- Бернинди куркыныч әйбер булыр кебек түгел иде инде. Миңа ул вакытта 25 яшь, 5 еллык хезмәт стажым да бар. Армиядән кайтканнан соң, 1982 елның ноябрендә әлеге оешмага эшкә урнашкан идем. Ничә тапкырлар юлда калган техникаларны алып кайттык. Яшел Үзәннән йорт салырга материалларга хәтле ташыдык. Берни булмады. Бәла аяк астыннан чыкты, - дип ул чакларны искә ала Мансур абый.
Җирдә яткан тәгәрмәчне кабарта башлаганнарын хәтерли ул. Аңга килгәндә, хезмәттәше Рәшитнең асылынып төшкән иреннәренә йод сөрткәнен белә. Фаҗига булуын ишетеп, авыл халкы җыелган. “Авызында тешләре дә калмаган бит”, - дигән сүзләрне ишетә егет. Үзе белән ни булганын аңлый алмый. Аның янында ниндидер бер ханым бөтерелә. Уколлар ясый, үзе егетне сөйләштерергә тырыша. Ләкин Мансурның аңа җавап бирерлек хәле, авызын ачып сүз әйтерлек тә җае юк. Фирдәүсә апасы чалбарын ертып, егетнең ачык ярасын күреп, һай җаным дип, тагы уколга үрелүен дә Мансур белеп ята. Аягына такталар куеп марля белән каты итеп чорный. Егетне шунда булган колхоз машинасы кузовына яткыралар. Аны якындагы Чепья участок хастаханәсенә алып китәләр. Фельдшер егет яныннан да китми, бергәләп машина өстендә баралар.
Шода авылы – Татарстанның бер чите, Киров өлкәсе белән Мари Иле республикасының чикләрендә урнашкан татар авылы. Район үзәгенә барып җитәр өчен генә дә бер сәгать тирәсе юл узарга кирәк. Шуңа да аны иң башта Чепья участок хастаханәсенә алып китәләр.
Коткаручы - Төшке ашка дип өйгә кайтып кына кергән идем, авылда авария, ферма янында тәгәрмәч шартлады, яшь егеткә бик каты зыян килде, аңсыз ята, диюгә, сумкамны алдым да, фаҗига булган урынга бардым, - ди Фирдәүсә апа Габделхәева. – Ничек менгәнемне дә хәтерләмим, чаба-чаба бардым. Чөнки миңа бу хакта әйткән кеше, ул егет үлгән ахрысы, диде. Ярый исән иде, әмма хәле шәптән түгел. Тиз арада беренче ярдәм күрсәттем. Аның аякларын күреп, үзем курыктым, бөтен җире кан. Чепьяга шалтыратып, әзер булып торыгыз, авыр хәлдәге егетне алып киләбез, дидем. Ул вакытта авылда телефон да берничә генә җирдә. Хастаханәдә ашыгыч ярдәм машинасы белән безне көтеп торалар иде, егетне шунда күчереп, Балтачка алып киттек. Берникадәр вакыттан соң, районның хирургы Наил Камилевич Зарипов әйтте, молодец, синең аркада егет исән калды, рәхмәт, диде. Бу минем эшемә табибларның зур бәясе булды. Районныкылар гына түгел, Казан табиблары да шул ук сүзне әйтә. “Беренче ярдәмнең тиешле югарылыкта күрсәтелүе аркасында исән калдың. Безнең ясаган операцияләр фельдшер ярдәменең дәвамы булды”, - диләр.
Фельдшер булып эшләгән вакытларында Фирдәүсә апаның беренче ярдәм сумкасы һәрчак үзе белән була. Кая гына барса да, үзеннән калдырмый ул аны. Төшке ашка дип бер сәгатькә генә өенә кайткан булса да, ул көнне дә әлеге сумкасын үзе белән ала.
Комментарийлар
3
0
Аллаһының рәхмәтләре булсын,исән-имин яшәгез,тигез,озын гомерләр,бәхетле картлыклар телибез
0
0
1
0
Сәлам Фәридә сәламәтлектә ,тигезлектә бәхетле карт
0
0