Шулай үз көйләренә генә тормыш иткәндә, ишекләрен кайгы шакый. Әниләре Әнисәдә яман чир ачыклана. Аңа нибары 54 яшь була. Бу юлы да тиз генә бирешми әле ул, ике ел көрәшә. Шушы арада авылдагы дәү әниләре дә дөньядан китеп бара. Әнисә дә инде көннән-көн хәлсезләнә башлый. Үзе исән чакта Әнисә Зөлфиянең киләчәген кайгыртып калырга омтыла. Аны авыр йөк итеп Лилия һәм Фәридәгә калдырмас өчен, махсус учреждениегә урнаштырырга карар кыла. Әмма моны башкарып чыгарга гына көче җитми. Ана йөрәге бу адымга барырга ирек куймый. Инде гомеренең санаулы көннәре калгач, Әнисә Лилиядән әйткән сүзендә тора алмавына гафу үтенеп, аннан авыру апасын ташламаска вәгъдә ала.
Киртә өстенә киртә Бу чакта Лилиягә 26 яшь. Кулындагы кечкенә бала өстенә авыру апасы өстәлә. Авылдагы өйгә йозак салып, Зөлфияне Казанга алып килергә дигән карарга киләләр. Әйтүе генә җиңел. Центнердан артык авырлыктагы, ДЦП аркасында гәүдәсен дә тота алмаган, өстәвенә, психик тайпылышы да булган гарипне 5нче каттагы коммуналь фатирга менгезүе генә ни тора. “Кертмим, мондый кешеләр өчен махсус учреждениеләр бар, шунда илтеп тапшырыгыз”, - дип каршы торган күршеләрен дә көчкә күндерәләр. Аннары бернинди уңайлыклары булмаган коммуналкада җәфаланулар. 6 бүлмәгә булган уртак кухняны җылытып, анда бассейн кабартып, апасын юындырулары гына да үзе бер газап була. Бу изалануларын Лилия әле дә ачык хәтерли. Өстәвенә, бу чорда ул икенчегә авырлы икәнен белә: әниләре китеп барып, бер ел узгач, кызлары дөньяга аваз сала. Ярый әле үзләренә аерым фатир сатып алырга җайлары чыга. Анысында да документларны рәткә китереп, төрле юридик катлаулыкларны читләтеп узу зур көчләр һәм вакыт таләп ителә. Бюрократик киртәләрнең күплеге турында Лилия исе-акылы китеп сөйли.
- Апа авылда яшәгәндә җайлы иде әле. Авылда һәркем бер-берсен белә, хат ташучы пенсияне өйгә китерә дә, дәү әни яки әни кул куеп җибәрә иде. Шәһәрдә бер ел буе апаның пенсиясен ала алмыйча интектек. Инвалид кеше, психик тайпылышлары булуы күренеп тора, дип бирмиләр генә. Үземә доверенность эшләтергә кушалар. Ә моның өчен нотариуска барырга кирәк. 120 килолы гәүдәсен дә тотмаган кешене өйдән алып чыгып буламыни? Нотариусны өйгә чакырырга бардым. Шул чакта тагын бер киртә: апа кулы белән зур предметларны тотып эш итә алса да, аның куллары ручка тотып язарлык түгел. Ә бу очракта кул куярга кирәк. Нотариус доверенность язудан баш тартты. Безгә судка биреп, апаны хокукларыннан мәхрүм итәргә куштылар, - дип искә ала ул.
“Апам Зөлфияне хокукларыннан мәхрүм итүне үтенәм. Ул үз-үзен кулда тотмый, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра” – судка гариза язганда, Лилиянең күзләреннән яшьләр ага. Аны хәреф танырга өйрәткән, “Су анасы”н, “Шүрәле”не яттан сөйләгән, Тукайлар, Җәлилләр турында укыган апасы бит. Ә ул иң якын кешесенә карата шундый сүзләр язарга мәҗбүр! Физик һәм психик кимчелекләре булса да, акылга зәгыйфь түгел Зөлфия. Әмма башкача мөмкин булмагач, ни кыласың инде, дип кочаклашып елый апалы-сеңелле.
Авыр йөк бергә җиңелрәк Зөлфия Лилия кулына калганга быел 21 ел булган. Лилиягә ике дистә ел эчендә ниләр кичәргә туры килгәнен ул үзе һәм гаиләсе генә белә. Ашату- эчертү, юындыру, өс-башын тәртиптә тоту – гарип кешене карауның бар көндәлек мәшәкатьләре шул гомер аның өстендә. Зөлфия караучысыз ярты көн генә тора ала. Алай да Лилия эшләргә дә өлгерә әле. Әмма апасы һәрчак аның уенда. Ул сәгатькә карап, аны көтеп, минутларны саный төсле тоела аңа. Шуңа күрә каядыр концерт-спектакльләргә барса да, Лилия тыныч кына утыра алмый. Чара уртасыннан торып чыгып китә дә өйгә ашыга.
-Без тумыштан авырлыкка күнгән инде. Мин башка тормышны белмим дә. Өеңдә гарип кеше булмау, чисталыкта-пөхтәлектә үз-үзең өчен яшәү ничек була ул? Мин моның ни икәнен күз алдына да китерә алмыйм, - ди Лилия Гәрәева.
Комментарийлар
2
0
Бик чибэр ханым.
0
0
0
0
Лилия ханымды нисек табырга язмышлар бер ук беззеке.
0
0
4
0
Аллаһы ярдәм бирсен
0
0
2
0
Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм ярдә бирсен.
0
0
4
0
Аллаһы Тәгалә ярдәм һәм сабырлык бирсен
0
0