Бу дөньядагы газапларыннан котылып, үлеп кенә китәр иде дә, булмый. Вакыты җитмәгән, күрәсең. Үзенә булышып та бу фани дөньядан китеп булыр иде дә, ярамый. Үз-үзенә кул салуны Сәрия бик олы гөнаһка саный.
Хәер, гөнаһ дип... Ул болай да бик зур гөнаһ кылган кеше бит. Инде ничә еллар буе шушы гөнаһ эзләрен белгертмәскә тырышып яши. Тик уйлары шул каһәр төшкән көнгә алып кайта. Дөресрәге, бик тырышса да оныта алмас иде ул чакларны Сәрия, чөнки олы гөнаһының тамгасы булып күз каршында гел үги улы Фәрит басып тора.
Бар иде кайчандыр Сәриянең яшь чаклары! Уйнаклап торган, матур йөзле, килешле буй сынлы, сүзгә кесәгә кермәгән, ут чәчеп торучы кыз иде ул. Олыны – олы, кечене кече итә белде. Нинди генә эшкә тотынса да кулыннан килә иде. Мәктәптә яхшы укыды, исеме гел макталды. Бу кыз кемнең бәхетенә туды микән дип сөйләнде авыл халкы. Акыллы, уңган Сәриянең авылда абруе зур иде.
Ә бер көнне авылга читтән ят гаилә күченеп кайтты. Ата – ана нигезенә кабат җан өрергә теләүче гаилә башлыгы табиб, тормыш иптәше укытучы иде. Ике балалары Сәрия белем алган мәктәпкә укырга килделәр. Олы бала Фәргать Сәриянең сыйныфташы булып куйды, ә сеңлесе беренче сыйныфка аяк басты.
Бер күрүдә ошатты Сәрия Фәргатьне. Ошатты гынамы соң? Баш – аягы белән аңа гашыйк булды ул. Көннәр буе дәрестә аңа текәлеп карап утырулар дисеңме, барлы – юклы сәбәпләр табып аның белән аралашырга теләүләр дисеңме, берсе дә калмады. Дәрес биремнәрен аңламаган булып Фәргатьтән ярдәм сорарга да оялмады Сәрия. Юкса үзе бөтен нәрсәне белә, яхшы укучы да. Егет тә төшеп калганнардан түгел. Укуда үрнәк, тәртипле, күз алмаслык чибәр. Өстәвенә кызларның һушын алырлык итеп гитарада уйнап җырлый. Аңа гашыйк булган Сәриянең йөрәге шашып – шашып тибә. Егеткә тагын да якынрак булу өчен мең төрле сәбәп эзләп бер алдына, бер артына төшә. Бәйрәм җитсә, укучылар концерт куярга әзерләнә башласалар, ул Фәргать белән парлап биергә һәрвакыт әзер, өмә ясап эшкә чыксалар да егет тирәсендә бөтерчек кебек Сәрия әйләнер. Фәргатькә булган мәхәббәтеннән кыз бөтенләй онытылды. Элеккеге чаялыгы эреп юкка чыкты, укуда аксый башлады, барлык кызыксынулары арткы планга күчте. Шулай итеп уку елының төгәлләнүен дә сизми калды Сәрия. Иртәгә соңгы кыңгырау дигән көнне генә аңына килгәндәй булды. Абау, җаным, мәктәпне бетереп яңа тормыш юлына аяк басар чак җиткән икән бит! Менә сиңа мә. Ни арада үтте соң әле бу ел?
Чыгарылыш кичәсенә зурлап әзерләнде Сәрия. Үзен Фәргать янында иң чибәр кыз итеп тоясы килде аның. Бүтән кызларның да егеткә күз атып йөрүләрен сизә иде ул. Күрше кызы Фәнисәне күр бер генә! Үзе ямьсез, киенүенең дә рәте юк, ә үзе почык борынын Фәргатькә төртеп маташкан була бит әле. Күрше кызы дип тормый, Сәриянең мәхәббәтен тартып алмакчы була. Вәт син оятсызны! Менә күрсәтер әле сезнең барыгызга да Сәрия. Чыгарылыш кичәсеннән Фәргатьне култыклап кайтып китәр, калырсыз җәелгән авызларыгызны җыя алмыйча.
Комментарийлар
0
0
Дэвамы Кая?
0
0