Чын күңеленнән яраткан, җанындагы барлык күзәнәкләре белән якын иткән бердәнбер мәхәббәтен югалту җиңел булмагандыр. Кыз кабат уйларга бирелде. Шул арада Зөлфәтне дә сагынып алды. Үзенә дә җавапсыз сөю белән, дуслар хыянәте белән очрашырга туры килде бит. Илмирны да кире какса, бу тормышның бөтенләй дә мәгънәсе калмас иде.
Атна азагында кыз авылга юл алды. Яңа эш эзләгәнче, ике-өч көн булса да ял итеп килергә уйлады. Авылга кайту белән Зөлфәтнең Эльзага өйләнергә теләвен әйттеләр. Егет ягы зурдан кубып туйга әзерләнә икән. Бу атнада кыз сорарга барачаклар.
Алсинәнең тагын тынычлыгы бетте. Ике көн качып елады ул. Яшьлек дустының үзен шулай тиз генә онытып, дустын яр итеп сайлавы белән килешә алмады.
Бергә булмасалар да аңа булган якынлыгы калган иде. Егетнең исә бу арада күңелле мәшәкатьләре. Ул гүя Алсинә барын бөтенләй оныткан. Бәхетле киләчәгенә таба ашкына.
Зөлфәт белән Алсинәнең арасыннан кара мәче узганга дуслары арасында шатланучылар да, борчылучылар да булды. Дуслаштырырга теләүчеләр генә табылмады. Шулай язган булган, дигән нәтиҗә ясаудан башка чарасы калмады кызның.
Алсинә күпме еламаска, Илмир янында бәхетле кыяфәт чыгарырга тырышса да, күз яшьләре акты да акты. Зөлфәтнең туй көнендә дә иртәдән яңгыр койды. Гүя кызның хәлен табигать тә аңлады. Ул атнада да, аннан соң да Алсинә авылга кайтмаска тырышты. Яшьләрнең авылдан китүен көтте. Аннан үзе дә үч итеп, әти-әнисе янына Илмир белән кайтты. Аның егете барын, бергә кунакка кайтуларын Зөлфәткә ишеттерүләрен теләде.
Кыз газ идарәсенә хисапчы булып эшләде. Кичләрен исә җырчыларга ияреп концертларга, бәйрәмнәргә биюче булып йөрде. Акчасы да кайта, вакыты да файдалы һәм күңелле уза. Беренче мәхәббәтен уйлап елап утырудан мәгънә югы аңлашыла иде.
Илмир да төшеп калган егет түгел. Мәдәният сараенда автобус шоферы булып эшләсә, кичен таксида йөри. Буш вакытларында Алсинәне дә янына утыртып урам әйләндерә. Кыз егетне аңларга, егет кызга терәк булырга тырыша. Үткәннәрне оныту өчен алар бер-берсенә кирәк.
Зөлфәт үзен күптән онытты дип уйлап, инде күптән буш хыяллардан арынырга кирәген белсә дә, егетнең исемен ишетүгә Алсинәнең йөрәге үк башкача тибә башлый. Йөрәккә боерык биреп булмый шул. Бары тик сер бирмәгән, бәхеттән балкыган кыяфәт кенә ясап була.
Дуслары Зөлфәтләрнең кызлары туу турындагы хәбәрне әйткәндә дә аңа җиңел булмады. Әллә нинди көнләшү хисләре кичерде. Аның янәшәсеннән атларга тиешле ир, башка берәүне бәхетле итү белән килешү өчен бик күп вакыт кирәк булыр әле. Аның артыннан ук Зөлфәтнең кызына Алсинә кушуы турында әйттеләр. Кыз уйга калды. Үзе ташлады, үзе гомер буе шул исемне ишетергә риза. Алсинә Зөлфәтне кире кайтару уе белән эшеннән китте, хәтта сәхнәне ташларга, төпле һөнәр иясе, тугры ир хатыны булырга да риза иде. Үзен кая куярга белмәгән көннәрдә Илмирдан башка серен сөйләрлек кешесе дә юк бит аның. Хәер, дуслар, танышлар күп, ләкин әлеге очрашу, чиксез мәхәббәт, читкә калган ярлар турында кемгә сөйләсен инде ул. Илмирга да яшерен хисләрен сиздерәсе килми. Аның да көнләшү утларында янып, башкалар кочагына китүен теләми ул.
Яратуын, Зөлфәттән башка беркем кирәк булмавын ул соңлап кына аңлады. Ул вакытта егетенең ярәшкән хатыны бар иде инде. Дуслашу юлларын эзләп карамавы өчен дә үкенде. Ара өзелү сәбәбен дә аңламады.
Әнә хәзер кояш нурлары да күңелен җылытмый, күзләрен иркәлми. Аңа үз кояшы, тиңдәшсез санаган үз йолдызы кирәк. Көтеп алган язларның да ямен югалтырлык мәхәббәт булыр икән. Бар уйлары, хыял-өметләре көннең кайсы сәгате, кайсы минуты булуга карамастан, Зөлфәткә барып тоташа шул. Бары тик тавышын ишетүе дә бер бәхет булуын соңлап аңлады Алсинә. Илмирның сүзләрен хәтта ишетми дә. Күп сүзен ишетү белән оныта. Күптән инде өйләнү, бергә булу турында сөйләсә дә, бу тәкъдимне җавапсыз калдыра.
Җәйгә кадәр шулай түзде дә, Алсинә үзендә ниндидер көч табып, язмышын Илмир белән бәйләргә булды.
Ташлап киткән ярлар чит яр, - дип юкка гына җырламыйлар бит. Һәр кеше үз тормышын көйләргә тиеш. Елап утырып кире кайтара торган кеше түгел. Мин үз бәхетемне үзем тапмасам, кем бәхет тавы китереп өяр, - дип уйлады. Горурлыгы баш калкытты. Зөлфәт исемен бөтенләйгә сызып атарга булды.
Ул тырышып карады. Очып-очып сәхнәләрдә биеде. Гел шат күңелле булырга, бар кешенең хәлен белергә, ярдәм итәргә тырышты. Шундый кыз очратуына Илмир да бик шат иде.
Җәй туй мәшәкатьләре белән узды. Көз ял белән үтеп китте. Җылы яктан кайткач, әти-әнисенең хәлен белергә дип авылга ашыктылар. Басу капкасын атлап керүгә йөрәк тагын сикерә башлады, күзләренә яшьләр килде.
Бәхетлеме соң мин? Күңелдә ничек тынычлык табарга соң? – дип өзгәләнде. Уздырып җибәрергә тырышты, кешегә кәефен сиздерергә теләмәде.
Бер кайтуында да классташ кызы Гөлшат белән күрешмичә китми ул. Бу юлы да тиз генә янына кереп чыгарга булды. Аннан көтелмәгән хәбәр белән чыкты.
- Зөлфәт кызын бик ярата икән. Исемен дә теленнән төшерми ди. Син юкка аңа үпкәләдең бугай. Ул бүген дә син дип яши, күрәсең...
Мин түгел, ул ташлады. Мин түгел, ул үпкәләде. Ул беренче өйләнде. Бер тапкыр да Алсинәнең хәлен белмәде...
Алсинә бу сүзләрне башында гына әйләндерде. Гөлшатка артыгын аңлатып торырга теләмәде. Горурлыгы тагын ирек бирмәде. Бу хәбәргә бер сөенде, бер көенде. Ялгышларын эзләде, кабат уйларга бирелде. Шул ук вакытта артка юл югын да белә иде. Ул – ир хатыны.
Алсинә гаилә коргач икешәр җирдә эшләп йөрергә теләмәде. Балалар бакчасына хореография җитәкчесе булып керде дә, баш-аягы белән эшкә чумды.
Илмир көн узган саен хатынын ныграк яратты, хөрмәте дә арта барды. Алсинә үзе дә хөрмәткә ихтирам һәм игътибар белән җавап бирергә тырышты. Тормышын ямьләп уллары туды. Бала алар гаиләсенә тагын да шур шатлык өстәде. Хатын Зөлфәтнең баласы туган көннән башлап, улы туса аның исемен кушарга дип хыялланган иде. Ходай аларны уллы итте. Ләкин Илмирга булган хөрмәте хакына Алсинә андый адымга бармады. Тагын гайбәтләргә, имеш-мимешләргә дә юл куясы килмәде.
Улларына 5 яшь тулган елда гаилә тагын да ишәйде. Алар Венерга иптәшкә кыз бала алып кайтты. Инде фатирны зурайту турында да уйлана башладылар. “Ана капиталы” акчасын кулланып, ипотекага 3 бүлмәле фатирны яңа төзелгән йорттан алдылар. Ремонт эшләрен тәмамлар өчен тагын ярты ел кирәк булды. Гаилә шуннан соң гына өй туен билгеләп узды.
Алсинә һәр көнне төш вакытында кызы белән урамга чыгарга тырыша. Кичен кызын күтәреп улын барып ала. Бакча якын гына булгач, Илмирны борчып торасы килми. Һава суларга чыккан көннәрнең берсендә ул юлында Зөлфәтне очрата.
- Син?
- Әйе, мин!
- Каян килеп чыктың син?
- Мин биредә яшим...
- Мин дә монда яшим...
- Без яңа гына күчтек әле. Күп булса 3 айдыр...
- Без дә бер кышны гына чыктык. Ярты ел элек кенә күчтек. Ияләшеп тә бетмәгән...
Көтелмәгән очрашу икесен дә гаҗәпләндерде. Ничә еллар узгач, берсе дә очрашу көтмәгәндә, үз җайларына яшәргә ияләшкәч кенә, кирәк булды микән инде бу күрешү.
Зөлфәт өенә кереп китә алмыйча 15 минутлар таптанып торды. Икесе дә бер йортта яшиләр булып чыкты. Бары тик подъездлары гына йортның икесе ике башында.
- Үзгәргәнсең... Күзләрең җитдиләнгән. Карашларың да мин гашыйк булган егетнеке түгел. Минем күз алдында һаман да янып торган шомырт күзләр тора...
- Ә син үзгәрмәгән... Киресенчә, тагын да гүзәлләнгән. Ана булу сиңа килешкән. Сихерли торган елмаю, мин яраткан чәчләр...
“Бер-беребезнең кадерен генә белә алмадык. Бәлки, тагын да бәхетле була алыр идек”, - диясе килгән иде хатынның. Туктап калды. Үткәннәрне яңартуның мәгънәсен күрмәде. Тормышлары турында азрак сорашты да, бала елауны сәбәп итеп, Алсинә өенә ашыкты.
- Хәзер югалтышмабыз инде. Йорт сукмагында булса да очрашырбыз. Язмыш кабат юлларыбызны юкка кисештермәгәндер, - диде Зөлфәт, аерыласы килмичә генә.
- Күрешүләр инде кирәк микән. Икебез дә чит кешеләр бит. Икебезнең дә үз юлы, - дип, Алсинә дә фикерен әйтеп калырга теләде. Ул иргә бернинди дә өмет бирмәде. Шулай да аңа рәхәт иде. Яңадан туган кебек җиңеллек кичерде. Сагынулары күңеленнән ташып чыгып, битләренә алсулык сипте.
Зөлфәт тә шундый ук хисләр кичерде. Аның Алсинәне тагын, тагын да күрәсе, озак итеп күзләренә карап торасы килде. Бер югалту газабын кичергәч, хәзер инде сак булырга, ашыгып артык бер сүз дә әйтмәскә тырышты. Читтән генә күрсә дә риза иде.
Ләйлә Искәндәрова.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар