16+

Җир астындагы көрәш: «Мең кат үлгән кебек булдым, ләкин яшисем килде»

Ул үлем белән күзгә-күз очрашкан. Ачлыкны, югалтуларны, өметсезлекне кичкән. Җир астында айлар буе яшәп тә, сынмаган.

Җир астындагы көрәш: «Мең кат үлгән кебек булдым, ләкин яшисем килде»

Ул үлем белән күзгә-күз очрашкан. Ачлыкны, югалтуларны, өметсезлекне кичкән. Җир астында айлар буе яшәп тә, сынмаган.

Актаныш егете Алмаз Солтановның язмышы – кеше түземлегенең чиге, яшәү өчен көрәшнең чын бәясе турында.

Балачактан сыналган язмыш
1990 елда Актаныш авылында дөньяга килгән Алмаз Солтановның тормыш юлы баштан ук җиңелләрдән булмый. Балачак дигән якты, кайгыртусыз чор аның өчен бик иртә өзелә.

Алмазга нибары биш яшь булганда, әниләре Әнисә апа, өченче баласын – ике айлык Ализәне калдырып, мәңгелеккә китеп бара. Бу фаҗига гаиләгә авыр кайгы булып төшә: өч бала – ана назына тилмереп ятим кала. Алмазга – биш, энесе Айзатка – дүрт кенә яшь, ә нарасыйга ике ай гына.

Өч бала белән ялгыз калган Фирдәвис абый ул вакытта нинди халәттә булганын сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгелдер. Әмма тормыш туктамый. Балаларны аякка бастырырга кирәк. Нәни Ализәне Әнисә апаның туганы Халисә апа үзенә тәрбиягә ала. Ә малайларны Фирдәвис абый әнисе – Хәдичә апа белән бергәләп үстерә. Алар барысын да эшли: балалар ятимлек ачысын тоймасын, мәхәббәтсез үсмәсен өчен тырыша.

Алмаз “Каенкай” балалар бакчасына йөри, аннары Актанышның 2 нче урта мәктәбендә укый. Үсә төшкәч, шаян, тиктормас малай буларак искә алалар аны. Малайларча шуклык, уйнап-көлеп үсү – барысы да була. Әмма тормышның иртә бирелгән сабаклары күңелнең кайсыдыр почмагында барыбер саклана.

9 сыйныфны Актанышның 1 нче урта мәктәбендә тәмамлагач, ул һөнәр училищесына укырга керә. Анда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә.

Гади тормыш, гади бәхет
Алмазның яшьлеге, күпчелек авыл егетләренеке кебек үк, хезмәт белән бәйле була. Ул “Актаныш” агрофирмасында эшли, басуларда хезмәт куя, “Агроэлит” группасында ашлама сиптерүдә катнаша. Тормыш акрын гына үз җае белән бара: гаилә кора, балалары туа. Көндәлек мәшәкатьләр, хезмәт, якыннар – гади, ләкин кадерле тормыш. Шушы тынычлыкны илдә башланган махсус хәрби операция өзә.
Башта анда аның ике туган абыйсы Айдар Гикрамин мобилизация белән китә. Бераз вакыттан соң ул яраланып, госпитальгә эләгә. 2023 елның февраль аенда Алмаз Айдар абыйсының тормыш иптәше Лилия Гикрамина белән аның янына Белгородка барып хәлен белеп кайта. Шунда күргәннәр аның күңеленә тынгылык бирми.

– Үз күзләрем белән күргәч, читтә кала алмадым, – ди ул.
Озак уйлап йөргәннән соң, 2024 елның 3 апрелендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә чыгып китә.

Ут эчендә хезмәт
Башта Луганск якларында, аннары Запорожье өлкәсендә әзерлек үтәләр. Алмазны шофер итеп билгелиләр. Бер елга якын Запорожьеда хезмәт иткәннән соң, аны Курск юнәлешенә күчерәләр.

“Татарин” позывнойлы Алмаз һава десант бригадасында хезмәт итә. Аның хезмәте – күзгә күренми торган, ләкин бик җаваплы һәм куркыныч. Ул мотоциклларда, квадроциклларда алгы сызыкка солдатларны илтә, кире алып чыга, ашарга ташый. Кайчак һәлак булганнарны да алып чыгарга туры килә.

– Алгы сызыкта безнең егетләрне ташламаска кирәк, – ди ул. Бу хезмәте өчен аның күкрәген ике медаль бизи. Беренче медален ул Запорожьеда ут астыннан яралыларны һәм һәлак булганнарны алып чыккан өчен ала. Соңрак Жуков медале белән бүләкләнә. Ләкин бу батырлыкларның бәясе бик югары була. Дистанцион шартлаткыч шартлап, Алмаз каты яралана. Тәненә унике урыннан кыйпылчыклар керә.

– Металл белән металл реакциягә кереп, дулкын бирделәр… шунда шартлады, – дип искә ала ул.
Аны башта Курск хастаханәсенә, аннары Мәскәүгә озаталар. Өч ай дәваланганнан соң, Кырымда реабилитация үтә. Күпләр моннан соң кире хезмәткә кайтмас иде. Ә ул кайта.
– Дуслар анда калды, мин частька бармый кала алмадым, – ди Алмаз.

Җир астында калган дүрт ай
Аның тормышындагы иң авыр, иң куркыныч чор 2025 елның ахырында башлана. 23 сентябрьдә алар чираттагы заданиегә керә. 5 декабрьдә Алмаз “Косой” позывнойлы егет белән позициягә барып җитә. Шунда алар, үзләре дә сизмәстән, озакка кала.

Көннәр үтә. Атналар үтә. Айлар үтә… Аларны алыштырырга кеше юк. Алар җир астында казылган куышларда яшиләр. Берсен шартлатсалар, икенчесенә күчәләр. Запас итеп берничәне әзерләп куялар. Ашарга да дроннар белән генә китерәләр. Әмма һәрвакыт түгел. Һава торышы мөмкинлек бирмәгәндә, алар бөтенләй ризыксыз кала.
– Ун көн ашамаган вакытлар булды, – ди Алмаз авыр сулап.
Алар иске окоплардан калган әйберләрне эзләп табып ашыйлар. Кар эретеп, яңгыр суын җыеп эчәләр. Бер мәлдә хәл тагын да катлаулана.

–  Окопның чыгу юлын җимерделәр, без җир астында калдык, - ди ул. Унбиш көн буе чыга алмыйча яшиләр. Ашамлык бетә. Яшәү теләге генә кала. Алар кулларында булган сапер көрәкләре белән җир казыйлар. Җирне йомшарту өчен автоматтан аталар. Шул вакытта окопка су тула башлый.

–  Әгәр чыга алмасак, шунда батып үлә идек, - ди ул көрсенеп. Декабрьдә 95 килограмм булган Алмаз мартка 50 килограммга гына кала.
–  Мең кат үлгән кебек булдым… ләкин һәрвакыт яшисе килде, –  ди ул.

Кире кайту һәм яңа караш
2026 елның 23 мартында аларны, ниһаять, алыштыралар. Алмаз һәм аның иптәше дүрт чакрым җәяү чыгып, исән калалар. Якыннары белән хәбәрләшү мөмкинлеге туа. 
Беренче шалтырату –  туганы Сирина Шәеховага. Аннары –  гаиләсенә. Аңа 17 көн отпуск бирәләр. Актанышта аны иң кадерле кешеләр – балалары каршы ала: 9 яшьлек Әмир һәм 2 яшьлек Дарина, тормыш иптәше Эльвина.

– Кайткач балаларым янымнан китми… – ди ул, елмаеп. Ләкин бу елмаю артында бөтенләй башка кеше, тормыш ачысын тирәннән белгән язмыш тора. Ялга кайткач Алмаз белән күрешеп алдык.
–Күбрәк гаиләм, балаларым белән буласым килә. Тынычлык кирәк, - ди Алмаз.  Ул үзенең үткәненә дә яңача карый:

– Элек шуклык күп булды. Хәзер уйлыйм: нигә алай яшәдем икән? Әгәр үткәннәргә кире кайтып булса, күбрәк укыр идем… Отпускка кайткач ун көн Актаныш хастаханәсендә көндезге бүлектә амбулатор дәвалану алдым. Аннан Казандагы хәрби госпитальгә җыенам. Дәвалануны дәвам итәргә иде. Соңыннан частема кайтам. Бик зур рәхмәтемне Сирина апага әйтәм. Нинди генә авыр вакыт булса да, иң беренче ул ярдәм кулын суза, кыенлыкларны җиңәргә булыша. Гаиләмә, туганнарыма рәхмәт. Гуманитар ярдәм килеп тора. Лилия апа Гикрамина (“Без бергә” гуманитар ярдәм фонды җитәкчесе) сораган әйберләрне җибәрә. ВАЗ машинасы, мотоцикл алдым. Алар миңа хәрби заданиеларны үтәгәндә нык ярдәм иттеләр.

Алмаз Солтанов – үзе турында кычкырып сөйләүче герой түгел. Ләкин аның язмышы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Ул ачлыкны да, югалтуларны да кичергән. Җир астында айлар буе яшәп тә, рухын югалтмаган. Мең кат егылган, ләкин мең кат торып баскан. Һәм бүген ул иң гади, ләкин иң кыйммәтле нәрсәне аңлый: тормыш, яшәү, тынычлык – иң зур бүләк.

Рузилә ХӘСӘНОВА.
Актаныш районы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading