16+

Татарстанның 26 районында яман шештән үлүчеләр арткан

Шул ук вакытта яман шеш белән кешеләр озаграк яши башлаган.

Шул ук вакытта яман шеш белән кешеләр озаграк яши башлаган.

Татарстанда 2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча яман шештән үлүчеләр саны 4,3 процентка арткан. Үлем очракларының артуы Татарстанның 26 районында теркәлгән. (2024 елда мондый районнар 17 булган). Бу хакта Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов хәбәр итте.

Шул ук вакытта яман шеш белән кешеләр озаграк яши башлаган. Яман шеш диагнозы куелганнан соң бер ел эчендә вафат булган пациентлар өлеше 18,27 проценттан 17,01 процентка кадәр төшкән.

Эдуард Нагуманов сүзләренчә, 2025 елның 11 ае эчендә республикада яман шеш белән авыру очраклары 10 мең кешегә 187,7 очрак тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,3 процентка күбрәк. Әмма барыбер бу күрсәткеч Россия буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк – ил күләмендә ул 100 мең кешегә 191,5 очрак тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading