16+

Россиядә ротавирустан вакцина эшләгәннәр һәм чыгаруга әзерлиләр

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ротавирус инфекциясенә каршы Россия вакцинасын эшләү турында хәбәр иткән.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ротавирус инфекциясенә каршы Россия вакцинасын эшләү турында хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, препарат инде булдырылган һәм чыгарылуга әзерләнә. Бу яңалык Федерация Советының пленар утырышында яңгырады.

«Ротавирустан вакцина эшләнгән һәм чыгарылуга әзерләнә», – дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Попова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә профилактик прививкаларның милли календаре үзебезнең вакциналар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading