Фагыйлә хастаханәгә ничек исәрләнеп килеп кергән булса, шулай исәрләнеп чыгып та китте. Кызын калдырды. Коридорда аңа барысы да гаепләп карап калдылар кебек тоелды.
Хатын бульнис ишегеннән чыгу белән башка бу хакта уйларга тырышмады да. Авырмы-җиңелме бу – хатынның аны-моны уйлап карарлык хәле дә, вакыты да калмады. Бүген-иртәгә ире кайтып җитәргә тиеш.
Дәвамы. Башы сылтама буенча .
Тик Илнурны көтә-көтә дә берничә атна вакыт үтеп китте.
– Үстергән булыр идек әле. Кырыкта бала калдырып чыкмыйлар инде, ныклап уйладыңмы, Фагыйлә? Үкенмәссеңме? Барып алмыйсыңмы?
– Әни, бала минеке түгел инде. Күңелем сизә – аны алдылар. Шул ук көнне алдылар. Алырга ук килгән иделәр...
Фагыйлә әнисе янында еламаска тырышып су буендагы таллар арасына төшеп утырды. “Артка юл юк инде. Башта ук бер ныклы карарга килергә кирәк иде. Калдырдың – оныт инде”, – дип соңгы күз яшьләрен сөртте хатын.
Илнуры кайткан көннән дөньясын онытты Фагыйлә һәм берни булмагандай иренә утырып кайтып та китте. Ир барлык акчасын җыйнаштырып яңа “Москвич” машинасы алган иде. Тормыш та берни булмагандай дәвам итте. Фагыйлә ике елдан иренә үзе төсле үк тагын бер малай алып кайтты. Каенананың кактырып-суктырып яшәүләренең дә азагы булды. Илнур беркемне дә тыңламыйча районда йорт сатып алып, гаиләсен шунда күчерде.
– Әни, аптырама, ерак түгел, кайтып йөрербез. Бездә бит ике малай, авылдагы йорт берсенә булыр, – диде ире әнкәсенә.
Һаҗәр карчык әй кайнады, әй кайнады. Шулай да улыннан уза алмады. Зәһәрлеген ипигә май итеп ягып ашаса ашады, әмма беркемгә дә үпкәсен дә, зарын да чыгармады. Шуңа да тирә-яктагылар өчен көчле һәм куәтле булып кала бирде. Ишеттергән сүзләрнең һәммәсен колак яфрагына гына элде. Аңа бүгенгесе, үз тормышы кадерле иде. Тешен кысып булса да түзде. Бөтен гайбәт хәлләр улының бәхетеннән өстенрәк иде. Гомердә юкны, Илнуры Ялтага путевка алып бирде. Яше гомер тавыннан аска таба атласа да, ике дә уйламый ялга китеп барды. Ә яшьләр үзләренчә яшәде, беркем беркемгә комачауламады.
...Тик ашкынып эшләгән Илнур гына бар тормышын калдырып китеп барды. Йөрәк, диделәр. Алдан үзе дә сизде, ахры. Кичке якта Фагыйләгә сүз катты.
– Фагыйлә, утыр әле яныма, калдыр әле шул эшләреңне беразга. Тормыш булгач төрле хәлләр булыр.
– Кит әле, Илнур, теге дөньяга җыенган бабайлар шикелле сөйләшеп утырмачы!
– Шулай да, сөйләшик әле, Фагыйлә. Бу йортны мин сиңа яздырдым. Кайсы улыбызга каласын үзең хәл итәрсең. Ә авылдагы йортны әни үзе хәл итсен. Аның башка баласы юк. Үзе теләгән малайга үзе яздырыр. Ә әни белән конфликтка кермә. Үзе башласа да, дәвам итмә. Тормыш үз җаен үзе ала ул, – диде Илнур Фагыйләне кочаклап. – Их, яшисе иде әле, хатын!
Һаҗәр карчык та артык тырыш улының ашкынып яшәвен күреп куркып яшәде. Артык яхшы малай булып чыкты шул Илнуры. Беркемнең талашканын яратмады, тормышта вакчылланмады. Эшләде дә эшләде. Бернигә аны интектереп яшәтмәде. Авыр тормышта әтисез үсүнең кыенлыкларын булдырмаска тырышып яшәде шул улы. Әнисе аңа бик рәхмәтле иде.
Фагыйлә исә иренә аерып йорт алып биргәненә рәхмәтле булды. Хатын ире барында да, ирсез яши башлагач та бер көн эштән калмады. Тапкан-табынганы гаиләсенә кереп барды.
Өй телефонының шалтыравыннан сискәнеп китте Фагыйлә. Күптәннән тавышы ишетелмәгән икән.
– Нихәлләрегез бар? Бу ялларда барыгыз бергә җыйналып кайтыгыз әле. Әйтәсе сүзләрем бар иде, – дип Һаҗәр карчык шалтыратты. Фагыйләнең сөйләшик әле, әйтәсе сүзләрем бар дигән сүзләрдән аңы томаланыбрак китте. Әллә Илнур кебек китеп барырга җыенамы бу? Сиземләү көчлеме соң боларда...
– Данил, Замир, бу атнада берни планлаштырмагыз. Авылга әбиегез янына кайтабыз, әбиегез чакырды
– Бәлеш саламы әллә әби? Мин болай да авылга кайтасы идем, – диде ике көннең берсендә авылда ятучы кече улы Замир. – Менә Данил абыйга тырышырга туры киләчәк. Ул ялларга эш белешкән иде.
Кемдер эшен көйләде, Фагыйлә үзе дә сменасын күчереп кайтты. Төп йортка җыйнаулашып кайтып төштеләр.
– Сөйләшәсе сүз бар, балалар, юкка гына чакырмадым, сизгәнсездер. Замир улым сорагач, бәлеш тә салдым, – диде Һаҗәр каенана мөмкин кадәр яхшы булырга тырышып. – Безнең тормышта төрле хәлләр булды. Иң яманы – әтиегезнең иртә китүе булды. Тик ул безнең тормышны яхшырту өчен бик күп эшләп китте. Соңгы кайтуында: “Әни, төрле хәлләр булырга мөмкин. Үпкәләшеп яшәмик. Син үз йортыңны үзең теләгән оныгыңа калдыра аласың, Фагыйлә үз йортын үзе хәл итәр”, – диде. Шуннан уйланып калган идем, Илнур үзе көтмәгәндә китеп барды. Менә шул көн килеп җитте, ахырсы. Мин йортымны Замирга калдырам. Ул авылны күбрәк ярата. Теләсә кайсы вакытта кайтып яши ала. Минем башка балаларым юк. Үпкәләткән булсам, кичерегез инде мин явыз карчыкны.
Фагыйлә Һаҗәр карчыкның йөзен кабат-кабат искә төшереп утырды. Хәерлегә булсын инде бу сөйләшү. Замирга да әбисе янына кайту рәхәт әле. Фагыйләнең дә ул булганда күңеле тыныч иде.
Кеше гомере күз ачып йомганчы, диләр. Бу җир йөзендә яшәгәндә, кылган гамәлләреңне уйларга вакыт та калмый. Берни эшләмәс хәлгә калып, уйлана башлагач та, барысын искә төшерәсең. Һаҗәр карчык та авырып түшәккә яткач та, озак чирләде. Фагыйлә дә кайтып карады. Замир да авылдан кайтып кермәде. Данилга да чират җитте.
– Данил балам, әбиеңә ачуланма зинһар! Усал әби дип исеңдә калдырма, яме. Сиңа бүләккә шушы кул сәгатен ал! Әтиеңнең беренче акчасына үзенә бүләк итеп сәгать алган идем. Ул аны кире миңа бирде. Үзе дә нәкъ шундый ук сәгать алган булган икән, – диде ул Данилның көрәк кадәр кулларына үзенең зәгыйфь бармакларын сузып. – Гомерем буе мендәр астына куеп яттым. Сиңа булсын, улым! Сине кыз бала булырсың дип көткән идем. Ә сәгатьне ал, әтиеңнеке күптәннән ватылды инде. Бу командир сәгате эшли әле.
Фагыйлә ике өй арасында йөреп арса да, йөзенә берни чыгармады. Карчыкның теле булса да, элеккеге көч-куәте әкренләп кимеп бара иде. Хәле дә көне-көне белән авыраеп-авыраеп китә. Кыенмы-авырмы, мондый хәлдә авыруны барыбер карыйсың. Иреңнең әнисен түгел, бөтенләй чит-ят кешене дә тәрбияләп озатасың.
Берсендә Һаҗәр каенана көтмәгәндә Фагыйләнең кулыннан кысып тотып, күзенә текәлеп сорау бирде:
– Кызыңны кемгә калдырып кайттың?
Фагыйлә сискәнеп китсә дә, дәшмәде. Саташа бу карчык дияр иде. Дөресе шул. Гомер буе авызыннан бер сүз чыгармыйча яшәгәненә аптырап калды. Илнурның тынычлыгы өчен каенанасының телен тешләп яшәгәнен аңлап, башын аска иде.
– Эзләп тап дип әйтмим. Тик әнә комодның беренче тартмасындагы зәңгәр шкатулкадагы йөзекне аңа бирерсең. Нәселдән килгән борынгы алтын йөзек ул. Кызым булмады. Сиңа бирәсем килмәде. Ул баланың бер гөнаһы да юк. Очрашсагыз – бирерсең. Ал шуннан, – диде дә борылып ук ятты.
Фагыйлә йөзекне кулына алды. Кызы бит аның ике ятып бер тапкыр төшенә дә кермәде. Йөзенә дә карамады бит ул аның. Үзе дә моңарчы бала турында берни уйламады. Шуңа хатын икенче көнне йөзекне каенанасына кире бирергә уйлады.
– Әни, йөзекне ала алмыйм. Ул минем төшемә дә кергәне юк.
– Ал йөзекне! Минем төшемә керә ул! Бала синеке түгел инде! Ул сине үзе эзләп табачак әле, менә күрерсең. Менә мин әйткән иде диярсең. Минем туачак кызыма охшаган ул, – дип карчык саташа ук башлады. – Кызым, хәзер кайтам яныңа. Кызым, көтеп тор.
Шуннан Һаҗәр каенана бер атна да тормады, бу фани дөнья белән хушлашты. Соңгы саташуыннан ул телсез калган иде. Фагыйләне аптырашта калдырып, Һаҗәр каенана бар белгәнен үзе белән алып китте.
Дәвамы бар.
Фото: pixabay.com.
Комментарийлар