16+

«Аяклары җылы булса, тизрәк җиңәрләр...»

86 яшьлек Хәнифә әби махсус хәрби операциядәге егетләргә җылы оекбашлар бәйли.

«Аяклары җылы булса, тизрәк җиңәрләр...»

86 яшьлек Хәнифә әби махсус хәрби операциядәге егетләргә җылы оекбашлар бәйли.

Октябрь урталарында каенанам Хәнифә Шәрапованың туган көне булды. Аңа 86 яшь тулды. Үз аякларында йөреп, акыл-зиһене сау-сәламәт килеш, биш вакыт намазын укып, Аллаһы Тәгаләгә язмышы өчен рәхмәт әйтеп яшәвенә шөкер итәбез.

Күп тапкырлар шуңа игътибар иткәнем бар: өлкәннәр туган көннәрендә бүләк алуга караганда, үзләре бүләк бирергә ярата. Менә каенанам да быел үзенең туган көнендә салкыннар башланганчы өлгерергә тырышып, ашыга-ашыга оекбашлар бәйләде. Ил азатлыгы өчен яу кырында булган егетләрнең аяклары өшемәсен дип тырышты.

Эшен «Бисмилләһ» әйтеп башлаган, һәр күзәнәкне дога, изге теләкләр белән бәйләгән. Буш вакыты булган саен кулына биш инәсен алган.

Ашыгуының сәбәбе дә бар: оныгы Эльзаның ире Марат тиздән тагын шул якларга юлга чыга. Әлмәт администрациясендә шофер булып эшләгәч, мондый утлы юллардан беренче тапкыр гына йөрми инде ул. Районның игелекле халкы җыйган гуманитар ярдәмне батыр егетләрнең үз кулларына әллә ничә тапкыр тапшырды. Аларның шатлыкларын күреп, сөенеп кайтты. Хәтта медальләре дә бар. Улы Марс алар белән хаклы рәвештә горурлана.

Ә Марсның үз медальләре дә алда булыр, Аллаһы боерса. Ул әле кечкенә булса да, хоккейны бик яратып уйный, күнегүләргә теләп йөри. Дәү әбисе аңа да җиңүләр теләп дога кыла.

Яу кырындагы егетләр изге күңелле кешеләргә үзләре дә чиксез рәхмәтле. Әнә, әнигә дә исәнлек-саулык теләп, видеохәбәр җибәргәннәр. Өлкән кешенең моңа бик күңеле булган. Шуннан соң ул тагын да тырышыбрак, дәртләнебрәк эшли башлаган.

гумка. фото ти

«Әни оекбаш бәйләүнең чын остасы»

Әни оекбаш бәйләүнең чын остасы. Безнең биш бала да аның бәйләгән оекбашларын киеп рәхәтләнеп үстек. Аякларыбыз җылыда булгач, артык чирләп тә интектермәдек. Ә баланың авырмавы — гаиләдә иң мөһиме, тынычлыкның һәм татулыкның төп нигезе. Шуның өчен әнигә мең рәхмәт!

Ул әле хәзер дә, кайткан саен, безгә оекбашлар бүләк итә иде. Ә махсус хәрби операция башлангач, аларны яудагы егетләргә атап бәйли башлады.

«Аяклары җылы булса, тизрәк җиңәрләр», — ди ул, үзенчә нәтиҗә ясап. Шушы булачак җиңүгә үз өлешен кертә алуына сөенә дә.

носки. фото автора

Әни догасының көчен без үзебез дә күрдек

Әни догасының көчен без бер генә тапкыр күрмәдек. Кече кызы Фәридәнең гаиләсе «Татнефть» компаниясе командировкасы белән Ливиянең Триполи шәһәрендә яшәде. Алар елга бер генә кайта иде. Әни аларны бик сагынды. Оныкларыңның үскәнен күрми яшәү җиңел түгел бит. Җитмәсә, ул елны каенатам Нәфис вафат булып, әни ялгызы гына калган иде.

Намаз саен дога кылганда: «Раббым, балаларымны үз яныма кайтар!» — дип теләдем, дип сөйли иде ул.

Нәкъ шулай булды да. Африкада, үз дөньяларында тыныч кына яшәп яткан гаилә өчен Ливиядә көтмәгәндә революция башланып, гражданнар сугышы кабынуы зур сынау булды. Илне бомбага тота башлагач, Сафиуллиннар гаиләсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару самолёты белән көчкә Ватаныбызга исән-сау кайтып җитте.

Без әнинең догаларының да бу вакыйгада зур урын алып торганын, теләкләренең кабул булуын тиз аңладык.

«Балаларыгызны саклагыз!»

Әни бер сабыен — улы Венерны — нибары бер яшь тә дүрт айлык вакытында, сөеп туймаслык чагында югалткан ана бит ул. Баласын югалту ачысыннан көне-төне, күз яшьләре беткәнче елаганнан соң, Аллаһы Тәгалә аңа игезәк балалар — бер кыз, бер малай насыйп иткән.

Ә инде игезәкләрне исән-сау үстерү — үзе зур аналар батырлыгы.

«Бала хәсрәтен берәүгә дә күрсәтмәсен! Балаларыгызны саклагыз!» — дип, әни безгә дә гел кабатлап, колакларыбызга тукып килде.

«Хәзерге акылым булса, прививка ясаткан баламны калдырып, эшкә чыгып китмәс идем», — дип, сабыеның үлемендә үзен гаепле санап, гомер буе үкенеп яшәде. Аннары язмышына ризалашып: «Калган балаларым белән оныкларыма хәерле гомер бир инде!» — дип, тагын догаларын укый башлады.

әби. фото автора

Язмыш сынауларына бирешмәгән гомер

Язмыш аны иркәләп, бишеккә салып кына селкетмәгән. Яшь кыз чагында, нибары 16 яшендә, язгы чәчү вакытында кырда чәчкеч астында калып, бик зур җәрәхәтләр алган.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Ирләр аз, колхозның күп эше яшь кызлар җилкәсенә төшкән заман. Аягы таеп егылып, чәчкеч астында калганын күргәч, күпләр: «Бетердек баланы...» — дип өзгәләнгән.

Ләкин гомере бетмәгән булган, күрәсең. Табибларның тырышлыгы, яшь һәм нык организмы ярдәме белән, шөкер, исән калган. Каенатама кияүгә чыгып, биш балага гомер бүләк иткән. Аларның иң олысы — минем ирем.

Соңгы араларда әнинең тагын бер теләге артты әле:

«Ходаем, тыныч көннәрнең кабат кайтканын күрерлек гомер бир!» — дип тели ул.

Аннары тагын эшенә тотына. Биш инәсе тагын да җитезрәк селкенә башлый.

Без әнине туган көне белән котларга кайткач, кулына чәчәкләр тоттырып фотога төшердек. Гөлләр хатын-кызга ничә яшьтә булса да бик килешә. Әнә, әни дә нинди сөйкемле!

«Сөбханаллаһ!» — дип карагыз әле!

әби. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading