– Ир-атка көч бирергә кирәк, курку түгел, – ди ул. – Мин аңа ышандым… һәм көттем.
Салават башка егетләр белән бергә танк полигонында хәрби күнекмәләр үткән, шунда аны медицина өлеше????? буенча начальник итеп билгеләгәннәр. Хәрби инструктор әйткән сүзләр гомере буе колагында яңгырый: «Истә калдырыгыз: без үзебезнекеләрне ташламыйбыз». Салават бу сүзләрне шул чакта ук күңеленә сеңдереп калдырган.
Газ коткаручы булып эшләгән еллар аны әзерләгән, чыныктырган. Ут, төтен, җимерекләр арасыннан кешеләрне чыгару — аның өчен ят түгел.
Әмма фронт… фронт — бөтенләй башка дөнья.
Артиллерия тавышы, дроннар гөжләве, яраланганнарның авазы — барысы да бергә кушылып, кешене сындырырга тиеш кебек. Ләкин ул аны сындыра алмый. Чөнки ул инде үзенә сүз биргән: беркемне дә ташламаска.
– Салават турында сөйләгәндә, иң элек аның холкы искә төшә — ул гел елмаеп йөрүче, тирә-юньгә җылылык өләшүче, эчендә ташып торган энергиясен кешеләргә багышлаучы егет, - дип хатирәләре белән уртаклаша Әлмәт физик культура көллиятенең югары категорияле махсус-теоретик дисциплиналар укытучысы Миннур Латыйпова. – Позитив, шат күңелле, креатив… Әмма бу сүзләр генә аны тулысынча ачып бетерми. Чөнки Салават турында иң дөресен аның сүзләре түгел, ә эшләре сөйли.
Салават күптәннән хәйрия эшләре белән мәшгуль булган: балалар йортларына йөргән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнгән, аларга игътибар, җылылык бүләк иткән. Аның өчен бу акция дә, бурыч та түгел, ә күңел халәте. Кемгәдер ярдәм итү — аның тормышының аерылгысыз өлеше.
– Тренер буларак та ул гади укытучы гына түгел, ә остаз булды. Һәр тренировкага ул үзен тулысынча бирде, һәр балага аерым игътибар тапты. Аның өчен нәтиҗә — җиңүләр генә түгел, ә тәрбия бирү. Ул малайларны да, кызларны да көчле булырга, сүзендә торырга, намус белән яшәргә өйрәтте. Физик әзерлек белән беррәттән, ул аларда ихтыяр көче, рух ныклыгы, Ватанга мәхәббәт тәрбияләде. Шуңа күрә дә балалар аны тренер буларак кына түгел, ә якын кеше итеп кабул итә иде, - ди Рината.
«Аю» абый
Яу кырыннан отпускка кайткан саен, ул иң элек шәкертләре янына ашыккан. Бер кайтуында ул аларга онытылмаслык бүләк ясаган. Футбол кырына кинәт “аю” килеп чыккан. Башта аптырау, аннары көлү… Балалар аның белән уйный башлаган. Һәм кинәт “аю” битлеген салып җибәргән
– Салават абый! – дигән шат авазлар бөтен мәйданны тутырган. Әлеге мизгелдә балаларның күзләрендәге шатлыкны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Алар аны кочаклап алганнар, җибәрәселәре килмичә, һәрберсе аңа сыенырга, якынрак булырга тырышкан. Чөнки алар өчен ул — тренер гына түгел, ә дус, терәк, үрнәк.
Рината белән Салаватның мөнәсәбәтләре дә шушы ук җылылыкка корылган. Аралары ерак булуга карамастан, ни чаклы авыр булса да, алар моны сынау дип кабул иткән.
– Шул дүрт ел безне ныгытты гына, – ди Рината. – Хисләребезне чистартты, якынайтты.
Угледар юллары
Угледар картада гади нокта гына. Ә чынлыкта — кан, ут, тузан.
– Анда һәр метр өчен сугыштылар, – дип искә ала Салават сюжетларның берсендә. Санитар эвакуация — иң куркыныч эшләрнең берсе. Яралыны алып чыгар өчен, син ут астына керергә тиеш.
– Кайчак яраланган егетләр хәрәкәтләнергә курка, – дип сөйли ул. – Шунда син аларны күтәрәсең, кычкырасың…
Бер юлы үз өстендә ике яралы хәрбине күтәреп чыккач, тиешле уколларны ясый да, квадроциклга салган. Баткаклы, миналы юллардан саклык белән яшел зонага чыгарып эвакуация төркеменә тапшырган.
– Юл начар, яралылар авыртуга түзә алмый кычкыра, ә син барыбер алга барасың. Артта — шартлау, алда — билгесезлек, ә мин җилдерәм генә, чөнки туктарга ярамый. «Баба яга» килеп җитәргә мөмкин, - дип искә алган егет телевидениегә биргән интервьюларның берсендә.
Ая
Озак көтелгән кызларын бала тудыру йортыннан алып чыгу да Салаватның ялына туры килгән. Минһаҗевлар гаиләсендә бу сабый – өч еллык өмет, сабырлык һәм көтү нәтиҗәсе.
– Без бу мизгел турында бик озак хыялландык, нәкъ менә кыз бала теләдек, – дип сөйли Рината. – Аның әтисен каршы алуын көттек.
Сабый 2025 елның 27 июнендә дөньяга аваз салган. Аңа Ая дип исем кушканнар. Бу исем, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “могҗиза” дигәнне аңлата. Чыннан да, бу бала – гаилә өчен чын могҗиза, язмыш бүләге.
Бу бәхетле мизгелләр озакка сузылмый шул, бераздан Салават яңадан хезмәтенә кире кайткан.
2026 елның 16 феврале… Бу көн Салават өчен соңгы сынау булган. Аның төркеме көчле артиллерия уты астында калган, күк йөзе дрон белән капланган. Шартлау, ут, төтен арасында да ул үз бурычын ахырына кадәр үтәгән. Әмма батыр егетнең гәүдәсен озак вакыт алып чыгу мөмкин булмаган…
***
Бер айдан соң, 15 мартта, Әлмәт халкы тын калып, үзенең каһарман улы белән хушлашты. Батырлар аллеясында аны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең күплеге күпләрне таң калдырган. Анда якыннары, туганнары, хезмәттәшләре генә түгел, ә кайчандыр аның кул астында тәҗрибә туплаган егет-кызлар да булган. Һәркайсының күңелендә – үз Салаваты, әмма барысын берләштергән бер уртак хис: ул һәрвакыт көләч йөзле, елмаючан, рухы нык кеше булып истә калачак.






Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
0
0
Изге йорэкле, кин хэм саф кунелле,ачык йозле, ярдэмчел, ихтирамлы, эчкерсез Салават мэнге безнен кунеллэрдэ! Яхшы кешелэр бик куп, Салават кебеклэр юк шул...
0
0