16+

Казанда ЦУМда Түбән Каманың казанышларын күрсәтәчәкләр

4 ноябрьдә башкаладагы сәүдә үзәгендә күргәзмәләр, ярминкә, иҗади мәйданчыклар һәм концерт узачак. Кунакларны хәтта «Кечкенә Якутия» дә көтә.

4 ноябрьдә башкаладагы сәүдә үзәгендә күргәзмәләр, ярминкә, иҗади мәйданчыклар һәм концерт узачак. Кунакларны хәтта «Кечкенә Якутия» дә көтә.

Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда Түбән Кама белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак. 4 ноябрьдә ЦУМның Уникаль осталык үзәгендә «Славься, Нижнекамск: карта великих свершений» программасы ачыла. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев МАКС каналында хәбәр итте.

Чаралар 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программада күргәзмәләр, иҗади мәйданчыклар, ярминкә, яшьләр проектлары, балалар өчен интерактив зоналар һәм концерт каралган.

ЦУМ атриумында «Мәдәниятләр төрлелеге» күргәзмәсе ачылачак. Түбән Кама Халыклар дуслыгы йорты коллективлары шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре белән таныштырачак.

Бәйрәмнең үзенчәлекле өлешләреннән берсе — «Кечкенә Якутия» павильонын ачу. Ул Түбән Кама белән Якутия арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне чагылдырачак.

ЦУМның икенче катында шәһәрнең иҗатына, казанышларына, балачакка һәм якташларга багышланган тематик мәйданчыклар эшләячәк. Программа 16:00 сәгатьтә концерт белән тәмамланачак.

Радмир Беляев шәһәр халкын һәм Түбән Кама белән кызыксынучыларны бәйрәмгә чакырды. «Түбән Каманың 60 яшендә ничек яшәвен күрсәтербез!» — дип язды ул.

нижнекамск. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading