Безнең иң ышанычлы, иң тырыш хат ташучыларыбызның берсе иде ул.
Мәгърифәтле авыл халкы газета-журналлар укыдан өзелмәсеннәр дип, редакцияләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек итте. Гамәле хак – элемтә бүлегенә генә түгел, Татмедианың үзенә дә тугры була белде.
“Каны акка әйләнә башлаган”
Соңгы сүзем һич алдаусыз – район басмасы өчен дә җан атты, “Шәһри Казан. Язмыш” газетасына яздыру нәтиҗәләрен дә елдан-ел үстерә килде. Киметмәде ул безнең укучыларны, авыл халкы шуның өчен дә яратты үзен – көләч йөзле иде, һәр өйгә елмаеп килеп керә дә йомшак кына эндәшә, хәлләрен белешә. Күп кирәкмени соң кешегә, бер җылы сүзе, ягымлы карашы да җитә дә... “Син эшләп торганда газеталарга язылабыз әле, рәхәтләнеп укыйбыз!” – дип яхшылыкка кинәнгән авыл халкы да ятим калды бүген.
Әтнә районының Күәм авылында озак еллар хат ташучы булып эшләгән Гөлия Фәргать кызы Хәбибуллина һич көтмәгәндә бакыйлыкка китеп барды. Кызганыч, бик кызганыч. Нәкъ менә аны югалтуыбыз безгә дә бик авыр. Гаиләсе, әнисе, туганнарына килгән бу хәсрәт – тез астына китереп сугудан да көчлерәк. Кайгыларын уртаклашып, сабырлык, түземлек телибез.
Җирләргә кайттык. Гөлияне соңгы юлга озатырга килгән кешенең күплеге... Әйтерсең лә, зур урындагы берәр җитәкченең җәсәденә килгәннәр. Никадәр кеше өчен үз булып яшәгәнлегенә җеназа намазы укылганда тагын бер инандык. Куәм элемтә бүлегенең йөрәге иде шул ул.
– Эш өстәлендәге язулары Гөлия калдырып киткәнчә, ручкасына да тимәдек, үзе куйган килеш. Кызлар, тәмле әйбер пешереп килдем, әйдәгез, чәй эчәбез, аннары эшләрбез, дип елмаеп килеп керә иде. Чәйне килүгә куям инде, ярты сәгатьләп гөрләшәбез дә, ду китереп эшкә керешәбез. Рәзинә белән Гөлназ газеталарын, товарларын алып чыгып киткәч тә Гөлия кала иде, икәү генә калып сөйләшәбез, рәхмәт, сүзләребезне сибеп йөрмәде, ике арада калдыра белде. Мин аларга, кызлар, мин сезне быел җәй җиткәч, җыеп диңгезгә алып барам, дидем. Әй, Айсылу апа, сыерларымны ияртеп барсам гына дип көлгән иде Гөлия. Уч тутырып тотарга акчасы булыр диеп, терлекләрне дә күп асрадылар. Ире Руслан белән икесе дә бик тырышлар, йорт-җирләрен зурайтып, матурлап, тормышларын җитеш итеп бетергәч кенә... Гөлия йорт тирәсен гөлбакча итте, аның чәчәкләре көзгә кадәр шау чәчәктә иде, 15 төрле сортта бәрәңге генә үстерде, аларны безгә дә килеп сөйли иде, бик кызыксынучан иде мәрхүмә. Август айларында хәле китеп алҗыды. Эшкә килгәндә өч тапкыр туктап ял иттем, аяк атлар чамам да калмады, дип көлеп керде берсендә. Өч балаң бар, хастаханәдә тикшерен, уен эш түгел, дип пыран туздырдым, – дип сөйли Куәм элемтә бүлеге җитәкчесе Айсылу Галимуллина.
Русланның сеңлесе Зөлфия сөйләвенчә, йөрәге борчыганга аптырап хастаханәгә тикшеренергә баргач, барысы да ачыклана – каны акка әйләнә башлаган. Төрле хәлләрне кичәләр, табибларның да салкын карашларын да күтәрә. Хастаханәгә салгач та, ике-өч көн ятак саклап ята, янына килеп, хәлен сораучы, дару бирүче дә булмый хәтта, тикшермәүләрен әйтеп тә тормыйм, битарафлык аркасында кулдан ычкынылган вакыт берәмлеге инде үткәндә.
– Яшермим, үлгәнен көтәсезме әллә дип, Әтнә хастаханәсенә үзем шалтыратып, кыздырдым. Менә шуннан соң селкенешә башладылар. Аннары бик чабыштылар да соң... Авыру тарихын ачып караган табиб: “Сезгә бит узган елны ук каныгызны алмаштырып, яңа кан салырга тиеш булганнар”, – дигән. Соңга калдылар... – ди Айсылу ханым.
“Химияләр бавырын таркаткан”
Район хастаханәсе Гөлияне башкала табибларына җибәрә. Анда ул көчле давалау курслары үтә. Кызганыч, артыгы белән көчле булып чыга шул. Химиятерапия күләмен артык язганнарын, шул сәбәпле Гөлиянең эчке органнарын яндырып ташлаганнарын, озак вакыт квота көтеп, Санкт-Петербург хастаханәсенә барып егылгач кына беләләр.
– Аяклары сызлады, хәер, бөтен җире авыртты инде, бик сызланды. Петербургка очканда да без аны коляскага гына утыртып йөрттек. Җитмәсә ул көнне самолетны 3 сәгатькә тоткарладылар. Юлны авыр кичте, Зөлфия сеңлем шәфкать туташы, әллә ничә тапкыр укол салды. Терелергә нияте зур иде, аягыма басам дип хыялланды. Юлга чыгар алдыннан документларын да бик тиз эшләп бирделәр, барысы да уңайга килеп тора дип куандык. Безне кабул иткән хастаханәдә, кызганыч, өч кенә дәваланып калды шул, Гөлияне үз авыруы да эчтән кимергән, җитмәсә көчле химияләр бавырын таркаткан, организмның каршы торучанлыгы кимүе сәбәпле, анда туберкулез чире башланган. Гөлияне икенче хастаханәгә күчерергә мәҗбүр булдылар. Андагы дәвалауны күтәрә алмады, 16 март көнне реанимациядә өзелде, – ди Руслан.
– Соңгы көнне миңа буталып шалтыратты ул, саташты. Тавышы сүнгән, сүрелгән иде, яшәүдән дә, терелүдән дә өметен өзгәнен аңладым. Руслан белән икәү илткән идек, алырга да икәү бардык, Руслан кәгазь эшләрен бетергәч, самолет белән очты, ә мин менә Гөлия белән тәүлек ярым махсус машинада кайттык. Рәхмәт, авыл кешеләре, дуслары, хезмәттәшләре, туганнар бик нык ярдәм иттеләр, бөтен чыгымнарын үзе каплап та китте балакай... Тәрәзә төбендәге гөлләре шау чәчәктә утыра бит, Гөлия һич үлеп кайтырга тиеш түгел иде. Русланга да, балаларына да бик авыр. Төпчеге Әминә 5 кенә яшьлек, аңа әнисе үлгәнен әйтмәдек, – ди Зөлфия.
“Гомерләр тигез бүленмәгән”
Гөлия тумышы белән Арча районының Яңа Утар авылы кызы. Ераксынып тормаганнар, соңгы юлга озатырга авылдашлары да күпләп җыелган иде.
– Гөлиям уртанчы балам. Эшләп үсте, иркәләргә вакыт та тимәде. Ике кайнаналы йортка килен булып төшкәч, карт кодагый Зөбәерә әби дә үзен бик яратты. Тәмле телле, кулы мең төрле эш белә дип сөенде. Матур яшәделәр. Егерме ел элек килен булып төшкән иде, шушы еллар эчендә ник бер мәртәбә кайтып зарлансын, Руслан белән тиң иделәр, күз карашыннан аңлашып яшәделәр. Биш ел элек кенә кодагыем да китеп баргач, өйнең яме китте, дигән иде Гөлия. Үзеңнән соң бөтенләй кояш сүнде дим, көн дә күңелемнән кызым белән сөйләшәм. 42 яшендә кара гүрләргә кереп ят инде... Сынауларны өеп бирде Аллаһым. 22 ел элек олы улым Әнисне, 16 ел элек ирем Фәргатьне җирләдем. Әнис дуслары белән яңа ел каршылаганда үлеп китте. Фәргать атаклы тракторчы иде мәрхүм. Төп йортта Алмаз улым гаиләсе белән яши. Кызлы әниләрне бәхетле кешеләр чынлап та, сер сандыгым китеп барды. Гөлиянең олы улы Ранил, көндезен эшләп, кич укый, балакаем, бик тырыш. Уртанчы кызлары Әдилә дә Казанда. Әминәне әнисен җирлисе көнне дә балалар бакчасына илттек, үле гәүдәсен күрсәтмәдек. Хастаханәдә дип уйлый, уйнаганда туктап кала да, әнине сагындым дип куя. Ничекләр итеп аңлатырлар балакайга. Мин Гөлия хастаханә юлын таптый башлаганы бирле алар янында яшим, кечкенәсен карыйм. Саулыгым чамалы шул, кан басымым бик югары, Гөлия саклап яшәде мине, үзе әнә китеп тә барды... Их, гомерләр тигез бүленмәгән шул, – ди Рәшидә апа.
Минем үз чиратымда, бер нәрсәгә күңелем тыныч, Гөлия исән чагында, хәлебездән килгәнчә, юк акчага да үз эшен яратып эшли белүе, тырышлыгы, хезмәтенең саллы нәтиҗәләре өчен хөрмәтли алдык. Өч ел рәттән газетабызның бәйрәменә чакырдык. Кечкенә генә бүләгебезне дә зурлап ала белде, рәхмәтен әйтеп, киләчәктә дә янып эшләргә дип канатланып кайтып китте. Янып-көеп эшләде, әйтерсең лә янар күбәләк иде. Гөлия шикеле кеше тагын бүтән берәү булмас җир йөзендә, шунысы хак.
Комментарийлар