16+

Гармун моңы белән авылына җан өрә

Туган авылыңа булышыр өчен аны яратырга, күңел киңлеге кирәктер. Юкса, Рафыйк Билалов җитәкчелектә дә эшләми, бизнесы да юк.

Гармун моңы белән авылына җан өрә

Туган авылыңа булышыр өчен аны яратырга, күңел киңлеге кирәктер. Юкса, Рафыйк Билалов җитәкчелектә дә эшләми, бизнесы да юк.

Әмма авылы өчен кулдан килгәнчә нәрсә дә булса эшләргә, биредә яшәүче авылдашлары күңелләренә рухи ләззәт бирү теләге белән яна. Югары Мәтәскә авылы халкы аңа бик рәхмәтле. Авылга кайткан саен, ул башкарган эшләр турында сөенеп сөйлиләр. Инде ничә тапкыр аның игелекле эшләре турында язарга җыендым, кул җитмәде. Вакыт табып шалтыратканда гармунда яңа җыр өйрәнеп утыруы иде.

Унбер бала – унбер терәк

Теләче районының Югары Мәтәскә авылы егете Рафыйк Билалов 11 балалы гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Әтисен бик аз гына хәтерли ул. Рафыйкка өч яшьләр тирәсе булганда әтисе мәңгелеккә күзләрен йома. Әниләре берсеннән берсе кечкенә 11 бала белән пар канатсыз кала. Бу вакытта төпчекләре Рамил күкрәк баласы.  

- Унбер бала дигәч тә аларны үстерергә кирәк, - ди Рафыйк абый. – Әнигә тормыш итү бер дә җиңел булмады. Бер килограмм конфет алып кайтса да, унбер балага күп эләкми. Ул заманда акчасы да, әйберсе дә юк иде. Юклык вакытта да әни безне ялгызы үстерде, эшләп яшәдек. Бер-беребездән калганны киеп үстек.

Әнисе әйткән сүзләре әле дә исеннән чыкмый аның. “Үстергәндә читен булса да, үскәч рәхәт, берегез кайтмаса икенчегез кайта”, - дип әйтә торган булган. Атна саен әниләре янына балалары кайтып йөргән. Унбер бала барысы бергә җәйге чорда очрашканнар. “Барыбыз бергә балалар, оныклар белән кайтсак, 80нән арта идек. Өйгә сыймагач, ишегалдында өстәл әзерлибез. Әни үзе артыннан күпме буын кеше булуына шулкадәр сөенә иде, 86 яшендә вафат булды, - ди Рафыйк абый. -  Бер көнне авылга кайтып килдем, ишегалдын кар баскан. Өйнең тоткасы булган әни генә юк. Әти-әни исән вакытта туган нигезгә ешрак кайтып йөрергә кирәк. Дуслар белән очрашсак, авылга кайтасыбыз бар дисәләр, вакытыгызны кызганмагыз, иң беренче әти-әниегез янына кайтыгыз, бу чор бер генә вакыт, дим. Аларны кире кайтарып булмый. Үскән нигез генә кала. Хет нигезне карап тотырга кирәк. Йортыбыз бушап калса да, без аны яңартып, кайтып торабыз. Әти-әнинең истәлеге итеп яшибез”.

Карават астын сәхнә иткән

Бу нигездә үскән җиде малайның җидесе дә гармунчы. Заманында әтиләре дә гармунчы булган. Вафатыннан соң, ул уйнаган “Чайка” гармунында җиде улы уйнап үсә. Беренче класска укырга кергәндә Рафыйк абый баянда уйный белгән инде. Әле дә хәтерендә, абыйсы яңа баян алып кайта. Өлкәннәр әйберенә тияргә ярамаганын белсә дә, абыйсы күрмәгәндә генә, ул өйдә юк чакта, тимер карават астына кереп, качып кына гармунда уйнарга өйрәнә. Апасы өйрәткән җырны баянда уйнап җырлап утырганда абыйсы Равил кайтып керә.

Нигә анда качып уйныйсың, дип карават астыннан чыгара.  “Ник тидең минем гармунга?”, - дип абыйсы орышкан булса, кем белә, Рафыйкта да уйнау теләге сүнгән булыр иде. Ә абыйсы аңа бер сүз дә әйтми, киресенчә, энесен үсендереп җибәрә, уйнарга өйрәтә. Малай берсе артыннан икенче көйне чыгара башлый. Музыка уен коралларына уйнау теләге белән янып, бераздан үзлегеннән синтезаторга, гитарага тартыла.  

- Мин иртәнге өчтә торам, - ди Рафыйк абый. – Мин уйныйм, хатыным Миләүшә шул тавышка рәхәтләнеп йоклый. Балаларны да шулай өйрәттем. Бишектә яткан вакытларында гармунымны кулыма алып яннарына утырып уйный идем. Уянмыйлар, изрәп йоклыйлар иде. Хәзер дә Миләүшә йоклый алмаса, бар әле, гармун уйна, йоклый алмыйм, ди. Мин уйныйм, ул шул тавышка йокыга китә. Авыр чакта да, рәхәт чакта да гармунда уйнау шулкадәр күңелгә ләззәт бирә.  

Гармун белән булган хәсрәтен тарата ул. Бер нигездә тәгәрәп үскән бер абыйсы, бер апасы бүгенге көндә юк. Моннан берничә ел элек төпчек улы вафат булган. Менә шушы хәсрәттән соң, гармуннарда уйнап күңелен бушатса да, гитараны кулына алмаганга өч еллап вакыт узган. “Безнең кечкенә малай гитарада бик матур уйный иде. Ул үлгәннән бирле гитарада уйный алмыйм, кулым бармый, улым булмагач уйныйсым килми. Гитара күрсәм улым исемә төшә. Гармун гына юаныч бирә”, - ди Рафыйк абый.   

Авылга моң өләшүче

Бик күп артистлар белән дә дус ул. Инде күпме артистны туган авылына бушлай концерт белән чакырып китерде. Ул әйткәч, 40 йортлы Югары Мәтәскә авылында әллә ничә артист концерт биреп китте. 6 март көнне тагын авылдашларына тагын бәйрәм рухы бүләк итмәкче. “Авыл кешеләре әллә кайларга чыгып йөри алмый, миннән бүләк булсын дип дус артистларны алып кайтам”, - ди Рафыйк абый. Шунысы кызык, әлеге концерт буласын ишетеп, башка авыллардан да карарга киләләр.

- Кичә генә Ринат (виртуоз баянчы Ринат Вәлиев) безгә кунакка килгән иде, аның белән бик озак сөйләшеп утырдык, - ди Рафыйк абый. – Мине элек-электән концертларга, Сабантуйларга бик еш чакыралар. Анда артистлар да килә. Менә шунда танышып китеп, аралаша башлыйбыз. Ринат белән без күптәнге якын дуслар, унбиш еллап аралашабыз инде. Илфат Шәех белән дә дуслыгыбыз көчле. Дөресен әйткәндә, гармуннарда оста итеп уйнарга мине Ринат Вәлиев өйрәтте. Минем музыкаль белемем юк, ничек тоям шулай уйный идем. Ринат миңа дәресләр бирә башлагач, музыканы тоюның үзенчәлекләрен аңлый башладым. Бик күп гармунчылар белән аралашам, аларның ничек уйнаганнарын карап торып, үземә дәресләр алам. Телефоныма берәр җыр килә икән, күңелемә хуш килсә, өйрәнмичә туктамыйм. Тиешле югарылыкта уйнар өчен йөз тапкыр уйнасам уйныйм, барыбер максатыма ирешәм.       

Кая гына чакырсалар да,  мөмкинлеге булганда барырга тырыша. “Мин акча дип йөрмим, чакырсалар, Уфаларга кадәр барырга мөмкинмен. Ләкин шунысы да бар, чакырган бар җиргә барып булмый. Эшлим дә бит. Гел гармун күтәреп кенә йөреп тә булмый. Авылдан чыгып киткәннән соң, 1988 елда “Татавтодор”га эшкә кергән идем, шуннан бирле 37 ел бер урында эшлим. Минем бөтен яшьлегем, гомерем “Татавтодор”да узды. Кайчак, бергә эшләгән малайлар күрә дә, әле дә шушында эшлисеңме, дип аптырыйлар. Мин бу эшкә ияләнгән. Китәсем килми. Озак еллар эшләгәч, анда мине һәркем белә. Бер эштән икенчесенә сикереп йөрергә яратмыйм”, - ди Рафыйк абый.

Менә шул эштән кайткач, күңеленә рәхәтлек бирүче гармунын кыстырып, ул үзе кебек гармунчылар янына очрашуларга йөри. Теләче, үзе хәзер яши торган Питрәч районы гармунчылары белән тыгыз элемтәдә тора. Алар белән бергәләп, авылларда хәрби операцияләрдә катнашучы егетләргә “Хәйрия концертлары” куялар. 13 концерт куйганнар инде. Бу атнада тагын бер концерт куймакчылар. Мондый чараларга артист дусларын да чакыра. Шунысы үзенчәлекле, алар бу концертларны акчага куймыйлар, кемнең күпме ярдәм итәсе килә, мөмкинлегегездән чыгып бирегез, дип савыт куялар. Концертка килгән һәркем күңеле кушканча акча сала. Җыелган акчаларны егетләргә кирәк әйберләр алырга дип районнарда эшләүче валонтерларга тапшыралар. Соңгы концертта гына да 38 мең акча җыелган.

Игелек эшләү аның канында

Мәдәни чараларда актив катнашудан тыш, авылында булган зират өмәләренә  дә кайтырга тырыша ул.  Май аенда зират чистарту бу авылда гадәткә кергән. Узган ел әнә авыл зиратының капкасын эшләтеп куйган.  “Малаебыз үлгәннән соң көн саен диярлек зиратка кайтып йөри башладым. Бер кайтуымда, өлкән яшьтәге авылдашыбыз капканы ача алмый. Капканы күтәреп аны ачып керттем. Шулкадәр күңелемә тиде, бу капканы гына эшләтерлек мөмкинлегем бар бит уйладым да, ясатырга булдым. Ул капканы алмаштыргач, икенчесенең дә начар икәнен күрдем. Анысына көздән заказ биреп куйдым, язга анысын да алмаштырырга җыенам”, - ди Рафыйк абый. Тагын бер хыялы бар әле аның. Зиратта күмү өчен кирәк булган әйберләрне саклау өчен бурадан йорт ясап куймакчы. “Акчадамени хикмәт, исәнлек, саулык, игелекле эшләр калдыру кирәк”, - ди Рафыйк абый.

Изгелек эшләү аның канында. Бүгенге көндә ул Питрәч районының Иске Шигали авылында яши. Йорты тукталыш янында гына. Бер елны, зәмһәрир салкында мондый көндә эшләрлек түгел, дип аларны эштән кайтарып җибәрәләр. Өенә кайтып  җитә, күрә, тукталышта бер ханым басып тора. Ул көнне хәтта автобусларны рейска чыгармыйлар. Янына туктап кайда кайтасыз, дип сорый. “Питрәчкә кайта идем, бер техника юк”, - ди суыктан туңып беткән ханым. “Утырыгыз, апа, кайтарып куям”, - ди. Өенә кадәр кайтарып куя. Җәй көне эштә кулын кыстыра, ярасын бәйләтер өчен ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Ишектән килеп керүгә, ак халатлы ханым аны шунда ук танып ала. “Син бит мине салкын көндә кайтарып куйган егет”, - дип хирургия бүлегендә эшләүче Сәрия апа беренче ярдәмне күрсәтә. Менә шул бер яхшылык аларны таныштыра һәм бүгенгәчә алар бер-берсенә рәхмәтле булып, ярдәмләшеп яшиләр.

Ә мондый очраклар саный китсәң, аның тормышында бик күп.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading