Дилбәр дә әнисенең әтисе турында сөйләгәннәрен матур итеп язып, бәйгегә җибәрде. Күп тә үтми, Дилбәрнең язмасы иң яхшысы дип табылып, республика газета-журналларында басылып та чыга. Шушы язмадан соң башлана да инде Рәүфнең тормышында кара полоса. Аны җитәкче вазыйфасыннан азат итеп, гади машина йөртүче итеп куялар.
Шашып-шашып елаган кызын юатырлык бер сүз дә әйтә алмады Дилә. Монда ниндидер җылы сүз әйтеп, юатырга маташу урынсыз да иде: эшләнәсе эш эшләнгән, тапланасы намус тапланган. Судка биреп тә мәгънә юк, барыбер җиңеләчәкләр, өстәвенә Дилбәр кеше теленә менәчәк. Дилә иң кулай ысулны сайлады: китәргә бу кабәхәт кешеләр яныннан. Аллам сакласын, туачак сабыйга да әллә нинди зыян салулары бар.
Китәр алдыннан Рәүфнең почта әрҗәсенә бөтен ачуын, Рәүфнең бөтен явызлыкларын ачып салып, озын итеп хат язды. Туачак онык хакында да, Дилбәрнең рәнҗешләре турында да күп язылган иде әлеге хатта.
Еллар үтте. Дилбәр кыз бала тапты. Әнисе кебек шәфкать туташы булырга укырга керде. Үпкә-рәнҗешләр дә онытыла башлаган иде инде. Җан тартмаса кан тарта дип, Дилбәр дә, Дилә дә авылдагы үз нигезләрен сагына башлады. -Кызым, кайтып килик әйдә. Күршеләр, авылдашлар да сагындырды. Беркөн алар тәвәкәлләп авылга җыендылар. Әллә ни үзгәрмәгән авыл, бары тик яңа йортлар гына арткан. -И-и-и...балакайларым, - дип каршы алды аларны күрше Хәдичә әби. - Сезне күрмәгәнгә инде... Ни җаныгыз белән ничә еллар кайтмый яттыгыз? Эзсез, хәбәрсез китеп югалдылар да...
-Шулай килеп чыкты инде, Хәдичә түти, - дип уфтанды Дилә, елмаерга тырышып. -Монысы кем тагын? Оныгыңмени? Әй, валлаһи, менә бәхет, - дип, кулларына алып сөйде сабыйны Хәдичә түти. -Диләлә мин. Я не маленький, я больсой, - дип көлдереп алды аларны нәни Диләрә. Чәй янында гәп куерта-куерта, сүз Рәүфкә дә барып җитте. -Берничә атна элек Ниязны җирләдек. Урыны җәннәттә булсын инде. Ни дисәң дә, адәм баласы бит, - дип сүз башлады Хәдичә түти, башын чайкап. – Эчеп үлде, бахыр. Әнисе үлеменнән соң бөтенләй аяк терәп эчә башлады.
-Ничек инде, Роза үлдемени? - дип гаҗәпләнде Дилә. -Өч ел инде. Теге син китәр алдыннан язып калдырган хат аның кулына килеп эләккән бит. Болай да йөрәк авырулы иде. Саусыз йөрәккә шул җитә калган инде. Бер атна гына ятты да, гүр иясе булды. Иренә дә, улына да бәхиллеген бирмәгән, җанашым.
Диләгә әллә ничек, авыр булып китте. Розаның авыру икәнен белә иде бит. Ничек шуны алдан уйламаган ул?! Хәдичә түти бер Дилбәргә, бер сабыйга карап, сөйли бирде: -Инде менә елдан артык Рәүф тә урын өстендә ята. Аяклары йөрми. Әле бүген кереп, хәлен белеп чыккан идем, бик бетәшкән. Бала хәсрәте бик бетерде үзен. Берүзе калды бит. Ходаем, мондый көнне дошманыңа да күрсәтмәсен. Эшләгән явызлыклары өчен бик үкенә. Тик терсәк якын да бит... Тешләп булмый.
Комментарийлар