16+

Казан аэропортында намаз укырга да, чиркәүдәге кебек гыйбадәт кылырга да урын булдырдылар

Яңа терминалда мөселманнар өчен аерым ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз бүлмәләре, православие динен тотучылар өчен часовня ачылды. Алар тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

Казан аэропортында намаз укырга да, чиркәүдәге кебек гыйбадәт кылырга да урын булдырдылар

Яңа терминалда мөселманнар өчен аерым ир-атлар һәм хатын-кызлар намаз бүлмәләре, православие динен тотучылар өчен часовня ачылды. Алар тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Казан аэропортының яңа «В» терминалында ике гыйбадәт урыны ачылды: мөселманнар өчен мусаллә һәм православие динен тотучылар өчен часовня. Хәзер пассажирлар очышларын көткәндә үз диннәре буенча гыйбадәт кыла алачак.

Ачылыш тантанасында аэропорт генераль директоры Сергей Романцов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм башка кунаклар катнашты.

Чарада билгеләп үтелгәнчә, гыйбадәт бүлмәләрен булдырганда пассажирларның ихтыяҗлары һәм дөньядагы башка аэропортлар тәҗрибәсе исәпкә алынган. Илфар хәзрәт Хәсәнов бу башлангыч өчен аэропорт җитәкчелегенә һәм проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән Айдар Шаһимәрдәновка рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, мондый урыннар булдыру — дин тотучыларның гореф-гадәтләренә һәм яшәү рәвешенә хөрмәт күрсәтү билгесе.

Яңа мусалләне җиһазлауны РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов үз өстенә алган. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга проектны хуплаганнары өчен рәхмәт әйтте. Бүлмәләрне бизәгәндә дөнья аэропортларындагы тәҗрибә өйрәнелгән, ә интерьерга татар-мөселман сәнгате бизәкләре үзенчәлекле төсмер биргән.

дум рт. фото: https://dumrt.ru/news/news_33786.html

Гыйбадәт бүлмәләрен кайдан табарга?

Алар терминалның икенче катында, паспорт контроле һәм очыш алдыннан тикшерү зонасы янында урнашкан. Димәк, пассажирлар теркәлү узганнан соң, очышны көтү залына чыкканчы гыйбадәт кылып ала ала.

Иң мөһиме — бүлмәләр тәүлек буе ачык булачак. Терминалда начар күрүчеләргә дә ярдәм итүче тавышлы мнемосхемалар урнаштырылган. Алар аэропортта кирәкле урынны, шул исәптән мусаллә белән часовняны табарга булыша. Мәгълүмат такталары татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә язылган.

дум рт. фото: https://dumrt.ru/news/news_33786.html

Мөселманнар өчен нинди шартлар тудырылган?

Мусаллә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике аерым бүлмәдән тора. Ирләр намаз уку бүлмәсенең мәйданы — 29,32 квадрат метр, хатын-кызларныкы — 26,71 квадрат метр. Һәр бүлемдә аяк киемен кую өчен киштәләр һәм тәһарәт алу урыннары бар. Тәһарәтханәләрнең мәйданы ирләр өчен — 19,21, хатын-кызлар өчен 23,05 квадрат метр тәшкил итә.

Бүлмәләрдә яктылык, җилләтү һәм тавыш изоляциясе мәсьәләләре дә исәпкә алынган. Зур тәрәзәләрдән аэропорт территориясе күренеп тора. Проект янгын куркынычсызлыгы һәм санитария таләпләренә туры китереп эшләнгән.

Ачылыш көнендә Илфар хәзрәт Хәсәнов ир-атлар намаз бүлмәсендә беренче җәмәгать намазын үткәргән. Анда ассоциация әгъзалары, аэропорт хезмәткәрләре һәм тантана кунаклары катнашкан.

Хәзер «Казан» аэропортында пассажирлар өчен барлыгы өч намаз бүлмәсе эшли: А1 терминалының өченче катында, А2 терминалының икенче катында һәм яңа «В» терминалында.

дум рт. фото: https://dumrt.ru/news/news_33786.html

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading