4 сентябрь көнне махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Алмаз Азат улы Тимербаевның туган йортына мемориал такта куела.
“Жуков медале”, “За боевые отличия”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Батырлык медале”.... – хәзер аның якыннары кулында саклана.
Киткәндә үк әти-әнисенә «Әни, мин присяга кабул иттем, берничек тә качып калырга җыенмыйм. Украина җирләре ерак түгел, әгәр монда килеп җитсәләр, кем яклар сезне? Сез минем патриот икәнемне беләсез, димәк, бары алга. Борчылмагыз, мин кайтам», ди Алмаз. Өч ел буе якыннарының йөзенә кызыллык китерми.
Яу кырындагы егетләргә карап бөтен авыл соклана.
Тумышы белән Балык бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан булган Алсу апа Тимербаева белән гаилә тарихларының һәр сәхифәсенә тукталып, истәлекләргә уралдык. Аның һәр сүзе Алмаз исеме белән башланып, газизе исеме белән тәмамланды да. Ә әни күңеленә әмер биреп буламыни, көтә ул, барыбер көтә...
Алсу апа күрше Иске Арыш авылында гомер итүче Тимербаевлар гаиләсенә килен булып төшә. Ире Азат та җирле хуҗалыкта эшли. 1993 елны тәүге бала булып Алмазлары дөньяга килә. Исеме дә җисеменә туры килеп торган бит. Гел балкып яшәгән. Ә аның җор теллелеген әнисе әле дә елмаеп искә ала. «Мунча ташы» театры артистларының сүзләрен отып калып, шуларны тормыштагы төрде хәлләрдә әйтеп, барча кешене көлдереп бетергән егет.
- Физик яктан ныгып, чыныгып үсте, - ди Алсу апа. - Башлангычтан урта сыйныфка күчкәч, көрәш түгәрәгенә язылды. Сыйныфташлары арасында кечкенә буйлы иде. Шуңа да карамастан җитмәгән җире калмады, яхшы мәгънәдә. Йорт эшләрендә дә алдыра, өй эчендәге вак-төяк эштән дә тайчынып тормады. Көрәш буенча үткәрелгән турнирларда алган медаль, грамоталары бер папкада саклана. Берәр ярыштан кайта да, ишекне зур итеп ачып керә. Чираттагы медаль яулаган. Бәхетенең иге-чиге юк иде шул мизгелдә. Кече сеңлесе Айгизәгә 8 ай тулгач, фермага эшкә чыктым. Ышанасызмы, шул кечкенә баланы абыйсы Алмаз карады. Ул сеңлесе өчен икенче әти-әни булды. Бу һич артык, мактанып әйтелгән сүзләр түгел. Мөстәкыйль булып үсте икесе дә. Юклык заманы, бик авырлык белән аякка бастырдык без аларны. Иң мөһиме, чын кеше булып үсте алар.
Көрәштән тыш, кышын чаңгы ярышларында катнаша Алмаз. Сеңлесе белән икәүләшеп чыгып китәләр дә, бияләйләре бозланып катып беткәнче йөреп кайталар.
Унберенче сыйныфны тәмамлау алдыннан, ягъни бердәм дәүләт имтиханында Алмазга Толстойның «Война и мир» әсәре чыккан. Бу да батыр егетнең алгы тормышы белән бәйли торган үзенә күрә бер билге булгандыр.
— Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы төзелеш көллиятенә каменщик, эретеп ябыштыручы, кисүче һөнәре буенча укырга керде. 18 тулуга армиягә алыр киттеләр. Ерак Көнчыгышта шофер булып хезмәт итте. 19 яшендә сержант званиесе белән кайтты ул. Аны шунда ук резервка куйдылар. Хәрби билетының ахыргы битендә дә кызыл төстәге тасма тора иде. Армиядән кайткач та, укуын дәвам итте, безгә авырлык килмәс өчен, кичләрен машиналар юып, эре сәүдә үзәгендә каравылчы булып үзенә акча эшләгән. Эштән курыкмады ул, — дип дәвам итә Алсу апа сүзен.
Мобилизация игьлан ителүен белеп алган Алмаз уе белән кирәк-яракларны барлый башлый. Повестка килүен көтә. ЭКСПОда хәрби әзерлек үткәндә аны разведка бүлекчәсенә билгелиләр.
- 2023 елның ноябрендә аларны Сватово ягына җибәрделәр. Шул вакытта аны кире Түбән Новгородка кайтардылар. Биредә ул БПЛА белән идарә итүгә укыту узды. Яу кырына кире кайткач, аны артиллериягә билгеләгәннәр. Алар гаубица белән аталар иде, «Мишеньга төз атабыз, безне командалык мактый», дия иде улым. Аннары тәэмин итү буенча эшләде. Алгы сызыкка кораллар кертә иде. Иптәшләре үлә башлагач, ул да алгы сызыкка керә башлады. Наводчик булып хезмәт итте. “Әллә ничәшәр сәгать күпер асларында да качып ятканыбыз бар, керүе һәм чыгуы иң авыры” дип сөйли иде. Сапер булып та эшләгән. Бервакыт алар утырган машинага снаряд төшкән, ул шартламыйча кабина белән кузов астында калган. «Мин шартлаткычлар белән эшли беләм бит», дип, егетләргә машинадан төшәргә кушкан. Аның кул астында балалар йортында тәрбияләнеп контракт буенча хезмәт итүче бер егет бар иде. Шуны үз итте Алмаз. Шул егет белән машинаны читкәрәк алып китеп снарядны юк иткәннәр. «Берара шалтыратмасам, кайгырмагыз, элемтә булмаска мөмкин», – дип әйтеп куя. Нәкъ ике атна узуга шалтырата. Без инде моңа ияләшкән идек. Ялга кайткан саен миңа дип 101 роза күтәреп кайта, и-и балакаем, акчаңны әрәм итмә дия идем үзенә. Ә ул: «Әни, миллионнарым булса, шуларны да бирер идем», дия иде.
Соңгы киткәнендә бик моңсу китте. Башка вакытта автобус янында озак кына басып сөйләшеп тора идек. Бу юлы тиз булды, автобуста аларның урыннары билгеле, ул утырган якка барып бастык. Улым дип эндәшкәч, башын артка каерып-каерып карап китеп барды. Сеңлесенең туган көне иде ул көн – 2024 елның 19 мае. Соңгы тапкыр күрешүебез, - бу урында тамактагы төер, күзләрдәге яшь иркенләп сөйләшергә ирек бирми.
Бераз тынычлангач, әңгәмәбез дәвам итә. Алмаз хезмәт иткән артиллерия отряды егетләренең кайберләрен сайлап алып, мотоукчылар отрядына билгелиләр. Мизгел эчендә штурмовикларга әйләнә дә куя алар.
- Артиллериядәге командиры Алмазга «Улым» дип эндәшә иде. Олы яшьтә ул, аның кул астында булганда, улыбыз өчен күңелебез тыныч булды. Ә монда билгесезлек. Күпмедер вакыттан соң улым элемтәгә чыкты, «Әни, бер дә кайгырма. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган шул булыр, язмыштан узмыш юк», диде. 2024 едның 9 августында алгы сызыкка кереп китте. “Әни, догаларыңны укып тор, передовойга керәбез. Белмим, шәһәрме, урман посадкасын штурмлыйбызмы – үзем дә белмим кая кергәнне”, дигән сүзләр соңгысы булды, - ди Алсу апа.
Шул дәвердән элемтә өзелә. Тимербаевлар кая гына мөрәҗәгать итеп карамый, Мәскәүгә кадәр барып җитәләр, килгән кәгазьләрдә бары бер сүз – «Хәбәрсез югалган». Алмаз хезмәт иткән часть командалыгы да дәшми. Баштан төрле хәбәрләр йөри, кайбер волонтерлар әсирлектә икән, дип тә әйтәләр. Госпитальләрдән эзләп карыйлар.
- Август аеның башы булгандыр, күрше хатыны белән икебез дә бакчада йөрибез. «Алсу, бүген Алмаз төшемә керде. Шундый матур костюм-чалбар кигән. Биек таш өстенә баскан да матур итеп җырлый үзе. Кара, Диләрә апа, авылга кайтырга нинди матур костюм алдым, дип әйтә», ди. Мин дә моңарчы төш күргән идем. Биек йорт икән, Алмаз шунда басып тора, үзенең йөзеннән нур чәчелә. Аңлатып бетермәслек. «Улым, абау, йөзләрең нинди чиста, матураеп киткәнсең», дим. Бу төшләр җан биргән вакытына туры килгәндер. Инде җирләгән вакыты алдыннан бер туганыбызның төшенә мәет кайтуы кергән, шул машина артыннан ике җайдак кайткан. Безнең йорт каршында ап-ак чәчәк атучы сирень агачы бар. Менә шул агач янына килеп җиткәч, ике җайдак егет атларын шунда бәйләгәннәр. Үзләре дә шунда калдыралар. Әллә Алмазның җаны кайттымы икән дип тә уйлыйбыз. 2024 елның 11 августында һәлак булган. Моргтан биргән кәгазендә шулай диеп язылган, - Алсу апа тынып калды.
Рәсми документларга караганда, «Рубин» позывноен алган Алмаз Донецк Республикасы Желанное бистәсе өчен булган хәлиткеч бәрелешләрдә мина шартлавыннан җан биргән.
- Абыйсының үлеме раслангач, иң беренче Айгизәгә әйткәннәр. Шул көнне ул миңа шалтыратты. Минем эштән кайтып барышым иде, сөйләштерә-сөйләштерә үзе. Кайттым гына күрше хатыны керде. Терлекләрне карарга чыгып барам, дидем әле. Шул арада капкадан кызым, шәфкать туташы да күренде. «Әй, кызым, хәбәр алып кайттыңмы?», дидем дә күз яшенә күмелдем. «Әйе. Канат сынды. Бер канатым сынды бит, әни. Абый гел «Ялгыз торна» җырын җырлый иде. Менә мин икән ул ялгыз торна. Ялгыз итеп китеп барды бит», диде. Өмет киселде дисәм, киселмәде, мин әле дә өметтә. Ни дисәң дә, аның тәне кайтмады. Жетоны гына кайтты, кызганыч, авыр хәбәр, дип моргтан чыктылар безгә. 25 елның 19 маенда аның жетонын алып кайтып җиргә иңдердек. Матәм чарасында катнашкан Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов та сүз алды. Алар гуманитар ярдәм илтәргә барган иделәр. «Такта төяп алып бардык, Алмаз тагын бер иптәш егете белән бушата боларны. Егетләр монда гына бушатып бетерегез инде, дим аларга. Шунда «Рубин»: «Юк, без бит бик күп, сез башка егетләр янына буш кул белән бара алмыйсыз». дип, тактаны санап-санап, башкаларга да җитәрлек итеп бүлгәләп алып калды. Шул вакытта аның ничаклы кешелекле, ярдәмчел икәнлеген күрдем. Минем турында да уйлый, янәсе, башкалар янына мин ничек буш кул белән барыйм инде. Иптәшләре турында да кайгырта. Улым Мөслим волонтерларына да бик рәхмәтле. Рүзәл Минһаҗев белән яшел зонада күрешкәннәр. Рүзәл аңа тәсбих биреп калдырган. «Чыгып киләм передовойдан. Рүзәл килгән, мине туктатып печеньелар, конфетлар, тәсбих биреп калдырды» дип сөйләгәне истә. Шул тәсбихне бик саклап, кадерләп йөртте ул.
Алсу апа белән Азат абый яныннан кеше өзелми, уллары белән бергә хезмәт иткән артиллериячеләр иң кадерле кунаклар. Ялга кайткан саен Иске Арышка килеп җитә икән алар.
- Улыбызның андагы тормышын мизгелләп, бөртекләп җыябыз, истәлекләрне барлыйбыз. Алмаз исеменә мемориал такта ачылганда да бишәү, алтау кайткан булганнар. Гаиләләре белән килделәр. Без хәзер бер гаилә сыман.
Менә бүген зиратка бардык, чыгар юлга җиттек тә, кызым Айгизә кире килеп абыйсы янына чүгәләде. И-и сөйли, аның белән сөйләшә. Әнә шкафта Алмазның фотосы тора. Өйдә чагымда гел сөйләшеп йөрим, киңәшләшәм. Исән түгеллеген дә беләм. Әмма йөрәгемә әмер биреп булмый. Беренче тормыш иптәше белән аерылган иде улым. Ул Алмазны җирләгән вакытта да кайтты, әле дә ай саен кайтып китә. Икенче тормыш иптәше белән язылмыйча яшәде. Оныгыбыз бар. Аның тууына бик куанган иде улым, - ди Алсу апа моңсуланып. - Мәктәптә булган очрашуларның берсендә татар теле укытучысы хатирәләрен сөйләде. Алмазның бөтен язган шигырь, иншалары батырлык, каһарманлык, илне саклаучылар турында булган икән. Бер шигырендә “Кемдер бәхетле яшәсен өчен, Бик күпләр корбан булган”, дигән сүзләр бар. Безнең нәселдә ул өченче буын сугышчы, бабасы – Бөек Ватан сугышы ветераны, минем әтием – 1964 елда Даманский утравында совет белән кытай сугышчылары арасында килеп чыккан бәрешләрдә катнашкан.
Айгизә Тимербаева, Алмазның сеңлесе:
- Абыем белән яшь арабыз 11ел. Без бик якын кешеләр идек. Абый, наным дип түгел, абый җаным, наный җаным дип эндәшә идек. Иң зур таянычым, бер-беребезнең серләрен беркайчан да берәүгә дә сөйләмәдек.
Кеше янында без беркайчан да сүзгә килеп әрләшми идек, икәү генә булганда бер-беребезгә син дөрес эшләмәдең, менә болай кирәк иде дип кенә аңлаша идек. Абыем кечкенәдән бик тырыш булды, яшь ярымнан карап үстерде ул мине, соңгы сулышына хәтле, яклады, саклады, тормышта бик кирәкле киңәшләрен бирә иде.
16 ноябрьдә Алмаз Тимербаевның туган көне. Әлеге язмабыз каһарман егетнең рухына дога булып ирешсен иде.

.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)




.jpeg)
.jpeg)
фото һәм видеолар барысы да шәхси архивтан
Комментарийлар