикләнде Нәгыймә, аның болай да, нечкәреп, өзелергә җиткән күңелен шик-шөбһә басты. “Полигон дигәннәрендә танк астында гына калмаса ярар иде!” дип, көне-төне теләк теләп, догалар укып йөрде ул. Малаеның хәлен белешергә район үзәгендәге военкоматка баргач, хәрби киемдәге бер ир: “Анда телефоннан сөйләшү тыела, дошман як шул телефон аша килеп шартлатырга мөмкин, пунятны?” – дигәч, Нәгыймә тәмам җебеп төште. Өйдәге эшенең дә, колхоздагы эшенең дә рәте-чираты булмады.
Ул авылда ашлык җилгәрергә йөри. Көзгелектә колхозның төп эше шул бит... Кышка кадәр ничек тә ябык мехамбарда өелеп яткан ашлыкны, киптереп, районга озатырга тиешләр. Тиешлеккә тиешләр дә... Ашлык җилгәргеченә төяп җибәрергә җайланган соскысы кулыннан төшә дә китә, төшә дә китә... Нәгыймә барысын да аңлый, нык булырга кирәген дә, малаеның дошманнарга бирелмәячәген дә, яу кырында сынатмаячагын да... Тик куллары һич кенә дә зиһененә буйсынырга теләмәде. Уйлары белән куллары арасында ниндидер тарткалаш барган кебек хис итте ул...
Өйдә дә шул ук хәл: уйланып йөреп, яраткан чынаякларын ватып бетерде. Шәһәрдәге сеңлесе: “Икегезгә ике чынаяк, бик кыйммәт, вата күрмәгез”, – дип бүләк иткән иде. Бер көнне, тик торганнан, чынаякның икесен берьюлы кулыннан төшереп җибәрмәсенме?! Икесенең дә тоткалары кителеп төште... Юк, Нәгыймә аларны ташламады, бер-берсенә сыендырып, сервантның иң түренә шудырып куйды. Кулында кашык-калак тормавын әйтәсе дә юк. Ә беркөнне... тавыкка дигән җимне этенә салып, этнекен тавыкларына биреп кергән, гөнаһ шомлыгы!.. Бигрәк тә соңгы вакытта Нәгыймә эшендә дә, өй тирәсендә дә тәмам иңке-миңке йөри башлады, ничек кешеләрдән оят булмасын!..
Күршеләре дә, эшендәгеләр дә аңлыйлар тагын... Авылдан Украина җиренә киткән кеше бер аның улы гына бит... Бөтенесе дә хәленә керергә тырыша, кызгана... Авыл советыннан берничә тапкыр төргәкләп күчтәнәч тә китерделәр. Мәктәптән, “герой анасы” дип, очрашуга чакырып килгәннәр иде, бармады. “Әскәрем кайткач, бергә барырбыз”, – дип кырт кисте. Ә нәрсә әйтсен ул балаларга? “Әскәремнән хат-хәбәр юк” дисенме?
Улыннан бик озак хәбәр булмый торды шул. Хәтта төшенә дә кермәде бәбекәччәе... Малаена ул шулай дип эндәшергә күнеккән. Кечкенә чагында “бәбекәччәем” дигәнне ярата иде Әскәр, үскәч бу сүздән кыенсына башлады. “Алай ук димә инде, Әнкәй, әнә ничек үстем бит, нинди бәби булыйм инде мин сиңа?..” – ди торган булды. Әмма үзе, шулай дигәч, барыбер борылып карый, бөтен йөзе белән елмая... Их, сагынды шул Нәгыймә бәбекәччәен, бик сагынды!.. Түзәрлеге калмады. Аллаһы Тәгалә бар шул, бар! Шулай тәмам өзлегергә җиткән бер мәлендә үзенең кечкенә генә телефоныннан малаеның тавышын ишетте ул. Номеры аныкы түгел, ниндидер чит-ят телефон... Шулай да тавышы улыныкы: “Әнкәй хәзер сиңа акча килә башлар, аптырама...” – дип әйтеп өлгерде Әскәре, шуннан соң тагын дәшмәс булды.
Нинди акча инде ул?! Акча өмет итеп ятамыни соң аның әнкәсе?! Әскәре исән-сау булсын, шул гына... Киткәндә дә “акча” дип сөйләнмәде аның улы. Авыл эчендә: “Нәгыймәнең малае акча эшләргә китте”, – дип сөйләнүчеләр булды булуын, бераздан алар да тынды. Ә аның Әскәрен Украинага бүтән уйлар алып китте... “Башка малайлар сугышып йөргәндә, мин өйдә тыныч кына утыра алмыйм, Әнкәй, бу эшкә бәхиллә мине”, – диде. Акча турында бер сүз дә әйтмәде. Үскәндә дә шулай иде. Бер тиенсез утырганда да тинтерәтмәде ул әнкәсен. “Кәнфит” дип тә, затлы кием яисә телефон сорап та елап йөрмәде, булганына канәгать иде. Үскәчрәк, ял дип, каникул дип тормады, колхоз эшендә җигелеп тартты, җәй буе өйгә кайтып кермәде, кышлыкка акча эшләде...
Шулай игезәк җаннар булып гомер кичерделәр ана белән бала. Бала белән ана. Әскәрнең әтисе иртә үлде шул. Колхоз басуында кар тотып йөргәндә, буранда адашып калып, тракторында өшеде. Барып тапканда үлмәгән иде әле. Дәвалагандай итеп, өйгә кайтаргач, бер ай гына торып калды бичаракай... “Тәне генә түгел, җаны өшегән”, – диделәр күпне күргән ак әбиләр. Өч яшь кенә иде Әскәргә. Ата кеше үзе түшәктә ята, ә үзенең көрәктәй учлары түшәк буенда уйнап йөргән сабыйның баш түбәсендә... Гел шулай булды. Нәгыймә баштарак аптырап та куя иде. Соңыннан аңлашылды. Үләренә өч көн кала Зиннәте әйтеп куймасынмы: “Нәгыймә... Малайга түбәтәй алып кигезерсең, яме... Аңа түбәтәй бик килешә...” Васыять булып аңлашылды бу сүз. Зиннәтне күмәргә кайткан сеңлесенә шундук бу хакта әйтте, инде бер атнадан Әскәр куе яшел төстәге бәрхет түбәтәй киеп йөри иде...
Мәктәпне тәмамалаганчы башында түбәтәй булды. Үскән саен түбәтәйләр дә яңарып торды... Техникумда, аның түбәтәй белән йөрүен күреп, башка татар малайлары да түбәтәй киеп йөри башладылар... Хәтта армиягә дә барып кайтты яшел түбәтәй. Ничек кенә рөхсәт иткәннәрдер бүрек эченнән киеп йөрергә?.. Тиргәмәгәннәрдер дә, түбәтәй кигән татар малайлары күзгә күренеп матураялар бит, кем тиргәсен?!
...Бер иртәдә Нәгыймә йөрәге чәнчеп, тыны кысылып уянды. Хәтта иреннәре кибеп яргаланган иде. Су кабасы килде. Юк, краннан аккан суны түгел, кое суын... Урамнарында андый кое бар барын... Өйләргә су кергәч, коедан су алучы сирәгәйде. Кунак килгәндә яисә Коръән ашларына гына алалар. Нәгыймәнең дә күптән барганы юк ул кое янына.
Менә ул тиз-тиз генә киенде дә, сыңар чиләген тотып, урамга чыгып китте. Көн болытлы иде, гүя табигать тын гына елый: тузан оны кебек кенә яңгыр сибәләп тора. Әскәрен тапканда да шундый көн иде. Туктале... Бүген ничәсе соң? Бүген улының туган көне түгелме соң? Менә шулай көтмәгәндә хәтеренә малае килеп төште Нәгыймәнең. Елыйсы килде. “Шушы яңгырлы көнне, лычма су эчендә, окопта ятасыңмы, бәгырь кисәгем?.. И-и, яныңда булсам, астыңа түшәк итеп җанымны җәеп куяр идем дә соң...”
Керфекләренә яшь бөртеге эленгәнче, Нәгыймә ашыгып коега табан китте. Кое тирәсендә беркем дә күренмәде. Яңалык та бар икән: коеның җиһазларын алыштырганнар, яңартканнар. Әйләндергеченең сабын калын тимердән ясаганнар, яңа чылбырга яңа чиләк элгәннәр... Гәрәбәдәй сары такталар җәеп, коеның өстен каплап куйганнар. Түгәрәкләп уелган авызына шундый ук түгәрәк капкач урнаштырганнар... Шул капкач өстенә болытлы көндә дә нурланып-балкып тора торган чиләк капланып куелган.
Нәгыймә, сак кына килеп, кулындагы чиләген кое читенә беркетелгән эскәмия өстенә куйды. Аннары чылбыр очындагы чиләкне кулына алды, кое капкачы ачты һәм, бер кулы белән әйләндергечне бушата-бушата, чиләкне коегә төшереп җибәрде. Чишмә чыңы кебек чылтырап торган тавыш берничә мизгел колакны иркәләп торды, аннары буш чиләк, тирә-якны сискәндереп, су өслегенә шапылдап төште...
Хәзер инде шыбырдап су тулган чиләкне күтәрәсе генә калды. Хәбәрсезлектән, сагыштан, күңел борчуларыннан арыган хатын сулы чиләкне бик авыр күтәрде. Әйләндергечне куллары белән этенеп кенә түгел, бөтен гәүдәсе белән ятып әйләндерергә кереште... Үзе әйләндерә, үзе бертуктаусыз уйлана. Күңеленең соңгы көрчегенә җитеп уйлана... Нәкъ менә шушы мәлдә, Украинаның кайсыдыр төбәгендә, аның улы да шулай кыенлык кичереп, үлем авызында ята сыман тоелды аңа...
Сулы чиләк өскә менеп җитте дигәндә генә, әллә улының кыен хәлләрен күзаллап, әллә соңгы чорда тәмам арыган тәне, җаны өзлегеп киттеме, ул кушкуллап ябышкан әйләндергеч сабы, акрын гына шыгырдап, кирегә таба әйләнә башлагандай булды. Нәгыймә аның авырлыгыннан чүгеп куйды хәтта. Ләкин әйләндергеч сабын кулыннан ычкындырмады. Оныткан! Куллары оныткан коедан су алуны! Хәзер ничек итеп су тулы чиләкне кое өстенә алып куярга инде? Шунда гына бер кулы белән әйләндергечне тотып торып, икенче кулы белән чиләкне үрелеп алырга тиешлеге хәтерендә яңарды. Уйлап та бетерде, эшләп тә куймакчы булды. Ләкин әйләндергеч тә, сулы чиләк тә Нәгыймәгә буйсынырга теләмәделәр. Әйләндергеч сабы, чиләк авырлыгыннан кирегә әйләнеп, хатынны сугып егарга җыенды. Беренче әйләнешендә Нәгыймәнең күкрәгеннән сыйпап кына үтте, әмма икенче әйләнешендә ул аның йөрәк читлеген чәрдәкләп үтәргә тиеш иде. Тик... Нәгыймәнең йөрәк ягындагы кулы өлгерерәк булып чыкты, әйләндергеч тимере күкрәгенә килеп кагылды дигәндә генә, ул йөрәк турысына кулын куеп өлгерде. Су тулы чиләк ахырзаман тавышлары чыгарып кое эченә төшеп китте, Нәгыймә, чәрдәкләнгән кулын уң кулы белән күкрәгенә кысып, ярым һушсыз хәлендә кое бурасы төбенә тәгәрәде...
Дәвамы бар
Комментарийлар
0
0
Дәвамы кайда?
0
0