16+

Игезәкләр язмышы: легионер оныклары ил өчен янә көрәшкә басты

Игезәк егетләр легионер бабаларының батырлыгын кабатлады.

Игезәкләр язмышы: легионер оныклары ил өчен янә көрәшкә басты

Игезәк егетләр легионер бабаларының батырлыгын кабатлады.

Тарих битләрен актарганда кайбер вакыйгаларны сиздерми генә үтеп китәргә туры килә. Авылдашым Ярулла Галимулла улы Галимуллинның Муса Җәлилләр көрәштәше – легионер булуын ачыклаганда аның шәхси тормышындагы кайбер вакыйгалар язылмый калды. Кешенең шәхси тормышында казыну дөрес гамәл булмаса да, бу юлы тарихи чынбарлыкны бәян итәр өчен ничек бар, шулай язарга булдык.

“Батырлыклары онытылмасын иде”

Бер көнне Җәлил хәзрәт Фазлыев шалтыратты. Бөек Ватан сугышына китеп, әсирлеккә төшкән “Идел-Урал” легионерлары турында Балтач районы каһарманнарының исемлеге булмауга борчыла ул. Исемнәре галимнәр тарафыннан ачыкланып та, районда алар турында белмәүләренә күңеле әрни. “Безнең Бөрбашта гына да ике легионер булган.  Балтач районында күпме икәнен беркем белми. Һәрберсенең язмышы гыйбрәтле. Әнә, безнең авылдан Шәһи абый әйләнеп кайтмаган. Ярулла абый кайтып та, күпме газапларга дучар булган, төрмәләрдә утырган. Болар хакында яздың инде. Шалтыратуым да юкка түгел. Ярулла абыйның өч баласы барлыгы билгеле, әмма аның икесе законлы түгел. Шул ике баласы да аның дәвамчылары. Безнең урамда үскән Мәгъфирәнең игезәк уллары бабайлары батырлыгын кабатлап, ил тынычлыгы өчен көрәшкән егетләр. Кан барыбер үзенекен итә. Бабалары кебек илгә тугъры хезмәт иттеләр. Аларның да батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Шушы егетләрнең легионер оныклары булуын тарихка кертеп калдыру безнең бурыч, бу хакта башкалар да белсен иде”, – диде хәзрәт.

Дөресен генә әйткәндә, хәзрәт шалтыраткач уйга калдым. Бу хакта язу дөрес булырмы? Шулай да тарихи чынбарлыкны күрсәтү, нәсел чылбырын белү өчен мондый фактларны кулланмый да булмый шул.

 “Белми идем” 

Ярулла абыйның Бөрбаш авылында туып үскән кызы Мәгъфирә апа Әсхәдуллина бүген Балтач район үзәгендә гомер итә.

– Әти темасы минем өчен караңгы язмыш, – дип сүзен башлады Мәгъфирә апа. – Мин 1957 елда туганмын. Документ буенча Хәсән кызы булып йөрим.

Яшьли авылдан чыгып киткән Мәгъфирә апа, үткәннәрдә казынып, чын әтисен эзләп йөрмәгән. Әтисенең легионер икәнен белгәч, аптырашта калды.

 Өч игезәк 

Мәгъфирә апа дүрт балага гомер биргән ана. Бер кыздан соң, 1991 елда өч игезәк малай таба. Район өчен зур вакыйга була. “Ул вакытта районда өч игезәк малай Норма авылында, хәзерге вакытта район башкарма комитет башлыгы урынбасары булып эшләүче Рафис Ильясов гаиләсендә генә бар иде. Бездән соң шактый еллар районда өч игезәк тумады. Бүгенгесе көндә Куныр авылында өч игезәк үсеп килә. 1990 елларда балалар үстерү бик авыр иде”, - дип искә ала ул. Бар әйбергә кытлык заманнар. Өч малаен киендерер өчен кием юнәлтә алмаулар. Кешеләр бер балага кием таба алмаганда, аңа өч малаена кием эзләргә туры килә. Нинди анда пардан киендереп үстерү, андый киемнәрне сирәк киертә ул. Бары бераз үсә төшкәч, кибет киштәләрендә әйберләр барлыкка килгәннән соң гына мондый бәхет тәти. Уллары нәкъ башка яшьтәшләре кебек мәктәп тәмамлый, һөнәрле була. Өчесе бергә хәрби хезмәткә чыгып китеп, өчесе бергә кайтып керә. Өч малай гел бергә булалар. Бер-бер артлы өйләнеп, әниләрен сөендереп гаиләле була. Бер-бер артлы оныклар сөю бәхете башлана. Кызларында – өч, өч малайда биш онык үсеп килгәндә, 2022 елда илдә мобилизация игълан ителә, ике улына повестка килеп төшә.

Башка әниләр кебек, Мәгъфирә апа да хафага төшә. “Әллә бармыйсызмы, повесткагызны ертып кына атыйкмы?” – дип аптыраулы күзләрен улларына төби. “Әни, без дә качсак, илне кем саклар, син шул хакта да уйла”, – диделәр. Улларым шул сүзне әйтеп торганда, мин ни йөрәгем белән аларның теләкләренә каршы бара алыйм”, – дип сөйли Мәгъфирә апа.

Берсе, Ленары сәламәтлеге буенча калырга тиеш булса да, игезәк туганын ялгызын гына җибәрергә теләми, мин дә барам, аннан калмыйм, дип үз теләге белән китеп бара. Ике игезәк туганының бергә китүен Динар авыр кабул итә. Җанын кая куярга белми. Берничә тапкыр Балтач хәрби комиссариатына кайтып, туганнары янына китәргә теләвен әйтә, хәрби билетсыз ала алмыйбыз, дип кире боралар. Казанда хәрби заводта эшләүче бу егеткә син монда бик кирәк, дип хәрби билетын бирмиләр. Күнә егет, үзенең монда кирәген, әнисенә терәк булырга кирәген аңлый. Ике улы болай да сугышта, өченчесе дә китсә, ничек түзәр әнисенең йөрәге?   

Син безгә кирәк!

Бераздан Динар чыннан да монда үзенең якыннарына терәк булырга кирәген яхшы аңлый башлый. Ике туганы ут эчендә. Алар өчен әнисе ут йотып тора. Динар да булмаса әнисе белән өч игезәкнең кайсысы сөйләшер? Ике арада хәбәрләр өзелеп торганда әнисен юатыр өчен булса да биредә булуы кирәк. Сынаулар аларга да килә. Илнар каты яраланып госпитальләрдә ятканда да Динар тизрәк аның янына ашыга. Җир җимертеп йөргән егетнең шушы хәлдә ятуына эчтән генә сызлансалар да,  бер-берсенә бәйләнгән кендек җебе аларны көчле итә. Ике аягы да каты яраланган Илнар бик озак госпитальләрдә ята. Әллә ничә операция кичерә. Кабаттан тугандай тормыш итәргә өйрәнә. Бүгенгесе көндә ике култык таягы белән йөри. Тик нишләптер аяклары гына тыңламый, ныклыклары юк. Табиблар да өмет бирми, башкача операция ясап булмый, дип әйткәннәр. Шөкер, якыннары, гаиләсе аңа терәк.

Хәрби операциягә китәргә тиеш булмаса да үз теләге белән киткән Ленарның вафатына бер ел. Шушы көннәрдә генә елын уздырганнар.

– Үз хәлләремне үзем генә беләм, – ди Мәгъфирә апа. – Сугышта вакытта исән микән, хәлләре ничек икән, дип төннәрен йоклый алмый ята идем. Илнарым яралангач, аякка баса, сызлануларына түзә алырмы, дип аның өчен тагын кайгырдым. Әле дә шул улым өчен өзгәләнәм. Яраларына дәва табылып, балаларын тигезлектә үстерсеннәр иде дим. Иртән торам да, Ленарымның фотосурәте янына килеп басам. Улым белән сөйләшәм, эчләремне бушатып елап алам да, башка балаларым хакына яшәргә, нык булырга кирәк, дип үземне кулга алам. Ике улым кайтып керсә, өченчесе янда булмагач, шулкадәр үзәкләрем өзелә. Бер канатыгыз юк бит, балалар, дим. Инде калган икесе гомерләре белән туган булсыннар. Бала хәсрәте бик авыр. Әле ярый киленнәрем яхшы чыкты. Кызларым кебек. Өчесе дә көн саен шалтыратып хәлемне белә. Әни, хәлең ничек, дип сорап кына торалар. Аллага шөкер, яхшы киленнәргә тап булдым. Улларым да көнгә әллә ничә шалтырата, хәлең ничек, диләр. Кызым белән киявем районда яши, алар яныма килеп, шалтыратып гел хәлләремне белеп торалар. Мин алар өчен борчылам, алар минем өчен. Ленар да җае чыгу белән шалтыратып хәлләремне сорар иде. Тавышымнан ук авырганымны аңлар иде, балам. Даруларың бармы, әни, булмаса Ленарага шалтыратып әйтәм, китереп китәр, дия иде. Минем хакта уйламагыз, үзегез хакында уйлагыз, дия идем. Әни, син безгә кирәк, дияр иде балакаем. Тупырдап торган өч игезәгемнең берсе юк, менә шунысы бик авыр.

Догалар укып кайтырга кабере булганы өчен шөкер итә ана. Күпме ана баласын җирли алмый йөри, минеке үз туфрагыбызга кайта алды, ватан  тынычлыгы өчен үз гомерен аямыйча көрәш утына керде, ил белән килгән хәсрәт, ничек тә түзәрбез, ди ул.

– Бу хәл бер миндә генә түгел. Әнә, Илнарымның хатынына кайгы-хәсрәт ишелеп килде, – ди Мәгъфирә апа. – Улым яраланып кайтты, бер энесен алып кайтып күмделәр, икенче энесен әле дә алып чыга алмыйлар. Кызым, сиңа Аллаһ сабырлыклар бирсен, дим. Әнисен, әтисен җирләде. Авырлыкларга барыбыз бергәләп түзәбез.     

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading