Соңыннан тук заманнар килгәч, «Хәзерге кебек тук заманда яшәсәм, мин үлми торган кеше булыр идем», – ди иде әни. Без дә үлеп беткән булыр идек, тик ул вакытта үлән ашасак та, агулы түгел иде.
Мин үзем бик тиз ашыйм. Ашым-чәем кайнар булсын. Ризыкны кайнар килеш ашау зарарлы, диләр. Тик мин шулай өйрәнгән. Моны әле ни өчен икәнен шушы елларда гына уйлап таптым. Менә без табында 10 кеше. Иң кечесе мин. Бер табак аш. Сәкедә. Бөтен кеше аш ашый. Өлгермәсәң ач каласың. Авыз пешсә дә, мин дә тырышкан, соңыннан ашарга берни юк. Әни, әзрәк ашагач, кашыгын куя да:
– Ашагыз, балалар, мин туйдым, – ди иде. Наил абыем шунда: «И наным, әни шикелле тиз туйсаң иде», – дип куя. Аның гел әйтә торган сүзе бар иде. «И наным, аш тәмсез булса ярар иде. Икәү генә ашар идек», – ди иде.
«Әни, мин укытучы булам» Әнинең безне бик укытасы килде. Уку миңа гына эләкте. Кышларын кием юк. Бозлы тәрәзәне сулышым белән эретеп бер күз ясыйм, шуннан карап-кызыгып ятам. Сания апа – укытучы. Ул күршедә генә тора. Әнисе белән икәү генә. Укытучылар бик кадерле иде. Аларга ак он, керосин, утын, тагын ниләрдер бирәләр. Иң яхшысы – акча. Безнекләр бар да – колхозда. Таяк кына. Шул чакта: «Әни, мин укытучы булам», – дигәнмен.
Сугыш чоры, сугыштан соңгы чорда да халык ачлыкка тилмерде. Ачлыктан үлүчеләр дә булды. Мин инде 4 классны укып бетереп Иске Рәҗәпкә йөреп укый башладым. Караңгыдан китәбез, кич кайтабыз. Юлның күбесе урман эченнән үтә. Яз айларында урманга кереп китәбез. Коелган яфракларны казып чикләвек эзлибез. Тапсак бәхет инде. Юкә бөресе ашый идек. Ул эре булып бүрткән, бик лайлалы иде. Әче түгел. Ярап куя. Берсендә тегермәнгә кердек. Су тегермәне. Анда ярма да яралар, йон да теттерәләр. Он да, көнбагыш мае да сыктыралар. Ишек ачык. Без барып басабыз. Күзәтәбез. Безгә кайсысы якын, көнбагышымы, төшеме, збоемы – кайсы да ярый. Бик карт бабай, сакаурак сөйләшә, теше булмагандыр инде, бераз йөргән була да каядыр эчкә кереп китә. Безгә шул гына кирәк очып кына керәбез дә ике учка нәрсә күпме эләгә – алабыз да качабыз. Шул бала учына сыйган ризык кайтып җиткәнгә кадәр тәмләп ашарга җитә. Нигә шунда берәр нәрсәгә тутырып алмадык икән дип хәзер уйлыйм.
10нчы сыйныфтан соң мин Чистайга укырга кердем. Анда икееллык курсларда булачак математика укытучылары әзерлиләр иде. Анда укуны тәмамлап кайтып Әлки районында эшләдем. Аннары мине үзебезнең Көеккә җибәрделәр. Эшләү белән беррәттән читтән торып өч курс институтта укыдым, тик тормыш мәшәкате белән аны тәмамламадым. «Әни, мин укытучы булам» дип әйткән теләгемә ирештем – гомер буе укытучы булып эшләдем, Аллаһка шөкер. Ул заманда дәрәҗәлерәк идек. Балалар тәртипле, шаянлыклар бар инде ул. Ләкин зурга китми. Балалар да бердәм, отряд, звено, октябрят, пионер, комсомол берләштерә иде. Без оешмаларга бик зурлап ала идек. Кемнедер, «2»лесе күп булганнарны алмый да торабыз, имеш. Соңыннан барыбер алабыз инде. Белем биреп була, тәрбия бирүе бик авыр. Ата-ананың шәхси тәрбиясе, гаиләдә алган тәрбия зур роль уйный.
Бик бай заман булмаса да, башлангычлар белән открыткалар ясый идек. 23 февральгә, 8 мартка. Ул төсле дәфтәр тышларыннан кисеп чәчәк, йолдыз һ.б. бизәлә иде. Төсле кәгазь, катыргылар булмагандыр инде. Соңрак укучылар безгә бәйрәмнәрдә бүләккә дип сабын, одеколон кебек әйберләр алып килә башладылар. Шулай берсендә 1нче класс укучысы капрон оек алып килгән. Мин, уңайсызланып: «Нишләп, балалар, әниләрегезне борчып әйбер сорыйсыз. Дәресегезне «5»легә әзерләп килсәгез, миңа шул зур бүләк инде», – дим. Шунда шул бала: «Апа, ул хәзер беркемгә кирәкми, аны беркем дә кими», – димәсенме. Әйе, аны беркем кими, колготкалар чыккан иде инде. Аптыраткач, әнисе әйткән булгандыр инде. Үпкәләгән юк. Бала бит.
Комментарийлар