16+

«Яу кырында башын салган 14 егеткә багышланган 14 роза аллеясы бар»

Тукай районы Ирек Таң авылында туып-үскән Илнур Сафин махсус хәрби операция зонасында 2024 елның 19 гыйнварында һәлак булган.

«Яу кырында башын салган 14 егеткә багышланган 14 роза аллеясы бар»

Тукай районы Ирек Таң авылында туып-үскән Илнур Сафин махсус хәрби операция зонасында 2024 елның 19 гыйнварында һәлак булган.

Нәкъ шул көнне туганнары белән соңгы тапкыр элемтәгә кергән. Бераз вакыттан соң хәрбинең тормыш иптәше Гөлфинәгә ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала дигән коточкыч хәбәр килә. Алай да ышанмыйлар. Мессенджердагы төрле төркемнәр аша эзләтә, сораштыра башлыйлар. Өмет яшәтә, көч бирә...

Ростовтагы моргтан килгән шалтыратудан соң өметләре бәллүр сыман чыңлап ватыла. «Ятимлекне насыйп итмә балама», – дип тилмереп ялварган яшь хатынның куллары салынып төшә. Сабырлыклар, ди таныш-белешләре, ләкин күңел түрендәге тирән яраны ничекләр басарга соң? 2025 елның 5 апрелендә батыр егетне туган авылы зиратында мәңгелек йортына озаталар.

Авылда башланган гомер юлы
Илнур – Фәйзерахман абый белән Лидия апаның беренче баласы. Алар икесе дә Тукай районыннан, яшьлекләрендә Чаллыга барып урнашканнар. Гаилә коргач, балаларны авылда үстерү кулайрак булыр дигән ният белән кире авылга кайтып төпләнгәннәр. Үз куышларын булдырганчы, төп нигездә яшәп алганнар. 1997 елны Илнурлары дөньяга килгән.
— Аны тапканда миңа 31 яшь иде, — дип гаилә тарихын башлады Лидия апа. — Әтисе белән без балалар дип яшәдек, бар булган малыбыз, тормышыбыз балаларга багышланды. Кечебез Айнур 2002 елгы. Абыйсы белән аралары биш яшь, абыйлы-энеле бик дус яшәделәр. Мин аларның укуларына кул да тидермәдем. Физик яктан чыныгып, ныгып үссеннәр дип, әтиләре атнасына өч тапкыр 50 чакрым ераклыктагы Чаллыга спорт түгәрәкләренә йөртте. Алып бара, алып кайта. Бокс секциясендә дә шөгыльләнде Илнур. Спорт ярышларында актив катнашып, төрле урыннар яулады.

Президент полкы
Унберенчене тәмамлагач, Илнур Чаллыдагы төзелеш көллиятенә укырга кергән. Ике курс укыганнан соң хәрби хезмәткә чакырылуы турында повестка килгән. Физик яктан ныклыгын бәяләп, Илнурны Балашиха шәһәрендәге Президент полкына билгеләгәннәр. Әлеге полкка энә күзе аша үткәреп, бик сынап алганнар. Фәйзерахман абый белән Лидия апа моның белән бик горурлана, әти кешенең тырышлыгы юкка булмаган, әнә уллары нинди дәрәҗәле урынга билгеләнгән бит.
Хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егет янәдән төзелеш юнәлешендәге укуын дәвам итмичә, Казан дәүләт университеты филиалына таможня эше буенча имтиханнарны уңышлы тапшырып укырга кергән.
— Шәхси предприятиедә эшләде. Безгә авырлык китермәде, малын үзе эшләп тапты. Хәтта кичен урамга да чыкмый иде. Гөлфинәсенә тугры булды. Алар бер мәктәптә белем алганнар да, бер-берсен кече яшьтән үк ошатып очраша башлаганнар. Яшьли яратуларына каршы килмәдек. Тик менә мобилизация генә яшьләрнең хыялларын челперәмә китерде, — ди Лидия апа.

Яшьлек, мәхәббәт һәм өзелгән хыяллар
Гөлфинә белән Илнурның ЗАГСта язылышулары да ашыгыч рәвештә үтә. Өйрәнүләрдән соң октябрьдә аны бер көнгә өенә кайтарганнар, шунда яшьләр гомергә бергә, дигән вәгъдә бирешкән.
— Повестканы сентябрьдә бирделәр, беренче чакырылышка эләкмичә, икенчесенә билгеләнгән иде, — дип сүзен дәвам итә әни кеше. — Октябрьдә Казанга юл алды, анда артиллерия полкында хезмәт итте. Бер курыкмыйча, шөбһәләнмичә китте. «Тиздән кайтабыз, миңа күз яшьләрегезне күрсәтмәгез», — диде ул. Киленебез Гөлфинә аның янына барып йөрде. Декабрь азагында өйрәнүләрдән соң махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Шуннан соң элемтә булмады, җае чыкса гына «бар да яхшы» дип язып җибәрә иде. Улым дүрт тапкыр ялда булды. Берсе 2023 елның район Сабан туена туры килде. Икенче ялына кайтканда оныгыбыз туып, берничә атна гына үткән иде. Ялга кайткач беренче тапкыр улы Ранэльне кулына алды. Яу кырындагы хәлләрне бер тапкыр да сөйләмәде. Күңеле тулган чакта гына Гөлфинә белән бүлешкән. Ялга кайтканда аны төрле ризыклар белән сыйлап җибәрергә тырыштык. Мөмкин булса, бөтенесен дә җибәрер идең дә бит. Сабыр булды ул. Ә анда нык түземле булсаң да, сынасың икән. Унбиш-егерме чакрымга якын араны җәяүләп тиешле позициягә кергәннәр. Шуңа азык-төлек тә чамалы алынган, чөнки анда корал запасы кирәгрәк. Ачлыкка түзгәннәрдер инде. Акча җыеп генератор алып җибәрдек. «Сәйдәш» хуҗалыгы җитәкчеләре бик булышты. Нинди йомыш булса да кире бормадылар. Мотоцикл да алып җибәрделәр.
2024 елның ноябрендә штурм вакытында Илнур янында мина шартлаган. Каты яраланган ике иптәше белән унбиш чакрымны үрмәләп чыга алганнар. Шуннан соң госпитальдә дәваланган.

«Исән кайтып булмас ахрысы...»
— Соңгы ялыннан соң бик авыр китте. Күрше авылдан хәбәрсез югалган дусты бар иде. «Шул Габдине алып кайтам», — диде. Янәсе, менә күрерсез, Илшат Габидуллин белән бергә кайтып керәчәкбез. Ә Гөлфинәгә исә: «Моннан исән кайтып булмас ахрысы», дип киткән, — ди Лидия апа. — Илнур 2024 елның 11 гыйнварында хатыны белән элемтәгә кергән. Штурмга әзерләнгәннәрен әйткән. Шуннан бирле элемтә югалды. 19 гыйнварда штурмга ике БТРга утырып кереп киткән 14 егетнең барысы да һәлак булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, алар алырга тиеш булган урман полосасының икенче башында каршы як хәрбиләре булган. Безнекеләр, кызганычка каршы, «засада»га эләккән. Без, 14 баланың туган-тумачасы, улларыбызны эзләп кемгә генә чыкмадык. Госпитальләргә шалтыраттык. Командирлары белән сөйләшә алмадык. Саратовтан контракт буенча хезмәт иткән командирлар гына ачыклык кертте. 20 гыйнвардан соң якын-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләргә шул вакытта штурмга кереп киткән егетләр турында «хәбәрсез югалган» дип мәгълүматлар килә башлады. Ә без бер айдан соң гына белдек. 18 мартта гына Илнурның җәсәден алып чыкканнар.

Төшләр һәм сыкранган йөрәк
Лидия апа сүзләренә караганда, төшләренә еш керми Илнур.
— Кермәсен, дим, чөнки миңа нык кыен. Үрсәләнгәнемне бер үзем генә беләм. Әтисенә ешрак керә. Берсендә: «Әти, син нык елыйсың. Тынычлан», — дигән. Икенчесендә Ранэль балалар бакчасына йөри башлар алдыннан кергән. Бик матур итеп киенгән ди үзе. «Әти, мин шәһәргә барып киләм. Эшләрне соңрак эшләрмен», — дигән. Без моны Ранэльне балалар бакчасына озату белән бәйләдек. Баласын үзе озатасы килгәндер инде. Әле күптән түгел Ранэлебез 40ка якын температура белән ятты, шунда Илнур минем төшемә керде. Төшемдә баланы аңа бирдем дә, шунда ук тартып та алдым. Мәңгелек йортында тыныч кына ятсын инде, бәбкәм. Шәһит булып киткән җаннар бит. – Бу урында күпме вакыт күз яшьләрен тыйган әни дә яшькә күмелде.

Истәлекләр – йөрәк түрендә
Гөлфинә өчен иреннән калган һәр истәлек, һәр әйбер кадерле. Яу кырыннан кайтарылган Илнурның беләзеге, жетоны, сәгате — һәркайсын барлап, карап тора ул. Бәләкәй Ранэль дә күз уңыннан җибәрми аларны. Ә әтиләренең фотолары нәкъ түргә куелган.
— Илнур белән без биш ел очрашып йөргәннән соң никах укыттык. 2020 елда таныштык. Аңа 23, миңа 15 яшь иде. Авылга килеп йөрде. Никах укыттык та, өч ел бергә яшәп калдык. Балабызга ике яшь. Аңа исемне дә әтисе үзе кушты. Ноябрьдә исә рәсми төстә язылыштык. Декабрьдә инде яу кырына китте. Авылдан повестка иң беренче булып Илнурга килде, хәрби билетына кызыл билге куелган. Әнә шуңа күрә ашыгыч рәвештә кирәк булса, җыенып кузгаласы иде. Аны беренче агым белән алып китмәделәр, ә икенчесенә билгеләделәр. 17 декабрьдә инде ул махсус хәрби операция зонасына китеп барды. Китеп бер ай үткәннән соң гына шалтыратты, 1 февральдә туган көнем иде — шул көнне шалтыратты. Ялга кайтуы безнең өчен чын бәйрәм булды. Балабыз да бит ул яу кырында булганда дөньяга килде. Ранэль 7–8 айлык вакытта ук әтисенең фотоларын үбә, «әттә-тә», — дип видео аша да сөйләшеп торды. Хәзер дә өстәлдә торган фотоларны барлап кына тора.

Розалар аша – мәңгелек хәтер
Рүзәл Минһаҗев та «Пумба» позывное алган Илнурны яхшы хәтерли. Алар гуманитар ярдәм белән баргач танышып калганнар да, шуннан бирле аралашып торганнар. Соңгы юлга озатырга да килгән.
— Тукай районы авылларында концерт куеп йөргән вакыт. Шунда тәнәфес вакытында «Пумба»ның әнисе Лидия апа килеп эндәште. «Егет без» чишмәсе турында ишеткән дә, шунда улы истәлегенә багышлап роза үсентесен алып килгән. Сөйләшеп киттек, ә икенче көнне башка бер авылда концертыбыз иде. Лидия апа тормыш иптәше белән уйлашып, Илнур белән бергә һәлак булган 13 егеткә багышлап роза үсентеләре алып килгән. Моннан тыш, шул яуда һәлак булган барлык егетләрнең исем-фамилияләрен, позывнойларын, кайдан булулары турындагы мәгълүматны барлап, истәлек тактасы ясаткан. Хәзер «Егет без» чишмәсендә 19 гыйнварда яу кырында башын салган 14 егеткә багышланган 14 роза аллеясы бар. Шөкер, үсеп киләләр. Батырлар исеме – мәңгелек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading