16+

Рәмзия Габделхакова: «Сират күпере...» Хикәянең икенче өлеше

...Урыс солдатының өзелгән гомере, рәхимсез үлеме әфганлыларны тетрәндермәде. Аларның йөзе таштай салкын, битараф, һәркайсында таулар тынычлыгы иде. Бәлки бу аларның бөек хакыйкатьне аңлауларындадыр: җан үлемсез, җан мәңгелек бит! 

Рәмзия Габделхакова: «Сират күпере...» Хикәянең икенче өлеше

...Урыс солдатының өзелгән гомере, рәхимсез үлеме әфганлыларны тетрәндермәде. Аларның йөзе таштай салкын, битараф, һәркайсында таулар тынычлыгы иде. Бәлки бу аларның бөек хакыйкатьне аңлауларындадыр: җан үлемсез, җан мәңгелек бит! 

Бу юлы палач эре сөякле, калын муенлы украин егетен сайлады. Михаилның кипкән иреннәре дерелдәп куйды, күзләреннән курку очкыннары сибелде. Ул ни дә булса әйтерлек хәлдә түгел, бары зәңгәр йөгерек күзләре генә, ярдәм өмет иткәндәй, әле бер, әле икенче иптәшенә төбәлде. Менә инде ул да Саша кебек упкын кырында басып тора. Менә кабат мунча ташыдай кызган һаваны зеңгелдәтеп кара сакалның кырыс әмере яңгырый: 

– Иман китер! 
...Упкын кырында басып торган алты егетнең берсенә генә таныш иде бу сүз. Уртача буйлы, төптән таза, кара тут йөзле бу егет баядан бирле шушы сүзнең асылына, мәгънәсенә төшенергә азаплана иде. Кечкенәдән ишетеп үсте ләбаса: «Иманлы бул! Иманлы бул!». Әбисе Рамилгә еш әйтә иде бу сүзләрне. Ачуы килгәндә: «Һай, имансыз!» – дип тә куя иде. «Имансыз» сүзен «оятсыз!» дип аңлый иде егет. Ул чагында «иманлы» сүзе «оятлы» булып чыга түгелме соң? Тик иман китерүне оят китерү дип берничек тә аңлатып булмый ләбаса. 

Иман... Ничә тапкыр ишеткән сүз, бик таныш сүз бит! Ник соң искә төшми, ник соң иман китерүнең ни икәнен аңламый Рамил?! Котылу шул сүздә, шул сүзнең мәгънәсен аңлауда ләбаса! 
Ә бит ул сораган иде әбисеннән. «Нәрсә соң ул иман?» – дип сораган иде. 

Чыгарылыш кичәсе үткәргән көн иде ул. Рамил өйгә таң атканда гына кайтты. Капка турыларына җиткәч, каршысына, этешә-төртешә, кыркылган шәрә сарыклар килеп чыкты. Кемнәндер, нидәндер зарланган сыман, бәэлди-бәэлди Рамилгә ышкынып уздылар. Алар артыннан ук, «төръя, төрья» дип, куллары белән селтәнә-селтәнә чыгучы әбисе күренде. (Йә, Аллаһ, кайсы гасырда булган иде бу хәл? Таң нинди матур, иртә шундый тыныч иде!) 
Рамил, авызын колагына хәтле ерып, томанлы күзләрен әбисенә төбәде. Аңа кызык иде, чөнки гомерендә беренче тапкыр әбисен ике итеп күрде. 
– Әллә шайтан суы эчкән инде? Тфү, имансыз! – диде ике әби берьюлы. 
– Әби, нәрсә соң ул иман? – дип сорады шулчак Рамил. 

Оныгын исерек күрүдән кәефе кырылган әбисе аның белән сөйләшергә дә теләмәде. 
– Шайтан суы чайкаган авызың белән изге сүзне пычратма, имансыз! Бар, күземә күренмә! Арулангач, сөйләшербез. Кермәсә дә кермәс икән акыл! – дип сукрана-сукрана сарыкларын куа китте. 

Әбисе күпме генә тырышмасын, үзсүзле Рамил аның дини тәрбиясенә бирешмәде. 
–    Бисмиллаңны әйтеп аша, – дияр иде әбисе. 
Ә Рамил аны: 
– Бисмилласыз да бик яхшы шуа, - дип үртәр иде. 
– Бисмиллаңны әйтеп йөр, – дисә: “Аңа атланып булмый, ат та, матай да түгел бит ул”, – дип ирештерер иде... 

Бер уразасын калдырмый, көн саен биш вакыт намазын укый, бисмилласын теленнән төшерми торган чын мөселман әбисе янында үскән Рамил булып Рамил иман китерүнең ни икәнен белми икән, башкалардан ни көтәргә?! 
Әнә инде сират күперенә йөзе кардай агарынган Михаил кереп бара. Әле егермесе дә тулмаган бу чибәр, таза егетнең яшисе, кызлар кочасы, дөнья рәхәтен күрәсе килә! Әмма киртәләр шундый юка, ачлыктан, сусаудан хәлсезләнгән аяклар шундый көчсез... 

Яшисе килә! Бик тә, бик тә яшисе килә! Михаил кинәт чүгәләде, бура бураучы осталар кебек киртә өстенә атланып утырды, аннары куллары белән агачны чытырдатып кысып, арты белән теге ярга таба шуыша башлады. Бу ярдагылар тын да алмый аны күзәттеләр. Менә Михаил ирек вәгъдә иткән бәхетле ярга якынлашты, менә аның куллары җиргә тиде, менә инде үрмәли-үрмәли ярга да чыгып басты. Аннары бәхетле йөзен бу якка борып, йодрыкларын төйнәп, кулларын өскә күтәрде. Бер сүз әйтмәде, кычкырмады. Аның кичерешләре, ни әйтергә теләгәне сүзсез дә аңлашыла иде. Михаилның сират күперен исән-имин кичеп, азатлык ярында киерелеп басып торуы әсирләр йөрәгендәге менә сүнәм, менә сүнәм дип калтыранган өмет утын кабат уятып, тергезеп, дөрләтеп җибәрде. Алар елмаешып, «болай булгач яшибез» дигән сыман, бер-берсенә карап, төртешеп алдылар. 

Тик шул чакта һич көтелмәгән хәл килеп чыкты. Һаваны яңгыратып, колакларны ярып мылтык тавышы яңгырады. Әле генә кулларын күккә күтәреп, җиңү тантанасын бәйрәм иткән егет кинәт гөрселдәп җиргә ауды. Рәнҗү, үпкә, нәфрәт тулы биш пар күз Михаилның гомерен өзгән дошманга төбәлде: «Ни өчен? Ни өчен?!». 
– Ул хәрәмләште. Сират күперен үрмәләп чыкмыйлар! 

Дәвамы бар. 

Фото: https://unsplash.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading