16+

Йөзьяшәр бабай: «Табәрәк», «Ясин» сүрәләрен хәзер дә яттан укыйм»

Актаныш районының аксакалы Тәфкил Вәли улы Вәлиев 1925 елның 10 сентябрендә ун балалы Вәли һәм Хөсниямал гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә.

Йөзьяшәр бабай: «Табәрәк», «Ясин» сүрәләрен хәзер дә яттан укыйм»

Актаныш районының аксакалы Тәфкил Вәли улы Вәлиев 1925 елның 10 сентябрендә ун балалы Вәли һәм Хөсниямал гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә.

Башлангыч белемне туган авылында, җидееллыкны Мәчти мәктәбендә ала. Байсар мәктәбенә сигезенче сыйныфка укырга керергә гариза язып кайтканда, 16 яшьлек егетне коточкыч хәбәр куып тота – илдә сугыш башланган!

Авылның кулына корал тотардай бар ир-егете Бөек Ватан сугышына китә. Ә Тәфкилне бригадир итеп куялар. Бер елдан соң, 1942 елның декабреннән ул да яу кырына китә. Ерак Көнчыгыш фронтында өйрәнүләр узганнан соң, солдатны Көнбатышка, Калинин фронтына озаталар. Бөек Җиңү көнен артиллерист якташыбыз Владивостокта каршылый. 1945 елның 9 августыннан япон баскакларына каршы сугышта катнаша. Туган ягына 1949 елда гына кайта ала. Аңа кадәр Приморье краенда орудие командиры булып хезмәт итә. «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Менә шундый батырлык юлы узган хөрмәтле райондашыбыз Тәфкил Вәлиев 10 сентябрьдә 100 яшьлек юбилеен каршылады.

Актаныш районының почетлы гражданы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исән-сау каршылаган Тәфкил Вәлиевне зур юбилее белән котларга баргач, сөйләшеп әңгәмә кордык, йөзьяшәребезнең озак яшәү серен ачарга тырыштык.

– Аллаһның рәхмәте белән шушы яшькә җитә алдым, 100 яшь – бик күп бит инде ул. Гомер буе хуҗалыкта эшләдем. Сугыштан кайту белән бригадир иттеләр, бер елдан рәис итеп сайладылар. Бу чорда орлыкка симәнә, малларга салам, кешегә ашарга юк. Бер телем ипи күрмәгән вакытлар булды. Аны сез күз алдына да китерә алмыйсыз. Безнең буын кешесенә бик нык авырлыклар күрергә туры килде. Хәзер тормышлар бик яхшы, ашарга, эчәргә, кияргә, торырга урын бар. Барысыннан да канәгатьмен, – ди Тәфкил ага.

Бер гасырлык гомер юлы гел тигез генә юлдан тәгәрәмәгән. Авырлыклар, сикәлтәләр, җилле-давыллы көннәрне сабырлык һәм хезмәт сөю белән җиңә алган ил агасы. Авылда, кеше арасында дәрәҗәле, хөрмәтлегә әйләнүендә хатыны Разыяның ярдәмен дә әйтеп китү кирәк. Бу хакта Тәфкил бабайның олы кызы, Башкортстанның Бакалы шәһәрендә яшәүче Рәмилә апа сөйләде. 

– Әнием Разыя – авылның иң булдыклы кызларының берсе, тракторчы булып эшләгән ул, – диде ул. – Ирләрчә нык фикерле, көчле, шул ук вакытта чая, чибәр Разыя белән әткәем 1950 елда бик яратышып өйләнешәләр. Туйны бик шәп итеп, гөрләтеп авыл клубын генератор белән яктыртып ясыйлар. Ул чакларда электр кермәгән бит әле. 62 ел бергә бик тату, килешеп яшәделәр. Безне гаделлеккә, дөреслеккә өйрәттеләр. Әнием – әткәйнең икенче хатыны. Беренче хатыныннан туган Рафис абыйны үз баласы кебек яратып үстерде ул. Аның өйләнү тарихы гыйбрәтле. Әткәй сугыштан кайтканда, гаиләләре бик авыр хәлдә була. Әнисе авыру, әтисенең әнисе дә урын өстендә. Әтине димләп, өйне карардай, гаиләне тартырдай, эш эшләрдәй кызга өйләндерәләр. Әмма мәхәббәт булмау араларны тиз суыта, ярты елдан яшь хатын гаиләдән китә. Әткәй, әнкәй белән өйләнешкәч, беренче хатыны кечкенә бала – Рафис абыйны аларның өенә китереп куя. Шулай итеп, без өч бала үстек, кече сеңелем Рима Түбән Камада сәүдә өлкәсендә бик матур эшләде. Бүген әткәебезнең 5 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Кызганыч, абый белән аралар 90нчы елларда өзелде. Аның әнисе, Биектау якларында кияүгә чыгып, 6 ир бала табып үстерә. 90нчы елларда бу балалар фермерлыкка, бизнеска тотыналар. Үзебезнең туганыбыз дип, Рафис абыйны эшкә чакырып алдылар. Шуннан соң абыйны күргәнебез юк.

Рәмилә апа тагын бер очрак турында сөйләп безне гаҗәпкә калдырды. Кыз мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китәргә ниятләп йөри. Нәкъ шушы чорда Рафис абыйларына армиягә барырга чакыру килә. Гаилә белән озату кичәсенә әзерләнәләр, юклык чоры бит, бурычка керә-керә, бик зурлап бәйрәм оештыралар. Рафис абыйсыннан соң Разыя да юлга чыкмакчы. Әмма Казанга барырлык акча табылмый. Шулай итеп Разыя авылда кала, укытучылар җитмәгәнлектән, аны Югары Богады авылына эшкә чакыралар. Бер елдан кыз барыбер үзенекен итә, Казанда фармацевтлыкка укырга керә, Пермьдә читтән торып югары белем ала. Актанышта эксперименталь район үзәген төзүдә катнаша, даруханәгә мөдир итеп билгеләнгәч, фундаменты гына салынган аптеканы төзетә.

Кешегә беркайчан күтәрелеп бәрелмәс, сабыр, эшчән Тәфкил бабайны авылдашлары элек-электән бик хөрмәт итә. Ул үзе дә аларның ышанычын аяк астына салып таптамый. Шушы яшенә кадәр имам-хатыйб вазыйфаларын башкаруына һәркем соклана. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин да 100 яшьлек юбилее уңаеннан Тәфкил хәзрәт Вәлиевкә котлауларын юллап, рәхмәтләрен әйттеләр. Ә бит дин юлына да аны авылдашлары кертеп җибәргән: зиратта замандашын җирләгәндә имам-хатыйб итеп сайлап куялар.

– Мин кечкенә чакта динне кыстылар, шуңа ул яклап белемем юк иде. Тәкмәк авылында Шәрхегали исемле замандашымны соңгы юлга мөселман дине буенча озатырга теләп, туганнары, балалары мулла эзләгәннәр, тирә-як авылларга да барганнар. Әмма таба алмаганнар. Шунда, авыл халкы, Тәфкил, синнән башка бу эшкә алынырлык кешебез юк, дип, мине зиратта имам-хатыйб итеп сайлап куйдылар. Инде бу эш шуның белән бетәр, дип уйлаган идем, алай булып чыкмады, икенче көнне исем кушарга, аннан никах укырга алып киттеләр. Догаларны кая барсам да кәгазьгә язып үзем белән ала идем, гел шуннан карап укып, ятлап йөрдем. Озын сүрәләрне – «Табәрәк», «Ясин» сүрәләрен хәзер дә яттан укыйм. Коръән уку мәҗлесләренә баргач, кеше алдында китап тотып утыру әйбәт түгел, имам-хатыйб икәнсең, син догаларны яттан белергә тиеш, – ди Тәфкил бабабыз.

Хатыны Разыя картының бу ниятен хуплап ала, ярдәм итә, кеше алдында югалып калмасын өчен, догаларны өйдә дә сөйләтеп карый, гарәп авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтә. Шулай итеп 40 ел буена Югары Яхшый авыл җирлегендәге авылларда – Югары Яхшыйда, Түбән Яхшыйда, Тәкмәктә, Табанлыкүлдә имамлык вазыйфаларын башкара.

– Әле Мәүлид бәйрәменә чакырдылар, мине бик сагынганнар. Коръән укыттылар, догалар кылып кайттым. Хәзер олыгайдым инде, бик андый чараларга йөри алмыйм, – ди йөзьяшәребез.

Бүген Тәфкил бабайның даими караучысы бар, Табанлыкүлдән Зөһрә Хәбибуллина менә бер ел инде бабайны өендә тәрбияли, кирәксә, хастаханәләргә алып бара, вакытында даруын эчертә, мунча кертә, дөньясын карый, чистарта, җыештыра. Аңа бабай акчасын жәлләми, ярты пенсиямне биреп барам, килешеп яшибез, диләр.

Ә Ландыш Камалетдинова Вәлиевләр белән 20 елга якын таныш, социаль хезмәткәр булып эшли башлаганда аңа Тәфкил бабай белән Разыя апаны карарга бирәләр.

– Тәфкил бабайларга атнага 5 көн рәттән килеп эшләрен эшләп китәм. Иң элек кибеткә кереп, кирәк әйберләрне алам. Өйгә кайткач, бабай белән сатып алган ризык, көндәлек кирәк-яракларны карап, барлап чыгабыз. Кан басымын үлчим. Хәл-әхвәлләр белешеп, авыл яңалыкларын сөйләшәбез. Көнкүреш эшләрен эшлим. Тәфкил бабай үз-үзен жәлләми, һәрвакыт нәрсә дә булса эшләргә тырыша. Бакчага чыга, бәрәңге утырта, йөз яшьлек димәссең, гел хәрәкәттә ул. Өйдән тышка чыга, саф һавада хәрәкәтләнә, сливалар җыя, алмалар алып керә. Ул бик сабыр, беркайчан кешегә авыр сүз әйтмәс, әйтәсе килгәндә дә туктап кала белә, – дип Ландыш ханым озак яшәү серләрен үзе дә сизмәстән ачты салды.

Тәфкил бабай илдәге вакыйгалар белән таныш, яңалыкларны карап, күзәтеп бара. Туып-үскән җиреннән, суыннан көч-куәт алып матур итеп яши:

– Балалар үзләре янына яшәргә чакырсалар да, авылымны калдырып китәсем килмәде. Тормышлар бозылмасын, күңелсез хәлләр булмасын, сугышлар тизрәк бетсен. Безнең Россия беркайчан бирешмәде, Бөек Ватан сугышында да җиңеп чыктык. Бусында да җиңәрбез! – диде ул әңгәмәбезне тәмамлап.

Ләйсән Газизова, Актаныш районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

22

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading