16+

Гомер буе хезмәттә сыналган язмыш

Әлки районы Иске Салман авылында яшәүче Гаимә Гаяз кызы Гыйззәтуллина — ил белән бергә кырыс сынаулар узган буын вәкиле.

Гомер буе хезмәттә сыналган язмыш

Әлки районы Иске Салман авылында яшәүче Гаимә Гаяз кызы Гыйззәтуллина — ил белән бергә кырыс сынаулар узган буын вәкиле.

4 февральдә ул 95 яшен тутырды. Аның гомере — ачлык-ялангачлык, сугыш афәтләре, авыр хезмәт һәм югалтулар аша узган озын юл.

«Сугыш башланганда миңа нибары 10 яшь иде…»

Яшьлекнең иң матур елларын Бөек Ватан сугышы өзә. Өмет-хыяллар урынына — ачлык, салкын, өзлексез эш.
— Мин гомер буе колхозда булдым, — дип искә ала Гаимә апа. — Салкын яз-көзләрдә дә, кызу җәйләрдә дә кырда идек. Җир сөрдек, чәчтек, урдык, терлек карадык. Кирәк, дигәч, эшләдек инде…
Ул 13 яшеннән “Салман” колхозында хезмәт куйган. Ә сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь булган.
— Нәрсә ашый идек дисеңме? Ни табабыз — шуның белән. Алабутадан кабартма, черегән бәрәңге… Җәен чабата, кышын кырык ямаулы киез итек. Өченче класста укыган чак булгандыр, мәктәпкә дә йөрми башладым — сул аягымның чабатасы югалды, икенчесе дә юк…

Ачлы-туклы яшәсәләр дә, салым түләгәннәр: ел саен йомырка, ит, атланмай, сарык йоны тапшырырга тиеш булганнар. Бер чиләк арыш өчен кешеләрне төрмәгә утырткан заманнар…
— Утырып елаган көннәрем бар иде, — дип көрсенә ул.

 Җиңү хәбәрен радиодан ишеткән көн

1945 елның 9 мае. Авыл советы бинасына эленгән зур тәлинкә-радиодан яңгыраган хәбәрне Гаимә апа әле дә онытмый.
— Әй, елаштык, кочаклаштык! Бөтен халык шатлыгы иде бу. Минем өчен иң кадерле көн булып калды, — ди ул.

Әтисе сугыштан 1943 елда контузия алып кайта, колхоз эшендә йөри. 14 яшьлек кыз да өлкәннәр белән беррәттән кишер утый. Хезмәт хакы турында сүз дә юк — “яшең җитмәгән” дип түләмиләр.

 Ана йөрәге һәм хезмәт юлы

1954 елда Габдерәхим белән гаилә коралар. Бер-бер артлы балалар туа.
— Нинди иркәләү ди ул? Имезергә генә кайтам да — яңадан кырга, — дип елмаеп искә ала ул.

Гомер буе эштә булган бу хатын-кыз бүген дә зарланмый. Өч кызы янәшәдә: кайгыртып, карап торалар. Авылдашлар, мәктәп укучылары да ветеран янына еш килә.

Озак яшәү сере турында сорагач, җавап кыска:
— Хезмәттә. Дарулар белән дус түгелмен. Аллага шөкер, ишетәм, үз аягымда йөрим. Без күргәннәр башка кабатланмасын иде…

Тик язмыш аны картлыкта да сыный: ике улы яман чирдән вафат була. Ана йөрәге өчен иң авыр сынау — бала югалту. Әмма ул сынмый.

Казанда яшәүче кызы Таһирә апа Хәлиуллова:
— Без өч кыз Сәвия, Мәсхүдә, һәм мин әнине берүзен калдырмыйбыз. Телефоннан үзе сөйләшә, хәтта мөнәҗәтләр көйләп утыра иде әле, — ди.

 «Без күргәннәр кабатланмасын…»

Гаимә апаның язмышы — тыл хезмәтчәненең гади, әмма бөек тарихы. Ачлыкны да, югалтуны да, шатлыкны да күргән бу буын илне күтәргән, тормышны яңадан корган.

95 яшьлек әбинең иң зур теләге гади:
— Тынычлык булсын. Балалар исән-сау яшәсен.

Бу сүзләрдә — бер гасырлык гомернең асылы.

Гаимә апа иптәшләре белән бергә
Гаимә апа кызлары белән
Гаимә апа тормыш иптәше һәм оныклары белән бергә

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading