Миңа 9 яшь булганда үземнең үги әти белән яшәгәнлегемне, чын әти мине карында чакта ук ташлап киткәнлеген белдем. Әнинең әлеге җыры беренче мәхәббәтенә – миңа әти тиешле кешегә атап җырланганын чын дөреслекне белгәч сиземләдем мин.
– Кызым, энәгә егерме күз чалабыз. Ә аннан, астан җепне эләктереп алып, күзне сул яктагы энәдән уң як энәгә күчерәбез.
– Булды, әни!
– Иии сабыем минем! Хәзер гел шул рәвешле бер сөям булганчы бәйлә яме. Бу була шәлнең уртасы. Күзләреңне төшереп калдырырга тырышма, тыгыз да итмә яме.
– Ярар, әни. Ә тыгыз булса нәрсә була?
– Тыгыз бәйләсәң, энәләреңне йөртергә кыен була, кызым. Аннан, шәл дә кечкенә чыга.
Сигез-тугыз яшьлек кызын Әнием әкрен генә энә тотып, җеп чалырга, күз алып, шәл бәйләргә өйрәтә.
– Әни, урамга уйнарга чыксам ярыймы? Эльвира белән Раилә буяу сатышлы уйнарга чакыралар.
– Кызым, җимешем, тагын 10 гына тел бәйлә дә, чыгарсың яме. Бүген-иртәгә Сәрбиҗамал апаң шәл җыярга килә, шуңа өлгертәсе иде. Хәере белән сатылып кайтса, сиңа гармун итәкле кара итәк алырбыз.
Мин, тугыз-ун яшьлек сабый, бик тә урамга ашыксам да, шул гармун итәкле киемгә алданып, шәлнең соңгы читен әни яңа өйрәткән үрнәк – вак-вак шакмаклар белән бизим.
– Кызым, читләреңне бу юлы 26 күздән итәрсең әле яме. Бу шәлнең җебе җитәргә тиеш!
– Ярар, әни! Бу юлы нинди үрнәк куйыйм икән, әни? Токмач итим микән, әллә мәче тәпие яки кош теле итеп бәйлим микән?
– И-и-и минем тырыш кызым. Күңелеңә кайсы ошый, шунысы куй, балам.
– Шакмак эченә мәче тәпие куям әле мин, әни!
– Бик әйбәт, кызым! Шакмактан соң, борма да куймыйсыңмы? Алай матуррак булыр иде.
Әни шәл бәйләүнең барлык нечкәлекләрен белгән кызына үзенең киңәшләрен бирә.
– Әни, ноябрь башында 3-4 көн ялга кайтам. Күп итеп җепләр эрләп куй. Үзем дә бәйләшермен.
– Булмас ахрысы, кызым. Соңгы пар энәләремнең дә очлары сынды. Кибеткә кайта дигән иде инде Талия апаң, шул ялларга кайтмасмы Алла кушып.
– Үзем ала кайтырмын, әни. Бер дә борчылма.
– Рәхмәт, балакаем. Тик менә... Акчам юк шул әле сиңа биреп җибәрергә... Кибеттә ичмасам яздырып та бирәләр...
Балык Бистәсе Күгәрчен авылы – Республикада шәлчеләр авылы булып танылган авыл. Минем балачагым, үсмер елларым кулга энә тотарга өйрәнүгә, дус кызларым белән ярыша-ярыша шәл бәйләп, кич утыруларга йөреп узды. Ишегалды тулы мал, ялны-бәйрәмне белми көн калдырмый йөрергә тиешле, елына ике тапкыр акча түләүче колхоз эше, автомат машиналарсыз, газсыз, сусыз, кайвакытта утсыз йорт, ике бала, кайвакыт юктан да өйдә тавыш чыгарырга яратучы көйсез ир, акчасыз тормыш... Бигрәк авыр булган инде. Төнге 12ләргә кадәр шәл бәйләп, 4-5 сәг йокы йоклап, ачы җиленә, яңгыры-буранына карамый, колхоз эшенә бару җиңелләрдән бирелмәгәндер әнигә.
Хәзер дә шул елларны искә төшерәм дә, әнинең никадәр сабыр, тырыш, кыю булганлыгына шаккатам. «Иии, балакаем, чоры шул иде инде аның. Кемгә барып зарлана ала идем?» – ди әни хәзер дә, шул елларны искә алган саен.
Колхозлар таралып, халык эшсез калгач та, авыл кешесенең төп кәсебе шәл бәйләү булды. Әнинең җылы һәм йөгерек куллары бәйләгән мамык шәлләр, косынкалар, оекбаш-носкилар яшәтте безне ул елларда. Энәләрдән ут чыкканчы, аркалар оерлык, иңбашлары, беләзекләр, бармаклар сызларлык, күзләр кызарырлык дәрәҗәдә, хәтта энә башлары өзелеп чыкканчы бәйләнде инде ул шәлләр. Сәрбиҗамал апа шәлләрне сатып кайткан көн – бәйрәмгә тиң! Әни, вак-төяк бурычларын түләп бетергәч, безгә дә өлеш чыгара. Берәр матур кием алып бирә, я булмаса, берәр уенчык. Я инде кулга акча тоттырып, «Җаныгыз теләгән әйберне алыгыз!» – дип, энем белән икебезне кибеткә җибәрә.
Аннан, кулларында орчыкны әйләндерә-әйләндерә җеп эрләгәндә, әни гомер буе гел бер җырны көйли иде.
«Аңлый алмыйм мин, аңлый алмыйм мин,
Әллә сөясең, әллә сөймисең.
Уза гомерләр, уза гомерләр,
Көт әле дисең, көт әле, дисең».
Шушы җырны җырлаганда ара-тирә күз яшьләрен дә сөртеп ала торган иде. Бала чакта әнинең берәр җире авырта ахрысы, шуңа елый, дип уйлый идем. Әлеге күз яшьләренең сәбәбен бераз үскәч кенә аңладым мин.
Миңа 9 яшь булганда үземнең үги әти белән яшәгәнлегемне, чын әти мине карында чакта ук ташлап киткәнлеген белдем. Очраклы гына. Күрше кызыннан. Әнинең әлеге җыры беренче мәхәббәтенә – миңа әти тиешле кешегә атап җырланганын чын дөреслекне белгәч сиземләдем мин. Җиде ел яратышып йөреп, армия сафларына озатып, тугрылык саклап, көтеп алган, вәгьдәләр бирешкән кешесенең саф хисләрен таптап, китеп баруын, баласы язмышы белән кызыксынмый яшәвен кабул итү җиңелләрдән бирелмәгәндер әнигә. Миңа 11 ай вакытта Нурислам әтиемә димлиләр әниемне. Дүрт елдан соң уртак бәхетләре – энем Динар туа.
Без буй җитеп, борынга егетләр-кызлар исе керә башлагач, әнинең безгә еш кабатлый торган сүзләре бар иде: «Беркайчан да яратмаган кешегез белән тормышыгызны бәйләмәгез!». Егетләр белән очраша башлагач та, әнинең сүзләрен еш искә ала идем мин. «Бала белән кемгә кирәк инде мин. Алучысы булганда, чыгып калыйм», – дип әти белән тормыш юлын бәйләгәндер дим әнине. Үзеннән соң буй җитеп килүче ике сеңлесе, ике энесенә, әбием белән бабайга авырлык та китерәсе килмәгәндер.
Әтине санлап, хөрмәт итеп, ир хакын хаклап, яратылып яшәсә дә, яратып яшәмәде әни. Әлеге дә баягы шул җырын сузып, ерак яшьлегендә калган сөйгән ярын – Фәнилен сагынып яшәде... Кебек... Бәлки күңеленең бер түрендә «бер очрашып, сөйләшербез», – дигән уй да булгандыр. Тик, насыйп булмады... Узган елның көзендә 62 яшендә кинәт кенә вафат булды Фәнил (әти дияргә телем әйләнми). Әти буласы кешене үзем дә моннан егерме ел элек беренче тапкыр күргән идем. 40 ел буена күзенә карап әйтәсе килгән сүзләрем дә шактый җыелган иде. Барысын да күңел сандыгының иң ерак җиренә бикләп куярга туры килде. Үз әтиемнең үз кызы булып яшәү насыйп булмаган миңа.
Үги әтием дә кыска гомерле булды. 52 яшендә әниемне кеше итәсе ике баласы белән тол калдырып, китеп барды. Әтисез унтугызынчы көзебезне каршылыйбыз быел. Миңа 22, энемә 18, әниемә 44 яшь иде. Мине үз баласыдай якын күреп, «Кызым», дип өзелеп торган әтине югалтуны бик авыр кичердем.
Әнием әкрен генә мал-туар санын да киметте. Берничә елдан соң сыер да үз иясен тапты. Тормыш нужасы әнинең кап-кара чәчләренә ап-ак бәс булып кунды.
Минем университетта укып йөргән чак. Атна саен авылга кайтып йөрим. Кайткан саен әнинең бер борчуы булганымны соңрак аңладым мин. Мин кайтты дип, миңа биреп җибәрер өчен әнинең төн йокламый пешеренүе генә җитмәгән, әле бит барлы-юклы акчаны җыеп, тоттырып җибәрәсе бар. Кыен булгандыр! Яраткан кызы, шатлыгы гына түгел, борчуы да булдым инде мин әнинең. Йөрәгемә кереп калган бер вакыйга миңа әле һаман да тынычлап яшәргә ирек бирми кебек. Исемә төшкән саен, гаеп хисе бәгырьне телә.
Ноябрь ялларында өч-дүрт көнгә ялга авылга кайттым. 2005-2006 нчы еллар бу. Әлеге дә баягы мине әнинең өстәл өстенә сыенган йомгаклары көтә иде.
– Менә бу башланган шәлнең бер читен бәйләп, тектерәсе генә калды, кызым. Анысын үзем бәйләрмен. Юып куйган бер шәллек мамык бар иде. Син инде миңа шуны шапып (аялап) китәрсең яме, балам. Аңардан яхшы шәл чыгарга тиеш, Алла боерса. Мамыгы ялтырап тора.
Минем күңелгә әнигә җиткерәсе теләгемнең үтәләчәгенә ишарәләгән бер өмет кереп кунаклый.
– Ярар, әни. Бу юлыгысын тетеп (мамыкны язу) шапылдатырмын. Алай тигезрәк булыр.
– И-и-и, кызым, тилмереп утырма кулларыңны талдырып.
– Талмый, талмый, әни.
Мин әкрен генә әнигә ярарга тырышам.
– Икәү тиз генә тетеп атырбыз, кызым.
Кичен, бер кат ишегалдында эшләр бетереп кергәч, һәркем үз эшенә тотынды. Әни кызып-кызып шәлнең соңгы читен үрә, мин теткән мамыкларны шапыйм.
– Әни, бу әйбәт шәлеңне саткач, миңа кышкы сапоги кирәк булыр мөгаен.
Әни бер сүз дәшми, бәйләвен белә.
- Әни, дим. Миңа яңа сапоги кирәк. Кибеттә күреп кайтым. Ул шундый матур. Чын күннән. Мехы да ясалма түгел. Таймый да. Үзе озын. Тезгә кадәр.
Әни бер сүз дәшми, бәйләвен белә.
– Әни, алыйм әле шул сапогины....
Ниһаять, әни телгә килә:
– Ничә сум соң ул, балакаем? Чын күн булгач, кыйммәттер?..
Мин, бер әнигә, бер кулымдагы мамыкка карап, әйтергә кыймыйчарак торам.
– 2000 сум.
Шәл бәйләүдән әни шып итеп туктый. Аның белән бергә чит үрә-үрә биешкән энәләр дә. Теләгемә каршы төште әни. «Кызым, очсызрагы юкмы соң аның?» – дип фикеремнән кире кайтарырга да тырышып карады, «Эшли башлагач алырсың», – дип, усалланып та маташты.
Ә мин аның саен үҗәтләнә барып:
– Алайса мин укырга бармый, - дидем.
Әни, бер мәл сүзсез утырды да, бәйләгән шәлен ташлап, урамга чыгып китте. Шактый озак йөреп керде ул анда. Әнинең кызыл күзләрен күргәч, гозеремне башка кабатламадым.
Яңа ел алдыннан ялга кайткан атналарның берсендә, әни кулга 2000 сум акча тоттырды.
– Алып ки, кызым, теге сапогины. Яңа ел бүләгем шушы булыр, - диде.
Сөенечтән башлар күккә тигән чаклар иде ул. Чын дөресен еллар узып, үзем олы тормыш юлына чыккач кына белдем мин. Минем теләгемне үтим диеп, әни әбиемнең амәнатенә хыянәт иткән булып чыкты. «Кызым, сатма, иңнәреңдә тузсын», – дип әбиемнән калган соңгы истәлекне – мамык шәлен сатып җибәрә әни. Минем үҗәтлек, әлеге дә баягы юклык начарадан-бичара, дигәндәй, әлеге адымга этәргәндер аны.
Ул елларны искә алган чакта, «Бала өчен утка да, суга да керә инде Ана», – ди дә, ачылып сөйләшүдән кача кебек тоела әни. Кайвакыт: «Әнинең шәле кемнәрнең иңнәрен җылытты икән?» – дип тә әйтеп куя. Үземне әни урынына куеп карыйм да, улым өчен мин дә әлеге адымга барыр идем, дим. Тик ни генә булмасын, әлеге сүзләрем минем ул чактагы үҗәтлегемне, гаебемне акламый кебек.
Узган ел кыш әни миңа үз куллары белән бәйләгән мамык шәлен бүләк итте. «Сатма, минем төсем итеп сакла, дип амәнәт итеп әйтмим, кызым. Дөньяда ниләр булмас!» – диде. Беләм, минем белән булган вакыйганы истә тотып әйтүе әнинең.
– Һәрбер күзәнәге саен матур теләкләр теләп, сиңа атап бәйләдем, кызым.
Бу тормышта күпне күргән, әмма бирешмәгән, сабыр булып, матур тормыш юлын үтүче әниебез – Гарипова Әнисә Тәлгать кызы безнең өчен иң изге зат. Бүгенгесе көндә әнием энем янәшәсендә – балаларының, кияү-килененең, өч оныгының уңышларына сөенеп, Яр Чаллы шәһәрендә бәхетле гомер кичерә. Күңел яраларын дәвалап, кырыс язмышы белән килешеп, алга таба яшәргә үзендә көч тапкан кешене бәхетсез дип атап булмый торгандыр ул.
Үзенең җан җылысына төреп, яргаланган куллары белән, матур теләкләр белән бизәп бәйләгән әнкәй шәленнән дә кадерле бүләк юк минем өчен. Әле тагын озак еллар «Әни!» – диеп дәшәргә, мамык шәл җылысына гына түгел, әниемнең җылы кочагында иркәләнергә, тәмле ашларын авыз итәргә, киңәшләрен ишетеп, уңышларыбыз белән уртаклашып яшәргә Раббым насыйп итсә иде безгә.
Гүзәл Хәбибуллина

Комментарийлар
6
0
Афарин,матур,яхшы!
0
0
14
1
Бик матур язгансыз бик зур р хм т ниегезне зурлаган өчен шулай зурлвп яш гез бу сүзл рне елый
0
0
11
1
БИК Матур эчтэлекле итеп язылган,еламыйча укып булмый.
0
0
5
1
Чын олы йоракле, балалар дип жан атучы Анигезне гомерегез буе хорматлап яшагез, балалар, еламый укып булмый
0
0
3
1
Уш китмэле хикэя. Рэхмэт! Мина 61 яшь, бик якын тема мина. Энкэемне бер генэ курэсе иде!
0
0