16+

Йөрәге начарланган, егылган, яңгыр астында яткан – шуңа үлгән...

Мари урманнары ягыннан искән җил кара болытны куалап авылга китереп җиткергәндә кич булып килә иде инде.

Йөрәге начарланган, егылган, яңгыр астында яткан – шуңа үлгән...

Мари урманнары ягыннан искән җил кара болытны куалап авылга китереп җиткергәндә кич булып килә иде инде.

Күкләрне яшен камчылары белән урталай ярып, шомлы гөрелтеләре белән халыкның котын алып килде ул яңгыр. Дилбәр кечкенәдән бирле яшеннән курка. Бәләкәй чагында шкаф эчләренә качып, башын ике кулы белән каплап дерелдәп утыра иде. Яшен яшьнәргә тотынса әле дә юрган астына яшеренә... Менә шул яшенле яңгырдан соң язмышы бөтенләй икенче якка әйләнер дип уйламады Дилбәр. Тоташ дивар булып яуган яңгыр аның тормыш терәге булган иркәе Нурисламны алып китте...

...Келтер-келтер килеп үзенә күрә бер көй чыгарып утырган тегү машиналары энәсенә эләккән тире кисәкләре әкренләп кием рәвешенә керәләр. Җылы жилетлар җитештерү цехында тегүче булып эшли Дилбәр. Эшен ярата, машина гүләве аның өчен затлы оркестр тавышын алмаштыра сыман. Смена беткәч озын урамнан йортына ашыкты - өйдә аны зарыгып көтәләр! 

Нык итеп эшләнгән яшел төстәге капка-койма артында ике йорт “яшеренгән.” Берсе элек төзелгән, икенчесе заманча, ике катлы итеп кирпечтән күтәрелгән. Яңасы төзелеп бетмәгән икәне аңлашыла – тәрәзләре сүрән яктылыкта... Нурисламы белән төзи башлаган йортны, зур булсын, матур булсын, бөтен уңайлыклары өй эчендә булсын дип тотынганнар иде. Кем уйлаган соң иренең шулай үлеп китәсен? Менә хәзер үз җайлары белән, акча җыя-җыя төзиләр инде.

Ел саен берәр җирен ясап куялар да куаналар. Ярый әле улы Рафаил әтисенә охшаган - тырыш та, уңган да. Керүенә кайнанасы – Гыйльмениса карчык эндәште: 

- Кайттыңмы?
- Ие, әнкәй! 
- Соңга калдың...
- Кибеткә кердем... Менә син яраткан күмәч, әле җылы. Сөт белән ашап аласыңмы?
- Бир...

...Көн саен шулай. Бер үк сүзләр, бер үк хәрәкәтләр. Гыйльмениса карчык, улы үлгәннән соң бетеренде. Җир җимертеп, эзеннән утлар чыгартып йөри иде әле ул. Бала кайгысы ялкын белән бер шул – җелегеңне киптерә...

Кайнанасының Дилбәргә авырдан бәрелеп алган чаклары да булмады түгел...

- Һе! Көләм дисең инде...Көл, көл...Ир - бала түгел. Итәгеңнән сыпырасың да төшеп кала ир кайгысы. Менә мин ничек чыдарга тиеш, ә?
Дилбәрнең кычкырып көлгәне юк! Ялгыш елмайса да гаеп итте кайнанасы. “Көлгән дә бер авыз – елаган да бер авыз”, югыйсә.
Кадерле, алтын бөртеге булды шул Нурислам әнисенә! Җиде кыздан соң туган бердәнбер ир бала иде  төпчеге! Апалары бер-бер артлы очтылар – төрле авылларга кияүгә китеп беттеләр дә тормыш мәшәкатенә чумдылар. Ул арада әтиләре – Газим вафат булды. Гыйльмениса армиядән кайткан улын аптыратты - өйлән, үземә генә кыен, диде. Әнисе сүзе - язылмаган канун! Егет җиде чакрымдагы авылдан Дилбәрне урлап алып кайтты! 16 яшен тутырган, янып торган чибәр кызны берничә тапкыр озаткан иде, батырая төшеп тракторына утыртты. Моторы дырылдап эшли башлауга, әллә үзенә, әллә кызга, Аллага тапшырдык, диде. Дилбәр аңламады, ләкин карышмады.  

- Безгә кайтып килик әле бүген, яме? – диде егет.
- Ярар соң...Тик син мине төнге 12 гә кадәр кире илт, әни ачулана. 
...Менә шул сүз белән капка төбенә килеп туктадылар. Җылы җәй уртасы, кояш баеса да көн якты, караңгысын ябынмаган. Капка төбенә Нурисламның җиде апасы җыелышып килеп чыкмасыннармы! Кулына мендәр тотып атлаган әниләренә юл бирделәр.

- Төкле аягың белән, киленем! – диде Гыйльмениса нык тавыш белән. – Дилбәрнең гаҗәпләнүдән ачык калган авызына балкашык белән бал, аның артыннан ук ак май каптырдылар. Калды! Егетне ярата иде, шуңа калды... Үз өендә әтисез тормышлары шикәр түгел иде, анысын да уйлады. Әнисе сүз әйтмәде. “Мин исән чакта урнаша торыгыз, ару кешеләр белән чуалышыгыз!” - диде.

Шулай итеп, 20 яшьлек Нурислам белән 16 яшьлек Дилбәр Гыйльмениса карчык кулында үсеп беттеләр. Бер елдан соң уллары Рафаил туып һәммәсен башка биеклеккә күтәрде. Яшьләр эштән бушамадылар, әбиләре бик яратып оныгын үстерде. Кайнансының җиде кызы җиде яктан очып төшәләр, ашыйлар-эчәләр. Киң күңелле Дилбәр бер дә зарланмады! Нурислам, сабыр хатынын чын күңелдән яратып яшәде. Дөресрәге, яратып калырга ашыккан сыман итеп яшәде. Ничек кенә исәпләп караса да Дилбәр иренең бер тапкыр да күтәрелеп сүз әйткәнен исенә төшерә алмады.  Икенче балалары – Зәлия тугач аның шатланганнары! Бала арбасы кызыл, кызыл имезлекләр, бала чүпрәкләренә кадәр кызыл төстә җыеп кайткан иде шәһәргә баргач!

Ярый әле иргә иртә барганмын, озак яшәмәсәк тә рәхәт күреп калдым, дип уйлады Дилбәр. Зәлиясе 5 яше тулганчы ятим калды шул...Рафаилгә унбер иде...Ә Дилбәр утызга да җитмәгән. Кеше ул яшьтә кияүгә чыга гына. Беркемгә зыян салмады бит Нурисламы! Киресенчә, кем йомыш белән килсә дә кире бормады! Җәйләрен басу тузанын сулап, карага батып комбайнда эшләде, урып-җыю тәмамлануга тракторына күчте. Ире уңмаган булса яңа йорт салырга ябышалармыни?.. Йорты әле дә төзелеп бетмәгән килеш тора. Үзе исән булса әллә кайчан заманча йортта яшәрләр иде инде...

Ул дәһшәтле көннең һәр минутын исендә тота Дилбәр! Үзе белән китәчәк хәсрәт, күңеле түренә кадалган энә сыман чәнчеп тора. 

...Матур итеп сөйләшеп, көлешә-көлешә иртәнге ашны ашадылар. Әниләре шелтәләп тә алды әле, гел авыз ерып тормыйлар инде, хәерлегә булмый ул, диде. Нурислам, капкасын япканда борылды да өздереп карады. Тагын көлде.. Дилбәр аңа каршы елмайды... Менә шул рәвешле эшенә чыгып китте ире. Төштән соң мәхшәр башланды - яңгыр чиләкләп койды! Күк түбәсе куркыныч дөбердәде, яшен чыбыркысын төрлечә кыландырып уйнатты. Авыл урамыннан, бер-берсен узып гөрләвекләр йөгерде. Басуларда гөрләп эшләгән техника тукталды, юеш җиргә комбайннар керә алмый иде. 

- Дилбәр яшеннән курка! Йөгердем мин! – диде ир, хезмәттәшләрен шактый артта калдырып. 
- Харап икән! Синдә генә хатын булды инде! – диде буйдак калып картаеп килүче Рамзил.
- Миндә генә түгел! Өйләнсәң синдә дә була! – дип шаяртты Нурислам. Тыкрыкка җиткәч ирләр берсен-берсе күрмәделәр. Су агышы, дивар булып яшенләп яуган яңгыр, күзләрен томалады.

...Яңгыр туктагач кайтыр, дип көтте Дилбәр ирен. Аптырагач, иренең кесә телефонына шалтыратты. Анда тавыш барды, ләкин алучы булмады. 
...Җилләп, керендереп, күкләрне күкрәтеп, яшене белән җиргә якты чырай биреп озаклап яуды ул көнне яңгыр. Кич белән бигрәк котырды. Балачактан күңеленә талпан булып кадалган курку үзенекен эшләде – Дилбәр баштан ук бөркәнеп юрган астына чумды. Иртәдән тормыш әпипәсе көенә биеп арыган тәне изрәп йокыга китте. Нурисламы берәр дустына кергәндер, ял итәләрдер, дип уйлады.

Төн уртасында уянып китте хатын, йөрәге тыпырчынып тибә иде...
Урамга чыкты. Ай яктысында гына кемне табып булсын - кабат керде. Эче пошып таң аттырды. Иртәге җидедә телефон шалтырады. “Ирең урамда ята, хәле начар, тиз килегез!” – диделәр теге баштан. 

...Ерак та түгел иде Нурисламның яткан урыны. Зур авылның үзәгендә ашханә тирәсендә бөрешеп ята иде. Киемнәре ул кадәр үк юеш түгел. Күзләре йомык булса да исән!  Гәүдәсен җирдән күтәреп алып машинага салдылар һәм җирле хастаханәгә алып киттеләр. Табибә, аңсыз ирне җайга салырга шулкадәр тырышты! Даруларын кадады, йөрәк тирәсен угалады, беренче ярдәмне күрсәтте. Үзе дә арып, тирләп чыкты.

- Әйдә, әйдә Нурислам! Әнә бит хатының нинди матур! Балаларыңны үстерәсең бар! Яшә, яшә, яме! – дип, бөтен көче белән ирнең аяк-кулларын хәрәкәткә китерергә тырышты. Рафаил нишләргә белми торды, Дилбәр дә ярты җанын бирердәй итеп: “Бер сүз генә булса да әйт инде, бәгырь!” - диде. Ыңгырашу авазы гына ишетелеп алды һәм җан бирде Нурислам! Табибә бүлмәдән елап чыгып китте. 

...Минут эчендәге хәлләр белән әниле-уллы килешә алмыйча басып тордылар әле. Аңнарына барып җитәрлек булмады әлеге фаҗига! 
- Мин шуны аңламыйм! – дип елады соңыннан Дилбәр, - Нурисламның урамда ятканын кичтән, йә иртәнге биштә көтү куучылар күргәннәр бит! Ни өчен кеше кадәр кеше яныннан битараф узып киткәннәр икән?! Ул бит исереп аунап ята торган ир түгел! Ята - димәк, хәле начар дигән сүз! Сәгать җидедә алдык без хәбәрне. Әгәр ике сәгатькә алдан хастахәнәгә алып барган булсак исән дә калыр иде. Йөрәге начарланган, егылган, яңгыр астында яткан – шуңа үлгән дип аңлатты табиблар ошбу үлемне.  

Рафаилнең елаганын авылда әле дә онытмыйлар. Тезләнеп, йодрыклары белән идән такталарын төйде...

- Әти!!! Ни өчен?! – дип үкседе малай. Әтисен җирләгәндә зиратка Зәлияне дә алып бардылар. Әти кая, ник кайтмый дип сорамасын, үз күзләре белән күрсен, дип алып бардылар. Ничә ел узса да сорый Зәлия: “Әни! Әти авырып үлде бит, әйеме?” – ди. Әйе, дип җавап бирәләр...

Әйе.. .Шундый зур авылда ирнең урамда ятканын күрүчеләр булгандыр! Җәй бит ул, август ае! Буранлы кыш булса бер хәл – көн яктысы бер саплам җеп кадәр кыска булыр иде. Ә монда ялтырап чыккан кояш астында кемнәр генә узып китмәде икән ул төштән? Үзәк урам, ләбаса! Дилбәр иренең соңгы сәгатьләрендә кем белән булганын белә алмады. Үлгән кеше әйтә алмый, ә теге адәмнәр килеп сөйлиме инде?

Түгәрәк җир шарының нәкъ менә алар өчен дип аталган өлешендә тормыш дәвам итә. Яшенле яңгырлар юлларын бүлмәсен дә, авыр мәлләрдә адәм балаларының битарафлыгы белән бәрелешергә туры килмәсен. Беренчесе уза, ә менә икенчесе куркыныч! Анысы кеше язмышларын хәл итә...

Фәридә Ибраһим.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading