Җиләкләр өлгергән чак. Авылга бер уй белән кайттым, өс-башымны алмаштырам да, чиләгемне эләктереп урман буена йөгерәм мәйтәм. Барган, ди!
Кайнанам сөзеп кенә карады, җиләк сүзен генә әйтеп өлгердем, ахырын өлгердеме дип борып алдым. Өлгергәндер, җиләк кабалап йөри торган чак түгел, әнә бакчада бәрәңге чүбе билдән җитешкән, аны мин генә түгел, сез дә утарга тиеш, кыш җитсә бәрәңге кирәк дия башлыйсыз, диде. Сеңепләр киттем. Их, кайчан үзебезгә кечкенә генә бер өй сатып алырбыз икән. Искерәк тә ярый, зур да булмасын, ичмасам авылга ашкынып кайтыр идек тә рәхәтләнеп торыр идек. Инде ничә еллар буена тәмугъка кайткан сыман бит. Ирем шәһәрдә бер төрле сөйли, монда кайткач, үзгәрә дә куя, мине яклап ник бер сүз эндәшсен. Сүзен өзеп әйтә алмаса да, бер дә булмаса, сыер кебек мөгерәсен иде ичмасам, юк бит, ирләр авазы да чыгарып куймый, бозау!
Төп йортта кайнана сүзеннән беркем дә уза алмый бездә. Әйтте икән – закон! Кайната да аның янында кечерәеп кала. Бирсә дә бирер икән Аллаһ аңа явызлыкны. Командир кебек, бөтен кешегә боерык биреп йөри. Бу юлысында мин дә, беткән баш беткән дидем дә, каршы эндәштем әле. Мәйтәм, ярар, мин чүп утармын, ә син әйдә Ясминә белән җиләк караштырып кайтыгыз, кичен булса да барып, бераз җыярбыз, кышка бөтенләй үк җиләксез калып булмый инде, дидем. Әйтүем булды, туфан күтәрелдемени, кайнанамның тузынуыннан хәтта тәрәзә пыялалары зеңгелдәп торды. Урамнан үтеп баручы булса, аның әйткәннәрен сүзен сүзгә ишеткәндер дим. Нишләп әле сезнең кызыгызны һаман мин карарга тиеш ди. Менә кызык. Минем белән булышуы җитмәгән, инде кызыбызны гаеп итмәкче. Тукта әле, мәйтәм, безнең кыз синең оныгың була түгелме соң ул? Булса ни, мин үземнекеләрне үстердем, сез үзегезнекен үстерегез инде, безне катнаштырмагыз, бала карарга хәлегездән килми икән, тапмаска иде ди. Имәнепләр киттем. Саф җанлы бала өстенә шул сүзне әйтәләрме инде? Аңладым дидем дә, чыгып та киттем. Ишекне япканда безнең кыланмышларны шаккатып карап торган кече киленгә күз салдым – бел, сине дә шушы тормыш көтә, әле балаң юк, тапсаң – ул да артачак, дидем. Елый-елый әниләргә барып җиткәнемне сизми дә калдым. Анда бөтен эч серемне сөйләдем. Моңа кадәр әнигә ләм-мим бер сүз зарланганым юк иде, шартладым ул көнне. Күптән сизенә идем, кодагый авылга бер зәһәр хатын, ирең якламаса, мин берни эшли алмыйм диде. Хәер, нишләсен инде ул. Бу хәлләрдән чыгу юлы бер генә, я ирем яклый, сүз әйттерми, я аерылып кайтып китәм. Озак сөйләштек ул көнне әни белән. Аерылып кайту турында да сөйләштек. Әни каршы түгел. Ләкин тормышны яңадан башларга үзем дә әзер түгел бугай әле, шуны аңладым. Караңгы төшкәч кенә ирем килеп алды. Бәрәңге чүбен миннән башка гына утап бетергәннәр. Аңа да әйтәсемне әйттем. Җансыз гәүдә шикелле селкенеп йөрүеннән кайчан туктар икән? Гаилә кирәк булса, яклый белсен, ир-ат дигән кеше шуның өчен дә бит инде ул. Әни аңа сүз әйтмәде, рәхмәт, кысылмады. Кысылса, сүз тагын да тирәнрәк китәр иде. Баланы җитәкләп кайтып кердек, кайнанам, билгеле инде, арты белән каршы алды. Кайда җиләгең, ди. Мәйтәм, озын вә зәһәр телеңнән дә остарак җыеп булмады, дидем. Тагын бер шушы хәл кабатланса, бөтенләй аерылып китәм, дип тә өстәдем. Күзләрен акайтып борылып торып карады миңа, ләкин эндәшмәде. Сүз әйтсә, кабат чыгып китәсемне аңлады ахры. Ашап та тормыйча йокларга яттык. Иртәгәсен иртүк торып үзем генә чәйләдем дә, чиләгемне тотып урман юлына төшеп киттем...
Әйтерсез инде, и, бер тапкыр җиләккә бармаганнан шундый кара тавыш чыгаралармы, авыл җирендә кырык эш кырыкка ярылып ятканда урманга бару турында уйламыйлар да, әле җитмәсә, ярдәм итәргә дип ялга кайткан арада, диярсез. Юк, кайткан саен шулай. Тавыш чыгарга сәбәп табылып кына тора. Икенче атнада печән җыешырга кайтыйк дисәк, күрерсез, кайнанам, әллә кайчан күрешмәгән карендәшенә кунакка алып барыгыз диячәк. Килен булып төшкән көнемнән бирле кара тавышның тынганы юк, башка гаиләләрдә аңлашып яшиләр әнә, бездә генә эт белән мәче кебек. Кайчан акылына килер икән ул?
Лилия. Сарман.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар