16+

Йолдыз Шәрапова: “Ирем яратуын эш-гамәлләре белән белдерә”

Хезмәттәшебез Йолдыз Шәрапова балалар язучысы, 20ләп китап авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, биш бала әнисе. Тормыш иптәше Сирин белән кавышуларына быел 35 ел.

Йолдыз Шәрапова: “Ирем яратуын эш-гамәлләре белән белдерә”

Хезмәттәшебез Йолдыз Шәрапова балалар язучысы, 20ләп китап авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, биш бала әнисе. Тормыш иптәше Сирин белән кавышуларына быел 35 ел.

Балачагым бәхетле узган булса, бүгенге шагыйрә Йолдыз Шәрапова булмас идем, ди ул.
– Йолдыз апа, сезнең “Аллаһ ташламаса, бүре ашамас”, дигән бик тә үтешле сүзегез бар. Танылган балалар шагыйрәсе ни өчен әлеге сүзне еш кабатларга ярата?
– Язмышны беркем дә сайлап алмый. Андый мөмкинлек булса бөтен кеше бәхетле булыр иде. Болай диюем юкка түгел. Мине үстергән әбием сүзләре ул. Без бер төрле уйлыйбыз, өстәге кодрәтле көч башка төрле үзенчә китереп чыгара һәм бу очрак тормышта хәерлерәк була. Мин бер ай да 13 көндә әтисез калган бала. Буа районының Яңа Тинчәле авылында ишле гаиләдә сигезенче, ә әти белән әнинең беренче баласы булып туганмын. Әнине университетка укырга кергәннән соң, күрше Вольныйстан авылыннан Яңа Тинчәле мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Шунда әтием белән таныша, гаилә коралар. Әмма аерылышалар. Мин аларның берсен дә гаепләмим. Әнием – җир кешесе, математик, рационалист. Ә әти – романтик, гармунчы, каләм тибрәтүче кеше. Малай булса, Марс кушабыз дип уйлаганнар, Йолдыз булып туганмын. Минем иҗат юлыннан китүем дә әти ягыннан килгән  сәләттер, күрәсең. 

– Сезне үстергән әби кем ул? 
– Әнинең фатир хуҗасы. Яңа Тинчәлегә укытырга килгәч, бер әбигә фатирга кертәләр. Ул авылга килгән 11 укытучыны үзенә сыендырган киң күңелле кеше. Аллаһы Тәгаләнең шушы әбине безгә биргәненә мең рәхмәтлемен. Ул әби булмаса, мин булмас идем. Әтигә дә рәхмәтем зур, ул ташламаса, халыкка билгеле шагыйрә булып үсә алмаган булыр идем. Тормыштагы фаҗигаләр бала күңеле аша үтеп, шәхес буларак формалаштырган. Баланың бер кулыннан әнисе, икенчесеннән әтисе тотарга тиеш. Әнисе генә тоткан баланың бер кулына Аллаһы Тәгалә каләм биргән, күрәсең. Мин биш яшемнән укырга, язарга өйрәндем, шуннан бирле каләмем кулдан төшкәне юк. Әни килен булып төшкән йортыннан китеп, фатир хуҗасы булган әбигә бер ай да 13 көнлек баласы белән кайта. Бу вакытта әнигә 27 яшь. Ике тол хатын – берсе сугыш, икенчесе язмыш толы чүпрәккә төрелгән баланы “ал күзлек” кидереп үстерәләр. “Дөнья матур ул, кызым, син начарны күрмә”, – дип әйтәләр иде. Ул “ал күзлек” аркасында авырлыкларга да калган чакларым булды. Үсмер вакытымда, кемнең баласына бер ай да 13 көн була, бүләк алып, сабый күрергә бара идем. Үземнекеләр тугач, шул көндә дүртесен дә фотога төшердем. Әни белән әби мине әнә шул көннән үз кочакларына алганнар. Әни башка кияүгә чыкмады. Шул авылда 20 елдан артык мәктәптә укытты. Бик җитди хатын булды, “мин сиңа әти дә, әни дә!” -  дия иде. Әби, киресенчә, бик йомшак булды, җор телле. 

– Әбиегезнең үз балалары бар идеме? 
– Аның язмышы бик гыйбрәтле. 1939 елда ире армиягә китә, илдә сугыш башлана, яу кырында хәбәрсез югала. 16 ел каенанасы белән яши. Ике яшьлек бердәнбер кызы Фәниясе авырып үлә. Әби мине үз оныгы итеп үстерде. Ике ялгыз хатын бер түбә астында гомер иттеләр. Бераз алгарак китеп шунысын да әйтим әле, әби авырып киткәч, әни шәһәрдән кайтып аны карады, соңгы юлга озатты. “Кем кәҗәсен кем саумый да,  кем рәхәтен кем күрми”, дияргә ярата иде әби. Ул әнигә бала үстереште, әни аны үз әнисе кебек карап озатты.  

– Бер авылда яшәгәч, әтиегез һәм аның туганнары белән аралашып үстегезме? 
– Кызганыч, юк. Әти ягы туганнары белән аралашулар булмады, ул якны белеп үскән бала түгел мин. Әти читтә укытучы, мәктәп директоры булып эшләде, авылга кайтып, икенче мәхәллә мәчетендә хәзрәт булды. Башка хатынга өйләнеп, ике кыз үстерделәр. Бүгенге көндә ул кызлар белән аралашып, бер-беребезне якын итәргә тырышабыз. Әмма өч кыз туган арасында гаилә кыйммәтләре, искә алып сөйләшерлек кадерле истәлекләр юк. Әти безне туганлык җебеннән өзгән кеше. Минем йөрәк әтине күптән гафу итте, әмма балачагым гына кичерә алмый.  

– Сезнең бу кичерешләрне ятимлектә үсүчеләр генә аңлар... 
– Нәкъ шулай. Күпме генә кичерергә тырышсам да, ялгыз балачагым гафу итми. Минем ятимлек ачысы белән газапланып үсүемне бөтен Яңа Тинчәле белде. Өй саен 5-6 бала, мин берүзем. Өйдә әбидән башка кеше юк. Әни көннәр буе эштә, өстәвенә мәктәп эше ияреп кайта. Пушкинның Арина Родионовнасы, минем Мәкъбүлә әбием булды, дим мин. Декабрь аенда туган әниемә багышланган “Декабрь гөле” дигән поэмам бар. Анда тормышымның бүләге булган Мәкъбүлә әбием турында да җылы хатирәләр бар.  Ә әти күңелемә чит кеше булып кереп калды. Башлангычта укыганда бер классташымның әтисе үлде. Әтисен күмгән көнне ул укырга килмәде. “Әти үлде, дип укырга килмиләрме инде?” -дидем. Мин әтинең гаилә тоткасы булуын белми үстем. Университетка укырга киткәч, бер елдан әни дә Казанга күченде. Әти шул елларда авылга кайтып төпләнде, гомеренең ахырынача шунда яшәде.  

– Сез һәрвакыт туган авылыгыз Яңа Тинчәледә кадерле кунак. Шагыйрә кызын әтиегез ничек каршы ала иде? 
– Очрашмадык дисәм ялган булыр. Авыл өлкәннәре миңа бик тә яхшы киңәш бирде. Әтиең белән бәхилләш, дөньяныкы дөньяда калсын, дип әйтүләрен тыңлап, 80 яшьлек әтием янына үзем барырга булдым. Бүгенгедәй хәтерлим, 21 май иде. Ул көнне Ядкәр белән Сәйдәш улларым машина белән авылга алып кайттылар. Клубтагы очрашудан соң, икенче мәхәллә мәчетендә хәзрәт булган әти янына киттек. Ядкар улым бабасы янына кереп рөхсәт сорады. Чыкты да: “Әни, бабай калтырый”, – ди. “Картайгач калтырамас өчен, яшьлектә хаталарны азрак кылырга кирәк”, – дидем. Бу сүзләрем буй җитеп килгән улларыма да үгет-нәсыйхәт иде. Күчтәнәчләремне алып янына кердек. Беренче һәм соңгы тапкыр әтием белән  50 яшемдә очраштык. Ул безнең турында бөтенесен белә, һәрберебез турында сорашты. Улларым бабайлары белән бергә азан әйттеләр, намаз укыдылар. Шуннан соң озак тормады инде ул. Хәзерге акылым белән мин аңа рәхмәтле.

– Тормыш иптәшегез Сирин абый белән ничек таныштыгыз?
– Бу хакта белмәгән кеше сирәктер. “Яшь Ленинчы” газетасында эшләгәндә Сарманга командировкага бардым. Сириннең Сарман районында комсомолда эшләгән көннәре. Журналистларны яратмыйм, дип мин килгәч район буйлап чыгып киткән. Язмыштан качып булмый. Без аның белән аэропортта очраштык. Мин китәсе самолет сәгатен үзгәреп, алдан китеп барган. Пионерлар йорты җитәкчесе ул көнне өенә алып кайтты. Икенче көнне аэропортка килсәк, Сириннең сессиягә барышы. Аның билеты бар, минеке юк. Бергәләп киңәшеп, мине самолетка Сириннең алдына утыртып җибәрделәр. Бер белмәгән егетнең алдына утырып 45 минут очтым. Бер-беребезнең барлыгын белеп яшәсәк тә, аралашмадык. Ул мине берникадәр вакыт узгач үзе эзләп тапты. Мин исә аны бер күрүдә яраткан идем. Сентябрьдә килде дә, әйдә, бергә булыйк, диде. Әти-әнисе белән таныштырды, 1990 елның ноябрендә өйләнештек. Бер әйберебез дә юк иде, Аллаһка шөкер, бар әйберебез булды. Беренче балабыз тугач 9 ай Җәлилдә яшәдек. Әни Казанда үзе генә калды. Сирин эшләр буенча Казанга килеп йөри, бер баруында әнине җәлләп, безгә аның янына күченергә кирәк, дигән карар белән кайтты. Әни безгә балаларны үстерешергә бик ярдәм итте. Тик 67 яшендә вафат булды. Генерал кебек хатын иде, бик иртә китеп барды. Берәр нәрсә булып елый башласам, нигә елап торасың, фил кебек әниең бар дип мине юата иде. 

– Сирин абый белән сезнең арада ныклы мәхәббәт икәнлеге читтән бик яхшы күренә. Ул сезнең белән төрле мәдәни чараларга йөри, Татарстанның ерак районнарына командировкаларга алып бара, хәтта чит төбәкләргә дә бергә барасыз. Гәрчә үзе дә җитәкче урыннарда эшли, эше җаваплы, әмма сезнең иҗат өчен вакыт таба.   
– Сириннең миңа беркайчан да яратам, дигәне юк. Ул яратуын үзенең эш-гамәлләре белән әнә шулай белдереп тора. Тормышымда Сиринне очратуым белән мин бик бәхетле. Ул бик тырыш кеше, үз эшенең остасы. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы  хезмәткәре,  гомере буе җитәкче булып эшли. 

– Йолдыз апа, бергә үскән авылдашларыгыз сезнең яхшы кешегә кияүгә чыгам да, биш бала алып кайтам, дигән сүзләрегезне әле дә хәтерли. Балачакта әйткән сүзләре рас килде, диләр. 
 – Авылда йорт саен берничә бала, мин генә ялгыз идем. Мин гомумән дә ялгызлыкны яратмый торган кеше. Балачакта бөтен дусларым шул өйдәге китапларым булды. Әнинең “Совет мәктәбе” иң яраткан журналым иде. Күп балалы гаиләләргә сокланып, кызыгып үстем. Үсә төшкәч, өч бала алып кайтырмын, дип уйлаган идем, өч дигәнем дүрт малай булды, бишенчегә тәрбиягә кыз алдык. Мөхәммәт (гсм) нең: “Бер ятим баланы үстерү бөтен дөньяны коткаруга тиң”, – дигән сүзләре бар. Дүрт малай булганнан соң, кызлы да буласы килде. Биш балабыз да үсеп җитте. Минем язмышны бик күпләр белә. Очрашуларга баргач, дүрт малаебыз турында бик кызыксынмыйлар,  кызыгыз нихәл, дип Әдилә хакында сораштыралар. Аңа 23 яшь. Төпчек улым белән бер класста укыдылар. Фамилияләре төрле иде. Балигълык яшенә җиткәч, үзе теләп безнең фамилиягә күчте, әтисе урынына Сиринне яздырды. Безгә килгәндә 5 яшендә иде. Мине кайчан алырга килерләр дип, әти-әнисен көтеп яшәгән бала ул. Аны ике гаилә алган булган, ни сәбәптәндер, кире китергәннәр. Безгә насыйп булгандыр. Шул вакытта балалар йортына без килдек. Алдыма утырттым да, кызым, без сине күпме эзләдек, син менә кая булгансың икән, дим. Ә үземнең күзләремнән яшьләр ага. Ул нәни куллары белән минем аккан яшьләремне сөртүен әле дә битләремдә тоям. 1 июнь – Балаларны яклау көне иде, шул ук көнне алып кайттык. Хәзер машина йөртә. Газиз армиядә вакытта машинасы белән улыбыз хезмәт иткән частька да алып барды. Юридик колледж тәмамлады. Абыйлары белән бергәләп үз эшләрен алып баралар.  

– Йолдыз апа, биш бала әнисе генә түгел, бүген инде сез дәү әни дә. Ничә оныгыгыз бар?
– Ике малай башлы-күзле булды. Ике оныгыбыз бар. Аллага шөкер, киленнәребез дә үзебез кебек. Сирин белән икебезне олылап, ис китәрлек кадер-хөрмәт күрсәтеп торалар. Киләсе киленнәребез дә, кияү дә шундый булса иде. Хәзер безгә оныкларны татарча сөйләштерү өстендә эшләргә кирәк. Сөйләп йөрү генә түгел, үз балаларың да тел белсен. Безнең биш балабыз да татар телендә сөйләшә, татар гимназияләрендә укыды, оныкларны да дәү әни татарча сөйләштерергә тиеш. Бүгенгесе көндә татарча сөйләштерү бик җиңел әйбер түгел. Бакчага киткәч, баланың теле русчага күчә. 
Мин бакчага барганчы, 
Сөйли идем татарча, 
Уйлый идем татарча. 
Татарча елый идем, 
Бакчада хәл бүтән, 
Монда киресе икән, – дигән шигырем юкка язылмады. Вәзгыятьнең авыр икәнлеген аңлап, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары арасында инде менә ничә ел шигырь конкурсы уздырабыз.  Казан шәһәренең Совет районы мәктәпкәчә тәрбия үзәге җитәкчесе Ләйсән Антоновага бик зур рәхмәт, ул оештыруны үз өстенә алып, бик зур эшләр башкара. Балаларымны тәрбияләгәндә күп шигырьләр иҗат ителде. Кемгәдер миллионнар, безгә милли моңнар, дигәндәй, татар балалары гына түгел, башка милләт балаларының да конкурсларда шигырьләремне сөйләвенә сөенеп яшәп ятам. Шигырьләрне уйлап, газапланып язмадым, алар миңа үзләреннән-үзләре килделәр. Өлкәннәр өчен дә язылган әйберләрем бар. Әмма минем балаларның яраткан шагыйрәсе булып каласым килә. Ә бу шундый рәхәт, чөнки алар мине әллә каян таныйлар, юлда күрсәләр дә кочаклап алалар. 

– Сез бит әле мәдрәсә шәкерте дә.
– Бүгенге көндә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә икенче курста укыйм. Безнең газета “Догалы йорт” календарен чыгара. Шул календарьләрнең берсендә минем дингә ничек килдем, дигән язмам бар. Дөресен генә әйткәндә, безнең диннән баш тартканыбыз да юк. Бабай 97 яшенә кадәр яшәп, намаз белән китте. Мин үземне белә башлаганнан бирле, ул диндә, авыл мулласы булды. Бабай минем өчен әти урынында иде. Аның янына баргач, “әппәр” әйтеп утыра идем. Бабаем башымнан сыйпап, кызым, дип 10 тиен акча бирә. Минем өчен ислам дине юмартлык, тәрбиялелек ул. Университетта укыганда дүрт ел гарәп теле өйрәндем. 2023 елда Саҗидә Сөләйманова премиясе иясе булдым. Килгән акчаны күреп исем китте, аңа кадәр аның суммасы 50 мең иде, шул елны 150 мең иткәннәр. Аллаһы Тәгаләнең үзенең бирмеше бит. Суммасын күреп, үз күзләремә ышанмадым. Шул акчага өмрә кылып кайтырга булдык. Тик кулны сындырдым. Гипслы кул белән чыгып киттем. Аннан кайткач, аз белгәнлегемне аңлап, мәчеткә укырга йөри башладым. Бер үземә бер абыстай туры килде. Син болай да беләсең, дип Наилә абыстай “Мөхәммәдия”гә барырга киңәш итте. Алмаслар дигән идем, шөкер, конкурстан уздым. Өметләрем акланып бара. Аллаһы Тәгалә ярдәмен ташламыйча, укуны тәмамларга насыйп булсын. 

– Тормышта үкенечләрегез бармы?
– Үкенечләрем юк кебек. Үткән гомеремә борылып карыйм да, үземнең самимилеккә исем китә. Миндә әле дә әби белән әни тәрбиясе, беркатлылыктан арына алмыйм. Хәер, арынасым да килми бугай инде…

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

27

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова Казан шәһәре 144 нче урта мәктәбенең даими кунагы. Күп буын укучылар аның шигырьләрен укып, рухланып үстеләр. Автографлы китапларын кадерләп саклыйлар. Балалар бакчалары сабыйларыныкы гына түгел, безнеке дә ул Йолдыз апа, диләр!

    • аватар Без имени

      4

      0

      Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен бар бала да яратып укый торгандыр. Аның теле җиңел, ә эчтәлеге бала тормышында булган хәлләргә таянып язылган кебек. Шуңа да үзеннән үзе укыла.Йолдыз апа гаиләсенә сәламәтлек телим, Сирин абый белән тигез гомер итеп, балаларының, оныкларының яратуын тоеп яшәсеннәр.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен балалар бик яратып укыйлар, чөнки алар балаларча, гади, аңлаешлы итеп язылган. Шигырьләр баланың тормышы белән бәйле, алар аны яратып укыйлар һәм хәтерендә калдыралар. Кайвакытта мин Йолдыз апаны Корней Чуйковский белән чагыштырам, чөнки ул да бит үз балаларына дип язган, ә шигырьләрен бөтен дөнья балалары укый.

        • аватар Без имени

          1

          0

          Йолдыз Шәрәпова — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган шагыйрә. Аның шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та бергә үрелеп бара. Кечкенә яшьтәге балалар да, мәктәп укучылары да Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен яратып тыңлыйлар, укыйлар. Талантлы шагыйрәбезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез!

          Мөһим

          loading