Татар Черкене авылында яшәүче Мөкатдисә әби Сафина иркен, матур, уңайлы йортында, балаларының зур кадер-хөрмәтен тоеп, язмышына рәхмәт укып яши.
– Иң беренче мине шушы көнгә кадәр исән-сау китереп җиткергән өчен Ходаема рәхмәтлемен. Икенчедән – Буа районы Тинчәле авылыннан Татар Черкене авылына алып килеп, яхшы гаиләдә тәрбияләнгән тормыш иптәшем Мансур белән кавыштырган язмышыма рәхмәт укыйм. 60 ел бергә матур, үрнәк гомер иттек. Каенанам белән әниле-кызлы кебек 35 ел яшәдек. Өченчедән – кызларым, кияүләрем, оныкларыма изге догада яшим, алар мине бик хөрмәтли. Язмыш мине сынап та карады, яхшы тормыш та бүләк итте. 4 кызым бар. Барысы да үз урынын тапты. 4 оныгым, 6 оныкчыгым бар. Шатланып яшим. Үземне бик бәхетле саныйм, – ди ул.
Мөкатдисә әби яшьлегендә бәхет эзләп авылдан шәһәргә чыгып китә. 9 ел Свердловскийда хәрби заводта эшли. Ялга кайткач, Татар Черкене авылы егете, гармунчы Мансур белән очраша. Язмышы шул вакытта аны авыл белән бәйләп куя да инде.
- Бик авыр еллар иде. Кирпеч заводына эшкә урнаштым. Анда 6 ел эшләдем. Соңрак сату эшенә күчтем. Безнең буын – сугыш чоры балалары бик тырыш булды. Юклык булса да, күңелле яшәдек. Хәзер дә шул вакытларны сагынам. Туган авылымны – Тинчәлемне бик сагынам, - ди үзе.
Озак еллар сәүдә өлкәсендә эшли ул. Лаеклы ялга чыккач та эшен авыл кибетендә дәвам итә. Тырыш, намуслы, һичкайчан зарлану белмәс хезмәткәр булуын авылдашлары бүген дә яратып сөйли.
– 46 ел хезмәт стажым бар. Колхозда да, хәрби заводта да эшләргә туры килде. Соңгы 28 елым сату-алу эшендә узды. Гел алдынгы, хөрмәтле булдым. Зур кибетләрдә эшләдем. Күп кенә Мактау грамоталары, бүләкләр алдым. Тормыш юлым да, хезмәт юлым да матур хатирәләр белән истә калды, – дип сөйли әби.
Мөкатдисә әби тормыш иптәше Мансур абый белән берлектә 4 кыз бала тәрбияләп үстергән. Кияүләрне исә үз уллары кебек кабул иткәннәр. Кызганычка каршы, Мөкатдисә әби 6 ел элек тормыш иптәшен югалткан. Аны балалары белән берлектә барлык хаста-сызлауларын онытырлык итеп тәрбияләп, соңгы юлга озаткан.
Мөкатдисә әбинең әле дә хәтере әйбәт. Балаларының төп киңәшчесе булып тора. Көн туды исә, һәрберсен барлап чыга, хәлен белә. Телефоннары янында гына. Барысы белән дә аралашып яши.
– Әни янына гел килергә тырышабыз. Аның үз аякларында чыгып каршы алуы зур бәхет. Апабыз Лилия тәрбиясендә яши. Көн туу белән һәрберебезнең хәлен белә. Йортыбыздан бер дә кунаклар өзелми. Еш кына туган йортка барыбыз бергә җыелып, тәмле ризыклар әзерләп, әни янында кунак булабыз, – ди кызы Гөлфирә Исмәгыйлова.
Мөкатдисә әби изге дога белән яши. Күңеле дә, уй-фикерләре, эш-гамәлләре дә гел изгелектә аның. Балаларына, якыннарына да изге теләктә гомер кичерә. Йортлары янәшәсендә балалары көче белән яңартылган коены да гел карап, пөхтәләп кенә тора. Алар көче белән чишмәләр, зират тирәләре дә яңарган. Мәчет салуга да зур өлеш керткәннәр.
- 95 яшь – аз гомер түгел. Йомгагыңны сүтеп карасаң, анда төрле вакытлар булган. Барысы да үземнеке. Авырлык белән булса да, җиңдек, шушы көнгә килеп җиттем. Аллага шөкер, рәхәттә яшим. Сәламәтлегемә дә бик зарланмыйм. Аякларым гына бераз әкренәйде дә, колаклар бүтәнчәрәк, - ди Мөкатдисә әби шаяртып.
Ләйлә Шиһабиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар