Һәр сәхнәдә балкып торучы җырчының тамашачыга күренми торган яшерен ярдәмче фронты бар.
Күп вакыт бу җырчының тормыш иптәше була. Шоумен Данир Сабировның тормыш иптәшен Миләүшә Сабированы күпләр белә. Ләкин аның эчке дөньясы, уй-фикерләре тамашачы өчен сер булып кала.
– Миләүшә, сезнең балачак бәхетле идеме?
– Балачагым бик бәхетле иде. Әти завод җитәкчесенең урынбасары булып эшләде, ә әни кием-салым сату белән шөгыльләнде. Әни Польшага барып, киемнәр алып кайта иде. Иң матур күлмәкләр миндә булды. Мин гаиләдә төпчек бала, абыем бар, шуңа күрә әти-әни тарафыннан игътибарга сусап үсмәдем. Әти кар яуса да, яңгыр яуса да бар эшен ташлап, эштән китеп, мине мәктәптән каршы ала иде. Әти-әни безнең өчен вакыт та, акча да жәлләмәде. Кияүгә чыкканчы без тулы гаилә булып яшәдек. Данир белән гаилә коргач, әни күбрәк безнең янәшәдә иде, ә әти бакчадагы йортыбызда яшәп торды. Кыскасы, алар аерылышырга карар кылды. Минем гаилә кору әти-әнинең мөнәсәбәтләрендәге “кризис” чорына туры килгән, күрәсең. Хәзер алар аралашып торалар. Бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез, бергә ял итәргә барабыз. Тормышта алай да була.
– “Мин – әти кызы” , - дип әйтәсез. Хәзер дә шулаймы?
– Әтинең игътибарын, яратуын сизәм һәм моның белән бик бәхетлемен. Һичшиксез, балага әти дә, әни дә кирәк. Әмма кыз бала өчен аны яратучы, яклаучы әтисе булуы да мөһим. “Кызлар ирне әтисенә охшатып сайлый”, – диләр. Бу сүзләрдә хаклык бар. Әти белән Данир бер-берсенә бераз охшаган. Икесе дә ресторан, ашханәләрдә ашарга яратмый.
– Әниегез сезнең белән яши дип беләм. Уңай яклары күбрәктер?
– Әлбәттә, уңай яклары күбрәк. Безнең график тыгыз, шуңа өйдә ышанычлы кеше калгач рәхәт. Ике эт, песи дә бар, аларны карарга кирәк. Төрле хәлләр була, ләкин әни безнең гаилә мөнәсәбәтләренә кысылмый.
– Данирның әти-әнисе дә аерылган. Гаилә хәлегез охшаш икән...
– Без аларның мөнәсәбәтләренә кысыла алмыйбыз инде. Алар бала-чага түгел бит. Ярый әле аралашып торалар. Аерылышкач, дуслар булып калганнар бик аз. Мондый очракта бала ике ут арасында кала. Анысы кыендыр.
– Данирга кияүгә чыкканда сезгә 18 яшь булган. Уйлап эшләнгән гамәлме бу?
– Дөресен әйткәндә, Данирга кияүгә чыгуымны аңламыйча калдым. Әти каршы иде. “Кызым, син бит әле яшь”, – дип тә әйтеп карады. Яшьлек максимализмы белән: “Мин үзем беләм”, – дидем. Хәзер кызыбыз Мәрьямгә 16 яшь тулды, ике елдан 18 тула. Ул: “Әни, кияүгә чыгам”, – дисә, мин дә шок хәлендә калыр идем, бәлки. Әтинең хисләрен аңлап була. Без бит озак очрашып та йөрмәдек. Таныштык, 1 ай аралаштык та, гаилә кордык. Данирның әти-әниләре белән никах көне алдыннан гына таныштык. Күңел ничек куша, шулай эшләдем. Күпләр мине йөкле дип тә уйлады, шуңа гаилә коргач та балага узуны кичектердек.
– Гаилә коргач кайда яшәдегез?
– Әбинең фатирында ремонт ясап бер ай яшәп карадык. Мин анда тора алмадым. Кире әти-әниләр янына кайтып, бергә 7 ел яшәдек. Ул вакытта көндезге уку бүлегендә укый идем. Әти: “Кияүгә чыккач, укуны ташлар”, – дип тә борчылды. “Укуны төркемдәшләрем белән бергә, кызыл дипломга тәмамлыйм”, – дип сүз бирдем. Сүземдә тордым. Мәктәпне дә кызыл диплом белән тәмамлаган идем, уку миңа җиңел бирелде. Дөрес, университетны тәмамлаганда кызым кулымда иде инде. Мәрьям тугач, укырга йөрү кыен булды. Бала төне буе елый, ә миңа иртән китәргә кирәк. Баланы алып калу өчен әни эшен төнге сменага күчерде. Төне буе эшләп, көне буе бала карады. Бу вакытта әни ярдәм итмәсә, укуны тәмамлый алмас идем. Аңа бик рәхмәтле.
– Бер ай очрашып, гаилә коргач, бер-берегез белән рәтләп танышырга да өлгермәгәнсез булып чыга инде?
– Гаилә тормышының беренче елы авыр булды. Мин дә, Данир да үзенчә яшәргә күнеккән иде. Яши-яши өйрәндек. Гомумән, кешене бик теләсәң дә, тулысынча өйрәнеп бетереп булмый. Ниндидер сер дә калырга тиештер. Хәзер инде 18 ел бергә гомер иткәч, бер-беребезне сүзсез дә аңлый башладык. Данир минем гадәтләремә, мин аныкына күнектем. Мөнәсәбәтләрдә кыен мизгелләр булды. Аерылышу турында уйлап алган вакытны да хәтерлим. Соңыннан бу уйларның сәбәпчесе – балага узу булганы ачыкланды. Хисләрнең уйнап торган чагы иде.
– “Данир белән гаилә корганчы бай егет белән очраша идем”, – дип сөйләгәнсез. Юлларыгыз ни өчен аерылды соң?
– Бик яхшы егет иде. Игътибар билгеләре, гамәлләре дә матур булды, ихлас яратты. Әмма ул көнләшә иде. Мин холкым буенча ирек яратам. Ниндидер кысаларга кертергә тырышсалар, түзә алмыйм. Әйтерсең, тынымны кысалар. Моны сизгәч, мөнәсәбәтләр үзгәрде, әлбәттә. “Алай эшләмә”, – дип әйткәч, үч итеп, юри “ярамый” дигәнне эшлисе килде. Дөрес түгел инде, әмма бу – ризасызлык күрсәтүнең бер чарасы булгандыр. Кыскасы, аерылыштык.
– Ә хәзер Данир белән сезнең арада көнләшү бармы?
– Башта кыенрак иде. Данир янына гел кеше килеп тора, кочаклашалар, күрешәләр. Мин андый әйбергә күнекмәгән. Тора-бара ияләштем. Йолдызнамә буенча без икебез дә – сукояр. Мин Данирның эшенә аңлап карыйм. Әгәр аңлашылмаучанлыклар барлыкка килсә, барысын уртага салып сөйләшәбез.
– Данир Сабиров төркемендә сез нинди вазыйфада бүген?
– Мин белемем буенча хисапчы, әмма алган һөнәр буенча рәсми рәвештә бер көн дә эшләмәдем. Данирның концерт эшләрен алып бару өчен 22 яшемдә шәхси эшмәкәр булып куйдым. Элек бөтен эшне үзем эшләдем. Ул вакытта стилистлар да, кейтеринглар да юк иде әле. Костюмнар уйлау, өстәл әзерләү – барысын эшләп тордым. Хәзер инде андый эшне профессионалларга калдырабыз. Бүген мин төркемдә исәп-хисап белән бәйле бөтен рәсми кәгазьләр өчен җаваплы. Стилист белән дә мин эшлим. Төркемне рухландырып, җыеп тору – минем өстә. Төркемдәге артистларга: “Проблемалар булса, миңа әйтегез”, – дим. Барысын хәл итәргә тырышам, Данирны бик җитди очракларда гына борчыйм. Хәзер мин дә Данир белән сәхнәдә чыгыш ясыйм, концертта катнашам.
– Сезне “усал”, – дип тә әйтәләр. Ни өчен икән?
– Бер күрешүдә үк кешеләргә ачылып бетә алмыйм. Кешегә ияләшү өчен бераз вакыт кирәк. Миңа үземә дә алай уңайлырак кебек. Данир бу яктан аралашуга ачык. Күпләр минем белән якынрак танышкач: “Син тормышта бөтенләй башка икән”, – дип тә әйтә. Ни өчен усал? Белмим, әйтә алмыйм. Күрәсең, читтән шулай күренәмдер. Гәрчә, үземне усал дип санамыйм.
– Нәрсәне кичерә алмыйсыз?
– Икейөзлелек һәм хыянәтне. Әгәр кешене яратам икән, аны ихлас, чын күңелдән, бернәрсә таләп итмичә яратам. Мин уйный белмим. Яратам икән, 100 процентка биреләм. Ләкин ихласлык белән файдаланучылар да табыла. “Мин аны җиңел үткәрәм”, – дип алдыйсым килми. Барыбер андый хәлләр күңелне яралый. Әмма алай булса да, мин кешеләрне яратудан туктамыйм.
– Данирның депрессиягә бирелгән чаклары да булган. Бу вакытта бар авырлык сезнең иңгә төшкәндер инде?
– Беренче депрессия бик кыен булды. Нишләргә белмәдем, югалып калдым. Данирның төшенкелеккә бирелүен бик тиз сиздем. Күзләрендә нур калмады. Әле ул вакытта Данирның юбилей концертларына әзерләнәбез, балаларга да игътибар кирәк чак. Кая гына бармадык, нәрсә генә эшләмәдек. Дарулар булышмый. Шулвакытта бердәнбер тапкыр Данирның әнисе белән сүзгә килдек. Психотерапевт Данирны хастаханәгә салырга киңәш итте. Мин каршы төштем. Шулвакыт әни (Данирның әнисе): “Улымны харап итәсең бит”, – дигән иде. Нәтиҗәдә, хастаханәгә бармадык, җыенып, бераз уйлардан арыну өчен Мәскәүгә чыгып киттек. Әнинең хисләрен дә аңлыйм. Ул да бит улына бары игелек кенә тели. Аның да мондый әйбер белән очрашканы булмаган иде. Аллаһка шөкер, Данирны эшкә, иҗатка тартып, бу халәттән чыгардык. Депрессия узган ел да булды. Анысы да авыр үтте. Гаилә мөнәсәбәтләре ныклыкка сынауны кайгы, авырлык килгәндә үтәдер. Шулвакыт яраткан кешеңә ярдәм итү юлларын эзли башлыйсың. Балалар, гаилә тормышы – барысы үзеңә генә кала. Әле миңа: “Син ничек елмаеп йөри аласың соң?” – дип тә әйтәләр иде. Икебез дә төшенкелеккә бирелсәк, нәрсә булыр иде икән.
– Сез хисле кешеме, әллә салкын акыл белән эш итәсезме?
– Элек бик хисле идем. Ә хәзер иллегә илле, мөгаен. Минем өчен эмоция, хисләр мөһим. Данир: “Сиңа шоколад алып бирсәң дә, сабый бала кебек шатланасың”, – ди. Моңсу фильм карасам, утырып елый да алам. Данир бар хисләрен, эмоцияләрен сәхнәдә калдыра. Тормышта ул бөтенләй башка кеше. Сөйләшәсе килмәгән вакытлары да була. Мин аңа аңлап карыйм.
– Балаларыгызны үзсендермисезме?
– Теләкләрен, хыялларын тормышка ашырырга тырышабыз. Әлбәттә, аның да чиге бар. Мин үзем шулай үстем. Муллыкта яшәдек, шөкер. Балаларның да балачагын бәхетле итәсе килә. Дөрес, балалар үзләре дә һәрвакыт миннән рөхсәт сорый, киңәшләшә. Җыеп куйган акчаны тотканда да: “Алсам ярыймы?” – диләр. Гәрчә, мин таләп итмим.
– Тулаем, сез таләпчән әниме?
– Әйе. Миңа балаларның яхшы укуы, белем алуы мөһим. “Мәктәптәге билгеләр мөһим түгел”, – дигән сүзләр белән килешмим. Төпле белемең булмаса, нишлисең? Балалардан гел “5”кә укуны таләп итмим, әмма укуга җиңел караш булырга тиеш түгел. Мәрьям дә, Дания дә спорт белән шөгыльләнә. Спорт – холыкны чыныктыру өчен бик кирәк. Тулаем, кызлар өчен дус та булырга тырышам. Алар минем белән серләшә ала һәм мин моңа ихлас шатланам. Иң мөһиме – сау-сәламәт, бәхетле булсыннар.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар