Альфред Зәйнетдинов махсус хәрби операция барышында Купянск юнәлешендәге бәрелештә катнашканы өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.
Моннан тыш, күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң бирелгән “Батырлык ордены” туганнарына тапшырылган.
Алда ни көтәсен беркем белмәде
ЭКСПО каршындагы плацта рәт-рәт булып яшел төстәге чуар хәрби кием кигән егетләр сафы тезелгән. Кайсыдыр ерак түгел җыелган төркемгә карап кул болгый. Икенчеләре иптәшләре белән нидер турында искә төшереп көлешә, башкалары күңелләре тулыптыр инде, аскы иреннәрен тешләп, күзләрен соры болытларга төбәгән. Көзге салкын яңгыр, кемгәдер ачулангандай, асфальтка бәреп ява. Аның белән бергә егетләрнең, якыннарының да күз яшьләре кушылып тәгәрәде. Командирлардан тиешле фәрман алгач, егетләр көтеп торучы кызыл автобуслар ягына юнәлде. Шул арада туганнары белән дә күрешергә җай табылды. Күзләрдә чагылган моңсулык, алда көткән билгесезлек турында әйтеп тора. Егетләр арасында кайсы гына район, кайсы гына авылдан килгән кеше юк. Махсус хәрби операция башлангач, туган илне саклаучылар сафына тизрәк басу өчен юнәлгән бирегә алар. Поездларга утырып билгеләнештәге урыннарга юл тоталар. Юл уңаенда танышырга да өлгерделәр. Алсу битләрендә, әле сулмаган иреннәрендә пакь елмаю, һәркайсыннан көч ташып тора егетләрнең. Шуларның берсе-Апас районы Олы Күккүз егете Альфред Зәйнетдинов. Повестка тапшырылганда аңа утыз җиде яшь булган.
Луганск өлкәсенең Купянск җирлегендәге урман посадкасына урнашты 1234 нче полкның 2 нче батальоны, 5 нче ротасы егетләре. Баштарак ашарга азык, эчәргә су бар иде әле. Егетләр үзләренә бер-берсенә тоташтырылган тирән окоплар казыды, түшәме бүрәнәләрдән катлы-катлы итеп ясалган блиндажлар корды. Алда ни көтәсен беркем белмәде. Хәтта командирлар да.
Гаять шомлы тынлыкны хәтта каргалар да очып бозмыйлар. Калган егетләр окоп эченә яшеренде. Ут тавышы тынгач, башка позициягә күчү турында фәрман алынды, чөнки каршы якның разведкасы аларны ачыклагач, миномет утын аударачагы көн кебек ачык иде. Иртәнге якта кузгалдылар.
Күзләр шар күк
Урман эче тын. Яу авазларыннан котлары алынып, туган каенлыкларын, очлы булып күккә ашкан тал-тирәкләрен ташлап киткән сайрар кошлар әле бирегә кайтмаганнар. Озакламас, кайтырлар алар бу якларга, кайтырлар. Урманда рәхәт, һава сулап туймаслык.
Алда сине зур сынау көткәндә тиз генә йоклап китәрмен дисеңме? Күзләр шар күк. Ә күк гөмбәзе көн-төн каршы якның разведчик дроннары тарафыннан күзәтелә. Алгы сызык хәрбиләр телендә «кызыл зона» дип атала. Биредә каршы як хәрбиләре дә кул сузымында гына. Алла сакласын. Бер-бер хәл була калса, монда медицина ярдәме күрсәтелми, аннан эвакуациялиләр генә – сары зонага булса да. Иң соңгы очракта жгут салына, моңа 5-10 секунд кирәк, ләкин тирән яралану алынган икән, сары зонага эвакуациялиләр. Ара-тирә, ямьсез чинап, мина төшеп ярыла, яки снаряд шартлап күккә туфрак өемен чөя... Ә аның урынында ике метр тирәнлектә бушлык хасил була. Яңгыр яки кар ява башласа гына егетләр бераз тын ала. Чөнки һава торышыннан “курка” бу корал аударучы дроннар. Куркудандыр инде кайчак егетләр төне буе керфек тә какмыйча чыга. Таң алдыннан гына бер-ике сәгатькә татлы йокыга талалар. Кизүдә торган сакчылар исә рация аша тавыш бирә. Тыныч иде ул көн, Альфредның дусты, авылдашы Илфар Хафизов һәлак булган 12 ноябрь. Мина төшеп шартлаган... Бик кайгырган Альфа. Хафиз белән көлешә-көлешә сөйләшеп китүенә биш-ун минут вакыт үткәндер. Тормыш бер мизгел диюләре шул буладыр, күрәсең. Биредә, тоташ ут астында аерымачык сизелә бу.
Яшьтән үк табигать, яшеллекне яраткан Альфред. Олы Күккүзнең болынлыклары, тугайларына чыгып печән чабулар, көтү көтүләр. Эх, ул көннәр... Кадерле хатирәләр яңара күңелдә, һәрвакыт мөлаем әнисе, чак кына кырыс, ләкин искиткеч гадел әтисе, һәрчак үзенең киңәшен бирүче, кайчак шелтәләп тә алучы апасы Тәнзилә, плацта хушлашкан вакытта да киң җилкәсенә кулын куеп “Хуш, энекәш. Бар да әйбәт булыр”, дип озатып калган абыйсы Альберт күз алдына килә. Авылдашлар... Ничаклы сагынылган үзләрен!.. Ә бит нибары берничә ай үтте. Ихатадагы үгезләрне дә чалу вакыты җиткәндер. Әле яу кырына киткәнче Альфред бакчада яшел чыршы утыртып калдырган иде. Тамырланып киткәндер, кышкы суыкка бирешмәсә ярар ла, туганнарга әйтәсе булыр, сакласыннар.
«Хәзер өч секунд»
– Гаиләдә без өчәү үстек, олысы мин, уртанчыбыз Альберт, төпчегебез Альфред иде, – дип таныштырды апасы Тәнзилә Әминова, – Мәктәптә әйбәт укыды кечебез, әле соңрак та бернинди ярдәмсез Казандагы төзелеш техникумына укырга керде. Ә анда белем алуның ни чаклы кыен, катлаулы икәнен биредә укучылар гына белә. Аннан соң армия еллары. Шуннан кайткач бераз шәһәрдә эшләп алды да, калада тора алмыйм дип авылга кайтып китте. Биредә төзелеш өлкәсендә эшләп йөрде. Бөтен эшне дә җиренә җиткереп эшләп бирә торган булды. “Хәзер өч секунд”, дия дә шуны башкарып та куя. Агач эшләренә кулы ятып торды.
2022 елның 5 ноябрендә Альфред башка иптәшләре белән махсус хәрби операция үткәрелүче зонага аяк баса. Шунда ук алгы сызыкка кергән алар.
– Шуннан мәхшәр башланды. Әле шул көнне мин аңа селфи төшереп җибәрүен үтендем, ә күзләре шундый куркынган. Мин аңа: “Альфред, курыкма, бар да әйбәт булыр, яме”, дидем. Дусты Илфар булганга китте. Аның үлемен дә бик авыр кичерде, Хәтта ялга кайткач та иң беренче булып Асия апаларга кереп китте. 2022 елдан бирле шалтыратудан шалтыратуга яшәдек, хәтта метрога төшәргә курка башладым, чөнки анда телефон тотмый. Шалтырата алсын өчен телефонына акча сала идем, Ашау ягы такы-токы булгач, Питрәч районындагы волонтерларга чыгып, алар аша посылкалар салдым, – дип хатирәләрен барлый Тәнзилә.
Холыклары белән дә охшаш булган апа белән энекәш. Икесе дә нечкә күңелле, хисле, хыялый, кайчак шаян да. Мәҗлес, туган көннәрдә сүз бирсәләр, икесе дә күз яшьләренә күмелгән.
– Альфред 2023 елның 12 октябрендә яраланган. Сул аягына мина ярчыклары эләккән, тез капкачын алып аткан. Җәрәхәтләнгән аягына жгут салганнар да 4 сәгать шуышып чыкканнар. Чөнки 300нчеләрне дроннар бигрәк тә сагалый. Егетләргә калдырыгыз мине дип тә әйтеп караган. Галим, Крот, Спирт позывнойлы егетләр Альфредны плащка салып өстерәп алып чыкканнар. Аны Кронштадтагы госпитальдә дәваладылар. Аннан соң Казандагы госпитальдә ятып чыкты. Яраланып кайткач та, шактый уйланды ул. Ни булды дип төпченсәк, урманда калган егетләр турында уйлыйм, дия иде. Бераз тернәкләнгәч, яңадан алгы сызыкка. 2024 елның җәе бигрәк тә авыр бирелде аларга. Җәй бик эссе килде, эчәргә сулары, ашарга азыклары булмаган. Берсендә энем, инде 3 көн битне юган юк, дип әйтеп куйды. Август аенда соңгы тапкыр шактый күләмле посылка салдым, биредә тиз пешерелә торган аш, пычрак суны фильтрлау өчен махсус таблеткалар иде. Бик сусаганда күлләвек суларын да эчкәннәр инде, нишлисең, – ди Тәнзилә.
«Кичен аяктан егарлык авыр хәбәр»
2024 елның 20 сентябрендә егетләрне штурмга кертәләр. Штурм отрядлары елдан-ел һөҗүм итү тактикасын да үзгәртә, кара-каршы чыгудан ни файда. Арттан килеп, ягъни кинәттән һөҗүм итәргә тырышалар. Биредә тапкырлык та эшкә җигелә. Икешәр һәм өчәр кеше керү тактикасы камилләштерелә. Мондый төркемнәр еш кына дошман разведкасы тарафыннан сизелми кала һәм көтелмәгәнлек факторы файдаланыла. Каршы як позициясе җентекләп өйрәнелә, “йомшак” урыннар ачыклана, хәрәкәт итү планы билгеләнә һәм шуннан соң гына опорникка керү башлана. Әмма ике көннән егетләр засадага эләгә. Аларны ике яклап миномет утына тотканнар. Исән калу мөмкинлеге булмый. Хәтта җир авыр көрсенә, урман сыкранып ыңгыраша. Агачлар ава, күзләрне чагылдырып яшеннәр яшьнәгәндәй, ут бии.
– Мина ярчыгы Альфредның башына эләккән. Миңа баштан танышларыбыз «Альфа 300нче», диделәр, кичен аяктан егарлык авыр хәбәр. Ул 200 дигән смсны укыдым да бөгелеп төштем. Соңыннан сөйләделәр. Дусты Югары Ослан егете, Охота позывнойлы хәрби Альфаны анда калдырмыйм дип кереп киткән. Аңа да дрон һөҗүм иткән. 2022 елның 22 сентябрендә асыл егетләребез махсус хәрби операция зонасына юл алды. 2024 елның 22 августында 38 тулды энемә. Шул ук елның 22 сентябрендә үлгән, бер ай үткәннән соң, 21 октябрьдә җирләдек. Ике санын ишеткән саен җанын куырылып киткәндәй була, – дип Тәнзилә елап. Энесенең җылы кулларын искә төшерде ул. – Шундый зур һәм җылы иде алар, менә хәзер шуларны тотып-тотып карыйсы килә. Өйдәге бер генә әйберне дә күчерәсе килми, еш кына төшкә керә. «Без монда шундый яшь. Матурлар», – ди энем. Безгә аның әйберләрен, сәгатьләрен., телефоннарын, хәрби билетын алып кайтып бирделәр. Бер дә җир куенында ята дип уйлыйсы килми. Кайтыр кебек.
«Дустым Илфар да бара, мин дә барам»
Батыр егетнең әнисе Тәскирә апаның сабырлыгына таң калырлык. Ә күңелендәгесен бер үзе генә беләдер.
– Гаҗәеп балалар булып үсте алар, әтиләре белән мин колхоз эшендә булдык, аларның 3сендә өй һәм хуҗалык эшләре булды. Беркайчан да бу хатын-кыз, бу ир-ат эше дип бүлеп тормады. Иписен дә салдылар, идәнен дә юдылар. Өч бөртек бик тату яшәделәр. Альфред туганда, Тәнзиләгә 5 яшь тулмаган иде. Альфредның кулында агач җанлана, ниләр генә кормады ул. Йортлардагы, сарайлардагы уеп ясалган тәрәзә йөзлекләре һәм башка әйберләрдәге төрле бизәкләрме. Шәһәрне үз итмәде балакаем, авылга кайтам дигәч, без дә каршы килмәдек, Җир пайларын рәсмиләштереп, Альфред исеменә крестьян-фермерлык хуҗалыгы ачтык. Шулай кыр эшенә кереп китте. Ихатада 25шәр мал-туар асралды. Кайчак 8 сыер саварга туры килә иде, – дип сөйләде батырның әнисе.
Мобилизация буенча повестка килүен белгәч, ике дә уйламый. «Дустым Илфар да бара, мин дә барам», дигән ул. Тик менә язмышның үз кануны. Алар нинди генә кырыс булмасын, безгә бары күнәргә генә кала...
–Улымны җирләргә дә, әле тагын берничә тапкыр да ул хезмәт иткән полктан командирлары кайтты, – дип сүзен башлады хәрбинең әнисе. – «Апа, ничек тәрбияләдегез сез аны, шундый эшчән, кешелекле, сабыр иде ул», дип шаккатып сөйләделәр. Посылка килсә дә, аны һәрберсе белән бүлешкән. Үзенә туган көненә дип сәгать алып куйган, хәзер аны абыйсы тагып йөри.
Кемгә нинди генә хәсрәт килсә дә, авыл халкы аны үзенеке кебек кабул итә. Альфредны да онытмыйлар, кабереннән тере чәчкәләр өзелми.
Кеше кайгыларын кеше күтәрә алмый икән шул. Аллаһы Тәгалә сынауларын һәркем үзе күтәрергә, сынмый-сыгылмый яшәү өчен көч табарга тиеш икән! Шулай дип хушлашты безнең белән Олы Күккүзнең батыр егетен үстергән Тәскирә апа.
Ике дус, ике авылдаш: Илфар һәм Альфред
Командиры «Алтай» белән 
Гаиләсе белән
Кронштадта 


мемориал такта ачылу тантанасыннан

Комментарийлар