Ике ел буе махсус хәрби операция зонасында алдынгы сызыкта хезмәт иткән егет белән Балык Бистәсе халкы 2024 елның 10 декабрендә хушлашты.
Балачак еллары
Каһарман егет турындагы истәлекләре белән ике туган апасы Алсу Фәхриева уртаклашты.
- Илсур абый белән Гөлнур апа гаиләсендә Илшат 1994 елның 21 апрелендә дөньяга килде. Игезәк сыңары Илфак белән гел бергә булдылар. Авылда эш бетми бит, әти-әнисенә дә төп терәк, булышчы булдылар. Үскән вакытта аларның шукланып ниндидер маҗараларга юлыгуын күрмәдек. Әти-әнисенең йөзләренә кызыллык китермәделәр. Күки авылында урта мәктәбен тәмамлагач, Илшат Казанга китеп техникумга укырга керде, аны тәмамларга өлгермичә, армия сафларына алдылар.
Әнисеннән аерылу - йөрәк ярасы
Хезмәт итеп кайткач, Илшат төрле эшләрдә эшли. 2020 елда гаиләне зур сынау көтә — әниләре фаҗигале төстә һәлак була. Илшат сыңар канатсыз кала. 2022 елда башланган мобилизация Шакировларны читләтеп үтми, повестканы авыл җирлеге башлыгы тапшыра.
- Илшатның моңа каршы килүен яки качып йөрергә теләвен бер генә тапкыр да ишетмәдем. Киресенчә, «кирәк икән, димәк, барам да кайтам», — диде ул барыбызны да тынычландырып. Энем үзен бик сабыр, тыныч тотты. ЭКСПОда бер ай күнекмә узгач, аларны Сватово, Авдеевка, Купянск ягына җибәрделәр. Баштан гади рядовой иде, аннан соң кече сержант, сержант дәрәҗәсенә күтәрелде. Ике тапкыр ялга кайтты. Һәр отпускысында бергә булдык, төрле җирләргә йөрдек. Мин аңа озак кына карап утырырга ярата идем, һәрбер чалымын истә тотарга теләгәнмендер инде. Әнисе дә булмагач, мин аңа апасы да, әнисе дә булганмындыр. Серләре белән дә бүлеште. Холкы буенча ул туганнарга карата бик ягымлы, ярдәмчел булды. Илшат башта артиллерия бригадасында хезмәт итте, аннан соң разведкага күчерделәр.
«Таш астыннан чыгардай»
Алсу сүзләренә караганда, «Малой» позывнойын алган энесе бер дә тик тормас булган. Исеме җисеменә туры килгән анысы: егетләр арасында иң яше булса да, «таш астыннан чыгардай» итеп хезмәт куйган. Яу кырында артиллерия бригадасыннан тыш, разведкага йөргән, кирәкле мәгълүмат табарга өйрәнгән.
— Штурм бригадасы киткәннән соң, аларның роталары җирлекне саклау бурычын башкарганнар. Энемнән, әлбәттә, үзенең кичерешләре, алгы позициягә кергәч, нинди хисләр кичерүен дә сорамый калмадым. Тик алай ук күп сөйләргә яратмый иде ул. «Күңелем белән әнием рухына эндәшәм, аннан ярдәм сорыйм», - дия иде. Илшатның медальләрен генә карыйк: җиде медаль арасындагы «Батырлык өчен», «Хәрби батырлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Суворов», «Хәрби махсус операциядә катнашучы» бар. Орден-медальләрнең һәркайсы артында нинди дә булса каһарманлык, курку белмәү, аяусызлык үрнәге тора, — ди Алсу горурланып.
29 ноябрь… Мизгел эчендә узган гомер
Илшатның үлгән хәбәрен Алсуга энесенең хезмәттәшләре шалтыратыып хәбәр итә. 29 ноябрьдә дрон-камикадзе төшергән снаряд Күкинең батыр егетенең гомерен кискән. Илшат апасы белән шул көнне 10.30 сәгатьтә сөйләшеп алган булган, ә 11.30 аның үлгән хәбәре килә. Мизгел эчендә.
- Аягым астында җир убылды сымак, әллә кая тирәнгә очтым, аңыша алмыйм. Бу хәбәрнең дөреслегенә ышанмадым, әле дә ниндидер уй бар: кайтыр кебек. Соңгы сөйләшүебез әле дә колагымнан китми. Тиз кайтардылар аны, Күки авылында җирләдек. Әле шуны да әйтим: Илшат соңгы сулышын алган агачка егетләр язу куйган. Бик рәхмәтле мин аларга. Яу кырындагы егетләр бер йодрык сыман булдылар, аларның туганнары да берләшеп, ярдәмләшеп, бер-беребезгә терәк булдык. Кызганыч, һәлак булучылар бар, соңгы юлга озатырга да барыбыз да җыелышып барабыз. Гел аралашып торабыз. Илшатның яу кырында булган дуслары белән әле дә аралашам, ярдәм җибәреп торам. Исән-имин генә була күрсеннәр дә, яу кырыннан җиңү белән кайтсыннар. Без моны бик көтәбез, - ди Алсу теләктә калып.
Балык Бистәсе районы Күки авылының мәдәният йорты директоры Гөлфинә Сәләхиева:
- Малайлар икесе дә шундый матур, ягымлы булып үсте. Чаялыклары да булды үзләренең. Хәзер дә күз алдымда: әниләре бик матур киендереп беренче сыйныфка укырга озатты. Укыган вакытта гел тырышып укыдылар, гел 4тә-5ле булды аларның. Илшат үтә дә җитезлеге белән аерылып торды. Ул бик оста рәсем ясый, элек стена гәзите чыгару гадәте бар иде бит Илшат шунда баш рәссам булды. Моннан тыш, игезәкләр сәхнәдән төшмәде: бик матур җырлыйлар иде. Икесе дә чаңгы ярышларында катнашып урыннар яулады. Смотр-конкурслар, районда үткәрелгән чаралар алардан башка үткәнен дә хәтерләмим. Нинди генә эш кушсаң да, күндәм булып ярдәмләшәләр иде. Авылдан киткәч тә, мин авыл клубындагы чараларда катнашуларын сорап мөрәҗәгать иткәч, ярдәмгә ашыкты. Ялга кайткач та клубка кермичә китми, хәл-әхвәлләрне сораша. Ә мин андагы тормышлары турында кызыксынам. Алар кайчак яшел зонага чыккач, ташландык авылда яшәгән. Баксаң, каядыр күченеп китмичә, шунда үз йортларын ташлап китмәгән карт-корылар да булган. Егетләр аларга хуҗалык эшләрендә булышкан, мал-туарларын карашканнар, хәтта «язын суганнарга кадәр утырттык», - дип Илшатның сөйләгәне хәтердә. Аның дуслары шактый, үлем хәбәрен ишеткәч тә бик авыр булды үзебезгә. Авылдан 6 бала мобилизация буенча китте, менә Илшатыбызны да озаттык. Дуслары клубта Илшатка багышланган почмакка кат-кат килеп карыйлар. Ачы хәсрәт — барыбыз өчен дә.
«Без бер йодрык булып яшәдек… һәм шулай калабыз»
Махсус хәрби операция зонасында беренче көннән үк хезмәт иткән, соңрак авыр яра алып демобилизацияләнгән Арча егете, «Браво» позывнойлы хәрби егет Илшат белән иңне-иңгә куеп хезмәт иткән.
- «Малой» белән ЭКСПОда ук таныштык, шул вакыттан бирле бергә артиллерия дивизиясендә хезмәт иттек. Әйтик, разведка һәм штурм бригадалары билгеле бер пунктны кулга төшерә, каршы як хәрбиләреннән «чистарта». Аннан соң саклану ныгытмалары, ягъни «укрепотряд»лар үз эшен башлый. Без шуңа керәбез инде. Окоп булса, шунда артиллерия системаларын урнаштырабыз. Блиндажлар корылмаган булса, үзебез казый башлыйбыз яки инженерларны чакырабыз. Моннан тыш, разведкага да үзебез йөрдек. Чөнки каршы якның ДРГ, ягъни диверсия-разведка отрядлары шактый актив эшли. Аларны җирле кешеләрдән һич кенә аерып булмый. «Малой» актив, әйткәнне төгәл үти, чын хәрби булып үсте. Кайчак көлкеле хәлләр дә булгалый иде: ул авыл баласы, хуҗачыл, кайда нәрсә таба, шуны, «кирәк» дип, блиндажга күтәреп кайта. Шелтә дә белдерәм: «Вакытыңны әрәм итеп, көчеңне бетереп йөрмә», - дия идем. Ә ул: «Кирәге чыгар», - дип көлә иде.
Куркыныч булгандыр, дисезме? Юк, дисәм, дөрес булмас, һәркемдә дә курку хисе бар инде ул. Биредә бер көнлек тормыш — бүгенге көн белән яшисең. Әмма бик еракта калган якыннарыбызның тынычлыгы өчен көрәшәбез бит.
«Малой» 29 ноябрьдә минем кулымда өзелде. Агач башына маскировка челтәре эләргә менгән идек. Мин төштем, ә Илшат агач башында калды. Шул чакта дрон килеп һөҗүм итте. Яшь дустымның гомере кулларымда өзелде. Бик авыр, гел искә алам шуны. Аның китеп барганын апасы Алсуга да мин хәбәр иттем…
Нихәл, энем, озак күрешмәдек,
Мин бит сине шундый сагындым.
Исән-имин кайтсаң иде диеп,
Һәркөнне Аллаһка ялындым.
Бүген тагын кабереңә кайттым,
Кабер өстен карлар каплаган.
Кар астында ята батыр гәүдәң,
Безнең тынычлыкны яклаган.
Күзләремнән кайнар яшьләр тама
Ничек басыйм йөрәк ярасын.
Туңасыңдыр кебек, өсләреңә
Килә җылы юрган ябасым.
Нишлисең, язмыштан узмыйлар,
Гөмерләр язылган туганчы.
Киттең дә югалдың мәңгегә,
Утыз бер яшьләренең тулганчы.
Илеңне сакларга ашыктың,
Һич курку булмады үзеңдә.
Кайтам дип киттең бит, Ильшатым,
Нигә соң тормадың сүзеңдә?
Җил йөри каберең өстендә,
Туздырып ала да, туктала.
Яз белән кайтырсың шикелле,
Яткан күк син бары йокларга.
Апай, кайттым диеп, ишек ачып,
Син керерсең кебек тоела.
Юклыгың исемә төшә дә,
Күземнән яшьләрем коела.
Олы җанлы, мәрхәмәтле батыр,
Үрнәк идең бик күп яшьләргә.
Бу тормышның бар рәхәтен тоеп,
Яшәргә иде бит, яшәргә.
Кулларыңа алып автоматың,
Сугыш кырларында сугыштың.
Ил-көнебез тыныч булсын диеп,
Син бит бар көчеңә тырыштың.
Зәркән эшләнмәләр эшли идең,
Белеп аның барлык серләрен.
Барыр җирең җәннәтләрдә булсын,
Якты булсын, наным, гүрләрең.
Олыларны олы итә белдең,
Кече белән кече күңелле.
Еллар үтсәләр дә вафатыңа
Ышандырып булмас күңелне.
Син бит миңа улым кебек идең,
Газиз балам кебек яраттым.
Кабереңә кайтып, барлык булган
Хәтирәләремне яңарттым.
Мин бит сиңа улым дия идем,
Ә син гел апай дип әндәштең.
Һәр адымың, һәрбер гамәлеңне
Син бит минем белән киңәштең.
Апай, рәхмәт, тәмле булган диеп
Китә идең табын яныннан.
Кочаклашып саубуллаша идек
Киткән чакта минем янымнан.
Башка насыйп булмас инде безгә
Бер утырып чәйләр эчәргә.
Шундый чая, батыр егетләрнең
Гомерләрен нигә кисәргә?
Ятсам-торсам һаман сине уйлыйм,
Килә шалтыратып аласым.
Нигә язмыш шундый сынауларга
Сала икән адәм баласын?
Тырышып ремонтлар ясадым,
Булсын дип барсы да өр-яңа.
Фатирың хуҗасын югалтты,
Ничекләр төзәлсен бу яра?
Озакламый карлар эреп бетәр,
Кыр казлары тавыш салырлар.
Синең йөзең, эшең, батырлыгың мәңгегә күңелдә калырлар.
Дөньялыкта башка күрешмәбез,
"Малой" диеп башка эндәшмәм.
Киңәшләрем булса шалтыратып
Синең белән башка киңәшмәм.
Инде башка күрешүләр булмас,
Очрашулар булмас бергәләп.
Рәхәтләнеп бер сөйләшү өчен
Төшләремә ал син кергәләп.
Кар арчылып, сукмаклары кибәр,
Күкидәге зират юлының.
Хуш, бәхил бул, Ильшат энекәшем,
Җәннәтләрдә булсын урының!.
Алсу Фәхриева
Казан.
.jpeg)
.jpeg)

.jpeg)

Комментарийлар
0
0
Иииии Аллакаем,яткан урынкаен жинел булсын жэннэт булсын турлэрен.йорэк эрни кунел тула чшь матур киткэн егетлэргэ
0
0