16+

“Гармунчыга кияүгә чыгам!”

Рамилә бу туйга әллә ни зур теләк белән бармаган иде.

“Гармунчыга кияүгә чыгам!”

Рамилә бу туйга әллә ни зур теләк белән бармаган иде.

Классташ кызы белән якын дуслар булмасалар да, бик үтенеп сорагач, аларның туенда шахит булырга риза булды.  Рамилә инде бик күп дус кызларын кияүле итте. Туйны күңелле итеп алып бару вазифасы шахит егет белән кыз өстендә булган вакытлар бу. Ә үзенең чибәрлеге, чаялыгы өстенә юморга бай кыз туйдагыларны авызына карата белә!

Туй бу юлы да бик күңелле башланып китте. Шахит егет тә бик оста телле булып чыкты. Икәүләшеп шаярыша-көлешә, туйны кыздырдылар.
Менә берзаман халык: "Илшат гармунда үзе уйнап җырласын әле!" – дип сорый башлады. Шахит егет Илшат исемле иде.

Егет кулына гармунын алып, телләренә бераз баскалап алгандай итте дә, уйный башлады. Өйгә моң чишмәсе агылды. Күп тә үтми аңа егетнең бәрхет тавышы да кушылды. Халык өнсез калып моң дәрьясына чумды.

Әллә гармун күрегеннән, әллә гармунчының йөрәгеннән чыккан ул сихри моң Рамиләне әсир итте. Кызның йөрәген моңарчы билгеле булмаган ниндидер рәхәт хис-тойгы биләп алды. Ул өстәл түрендә утыручы кияү белән кәләш аша үрелеп, гармунчыга текәлде. Егет тә аңа күз төшергәләп ала. Ул башын кыңгыр салып, һәр сүзен, иҗеген йөрәге аша үткәреп җыр артыннан җыр суза. Рамилә бөтен дөньясын онытты. Әйтерсең бу дөньяда алар бары өчәү генә: Рамилә, Илшат һәм гармун! Ә гармун Рамиләнең күңелен ярсытып уйный да, уйный. Аның өчен гармун һәм гармунчы бербөтенгә әйләнде. Ул йөрәк түренә үтеп кереп моңландырды да, дәртләндерде дә, өметләндерде дә.

Егет тә Рамиләне ошатты бугай. Тәнәфестә дә гел аның янында булды, шаярды, көлде.
Туй тәмамлангач, халык кайтырга кузгалды. Рамиләләр күрше авылдан автобус белән килгәннәр иде. Кыз үзен Илшат озатып куяр әле дип өметләнде. Чөнки егетнең кызга гашыйк икәнен күзләре генә түгел, бөтен килеш-кыяфәте әйтеп тора. Ул инде Илшатның шофер булып эшләгәнен, туйга да күрше авылдан үзенең эш машинасында килгәнен белә иде. Әмма егет күренмәде. Саубуллашмау гына түгел, күзгә дә чалынмады. Рамилә аптырап, иң соңгылардан булып автобуска утырды. Туйдагы күтәренке бәйрәм рухының әсәре дә калмады. Кыз башкаларга сиздермәс өчен шаярып сөйләшкәндәй итсә дә, йөрәген утлы ялкын чорнады. Рамиләнең битләре кызышты.

Автобустан төшкәч, Рамиләләр өенә кадәр бераз атлыйсы бар иде әле. Кешеләрдән аерылгач, кызның күзен яшь элпәсе каплады, ул кычкырып елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде. Шулчак таудан ыжгырып төшкән машина тавышы ишетелде. ГАЗ-53! Илшат машинасы! Рамилә үзен белештермичә чабарга тотынды.

Менә машина, чыелдап, аның каршысында ук диярлек туктады. Бу инде Рамиләләрнең өе турысы иде. Шофер егет машинадан сикереп төшәргә өлгергәнче, кыз капкага йөгерде.

Илшатның борын төбендә диярлек, шап итеп капка ябылды. "Эх!" диде егет, өзгәләнеп. Ә Рамилә капка эчендә рәхәтләнеп күз яшьләренә ирек бирде. Ачы да, татлы иде бу күз яшьләре. Шулчак укыган вакытта иптәш кызлары белән киләчәк юраганнары исенә төште. "Мин гармунчыга кияүгә чыгачакмын" диде бер дус кызы. "Ә мин милиционерга чыгам" диде икенчесе. "Мин дә гармунчыга чыгачакмын" дигән иде Рамилә. Шул вакытлар исенә төшеп елмаеп куйды, йөрәген татлы рәхәтлек биләп алды.

Төне буе йокыга китә алмыйча боргаланды Рамилә. Туйга кадәр йөргән егете исенә дә кереп чыкмады. Күз алдында һаман гармун һәм аның иясе Илшат булды. "Мин гармунчыга кияүгә чыгачакмын!" Ә иртәгесен өлкәннәр туе иде. Илшатның Рамиләне күрүгә йөзләре балкып китте. Ә кыз горур иде. Сер бирмәгәндәй итте. Йөрәгендә үрләгән мәхәббәт ялкынының очкыннарын сиздермәс өчен, егетнең күзенә туры карамаска тырышты.
Илшат бүген дә җырлады. Ә гармун егетнең ярсу хисләрен аңлатырга теләп елады да, моңланды да, уйландырды да. 

Кичә кич белән туй беткәч, егет салып элгән костюм кесәсеннән машина ачкычын таба алмыйча интеккән икән бит. Баксаң, аның кесәсенә ачкыч салган костюмын кияү егетнең абыйсы киеп киткән. Үзенеке төсле үк костюм иясен эзләп табып, аңлашканчы, шактый вакыт үткән. Бу турыда ишеткәч, билгеле инде,

Рамиләнең йөрәге эреде. Алар тагын шаярдылар, көлдерделәр, кыскасы, туйны кыздырдылар. "Кичәгегә караганда да күңеллерәк булды бүген", – диде кияү белән кәләш, шатлыкларын белдереп.

Шулай булмый ни! Туйда бит кияү-кәләшнең генә түгел, Рамилә белән Ильшатның да мәхәббәт ялкыны дөрләде. 
Менә шундый матур мәхәббәт тарихы. Бүген алар инде ул һәм кызлары өчен кадерле әти-әни, оныклары өчен яраткан әби-бабай. Өчәү бергә – Рамилә, Илшат, гармун култыклашып, гомер көзенә кереп баралар. Гармун телләре тутыкмасын, гел биеп торсын, дәртле җырлары күбрәк яңгырасын, дип телик.

Камәрия Вафина

Язмага реакция белдерегез

7

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading