16+

Казаннан Нальчик һәм Сочига даими авиарейслар ачыла

2 майдан ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан – Нальчик – Сочи маршруты буенча даими рейслар эшләтеп җибәрә.

2 майдан ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан – Нальчик – Сочи маршруты буенча даими рейслар эшләтеп җибәрә.

Очышлар атнага ике тапкыр — чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә авиаташучының матбугат хезмәте.

Компания билгеләп үткәнчә, яңа маршрут пассажирларга популяр курорт юнәлешләренә тиз һәм уңайлы барып җитү мөмкинлеге бирәчәк. Рейсларны ачу әлеге юнәлешләргә булган югары ихтыяҗ белән бәйле.

Очышлар Bombardier CRJ-200 типындагы очкычларда башкарылачак. Алар 50 пассажирга исәпләнгән.

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading