16+

Әти мәхәббәтен гомере буе көткән кыз: «Бәхил бул, әти»

Ялгыш юллар булмый диләр, кеше, имеш, үзе ялгыша. Бәлки шулайдыр. Ләкин уйлап бетермичә ясалган адымнар кеше язмышларына баскычлар түши, миңа калса.

Әти мәхәббәтен гомере буе көткән кыз: «Бәхил бул, әти»

Ялгыш юллар булмый диләр, кеше, имеш, үзе ялгыша. Бәлки шулайдыр. Ләкин уйлап бетермичә ясалган адымнар кеше язмышларына баскычлар түши, миңа калса.

Әгәр дә син ялгышасың дисәләр дә, үпкәләмәм. Адәм баласы хаклыкны ничекләр итеп күрә бит. Минем тормышым әнә шул ялгыш баскычлардан тора да...

Әнисен югалткан алты бала язмышы

Әнием бик иртә үлеп китте. Мин әле дүртенче сыйныфта гына укый идем. Төпчек бала, иң олыбызга да 15 кенә яшь, барысы алтау үстек. Әнинең нәрсә белән авыртканлыгы безгә сер булып калды. Әти сөйләмәде, ике яктан да әбиләр телләрен тешләгәндәй, күпме генә сорашсак та, ялынсак та, артык бер сүз дә әйтмәделәр. Бәлки бу сер кайчан да булса бер ачылыр. Әлегә белгәнебез шул: әнинең аяк-куллары йөрмичә, кеше күзенә карап ятты. Кашыклап ашаттылар, бар хаҗәте астында иде. Кирәкле сүзен дә әйтә алмады, чөнки янында әле әти, әле әбиләр сакта торды. Ә безнең балалык көчле, урамда уйнап керәбез дә, әнигә килеп сарылабыз.   Село. Фото: Татар Информ

Әниегезне аптыратмагыз дип әбиләр әни яныннан куып кына җибәрәләр иде. Әти барын күрсәк, бөтенләй әни янына сугылмыйча, утырып ашыйбыз да, ятып кына йоклый идек. Әни иртәнге якта җан биргән. Күреп калырга беребезне дә уятмадылар. Иртән, барыгыз күрше апаларыгызга кереп торыгыз, әниегезне соңгы юлга җыештырасы бар дигән сүзне ишеткәч тә, әтигә каршы килә алмадык, шыпырт кына өйдән чыгып шылдык. Мин ярар бала гына инде, нишләп иң өлкәнебез – апа бер сүз эндәшә алмаган? Хәер, эндәшерлек булмагандыр инде. 

Әнидән соң ике әби балаларны үзара бүлеште. Әтигә яңадан үз тормышын корырга кирәк иде бит. Ул бик яшь кызга өйләнде. Карап  торышка бала гына кебек, безне ярата аласына әти дә, әбиләр дә шикләнгәннәрдер инде. Ләкин мин нишләптер анда әни җылысын эзләдем. Дөресрәге, эзләп интектем. Урамга уйнарга чыккан җирдән өйгә йөгереп кайтам да, аны кочаклап алам, миңа елмаеп карамаса да, итәгенә тагылып диярлек сөйләнеп йөргән булам. Әти эштән кайтып, куып җибәргәч кенә, әби йортына чабам. Хәзер аптырыйм, бер йомшак сүз әйтсә, мин аны бик яраткан булыр идем дә... 

Әти икенче гаилә кора

Әтинең икенче никахыннан туган балалары белән безнең аралар гомере буе җылынмады. Яшь хатыны безне үскәндә аралаштырмады. Минем энем яткан бишекне бик тирбәтәсем килсә дә, үги әни түр ягына кертмәде, бала йоклый, уятасың, диде. Соңрак капкадан да үткәрмәде. Иртәдән үк бикләп куя иде. Килеп, безне борчып йөрмәсеннәр дигән сүзе дә ишетелде. Мәктәпне бетергәндә әтине хәтта чыгарылыш кичәсенә җибәрмәде. Таягына таянып, көч-хәлгә атлап Сәлимә әбием килде. Ул да елады, мин дә. Кичен, башкалар таң каршыларга дип урман аланына киткәндә, мин аттестатымны тотып, туып-үскән йортка юнәлдем. Үги әни кертмәсә, әтинең эштән кайтканын көтәм дә, барыбер билгеләремне күрсәтәм дип уйладым.   Село. Фото: Татар Информ

Үги әни балаларны әти йортыннан ерак тота

Их, бу ялгыш уйлар, ялгыш адымнар... Әти ул көнне, минем янда була алмау хәсрәтеннәнме, үч иткәндәй, эчеп кайтты. Мине күрүгә эреләнеп китеп, аттестатыма да бер генә күз салды, булдыргансың, тишек борын, инде кая барасың, диде. Киңәшкә килдем, дигән сүземне чак әйттем. Аның мине инде яратмавын шул чагында аңладым. Әбиеңнән сора, апаң белән киңәш, диде дә, борын төбемдә капканы шапылдатып ябып, кереп тә китте. Тәрәзә аша бер генә сүз ишетеп калдым, әнә, сасы көҗәнең килгән, ник таңга кадәр бытылдашып утырмадыгыз инде, дип үги әни таларга да кереште үзен, ә мин җан-фәрманга өйгә кайтып очтым. 

Тегүчелеккә укырга кердем. Әти булышмады. Рәхмәт, әбинең җилкәсе киң булып чыкты, минем мәшәкатьләрне дә күтәрде. Укыганда да, изге ният белән әти йортына баргалап йөрдем. Энекәшкә үзем теккән күлмәк алып бардым. Өйрәнчек кенә булсам да, бик матур килеп чыккан иде ул! Үги әни яратмады, йөзгә тетеп атты, күз каршымда ук! Башка килеп йөрмәсен дигәндер инде. Башка берәү булса, шунда ук өметен өзәр, башка ул йортка таба борылып та карамас иде, ә мин тиле, матур булмагандыр, шуңа ошатмагандыр дип кенә юрадым. Икенче атнада кибеттән матур футболка сатып алып, кунакка килдем. Тагын шул ук хәл. Я, әйтегез әле, нигә кирәк булды икән миңа мондый ялгыш адымнар? Ник барып йөрдем икән мин анда? 

Әти мәхәббәтен эзләп ясалган «ялгыш адымнар»

Эшкә урнашкач та әти йортын онытмадым. Ачулары килсә дә, мине көтмәсләр дә, баргалап йөрдем шул. Кияүгә чыкканда да әтине никахка чакырдым. Килмәде. Никахны әби үз йортында укытты. Әтинең болын кадәрле өендә миңа урын табылмады. Беләсезме, олы баламны тудыргач та, әтигә алып кайтып күрсәттем. И, синдә генә булган бала дип көлделәр. Түздем. Аш белән атуыма гел таш орсалар да, әтинең авыртканлыгын ишеткәч тә, бардым әле мин. Ишетмәгәнем калмады ул баруда, үги әни эт шикелле ябышты, имеш ул безнең аркада гына авырый, мин гел килеп йөреп, аңа авырлык китергәнмен... 

Кичә җан биргән диделәр. Җирләргә кайтыргамы икән дип озак уйлап утырдым. Шулай да кайттым. Урам башыннан гына озатып калдык әтине. Алтыбыз да әти белән урам башында гына бәхилләштек…

Сәрия Камалетдинова.
Актаныш  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading