Иремнең вафатына 9 ай тулганда Аллаһы Тәгалә тагын бер сынау җибәрде. Юл-транспорт һәлакәтендә бердәнбер улым һәлак булды. Бала югалту хәсрәтеннән дә яман нәрсә юк икән. Моны үз башына төшкән кеше генә аңлый.
Автобуста ике хатын сөйләшеп бара. «Ирем үлгәндә миңа 36 яшь иде. Ике кечкенә бала белән тол калдым. Кияүгә чакыручылар да, димләүчеләр дә булды. Ләкин мин ризалашмадым. Балаларымны берүзем үстердем. Аллаһка шөкер, йөзгә кызыллык китермәделәр», – ди Сания исемлесе.
«Миңа ирем үлгәндә 48 яшь иде. Фәргатем 50 яшендә инфаркттан китеп барды. Бик әйбәт кеше иде. Бер малай үстердек, туй ясап өйләндердек. Балалар да, үзебез дә яхшы тордык. Ирем үлгәч, аяк астымда җир убылган кебек булды, еладым да еладым. Улымның: «Әни сабыр бул. Син үзең генә түгел, без бар, оныгың үсә», – дигәненә дә колак салмадым. Шул вакытта берәрсе: «Барыбызга да шунда барасы. Кемгә күпме гомер язылган инде. Ирең улыңны алып китәр, тукта, Аллаһның сынавын кабул ит!» – дисә, керфегемне дә чылатмыйча еламый түзәр идем...» – дип Гөлшат ханым үзенең тормышын сөйләде.
«Иремнең вафатын бик авыр кабул иттем шул. Искиткеч яхшы, ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Өйдәге бөтен эшне бергә башкардык. Улымны да чын ир-егет итеп тәрбияләде. Кечкенәдән бассейнга, аннары төрле спорт секцияләренә йөртте. Мондый кешене югалтасым килмәде. Көнне елап башлыйм, эштә дә елыйм, кайткач та... Аннары тынычландыра торган дару эчеп йоклап китәм. Зомбига әйләнеп беттем, хастаханәләрдә ятып чыктым. Улым санаторийга да җибәрде. Тик берсенең дә файдасы булмады. Мин елавымнан туктый алмадым.
Иремнең вафатына 9 ай тулганда Аллаһы Тәгалә тагын бер сынау җибәрде. Юл-транспорт һәлакәтендә бердәнбер улым һәлак булды. Бала югалту хәсрәтеннән дә яман нәрсә юк икән. Моны үз башына төшкән кеше генә аңлый. Үземне кая куярга да белмәдем, хатыны Эльвира өзгәләнә, мин башымны төеп-төеп елыйм. Биш яшьлек кызлары мәңгелеккә әтисез калуын аңлап та бетерми. Тормышыбыз әллә нәрсәгә әйләнде.
Аның каравы Таһирым елмаеп төшкә керде: «Тынычлан, Гөлшат. Без улым белән бергә. Бик рәхәт монда. Фани дөньяда күрмәгән тәмле ризыклар ашыйбыз», – диде дә югалды. Мин исә: «Болай буласын белсәм, ирем үлде», – дип еламаган да булыр идем дип, тагын такмаклап-такмаклап еладым. Чөнки бу хәсрәтне еламыйча җиңеп булмый иде. Улымны югалту ярасы әз генә дә басылырга өлгермәде, бер елдан соң, йоклаган җиреннән киленем китеп барды. Алты яшьлек Алия белән икәү генә калдык. Аллаһка шөкер, әле ярый кодагыйларым, оныкны үзләренә алмады. Шул гөнаһсыз сабый миңа яшәргә көч бирде. Аның янында елап утырып булмый бит. Аны исән-сау, акыллы итеп үстерергә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек һәм көч бирде. Алия белән бергә шәһәр янындагы бакчага йөрдек. Аны кечкенәдән бар эшкә дә өйрәттем. Дөрес, артыгын таләп итмәдем. Концертларга, театрларга, төрле түгәрәкләргә дә йөрттем. Кызым тәртипле булып үсте. Мәктәптә яхшы укыды, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. Башта медицина көллиятен, аннары Казан Дәүләт медицина институтын тәмамлады. Казанда калу мөмкинлеге дә бар иде, әмма мине ялгыз калдырасы килмәде. Чаллыга кайтып урнашты.
Бүгенге көндә бер поликлиникада эшли. Аллаһка шөкер, сүзгә килмичә, дус, тату яшәдек. Аллаһы Тәгалә бу бәхетемнән генә аермасын.
Кодагыйлар белән дә мөнәсәбәтләрем яхшы: мине якын итәләр, оныгыбызга гел булышып торалар. Алиябез Марат исемле бик акыллы егеткә кияүгә чыкты. Яңа микрорайоннан 3 бүлмәле фатир алдылар. «Әбием, бер бүлмә синеке. Теләгән вакытта кил. Сиңа ишегебез һәрвакыт ачык», – диләр. Берүк бәхетләре гомерле булсын.
Хәзергә, үз көнемне үзем күрә алганда үз фатирымда яшим, дәүләт учреждениесендә эшләп лаеклы ялга чыктым. Пенсиям җитә. Алиям дә гел ярдәм итеп тора: азык-төлекне дә, даруларны да алып китерә. Җәйләрен бакчага йөрим. Балалар фитнеска еллык абонемент та алып бирделәр. Атнасына 3 тапкыр яңа шәһәрдән ГЭСка шунда йөрим. Бассейнда йөзәм, биредә яңа дуслар таптым. Аллаһы Тәгалә берсеннән-берсе зур сынаулар бирсә дә, кеше булып калдым дип, бүгенге тормышыма шөкер ана кылып яшим. Намаз укырга өйрәнәсем килә. Тик догаларны истә калдыра алмыйм. Ходаем юлын ачсын иде. Мине тормыш бик нык үзгәртте, хәзер шатланып та, кайгырып та елый алмыйм. Хәсрәтләрдән күз яшем кибеп беткән ахрысы. Тормышыбыз матур, Аллаһы Тәгалә илләребезгә тынычлык бирсен, аналарга бала хәсрәте күрсәтмәсен иде. Кешеләргә киңәшем шул: сынауларны кабул итә белергә өйрәнергә кирәк, Аллаһ адәм баласына җиңә алмастай сынаулар бирми», – диде ул хушлашканда.
Зөлфия Галим, "Шәһри Чаллы"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Читать не возможно, вы хоть текст перевода почитайте.
0
0