16+

Яшел Үзәндә янгын: “Күршеләрне саклап калдык”

Ялкын телләре Коръән читен дә көйдерә, үзәгенә үтәргә генә кодрәте җитми менә.

Яшел Үзәндә янгын: “Күршеләрне саклап калдык”

Ялкын телләре Коръән читен дә көйдерә, үзәгенә үтәргә генә кодрәте җитми менә.

12 июнь көнне кичке сәгать дүртләр тирәсендә Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылы өстен бер мизгел эчендә кара төтен урап алуын сизми дә калалар. Хәтта гомер иткән йорты ялкын кочагында калган Рания апа Заһидуллина да үз күзләренә ышанмый тора.

72 яшьлек Рания апа, печән бакчасында кайнашкан оныклары янына чыгып, 5 минут вакыт узарга да өлгерми, артыннан төтен исә дә “йөгереп” килеп җитә.

– Ул көнне минем балалар әни йортына төшеп киттеләр. Печәнгә төшкән вакыт бит, чаптырып киптерелгәнен бер йөк алып кайтканнар иде инде, икенчесенә кузгалдылар. Әни иртәнге якта ашка барып кайтты. Авылыбызның ак әбисе ул, ашларга Коръән укырга йөри. Аштан соң әллә ни булыша алмам алуын, шулай да артларыннан сәнәккә эләкми калганнарын булса да тырмалармын дип, әни дә минем балалар янына чыккан. Өйдә Мәскәүдәге апамның кызы Рамилә туганым баласы белән калган. Казанда яши ул, ялда авылга кунакка кайтканнар иде, – ди Ралия.

Рания апаның авылда үз гаиләсе белән гомер итүче кызы ул. Аңлашыла ки, янган йорт аның өчен дә бик якын, ул да шушы нигездә туып, биредән канат очырган.

– Әни бакча башында печән җыеп йөргән минем балалар янына килеп җиткәч, сөйләшеп торалар икән. Әни өйгә арты белән, Эмиль йортка карап баскан. Улым шул чагында ят ис сизгән. Дәү әни, бу төтен синең ихатадан чыкмыйдыр ич, дип сораган. Әни, аптырап, юк, улым, мин мунча да якмадым, урамдагы мичкә(прачка) дә ут төртмәдем, бездән берничек тә төтен исе килә алмый дигән. Соң, дәү әни, синең өйдән төтен күтәрелеп килә бит әнә, син янасың ич, дип Эмиль җан ярсуы белән кычкырып җибәргән. Әни борылып караса, чормадан төтен ургыла  икән. Ә безнең чормада бернәрсә дә юк, ут чыбыклары аннан үтми, хәтта газ торбасы да урамга стена аша чыгарылган. Әнигә җайлы булсын дип, соңгы елларда гына махсус шулай ясаткан идек, – ди Ралия ханым.

Бакчадан йөгереп керүгә, Эмиль өйдән калган туганына кычкыра – чык, Рамилә апа, янасыз! Тегесе тавышка өйдән атылып чыкса да, ишеткән сүзенә ышанмыйча тора, ничек инде янабыз, өйдә Искәндәр улы йоклый, төтен дә, ут-күз дә юк ләбаса. Әле нигә кычкырасың, баланы уятасың дип орышып та ала. Эмиль дә шаярудан узган, чык дигәч – чык, янабыз, әнә төтен, бөтен чорманы ук чорнап алган.

– Рамилә баланы күтәреп алып чыккан арада өй эченә дә төтен кереп тулган, ишек ачылганын гына көткән диярсең. Бәлки шул ишек ачылып, һава керүе генә кирәк булгандыр да. Искәндәрне алып чыккач, минем сумкам калды ич дип, яңадан өйгә кермәкче булган ул. Беләсез, шәһәр кешесенең бөтен документы үзе белән сумкасында йөри. Ике генә адым атлаган, йортның түшәме яна-яна җимерелеп, килеп тә төшкән. Бу хәлләр күз ачып йомганчы була, йортның түшәме ишелерлек дәрәҗәгә җитеп, кай арада янарга җитешкән икән соң ул, нишләп өйгә бер ис тә кермәгән дип шаккатам. Рамилә бер сумка эләктереп чыгарга өлгерә, тик үзенеке түгел, әнинекен. Эчендә әнинең документлары килеп чыкты, ә үзенекеләр менә янды... – ди әңгәмәдәшем. 

Үч иткәндәй, янгын сүндерүче егетләрне дә 45 минутлап көтәләр. Үз авылларындагы янгын сүндерү машинасын бик тырышсалар да кабыза алмыйча тилмерәләр. Әллә нигә генә двигателе көйсезләнә.

– Авыл халкына рәхмәтебез зур, яшьләр үзләрен кызганмыйча, төтен арасында чабып йөреп, ярдәм иттеләр. Әни эре мөгезле терлек тотмаса да, кош-кортларны күп асрый. Чебиләрне, үрдәкләрне һәммәсен дә уттан коткардык. Әтидән калган умарталарны да уттан саклап калдык, шөкер. Бәлки, авылдагы янгын сүндерү машинасы килеп җитсә, йортыбызның да түбәсе янып, диварларын, һичьюгы сарай, гаражларны саклап кала алыр идек. Ләкин соңарып килүчеләренә дә рәхмәтебез чиксез, терәлеп торган күршеләребез йорты бар бит. Күршедәге Сания әбине 90 яше тулып киткәч, кызлары шәһәргә алып киткәннәр иде, ялларга кайткан чаклары, бәхеткә үзләре өйдә булып чыкты. Безнең гараж аркылы ялкын аларга да сикерде бит. Чормаларына да, безгә карап торган тәрәзәләренә дә ут капты. Тәрәзәнең бер кат пыяласы шартлап, коелып ук төште, бәхеткә икенче кат пыяла “бирешмәде”, ярылып китте китүен, ләкин ватылмады, әгәр ул да ватылса, һава кереп, бер дигәнче йортларын ут камап алачак иде, без менә шуннан курыктык та. Бәхеткә янгын сүндерүчеләр аларны уттан коткарып калдылар, – ди әңгәмәдәшем.  

Аштан кайткач та, Рания апа Коръән китабын намазлыгы янына куйган була. Янгыннан соң табыла – читләре генә көйгән, уртасына ук тияргә ялкынның кодрәте җитмәгән. Ипле картлыгында килгән чираттагы сынауны да ул сабырлык белән кабул итәргә мәҗбүр.

– Әтием Рәшит моннан 12 ел элек вафат булды. Шикәр чире белән авырый иде, шикәре күтәрелеп, комага китте дә, шул ук көнне реанимациядә өзелде дә. Өч бала үскән идек, безнең дә беребез вафат, 28 яшендә Раил дә бакыйлыкка кузгалды. Бер әни йөрәгенә өелгән хәсрәтләр болар. Беренче көннәрдә янган йортыбыз өчен әни күзен ачмый елады, хәзер әзрәк сабырланды инде. Киләсе хәсрәттән берничек тә котылып калып булмый, ничек кенә кыен булмасын, аны кабул итәргә кирәк, – ди Ралия.

Дин юлында булып, авыл халкы өчен хәерхаклы булып яшәгән Рания апага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен, аның кызы Ралия Галиеваның телефон номерын куябыз –  8(987)292-04-41 (Сбер)

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading