8 декабрь көнне Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында авылдашлары, якташлары махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Данияр Фәтхулинны соңгы юлга озатты.
Аның исеме киләчәк буын өчен авылдашлары күңелендә каһарманлык һәм намус символына әйләнер. Моңа иманым камил.
Зирәк, йомшак күңелле
Киң күңелле, ярдәмчел һәм туганнарын кадерләп яшәгән егет булган ул. Кем белән генә аралашмыйм, һәркем әнә шул сүзләрне кабатлады. Данияр 2002 елның 14 февралендә Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында туган. Алты яшендә үк беренче сыйныфка укырга кергән малай үтә дә зирәклеге, тапкырлыгы белән аерылып торган. Укырга теләге көчле булган аның. Әле тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк хәреф таный һәм укый белгән. Кечкенә чагында, пешекче буласым килә, дип, гел әнисе янында мәш килгән.
Даниярның җанлы, ярдәмчел табигате аның тормышында һәрвакыт күренеп торган.
— Әгәр берәр кайда аңа бер кәнфит бирсәләр дә, шуны өйгә алып кайтып, җидегә бүлә иде, — дип хатирәләре белән бүлешә хәрби егетнең әнисе Зөлфия апа Фәтхуллина. — Безнең гаилә ишле, бишәү алар. Даниярдан олырак ике апасы, сеңлесе һәм энесе бар. Алар арасында эчкерсезе, йомшагы Данияр булгандыр, мөгаен. Әни җанлы балалар була бит. Данияр нәкъ шундый. Мәктәптә укыганда имтиханнар алдыннан да: «Ник бер дә әзерләнмисең?» — дип мин борчылам, ә ул 4–5ле алып кайта. Бик әйбәт укыды. Хикәяләр, шигырьләр язарга яратты. Ничә яшь булгандыр, белмим, бер дәфтәрне «Әни өчен журнал» дип ясаган. Төрле журналлардан рецептлар, киңәшләр кисеп алып ябыштырып куйган. «Әниләргә ярдәм итәргә кирәк, аларга әтиләр булышырга тиеш. Әгәр алар юк икән, димәк, ул бурыч балаларга йөкләнә», — дип тә язылган.
Беркайчан икеләнеп тормады. Ул үзендә ышаныч тойгандыр инде. Унберенчене тәмамлагач, ул читтән торып белем алу факультетына укырга керде. Унсигез яшь тулгач, повестка тапшырдылар. Башта кая җибәрәчәкләрен белмәдек, Казанга барып җиткәч кенә Сахалинга туры килүен әйттеләр. Язуы бик матур, пөхтә иде, шуңа аны штабка алдылар. Хатлар белән эшләде.
Армия аны чын ир-егет итте
Бер ел хезмәт иткәннән соң контракт буенча калырга булган егет. Бу карары хакында кыенсынып кына әнисенә хәбәр иткән.
— «Әни, әгәр дә мин контракт буенча калсам, ни дип әйтерсең икән?» — дип миннән киңәш тә сорады әле. «Үзеңә кара инде, ошый икән, кал», — дидем. Армия хезмәте Даниярның тормышында зур урын алып торды. Юкса, хезмәт итүен дәвам итәр идеме ул? Армиядә булу дәверендә ул рухи һәм физик яктан ныгыды. Буе бер метр да 86 сантиметрга җиткән. Әле фотоларын карап утырдым, тугызынчыны тәмамлаганда да бәби кебек кенә күренә. «Әни, мин артык үсеп киткәнмен», — дип шаяртып алуы хәтердә. Һәр кайтуында бер кочак чәчәк белән, туганнарына ни телиләр — шуны алып кайта иде. Бер кайтуында орхидея гөле алып кайткан иде. Ул хәзер чәчәк атып утыра. Аның төсе итеп күрәм, улымны хәтерләтеп тора… — ди Зөлфия апа.
2022 елның май аенда бер ай хәрби өйрәнүләрдә булганнан соң, Данияр хезмәт иткән часть махсус хәрби операция зонасына кертелгән. Инде хәзер, бераз вакыт үткәч, Даниярның батырлыгы һәм кыюлыгы турында Зөлфия апага сугышчан дуслары күп кенә истәлекләр сөйләгән.
— Донецк якларында хезмәт итте ул, элемтәче иде, — ди Зөлфия апа. — Данияр үзе яу кырындагы хәлләрне дә, кайда булуын да сөйләмәде. Алда әйтеп китүемчә, 2022 елның 24 июнендә махсус хәрби операция зонасына керделәр. Беренче айда бернинди элемтә булмады. Үзем бик сабыр кеше. Данияр да миңа охшаган. Шуңа күңелемә авыр хис-тойгыларны якын да китермичә, акрын гына көттем. Таныш түгел телефон номерыннан: «Әни, шул номерга акча сал әле», — дип килгән СМСка шундый сөендем. Бу бит бер ай хәбәрсез торганнан соң. Сөенә-сөенә шул телефонга акча салдым. Соңрак Данияр үзе дә шалтыратты. Эчкә җылы керде. Аннан соң Данияр һәм аның иптәшләрен Россия ягына чыгардылар. Ике атна ял иткәннән соң, аларны янәдән алгы сызыкка керттеләр. 2023 елның җәендә үзебез дә аның янына барып кайттык. Донецкта фатир арендалаган иде, ике көнгә уволнениегә чыкты. Мәктәптән дә бик күп күчтәнәчләр биреп җибәргәннәр иде. Шуларны улыбызның хезмәттәш егетләренә дә өләштек. Быел да барасы идек, улыбыз: «Биредә тыныч түгел», дип каршы килде, — ди хәрбинең әнисе.
Быел май аенда Данияр ялга кайткан. 9 Майда туган авылында обелиск янында Җиңү көненә багышланган тантанада катнашкан. Балаларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биргән. Данияр кайткач, бөтен туганнары җыелган, чын бәйрәмгә әверелгән ул көннәр.
Шунысын да искәртик: авылдашлары да, дуслары да аның яу кырында булуын белмәгән. Чөнки сөйләсә, әнисенә авыр буласын яхшы аңлаган егет. Ноябрь аенда контракт вакыты тәмамланган, тик туган якларына кайтыр урынына ул аны озайткан.
Соңгы хәбәр
— Тылда булган вакытта көненә бер тапкыр булса да язып җибәрә иде ул, — ди Зөлфия апа. — Иртән үк сүзен «Хәерле иртә» дип башлый, кичен һәркемгә «тыныч йокылар» тели. Соңгы вакытта дроннар белән эшләде, алгы сызыкка разведкага керә иде. Ул миңа: «Безне тылга чыгаралар», — дигән иде, аннан соң: «Безнең урынга керәсе егетләр яраланган, шуңа биредә калабыз», — диде. Кичтән «тыныч йокылар» теләде. Шунда: «И-и, улым, сагындык да инде, күрешеп тә булмый», — дип сызланып яздым. «Эчтә бит без», — дип җавап язды улым. Бу 28 ноябрь көнне төнге сәгать уникенче иде… Төнге өчтә дә уянып карадым. Йоклыйдыр дип уйладым, иртән тагын СМС яздым. Ә ул барып җитми. Кызлар да: «Хәбәр юкмы?» — дип сорап торалар. Аннан соң командирына яздым. «Мин Баханың (Данияр үзенә Баха дигән позывной алган — ред. иск.) әнисе, аның белән элемтә юк бит», — дидем. Ә ул: «Баха һәлак булды», — дип кыска гына җавап язды. Кискен булды бу. Мондый сүзләрне ишетермен дип көтмәгән идем.
Соңрак ачыкланды: иптәшенә дрон-камикадзе һөҗүм итеп, ул шартлагач, улым аңа ярдәм итәргә окоптан чыккан. Блиндажга алып төшмәкче булган, әмма шул вакытта икенче дрон килеп һөҗүм иткән.
Иптәше белән яу кырында ятып калган Олы Кариле егетенең гәүдәсен икенче көнне хезмәттәшләре алып чыга алган.
— 8 декабрьдә җир куенына иңдердек. Табутны ачтырмадык. Өйдән ничек елмаеп чыгып киткән, шул килеш күңелләребездә саклансын, дигән карарга килдек. Аның үлеменнән соң бик күп дуслары элемтәгә чыкты. Бер якын дусты әйтә: «Мин аны “Солнышко” дип атый идем. Кояш кебек гел елмаеп йөрүче шундый егетләр бармак белән санарлык. Аңардан яктылык бөркелеп тора. Бөтен кешегә ярдәм итә, беркайчан да ташлап калдырмый. Яралангач, мине дә яу кырыннан алып чыккан иде», — ди.
Мин бит аңа үзем үк: «Яу кырына кергәндә дусларыңны ташлап калдырма, алар да кемнеңдер кадерле баласы», — дип, үгет-нәсыйхәтләремне әйттем. Ул үзендә ышаныч тойгандыр инде, иптәшләре дә: «Данияр бернәрсәдән дә курыкмады», — диделәр. Яу кырында булгач, кайчак саграк, куркырга да кирәк. Ә ул кыю йөрәкле, курку белмәс булган.
Ул Сахалин егетләре белән бергә хезмәт итте, алар арасында иң яше булган. Бөтенесе рус кешеләре. Монда ялга кайткач та, мәктәптә чыгыш ясау өчен чакырганнар иде, бер рус сүзен дә кыстырмыйча, менә дигән итеп сөйләп чыккан. Укытучылары да моңа карап шаккаткан, — ди әнисе. Ана кешенең сүзләрендә соклану катыш горурлык.
23 яшьлек Данияр махсус хәрби операция тәмамлагач, үз умарталыгын булдырып, шунда умарта кортлары үрчетергә хыялланган.
— Безнең кияүнең үзенең умарталыгы бар иде, — ди Зөлфия апа. — Ялга кайткач, Данияр да аңа ияреп умарталыкка барды. Аңа бик ошаган иде шунда эшләү. Дуслары белән дә шул хакта уртаклашкан.
Даниярны җирләгәч, берничә тапкыр апасының да, минем дә төшемә керде. Бик ачык, якты иде. Урыны җәннәттә булсын балакаемның…
Даниярның гомере кыска булды. Әмма батырлыгы — мәңгелек.
Лилия Галиева, Даниярның беренче укытучысы
— Данияр дүрт ел миндә укыды. Бишенче сыйныфта да аның класс җитәкчесе булдым. Данияр кечкенәдән бик сабыр, итагатьле, тыныч, һәр сүзен үлчәп сөйли торган булды. Беренче сыйныфка укырга кергәндә ул сыйныфташларыннан бер яшькә кечерәк иде. Уйнарга ярата иде, өеннән уенчык алып килә дә дәрес вакытында уйнап утыра. «Данияр, мәктәпкә уенчыклар алып килергә ярамый бит», дим аңа. Ярар, башка алып килмим, ди. Бер көнне дәрес вакытында тавыш килә, нинди тавыш бу соң дип барып карасам, бетергечтән машина ясаган да шуның белән уйнап утыра. Ул шуның кадәр креатив, моңлы җырлый, матур итеп рәсем ясый иде. Гомумән, бик актив булды. Сәхнәдә дә бик теләп чыгыш ясады, уку буенча да алдынгы булды. Чиста-пөхтә, дәрес вакытында да төгәл, уйлап кына җавап бирә иде. Шул төгәллеге аңа тормышта да ярдәм иткәндер. Аларның сыйныфы бик актив булды, ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә, сыйныфташлары аңа борылып карый, янәсе, Данияр нишлибез? Ә ул тыныч кына: «Эшләрбез», ди.
Данияр тормышын хәрби хезмәт белән бәйләсә дә, бездән бик еракта булса да, элемтәне өзмәде. Махсус хәрби операциядә булуга карамастан, мине укытучылар көне, бәйрәмнәр белән котларга да онытмый иде. Ялга кайткач, Даниярны мәктәптә укучы балалар белән очрашуга чакыра идек. Һәрбер сүзен үлчәп сөйли иде. Берсендә мәктәптәге очрашуга 60 ка якын балага шоколад алып килгән. Күңелгә рәхәтлек бирә торган гади матурлыгы, эчкерсезлеге белән һәркемнең күңелен яулый белә иде ул
Гөлинә Зыятдинова, Даниярның сыйныфташы:
– Данияр белән бик якын дуслар идек, бергә мәктәпкә барабыз, бергә кайтабыз. Игелекле, чиста күңелле, мәрхәмәтле егет булып буй җиткезде. Данияр авызыннан ялгыш кына да авыр сүз ишетмәссең. Үзебез кызлар булсак та, Даниярдан өй эшләрен ничек эшләвен сорап, киңәшләшә идек. Шулай берсендә мәктәпкә килде дә, аның хәл-әхвәлләрен сорашам, иртән нишләдең дим, иртән торгач ук бәрәңге кыздырдым. ди. Минем туган көнем иде, бүләкне кулыма бирергә оялгандыр күрәсең, җирән төстәге футболка һәм шоколад куелган пакетны рәшәткәбезгә элеп калдырган. Кемнән соң бу дип баш ваткан арада, Данияр миннән: «Бүләкне күрдеңме соң?» дип сорады. Икенче сыйныфта укыганбыздыр. Инде үсеп буй җиткезгәннән соң да, дуслыгыбыз суынмады. Ялга кайтыр алдыннан миңа яза: «Гөлинә, мин ялга кайтам, ләкин беркемгә дә әйтмә. Әлегә сер булыр калсын, сиңа гына әйтәм» – ди.Әниләренә сюрприз итеп кайта иде. Кайткан саен озаклап сөйләшеп утыра идек. Яшәргә дә, дөнья күрергә дә өлгермәде бит дускаем. Мәңгегә безнең йөрәктә. бик авыр... Гел аның турында уйлыйбыз.





Комментарийлар