Төне буе коеп яуган яңгырдан соң, иртән ялтырап кояш чыкты. Күк йөзе зәп-зәңгәр.
Чәлпәрәмә килде бәллүр дөньям, Аяк асты-ватык пыяла. С.Якупова
Әле төш вакыты да җитмәгән, җәйге кояш инде үз вазыйфасын яхшы башкара: үләннәрдәге, агач яфракларындагы яңгыр тамчыларын күптән киптереп бетергән, бары тик юлның чокыр - чакырларына тулган суларга гына көче җитми - алар җиргә сеңә алмый, җыелып торуларын беләләр. Бала-чагаларга, чемченеп йөрүче казларга күңелле инде күлләвекләрдә быкырдавы.
Зилә дә, тәрәзәсен ачып, өй каршындагы күлләвектә уйнап, инде пычранырга да өлгергән улларына дәште:
– Самат, Салават, әйдәгез, ашарга керегез. Аннан әтиегез янына алып барам, - диде. – Ура, әти янына барабыз, - диеп, малайлар йөгерешә-йөгерешә, өйләренә кереп киттеләр.
Улларының киемнәрен алыштырып, ашап-эчкәч, чиста киемнәр кидерде Зилә. Алма кебек игезәк малайларын җитәкләп, сөекле ире Булат янына китте.
– Әбиегез өйрәткән догаларыгызны укыгыз, - диде Зилә, зыярат ишегенә килеп җиткәч. - Әтиегез алайса яратмас, кемнең уллары икән бу, диеп танымас та.
Әле биш кенә яшь булса да, “Әлхәм”не дә, “Аятелкөрси”не дә яттан беләләр инде малайлар.
Әтиләренең каберенә килеп җиткәч, юл буе уйнашып килгән Самат белән Салават шып булды. Икесе ике яктан әниләренең муенына сарылып, әтиләренең кабер ташына куелган рәсеменә карап, тик басып торуларын белделәр.
– Әни, нишләп әти безнең янга кайтмый? - дип кызыксынды Салават. – Әйтте бит инде сиңа әни, Алла бабай аны безнең янга җибәрми, - дип сүзгә кушылды Самат. – Әйе шул, улым, әтиегез сезнең бик әйбәт кеше иде. Алла бабайның шуңа күрә аны үзе яныннан җибәрәсе килми, - диде Зилә. – Әни, ә син аңа әйт, ул безгә Алла бабайны да алып килсен, - дип кабаланды Самат. – Юк, улым, Алла бабай ул кунакка йөрергә яратмый, - диде әниләре.
Малайлар әллә нинди сораулар биреп, йөдәтеп бетерделәр. Кайберсенә хәтта җавап та бирә алмады Зилә.
Әкрен генә кайтыр юлга чыктылар. Зилә зыярат капкасын ябып ятканда, аңа: – Әни, әни, кара әле, әтинеке шикелле машина, - дип, Самат килеп ябышты. Зилә капканы ябып, сукмакка борылуга, малайлар инде быкырдык юлга кереп баткан машина янында бөтерелә иде. Чыннан да, Булатныкы кебек алсу машина иде ул. Зиләнең мондый тимер атны Булат үлгәннән бирле күргәне юк иде әле. Үзенә дә әллә ничек, авыр булып китте. – Әни, кил инде, кил, - диеп чакырдылар аны малайлар. – Зилә, кыенсынып кына, машина янына килде. – Безнең әтинең дә шундый машинасы бар иде. Төсе дә шундый, - дип мактаныштылар балалар. -Карточкага ул гел шул машина янында төшкән.
Шофер,кабинасыннан чыкты да,бер сазга кереп баткан машинасына,бер Зилә белән малайларга карап,ни дәшергә белми басып торды.Сәер тынлыкны Самат белән Салават бүлде:
– Абый,әйдә машинаңны этеп чыгарабыз.Без бит зур,-диештеләр алар.
Балалар барыбер үзенекен иттеләр:машинаны әниләре белән бергәләп сазлыктан этеп чыгардылар.
– Я,егетләр,бик зур рәхмәт сезгә.Миңа булышканыгыз өчен нәрсә эшлим инде?-диде шофе абыйлары.
Самат белән Салават,бер-берсенә карашып тордылар да: – Ә безнең машинада йөрисебез килә,-диделәр. – Ярый,килештек.Менә көннәр матурланып,җирләр кипкәч,мин сезне машинада йөртермен,-диде шофер.
– Түлке әнине дә үзебез белән алабыз,яме,-диде Самат.
Саубуллашканда шофер абыйлары малайларның да,әниләренең дә исемнәрен сорады.Ул үзе Марат исемле икән.Күрше Чәчәкле авылына эләгәм дип,адашып,Самат белән Салаватның авылларына килеп кергән.
Марат абыйлары белән аерылгач,малайлар юл буе аның турында гына сөйләшеп кайттылар.Зилә генә балаларның ни сөйләгәннәрен ишетмәде.Үз хәле хәл иде аның бу мизгелдә.Әллә каян гына килеп чыккан шул алсу машина Зиләнең инде йөрәк түрләренә яшереп куйган әрнү-сагышларын яңадан кузгатты.
...Булаты белән дә шушындый көнне таныштылар алар.Кич буе яуган яңгыр пычраткан тайгак юлга керде дә батты үзенең алсу машинасы белән Булат.Үзенең тимер аты тирәсендә бөтерелгән,аптыраган егеткә сүз дәшәсе итте Зилә:
– Адаштың мәллә?Мондый чокырга күрәләтә кем керә инде?!-диде.
Ә Булат,текәләнеп:
– Да вот,к другу приехал.Первый раз я в этих краях,-дип сүзгә кушылды. – Татар авылы бу.Бездә русча сөйләшмиләр,-дип текәләнгән булды Зилә дә. – Без әле недавно переехали в эти края. – Ә-ә-ә...Шулаймыни?Кайсы авылга переехали соң? – -Да вот,моннан биш километр,наверное.Денисовка. – Ну,ну.Ишеткәнем бар андый авылны.Урыс авылы ул,-диде Зилә,җитди кыяфәт чыгарып.
Зилә белән Булатның уены уймакка әверелде дә куйды шул мизгелдә.Егет көн саен Зилә янына килеп йөри башлады.Килгән саен я чәчәк,я конфет тотып килде Булат.Зилә әкренләп Булатны татарча сөйләшергә дә өйрәтте. – Язмышлары да охшаш иде әлеге ике яшь йөрәкнең:икесе дә әтисез үскән,икесе дә өлкән бала. – Әти әниемне миңа биш яшь вакытта ташлап чыгып киткән.Сеңлем белән мине дәү әнием аякка бастырган.Әни көн-төн эшләгән.Әти безнең барлыкны да белмәде.Шәһәрдәге фатирны саткач,Денисовка да йорт салдык,машина алдык,-дип сөйләп китте Булат. – Ә минем әтием исән түгел шул.Ярый инде,ул үзе исән чакта безне аз булса да аякка бастырып калдырды.Мин мәктәпне бетергән идем инде ул чакта.Энемә аякка басарга булыштым,-дип сүзгә кушылды Зилә.
Ялы бетеп,Зилә шәһәргә эшкә китте,ә Булат район үзәгенә урнашты.Мәхәббәтне дистәләгән чакрымнар гына суыта алмады. Күрешкән саен Булат өйләнешү турында сүз кузгатты.Ә Зиләне Булатның әлеге тәкъдиме куркуга сала иде. Юк,Булатка булган хисләрендә икеләнми Зилә,ә киресенчә,аның нәкъ менә Булат белән гаилә корып,балалар үстереп,озын озак гомер кичерәсе килә иде. Эш Зиләнең үзендә иде.Йөз мәртәбә талпынып карагандыр Зилә Булатка үзенең серен чишәргә,тик башындагы “әгәр Булатың ташлап китсә нишләрсең”дигән уй бөтен кыюлыгын җимерә дә куя иде. Чираттагы ялларның берсенә кайткач,бар тәвәкәллеген җыеп,йөрәген учларына кысып,сүз башлады Зилә:
– Булатым,бәгърем,яратасыңмы син мине? – Әлбәттә.Бик яратам,җимешем.Нигә шулай кинәт сорап куйдың әле?-дип гаҗәпләнде Булат. – Юк инде,болай гына,-диде Зилә. – Болай гына түгел инде,җимешем.Нәрсәдер борчый сине.Нидер әйтергә телисең бугай син миңа,-диде Булат,сизенеп. – Әгәр дә мин сиңа серемне чишсәм,син мине шундук ташлаячаксың,-диде Зилә,яшьләрен чак-чак тыеп торып. – Ә нигә син минем өчен хәл итәсең соң әле.Тыңлап карыйк сереңне,-диде Булат,шаярырга тырышып. – Мин син уйлаганча тәти кыз түгел,Булат,-дип серен чишә башлады Зилә.-Моннан дүрт ел элек кияүдә булдым мин.Бәхетле,матур гаилә төзермен дип уйладым.Тик ялгышканмын булып чыкты.Бер ай да яшәргә өлгермәдек,ул миңа хыянәт итте.Хыянәтне күтәрүе бик авыр булды.Кемнәрдер түзәргә,барысын да яңадан башларга,онытырга киңәш итте;кемнәрдер аерылышырга өндәде.Мин икенче вариантны сайладым.Бала-чагам юк,паспортка мөһер сугылмаган,оятына ничек тә түзәрмен,дип уйладым.Тешләремне кысып булса да түздем.Укуымны бетереп,эшкә урнаштым.Соңыннан аның баласы,хатыны булганлыгы ачыкланды.Кайбер дусларым да,туганнарым да миннән читләште,әйтерсең лә мин ниндидер авыр җинаять кылган.Әниемә рәхмәт,ул кайтарды мине кабат дөнья гаменә.Ә хәзер менә юлымда син очрадың.Ләкин,Булат,үземнең тапланган язмышым белән синең язмышыңны да таплыйсым килми.Үзең хәл ит.Ни дисәң дә,мин аңлармын,Булат.
Сөйгәненең яшьле күзләренә текәлеп озак кына карап торы да Булат,үзенең кочагына алды: – Кайчан сөйләрсең,кайчан бушанырсың,дип,озак көттем мин бу көнне.Мин инде күптәннән барысын да беләм,-диде Булат,Зиләнең яшьтән чыланган битләреннән чап-чоп үбеп. – Беләсең?!Каян?!-диде Зилә,гаҗәпләнеп. – Синең белән танышкан көнне минем бит дусларыма барышым иде.Ул сөйләде барысын да,-диде Булат. – Ә-ә-ә...Шулай шул.Авыл җирендә чыбыксыз телефоннар яхшы эшли. – Күкләргә чөеп мактады ул сине,Зиләкәем.Алдадылар аны,бәхетле итәргә тырыш син аны,диде.
Шушы аңлашудан соң алар җәйгә өйләнешергә планнар кордылар.Ике якның да әнисе каршы килмәде.Көзен гөрләтеп туй иттеләр.Икесенә ике җирдә яшәве кыен булыр,дип,Зилә авылга кайтты.Булат эшләгән акча ашарга да,киенергә дә,сәяхәт итәргә дә җитә иде.Бернинди мохтаҗлык күрмәделәр алар.
Тик менә кайнана гына юкка-барга бәйләнә башлады Зиләгә.Я ризыкның тозы күп киткән,я җитмәгән;я итне күп салган Зилә,я әз генә пешергән;я камыры катырак басылган,я оны күп түгелгән.Үзәгенә үтсә дә,Булатына белгертергә тырышмады Зилә.Ни дисәң дә,аның әнисе бит ул,җитмәсә кышны кайнана өендә чыгарга уйладылар.Тора-бара Зиләнең кибеткә баруы да гаеп була башлады:имеш, ул кеше белән йөри башлаган.Ул гынамы соң әле,болай да көнчел Булатка әнисенең төрттерүләре дә тәэсир итә башлады:җае чыккан саен хатынының тырнак астыннан кер эзли торганга әверелде Булат.Үткәннәрен исенә төшереп,Зиләнең йөрәген яралаган вакытлары да ешайды.
Зилә балага узгач кына кире уңай якка үзгәрде Булат.Хатынына эштән кайткан саен тәмле күчтәнәчләр алып кайтты,артык хәрәкәтләр ясатмыйча,гел ял иттерү ягын карады.Булатның әлеге игътибарлылыгы кайнананың ачуын чыгарса да,ул бер ни эшли алмады. Булат нинди ягымлы ир булса,шундый булып кала бирде. – Булат,бәгърем,безнең игезәк балаларыбыз булачак,-дип сөенче алды беркөн Зилә.
И сөенде дә инде Булат. Инде корсагы борынына җиткән хатынын кулларына алып әйләндерде. Кулларыннан килсә, шул мизгелдә күктәге бар йолдызларны хатынының аягы астына сипкән булыр иде,валлаһи.
Бала тудыру йортына дүрт-биш көн алдан китте Зилә. Ул китүгә башланды да инде өйдә мәхшәрләр. Әни кеше баласын гел Зиләгә каршы котыртып торды:
– Булат,улым,синеке түгел ул балалар,синеке түгел. Безнең нәселдә гомердә игезәкләр туганы юк,- дип такылдады әни кеше. – Булмаса,булыр. Минеке булмый кемнеке булсын инде алар?- үз сүзен әйтте Булат. – Соң,улым,Зилә әниләрендә чакта беренче ире килгәләгән аның янына. Күргәннәр бит инде,-дип өзгәләнде ана кеше. Әлеге сүзләрдән соң уйга калды Булат.Өенә дә кайтмас, Зилә янына да бармас булды.
Кышкы ямьле бер иртәдә игезәк малайлар тапты Зилә. Сөенечен иң беренче иреннән аласы итте. Трубканы кайнана алды. – Булат,сөен,игезәк малайлар тапкан хатының,- диде.- Менә хәзер үстерәбез инде кеше балаларын. Ярый ла икегезнең берегезгә охшаса… Әгәр дә охшамаса?.. Ояты ни тора?!!- дип тә өстәде.
Чәй эчкән җиреннән сикереп торды да,чыгып йөгерде Булат.Колагында һаман әнисенең “Ояты ни тора?! Ояты ни тора?!” дигән сүзләре яңгырый иде.
Иртән Зилә янына әнисе килде.Ни өчедер,бик күңелсез иде ул. Яшьтән чыланып,шешенеп беткән күзләрен яшерә,үзе бер сүз дә дәшми. – Әни,нәрсә булды?-диде Зилә.Аннан нидер исенә төшереп: “Булат күренмәдеме анда?Нигәдер килми. Инде өч көн бит балалар туганга. Телефоны да дәшми?-дип өстәде.
Әни кеше җавап көтеп текәлгән Зиләнең күзләренә карап: – Килмәс инде бүтән синең Булатың,кызым.Көтмә син аны,-диде. – Ничек инде көтмә?!Ә балалар?...Балаларны да күрергә килмимени?!-дип сәерсенде Зилә. – Үлде синең Булатың,кызым. Абзарыгызга кереп асылынган. Бүген үзебезнең татар авылына җирләдек. Урыны җәннәттә булсын инде бәгыремнең,-дип өзгәләнде ана. Зилә айныганда бер ягында әнисе,икенче ягында шәфкать туташы утыра иде.
Ике бала белән тол калганына да инде биш елдан артык вакыт үткән, ә Зилә өчен әле һаман Булатның үлеме сәер булып тоела. Әти булам дип сөенеп,хатынын бәбиләргә озаткан Булат асылынып үлсен әле! Күпме тырышса да, белә алмас инде Зилә әлеге сәер үлемнең сәбәпләрен.
...Балаларны ашатып-эчертеп,юындырганчы,көтү кайтыр вакыт җитте. Зилә,сыерны савып,кош-кортларының ашарларына салды да,кабинетын бераз тәртипкә китерим дип,мәктәпкә китте.
Айлар үтте.Быелгысы уку елында Зиләне мәктәп директоры итеп сайладылар. Кышкы ял көннәренең берсе иде. Зилә улларының туган көннәренә әзерләнә иде. Аларга бит бүген алты яшь.Самат белән Салават үзләре белән бер әбине ияртеп кайттылар. – Әни,әни,бу әби синең янга килгән. Бик кирәк иде ди,- диеп сүз башлады Салават. – Ул безнең туган көнебезне дә белә әле,- диде Самат.
Шулай диештеләр дә балалар,кире урамга йөгерделәр.
Кайнанасын күргәч,беразга югалып калды Зилә. Хәтта чәй тәкъдим итәргә дә онытып җибәрде.Булатның үлемендә Зиләне гаепләп,пычрак сүзләр әйткән, оныкларының бар икәнен дә белми яшәгән кешенең алты ел вакыт үткәч,йортына килеп керүе бик сәер тоелды Зиләгә.
– Ни йомыш?- диде Зилә коры гына итеп. – Малайлар нәкъ Булат кебек икән. Бер тамчы су кебек әтиләренә охшаганнар.Хәтта тавышлары да Булатныкы кебек,- дип сүз башлады көтелмәгән кунак. – Булатка охшамый,кемгә охшасын инде алар?-диде Зилә төкселәнеп. Ә үзе күз кырые белән генә кайнанасын күзәтте. Бала хәсрәте бигрәк бетергән үзен:җыерчыклы битләре саргайган,гәүдәсе тире белән сөяктән генә тора.
Килен белән кайнананың әңгәмәсе нигәдер ялганып китә алмады. Зилә,кайнанасына сынаулы караш ташлап,дәшкәнен көтте,ә кайнана,килүенең сәбәбен җиткерү өчен,тиешле сүзләр таба алмый интекте. – Авыру мин,Зилә.Табиблар ике-өч ай гомерең калды,диделәр.Сезнең янга гафу үтенергә килдем,- дип,күз яшьләрен сөртә-сөртә,сүзен башлады кайнана. – Булатның үлемендә дә,синең тол калып,балаларның ятим үсүендә дә мин генә гаепле.
Шул сүзләрне ишеткәч,Зилә күзләрен шар ачып,кайнанасына текәлде. Ә тегесе,яшьләрен сөртә-сөртә,сүзен дәвам итте: – Булатны миннән тартып алырсың, дип курыктым.Үз ягыңа авыштырырсың да,мине яратмый башлар,дип уйладым. Шуңа күрә,җае чыккан саен Булатны сиңа каршы котырттым. Ул бит минем аркада,минем котыртуларыма түзә алмыйча,бауга менде. Син бәбиләгән көнне дә Булатка: “Ул балалар синеке түгел. Нәселебездә игезәкләр юк безнең.Балалар-башканыкы”,-дип, мин такрарладым. Минем телемә түзә алмый асылында бит ул,балакаем.
Тыела алмыйча елаган кайнанасын тамчы да кызганмады Зилә. – Синмени ул безнең язмыш белән уйнаучы?! Ә мин ничә еллар буе Булатның үлем сәбәпләрен эзләп изаланам. Бер гаепсез кешеләрдән шикләнеп яшәдем. Син икән бит ул үтерүче.Газиз баласын үтерүче,- дип ярсыды Зилә,яшьләрен сөртеп.
– Зилә,балакаем.Кичерә күр мине,зинһар өчен.Мин синең бәхиллегеңне алырга килдем. Күп гомерем калмады бит мине-е-ем... – дип,Зиләнең каршысына тезләнде кайнана. – Кайтар син миңа бәхетемне,кайтар Булатымны, әгәр дә бәхиллек аласың килсә,- дип кычкырды Зилә, үзе дә ни сөйләгәнен аңламастан. – Теләсәң нәрсә әйт миңа,тик кичер,бәхиллек кенә бир миңа,- дип өзгәләнде кайнана.
Әлеге күңелсез сөйләшүне өй тирәсенә килеп туктаган машинаның берөзлексез кычкырган гудогы бүлде. – Китсәң,яхшырак булыр,- диде Зилә,азрак тынычлана төшеп. Аннан ишетелер-ишетелмәс итеп: “Хуш! Сау бул! Һәм...Бәхил бул!”- дип өстәде.
Ә капка төбендә, үзенең алсу машинасы янында,чәчәк букеты тотып, Салават белән Саматның дусты – Марат басып тора иде.
Гүзәл Хәбибуллина
Комментарийлар