Чувашия республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында гомер итүче Туктагыл абый Төхвәтуллинның кулыннан беркайчан да гармуны төшкәне юк. Төрле чараларда катнаша, кирәк икән, үзе кебек гармунчылар белән күрешү өчен иртә таңнан Татарстанга да чыгып китә.
Балачактан башланган сынаулар Аның тормыш юлы үзе бер китап язарлык. Алты яшендә әтисез кала. “Әтием данлыклы балта остасы иде, район үзәгенә юлаучы машинага утырып барганда, көзге пычрак вакыт була, шофер идарәне югалта, әти шул авариядә вафат була” – дип искә ала ул әтисе турында. Әниләре өч баланы ялгызы үстерә. Фермада эшләүче олы апасы әнисенең төп терәге була. Тормышлары рәхәттән булмый. Тишек ыштан киеп үстек, дип искә ала Туктагыл абый. Бала вакытында төшкән бер фотографиясе әлегәчә саклана. Өч малай арасында бер Туктагылда гына кешедән калган сәләмә кием, әти белән үсүче икесенең өстендә ул заман өчен ярыйсы гына өс-баш. “Аягымда кемнәндер калган кирза итекләр. Җәй көне бу. Булмагач, шуны кияргә мәҗбүр булганмындыр. Җитмәсә алар тишек”, – ди Туктагыл абый.
Үсә барган саен, Туктагыл абый үзендә җыр-моңга сәләт барлыгын белеп ала, гармун уйныйсы килү теләге туа. Тормышлары болай да хәерче, анда нинди гармун сатып алу. Тик шулай да олы апасына гармун уйнарга теләге барлыгын, ничек тә булса гармун алырга иде, дигән хыялын җиткерә. Ике туган абыена барып, гармун телләренә баса торгач, көйләр чыгара. Абыйсыннан беренче күнекмәләр алып, 10 яшендә тальянда уйнарга өйрәнә. Энесенең сәләте көчле булуын күреп, аның күңелен сындырмас өчен, юк акчасын бар итеп, апасы хромка алып бирә. Малайның шатланулары. Хромкада уйнарга өйрәнә. Бу вакытта Туктагылга 13 яшьләр тирәсе була. Аны аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә гармун уйната башлыйлар. Сәхнәләргә чыгаралар. Менә шуннан соң башлана инде аның җырлы-моңлы дөньясы. Җырга-моңга оста Туктагылны авыл клубына сәнгать җитәкчесе итеп куялар. Клубның иске генә баяны була, анда да уйнарга өйрәнә. Җәйге чорларда печәне-саламы, ашлыгы булыр дип, колхозда тракторда, комбайнда эшли. 13 еллап клубта эшләгәннән соң, мәктәп директоры Фаяз абый Вахитов җыр укытучысы итеп чакыра. Мәктәптә музыкаль белемле кеше юк, ә балаларны җырлатырга, биетергә кирәк. Туктагыл абый җыр, хезмәт дәресләреннән белем бирә. 10 еллап эшләгәннән соң, директор алмаша, педагогик белеме булмаган Туктагыл абый мәктәптән китәргә мәҗбүр була. Колхозда бригадир булып эшли башлый. Ул чорда бригадирның эше яман, халыкны эшкә чакырырга кирәк, ир-егетләрнең “зәһәр елан” белән дус заманнары. Кеше өчен җавап биреп булмас, дип комбайнга утыра, шабашкаларга йөри. Замананың үзгәргән еллары, Казанга барып, эшкә керә. Үзенә иске генә “Газел” машинасы сатып алып, 5-6 ел дәвамында Татарстан районнарына ноутбуклар ташый. “Казан арты районнары минем өчен ят җирләр түгел, ул районнарга заман техникасын күп ташыган кеше мин”, – ди Туктагыл абый.
Нинди документлар кирәклеген язып бирә. Бер айдан шалтыратырмын, шушы документларның барысын да тәртипләп куй, ди. Сезнең районга отчет белән барачакмын, шул вакытта сине тиешле кешеләр янына алып кереп, пенсия билгеләтү юлларын күрсәтермен, ди. Әйткән вакытта шалтырата. Пенсия бүлеге җитәкчесенә икәүләп керәләр. Ник закон белмәгән кешене кысрыклыйсыз, ул моннан ел ярым элек пенсиягә чыгарга тиеш булган, дип бөтен законны бәйнә-бәйнә аңлатып бирә. Шул ук көнне Туктагыл абыйга пенсиягә чыгуы турындагы документны кулына тапшыралар. Хатыныңны да иртәрәк чыгарып була, дигәч, Хөрия апаны да ел ярымга иртә чыгаралар. Үз анасы булмаса да, инвалид баланы караган өчен, аңа да иртә чыгу мөмкинлеге була.
Баланың әнисе үзең кара бу малаеңны, дип бер яшьтә ике айлык вакытында Туктагыл абыйга калдырып киткән була. Әнисе, олы апасы белән бергәләп тәрбиялиләр. Йөри алмый торган инвалид балага игътибар гел кирәк, авылда яшәүче тагын бер апасы да килеп булышкалап китә. “Улым инвалид булып туды, йөри алмады. Ул чорда медицина да көчле түгел иде. Хәзерге чор булса бәлкем аякка да бастыра алган булыр идек, күзебезгә карап, утырып кына торды”, – ди Туктагыл абый.
Комментарийлар