Әлеге йортның капка төбенә килеп туктауга ук безне үзгә бер тәртип, чисталык каршы алды.
Заманчалаштырып төзелгән тимер капка, өй каршындагы бакчаны уратып алып, төз-төз басып торучы ачык яшел төстәге тимер рәшәткәләр, йортны тышлаган затлы калайлар әлеге нигездә тырыш, уңган-булган кешеләр яшәгәнлегенә ишарәли. Язмам герое белән аралашканда мин моның чыннан да шулай икәнлегенә инанам. Кызлар-кияүләр тырышлыгы белән тудырылган матурлык икәнлеген белеп алам. Шул капканы ачып, йортның бусагасын атлап керүгә, үзеннән-үзе балачакка кайткандай буласың.
Алты почмаклы агач йорт. Кече якта йортның күрке булып, горур гына ап-ак мич басып тора. Алгы якка узып, салмак кына искән язгы җилнең кочагында җилфердәүче пәрдәләргә сыенып үсеп утырган берсеннән-берсе матур гөлләргә, йортка килгән кунакларны көткәндәй, кабартылып, иң түрдә төз итеп утыручы мамык мендәрләргә күз ташлау белән әлеге йортта өлкән яшьтәге әби гомер итүен чамалавы кыен түгел. Уйларың белән балачак елларына алып кайтырлык дәрәҗәдә тәэсир итәрлек үзгә бер гадилек һәм җылылык Хәмидә әби кебек киң күңелле татар карчыгы яшәгән авыл йортларында гына була ала торгандыр ул.
1935 елның 7 апрелендә Балык Бистәсе районы Шетнево-Тулуш авылында дөньяга килеп, бар гомерен хезмәттә үткәреп, сугыш елы газапларын күреп яшәгән Хәмидә Галимулла кызына 90 яшьне әле һич кенә дә бирмәссең. Ике апасына сеңел, бер энесе белән бер сеңлесенә апа булып дөньяга килеп, кечкенәдән эшкә батыр, уңган булып, гомер буе әлеге күркәм сыйфатларына хилафлык китерми яшәгән Хәмидә Галимулла кызы Галимҗанова әле бүген дә уңган-булганлыгын, чаялыгын, җор теллелеген бер дә югалтмаган.
Сугыш башлаганда алты яшьлек кенә булып калган Хәмидәгә авыр сугыш елларында ачка үлмәс, сынмас һәм сыгылмас өчен уңган да, чая да, җор телле дә, вакыт-вакыт усал да булырга туры килә. Сугышның беренче көннәрендә әниләре Галиягә әтиләренең үлем хәбәрен китерәләр. Берсеннән-берсе кечкенә биш баланы үстерү мәшәкате әниләре җилкәсенә төшә.
– Әниебез яшьли ирсез калса да, башка тормышка чыкмады. Бар гомерен без – балаларына багышлады. Ул чагында колхозда эшләүчеләргә акча түли торганнар иде. Әнигә ияреп без – дүрт кыз колхозда бил бөктек. Ачлык еллар. Кычыткан, бәрәңге яфраклары ашап үстек, черек бәрәңгеләрне юып, киптерер идек тә, килегә салып төеп, он ясар идек. Шул оннан әни күмәч, ботка пешерер иде. Шул ботка кебек тәмле ботканы минем гомеремдә дә ашаганым юк. Ач булганга шулай тәмле кебек тоелгандыр инде ул, - дип, күңелендә булган хатирәләрен яңартып ала әңгәмәдәшем.
Кечкенәдән кул арасына кереп, әниләренә сыер асрарга булышалар алар. Җәйли сыер кыш чыгарлык азык әзерләшәләр. Акча юнәлтеп, өс-баш барлауны да үзләре кайгырта кызлар. Җәйләрен егерме чакрым араны җәяү узып, Казанга капчык-капчык шомырт, чиләк-чиләк җиләк сатарга йөриләр, шул акчага азык-төлек, кием-салым сатып алалар.
– Әниебез генә кыска гомерле булды. Тормышлар җайланып, авыз тутырып ипи ашый башлагач кына, 57 яшендә дөнья куйды. Без – балаларына һәрчак озын гомер тели иде. Бүгенге көндә сеңлем Фатыйма белән исән-саулар. Сөенеч-борчуларны бүлешеп, авылдашлар булып яшәп ятабыз, Аллага шөкер, - дип, бүгенге көненә шөкерана кыла Хәмидә әби.
23 яшендә авылдашы Мансурга тормышка чыгып, биш кызга гомер бирә.
– Хәнүзәм, Исламиям, Рәсимәм, Резедәм, Мәрзиям... Биш малайга алыштыргысыз, эшкә батыр булып үстеләр кызларым. Безнең йортта эшләр беркайчан да ир-ат яки хатын-кыз эшенә бүленмәде. Кулдан килгәннең барысын да эшләделәр, - дип, горурлану хисләре белән, үзе кебек эшкә батыр кызларын мактап ала Хәмидә әби. Шулай булмыйни! Заманында: “Кызым да, улым да, киявем дә, киленем дә, сыерым да, атым да ул минем”, – дип, эшкә уңган Хәмидәне бер дә кияүгә бирәсе килми әнисе Галиянең. Яратышып йөргәч, бирмичә дә кала алмый. Шулай итеп, 1958 елда төп йортка килен булып төшә Хәмидә әби. Алтын куллы була Мансуры: шкафлар, чаңгылар ясый, авылда йортлар сала. Әлеге йортны да утыз өч яшендә үз куллары белән салып чыга ул. Балта остасы гына түгел, итекче Мансур дип тә йөртәләр аны. Гомер буе күрше-тирә авылларга итек басып бирә. Авылларында йон тетү машинасы да була ул елларда. Чиратка язылып, бик күп авыллардан йон тетәргә агыла халык. Чират дигәннәре һәрвакыт син теләгәнчә генә бармый: кемнеңдер тетәсе чималы шактый күп булып, чират килеп җитә алмыйча, төнгә калган вакытлар да була. Төнгә калган һәркем Галимҗановларның кадерле кунагына әверелә. Хәмидә әби ачык йөз, тәмле тел, сый-хөрмәт белән карыш алып, озатып кала аларны. Йортның бусагасын атлап кергән һәркемгә шундый караш.
Әтиләре кызларына: “Балалар, укыгыз! Мин укымыйча гына харап булдым”, -дип үгет-нәсыйхәт бирә. Олы кызлары Хәнүзә белән төпчекләре Мәрзия медицина белгечлеге ала. Резеда Алабуга шәһәренең мәдәни-агарту училищесының китапханәчеләр бүлеген тәмамлый, Исламия техникум бетереп, гомер буе заводта хезмәт куя. Уртанчы кызлары Рәсимә генә укырга керергә өлгерми – унсигез яше тулу белән урлап алып китәләр үзен. Кыска гомерле була шул Рәсимәләре. Бер ел элек озакка сузылган каты авырудан вафат була.
– Кияүләрем дә алтын. Улларым кебек, – дип, горурлык хисләре белән әйтеп куя Хәмидә әби. Килешмичә мөмкин дә түгел. Кешегә булган мөнәсәбәтне әзме-күпме тормыш тәҗрибәсе булганнарга тоемлавы әллә ни кыен түгел. Бер-береңә булган мөнәсәбәт ул әйтелгән һәрбер сүздә, күз карашында, ясаган ишарәдә, һәрбер хәрәкәттә чагыла.
Гүзәл Хәбибуллина
Комментарийлар