Керфек тә какмыйча төнне үткәрде Рафис. Газаплы чакларда таңнар бик озак ата икән шул.
Иртәгә суд. Нишләтерләр аны. Ирекле тормышта кабат таңнар каршы ала алырмы ул? Тормыш күгенә кара пәрдә ябылгандай булды. Эх, белгән булса, бу көнне ул юлга да чыкмаган булыр иде. Бер ялгыш адым киләчәккә булган бөтен якты хыялларын җимерде түгелме соң. Бик кыен иде аңа. Ә баласы өчен борчылган әнисенә тагын да кыенрак иде. Ләкин ул бит исән. Ничек кенә булса да ул исән. Аның гаебе белән якты дөньядан киткән кешеләрне генә кире кайтарып булмый менә. Вакытсыз гүр иясе булучыларның якыннарының күзенә ничек карар ул. Аларның җан авазы булып чыккан сүзләрен ничек күтәрер. Мондый хәлгә калучы бер Рафис кына түгел. Үзеңә килгәч кеше хәлен яхшы аңлыйсың икән.
Уйлар һәм ул. Бу вакытта аңа ярдәм итәр кеше дә, юатыр сүзләр дә юк кебек тоелды. Баткаклыктан чыгу юлын да күрмәде. Барысына да үзе гаепле булуын белү бик тә авыр, чарасызлык үзәкне өзә иде.
Рафис – студент. Апа-абыйлары инде күптән белем алып, үзләре яраткан һөнәр буенча хезмәт итә, тормышта үз урыннарын да тапканнар кебек. Егет тә аларга тиңләшергә теләп, югары уку йортына керде. Уку ничек кенә кыен булса да, үзендә җаваплылык тойгач, барлык зачет һәм имтиханнарын да вакытында тапшырып барды. Энергетика университетын тәмамлап, үз юнәлеше буенча эш табу иде теләге. Әнисе дә бит ялгыз башы, тырышып-тырмашып, улы зур кеше булсын дип җан талаша. Тизрәк укып бетереп, үзенең әнисенә булышасы килә иде аның. Әтиләре егет мәктәпне тәмамлаган елда яман чир белән арадан китте.
Исән чагында нигезне ташламаска, әнисенә терәк булырга әйтеп калдырды. Бу – төпчек баланың бурычы иде. Әтисенең сүзләре колагында чыңлады. Терәк була алырмы ул әнисенә? Әтисенең васиятен аклый алырмы?
Рафис әтисеннән калган машина белән йөргәч, кала белән авыл арасының ераклыгын әллә ни сизмәде. Әнисен дә сагындырып газапламады. Аз гына буш вакыты булса да, кайтып, булышып килү теләге белән яна иде. Бу юлы да шулай булды. Егет имтиханын бирү белән авылга ашыкты. Ә иртәгесен кабат шәһәргә килеп, чирттагы имтиханның консультациясендә катнашырга уйлады.
Иртә белән бик иренеп кенә торды. Бару, бармау турында озак уйланды. Ахыр чиктә, имтихан алганда укытучының “кара исемлеге“нә керүдән шикләнеп, юлга кузгалды. Район үзәген чыгу белән юл читендә басып, узгынчы машиналарга кул күтәреп торган өч кешене күрде ул. Туктамый узып китә алмады. Беренчедән, кечкенә бала белән басып торган йөкле ханымны калдырып китәргә күңеле ирек бирмәсә, икенчедән, студент вакытта алар биргән юллык акча ярап куяр дип фикерләде.
Салкын көндә юл чатында басып торучы ханымнар да, кечкенә кызчык та машина туктагач, сөенә-сөенә кереп утырдылар. Билгеләнгән сәгатькә барып җитәселәренә шатланып куйдылар. Кызчык юлга карап хыял дөньясына бирелде. Әле болытларны, әле каршы очраган машиналарны карап, аларга үз күзлегеннән бәя бирә барды. Шулай күңелле генә, уңайлы гына бик тиз барып җитү иде теләкләре. Тик менә “Алла боерса!“ дигән сүзне генә әйтергә онытканнар күрәсең!
Радиодан агылган моңлы җырлар дулкынында тибрәлеп алга ыргылган бер мәлдә машина ачы итеп сызгырып куйды.... Ә аннан соңгы мизгелләрне Рафис инде хәтерләми. Бары тик башын тотып юл читендә утыруы. Утларын кушып юл сакчылары машинасы килүе. “Ашыгыч ярдәм“ машинасының кычкыртып хастаханәгә чабуы.... өзек-төтек күз алдында менә шулар уйнаклый. Алай уйласа да, болай уйлап караса да, башка берни дә, берсенең генә әйткән соңгы сүзләре дә хәтеренә килми.
Юлда кечкенә генә һәлакәткә дә очраганы булмаган, мондый хәлләр килеп чыгар дип башына да китермәгән егет бу юлы, никтер, саклана белмәде шул. Мөгаен, күрәчәге шул булгандыр, күрәчәге күз йомдыргандыр.
Район үзәгеннән калага бару юлы аңа биш бармагы кебек таныш. Бу юлларны инде биш ел таптый бит. Каршысыннан барган “КамАЗ“ машинасын узарга чыгуын хәтерли ул. Ләкин каршы яктан үзенә таба очып килгән ак, биек машинаны күреп, рульне кайсы якка борырга да белмичә югалып калуы, каты итеп тормоз педаленә басуы томан аша гына күз алдына килә.
Рафис бөтен тәне сызлаган халәттә хастаханәдә уянып китте. Янында ак халат ябынган абыйсы, менә-менә күзеннән яше тамарга торган, хәсрәткә баткан әнисе утыра иде. Бу вакытта инде һәлакәт булганга өч көн вакыт узган, хаталарны төзәтергә дә мөмкин түгел, гаебе өчен гафу сорарга бик күпкә соңарган иде ул. Үзе юлдаш итеп алган ханымның вафаты, йөкле ханымның баласын югалтуы хакында белгәч, исән калуы өчен дә сөенә алмады Рафис. Шуның өстенә аңа каршы килүче машинадагы шофер кешенең дә авыр тән җәрәхәтләре белән үзе белән бер хастаханәдә ятуын белде. Аның да якыннары үзенең әнисе кебек, әлеге иргә Ходайдан гомер сорап янында утыралардыр сыман тоелды аңа. Аның да газиләренең күзенә озак вакыт кипми торган яшь тамчысы эленүен уйлап газапланды. Ничек кенә өзгәләнсә дә, ярдәм итәргә, өзелгән гомерләрне кире кайтарырга хәленнән килми иде.
Нишләп болай булды соң әле бу? Уйлары да, гамәлләре дә изге иде бит Рафисның. Ул бит әле яши генә башлаган иде. Тормышы тимер рәшәткә белән чикләнсә дә, аның күзләрендә кабат очкын кабыныр өчен бик күп вакыт кирәк булачак. Иректә калса да, воҗдан газабы корт кебек кимереп, аның инде көннәрен нурсыз һәм төссез итәчәк. Аның җан яраларын вакыт дәвалар, газизләрен югалткан кешеләрнең генә хәсрәт уты сүнер микән дип кабат яңа көнгә аяк басарга теләмәгәндәй чатырдатып күзләрен йомды ул. Суд залларында йөргәнче, шул куркыныч көндә йомылган күзләрем ачылмаган гына булсамы, дип төшенкелеккә дә бирелеп алды. Тик җавап бирүдән кача алмаячагы көн кебек ачык иде.
Күпме генә тартырга, сузарга тырышса да, үткән көннәр белән яшәргә теләсә дә, таң атты, иртән яктырып кояш чыкты. Бүлмәдәге тынлыкны бүлеп кош сайраулары ишетелде. Рафис бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп, зыян күрүчеләргә әйтер сүзләрен барлады. “Мин гаепле, кичерегез”, - дияргәме? “Ялгышларымны үз гомерем белән түләргә дә әзермен”, - дип башны аска ияргәме? Үзенең төзәтә алмаслык хата ясавын аңлаган хәлдә, югалту ачысыннан сыгылган гаиләләр алдына барып басу бер генә дә рәхәт әйбер түгел шул.
Аңа утырып барганда вафат булган ханым сыңар канат белән ике бала үстергән. Мәктәп яшендәге балаларны хәзер дәү әниләре сыендырган. Фаҗига сәбәпле карынындагы баласын югалткан яшь әнинең дә күзләрен әле сагыш сарган. Бәхеткә, нәни кызчык исән-сау. Мөгаен, аңа фәрештәләр канатын җәйгәндер. Ул баласын да югалтса, хатын яшәү мәгънәсен кабат аңлый, тормыш тәмен татый алыр иде микән?
...Капкадан чыгып киткәндә, Рафис бу йортка кабат кайчан әйләнеп кайтасын да белмәде. Тыңлар-тыңламас кына атлаган аяклар өеннән ерагая барган саен хәле дә авырая барды. Яныннан атлаган абыйсының сүзләрен ул гүя ишетмәде дә, аңламады да.
Бары тик суд залының авыр тынлыгы гына кая килеп эләккәнен исенә төшерде. Тирә-юнендә үзенә төбәлгән карашларны күрү, аларның барысының да карашларыннан нәфрәт тою, аны тагын бер башка кечерәйтте. Акланыр сүзләр урынсыз, гомерләрне алмаштырып бирә алырдай кыйммәтнең әлегә кадәр табылганы юк иде шул.
Уенда бер начарлык булмаса да, фаҗига кемгәдер авырлык китерү өчен махсус эшләнмәсә дә, уйланылмаган бер ялгыш адымы өчен ул түләргә тиеш иде. Ул бит үзенә ышанып юлга чыккан кешеләрнең гомерләре, хәвефсезлекләре өчен җаваплы булуын белә иде. Бер ялгышта күпме үкенеч...
Әллә егетне кызгандылар, әллә юлына игелекле, шәфкатьле кешеләр очрады. Егеткә каты бәрелмәделәр, авыр җәзалар сорамадылар. Бары тик дәвалауның чыгымнарын күтәрүне һәм вакытсыз арадан киткән ханымның балаларына ярдәм итеп торуны гына йөкләделәр. Тик моның белән Рафисның бер генә дә хәле җиңеләймәде. Чөнки ул Закон кырыслыгыннан яклап, саклап калсалар да, үзенең Ходай каршында гаебе зур булуын аңлый иде.
Һәр көнебез юллар белән бәйле. Машина ыгы-зыгысы туктап тормый. Җәяүлеме без, руль артында барабызмы, юлларыбыз тигез, такыр, ак һәм хәвеф-хатәрсез булсын иде. Ашыгулар ялгышларга китермәсен, бер гаепсез, яшим дип янып торган гомерләр өзелмәсен!
Ләйлә Искәндәрова.
Комментарийлар
1
0
Бөтен ышаныч өмет бер Аллахы Тэгалэгә
0
0