Укымыйча ничек яшәп була, дип аптырый Наил ага
Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында гомер итүче Наил абый Шакиров гомере буе укый. Ярты ел саен 13-14 мең сумлык газета-журналларга языла. Алты төрле кроссворд газетасы алдыра.
Кроссворд чишә башласам, баш-аягым белән кереп китәм, бар дөньям онытыла, ди. Укудан тәм табучы кешеләр була. Наил абый әнә шундыйлардан. 1943 елда дөньяга килгән малай балалар бакчасына йөргәндә үк хәрефләр таный башлый. Мәктәпкә укырга кергәндә укый-яза белгән. “Класстагы берничә малай укырга ярата идек”, – дип искә ала ул. Үзе кебек укырга яратучы классташлары белән балалар китапханәсенә барып, китаплар яздырып укырга керешәләр.
Өч ел эчендә китапханәдәге бөтен китапны укып бетерәләр. “Безнең Котлы Бөкәш заманында район үзәге булып торган авыл, - дип сөйли Наил абый. - Балалар китапханәсендә болай да укырга китап күп иде. Андагы бөтен китапны укып бетердек, тагын укыйсы килә бит. Зурлар китапханәсенә язылырга барган идек, яшегез җитми, дип кире борып кайтардылар”. Ләкин малайларның үҗәтләнеп бусага таптауларын күреп, аларга зурлар китапханәсеннән китап яздырып бирергә булалар. Өлкән яшьтәге балаларга язылган әсәрләрне укый башлыйлар.
Уку Наил абыйның гомерлек мавыгуына әверелә. Кайда гына булмасын, укуын белә. Армиядә хезмәт иткәндә дә китапханәләрдән китаплар ала. “80 яшемә кадәр китапханәдән китап алып укыдым”, - ди Наил абый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, тау сәнәгате училищесын тәмамлаган егет, шахтада күмер чабарга китә, аннан армиягә. Яшерен ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Өч ел дәвамында подстанциядә энергетик булып кизү тора. Армиядән туры олы яшьтәге әти-әнисе янына кайта. Авылга кайтса, зур подстанция төзеп куйганнар.
Ярты Татарстанны, Киров өлкәсен электр энергиясе белән тәэмин итә торган зур подстанция була ул. Армиядән кайткан егет бирегә эшкә урнашырга була, безгә дежур торучы кеше бик кирәк дип, аны Казанга “Татэнерго” оешмасына җибәрәләр. 37 ел подстанциядә эшли. “Лаеклы ялга чыкканчы бер урында эшләдем. Эшебез бик җаваплы иде. Синең бер ялгышың җәмгыятьне зур казаларга китерергә мөмкин. Таләпләр буенча дежур торучылар лаеклы ялга чыкканнан соң бер көн дә эшләргә тиеш түгел. Чөнки бу эштә оперативлык, игътибарлык кирәк.
Яшем тулу белән эштән туктадым да менә рәхәтләнеп газетлар укып ятам”, - дип көлә Наил абый. Гомере буе 15тән дә ким булмаган газета-журналларга языла ул. “Ярты ел саен 13-14 мең сумлык газеталарга язылам. Татар газеталарын яздырып алсам, русчаларын сатып алам. Кроссвордларга бер кереп китсәң, шулкадәрле кызыклы. Бөтен игътибар шуларда гына. Бераз хуҗалыктагы эшләрне карап алам да, тагын шул кроссвордларга утырам. Газетаны уку исә үзе бер күңелле. Бөтен яңалыклар белән хәбәрдар булып торасың.
Укымаган кешеләргә гаҗәпсенәм. Кеше аракы эчәргә акча таба, ә укырга акчасын кызгана. Газета тотып та карамаган кешеләр бар, менә шул кешеләргә аптырыйм. Горурланып әйтәм, ярты елга бер газетага язылам да, рәхәтләнеп укыйм”, - ди ул. Төрле темаларга укырга ярата ул. Миңа укырга гына булсын, ди Наил абый. Газета килүгә башта үзе укый, аннан хатынына бирә. “Хатыным да газеталарны бик яратып укый. Ул укыганнан соң, бергәләп фикерләшәбез. Кара-каршы утырып анализлыйбыз. Газета укуның бөтен тәмен дә шунда”, - ди Наил абый.
Авыл почтасына килгән газетларны хат ташучы кайчан китерер икән, дип көтеп ятмый, үзе барып ала. “Почта хезмәткәрләре үземне бик хөрмәт итә, килүемне көтеп тора. Мин килешкә газеталарымны әзерләп куялар. Почта авылга чәршәмбе, җомга көннәрендә килә. Үземнекен генә түгел, күршенекен дә алып кайтам. Күршебез Ләмига Мөхәрләмова да безнең кебек укырга ярата. Ике күрше дә сезнең “Шәһри Казан” газетасын алдырабыз. Бергәләп чыккан язмалар турында сөйләшәбез, газетагыз бик ошый. Ләмига авылның чәк-чәк пешерү остасы да. Эше күп булса да, укырга вакыт таба, бик булган ханым”, - дип күршесен дә мактап алды Наил абый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар