Тормышын тамырдан үзгәртергә үзендә көч тапкан егет тарихы.
Кеше үзгәрә аламы? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер мөгаен. Ә Александр Макин: “Үзгәрә ала, чөнки без бит бу дөньяга чиста бит кебек киләбез. Үзеңнең нәфесеңне буйсындырып, тормышка карашларны үзгәртеп була”, – ди, чөнки ул үз тормышын да 180 градуска үзгәртә алган. Хәзер ул Казанда иң уңышлы риэлторлык компаниясен җитәкли. Ә моннан 10 ел элек ул бөтенләй башка булган. Бу язма – гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен.
“Күңел тынычлыгын таба алмадым”
– Мин Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәрендә туып-үстем. Иминлек системаларын урнаштыру буенча оешманы җитәкләдем. Шәһәр кечкенә булгач, бөтен кеше бер-берсен белә иде диярлек. Бизнес та хәмерсез генә бармады: эчмисең икән, димәк, сиңа ышаныч юк, син безнеке түгел. Һәр җомга эштән соң, дуслар белән күрешергә бару – гадәткә әйләнгән иде. Ә тормыш иптәшем, бу вакытта, өйдә утыра. Минем өчен шулай булырга тиеш кебек тоела иде. Әмма бервакыт: “Болай яшәү дөресме икән?” – дип уйландым. Үз фикерләремне, карашларымны әйтә башлагач, сазлыкта яшәвемне аңладым. Әлбәттә, янаулар китте. “Син клиентларыңны югалтачаксың”, – диделәр. Әмма мин нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген аңладым. Төрле шәһәрләр буенча эшмәкәрлек курсларына бардым. Бу вакытта рухи үсеш турында уйламадым да. Курслар барыбер үз нәтиҗәсен биргәндер инде, без хатыным белән башка шәһәргә күченергә уйлыйбыз. Ул вакытта йорт, затлы машина, мал-мөлкәтебез, табыш китереп торучы оешма бар иде. Күпләрнең хыялы бит бу. Ә мин күңел тынычлыгын таба алмыйм. Түземлегем бетте, хатыным белән киңәшләштем дә, Казанга күчендек, – ди Александр.
Математика – төгәл фән шул. Кушылучыларның суммаларын алыштырудан сумма үзгәрми: бу мантыйк. Тормыш та шул кагыйдәгә буйсына.
– Мин яшәү урынын үзгәрттем, ә проблемалар шул ук калды. Паник атакалардан арыну өчен нинди генә табибларга мөрәҗәгать итмәдем. Дару язып бирделәр, әмма ул ярдәм итмәде. Шулвакыт Аллаһ ярдәме белән бер кеше белән таныштым. Ул миңа Дмитрий Троцкий дигән кешенең фикерләренә игътибар итәргә кушты. Менә шулай үземнең тормыштагы кыенлыкларны башка яктан ача башладым. Әле дә хәтерлим, киңәшләрнең берсе – әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау иде. “Әти-әнидән тезләнеп гафу үтенергә кирәк”, – дип язылган. Мин әнине болай да бик хөрмәт итә идем. Ә әти белән мөнәсәбәтләр авыр булды, чөнки балачактан әтинең хәмер эчүен, бәхәсләрне күреп үстем. Гафу үтенергә кирәк булгач, әти-әнине: “Мин үз акылымда, бернинди сектада да түгел, үләргә дә җыенмыйм”, – дип алдан кисәтеп куйдым. Чыннан да, тезләнеп, икесеннән дә, үз гомеремдә беренче тапкыр, гафу үтендем. Беренче тапкыр әти белән күзгә-күз карап, эчкерсез, ихлас сөйләштек. Мин әтидән, ә әти миннән гафу үтенде. Икебез дә еладык, – ди ул.
“Тормышны үзгәртү өчен – гадәтләрне, холыкны үзгәртергә кирәк”
Җитәкче булырга күнеккән Александр, хезмәт юлын да өр-яңадан башлый. Гап-гади риэлтор булып эшкә урнаша. Хәзер үткән юлына борылып карап, аңлый белгәннәр өчен иң яхшы тренинг – тормыш.
– “Барысын чиста биттән башладым”, – дип әйтү җиңел. Кемнедер тормыш бу адымга этәрә, минем очракта ул – үзем теләп алган сынау. Казанга күченеп килгәндә, ике кешене генә белә идем. Үземнең уйларымны тәртипкә салып кына, яшәү рәвешемне үзгәртеп кенә, уңышка ирешә алдым. Әйе, миңа тренинглар бик ярдәм итте. Алар нәтиҗә бирә, әмма син шундый ук «эче кара» кеше булып каласың икән, алган табышың да юк була. Мәсәлән, бер урында миллион эшләдең, әмма икенче урында ике миллион югалтасың. Үзгәрергә теләгән бик күп кешеләрне беләм. Алар да минем кебек үк эзләнәләр, укыйлар тырышалар. Әмма иң мөһим әйберне күз уңыннан ычкындыралар. “Гадәт чәчсәң, холыкны урырсың. Холык чәчсәң, язмыш урырсың”, – диләр. Менә шуннан соң гына, тормышны үзгәртү өчен – гадәтләрне, холыкны үзгәртергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем, – ди әңгәмәдәшем.
“Хатыныма хыянәт турында әйттем”
Александр Макин үзенең карашларын сүз белән генә түгел, гамәлләре белән дә раслаган. Элек 90 килограмм авырлыкта булган, һәр ял көнен дуслары белән хәмер эчеп үткәргән Александр хәзер көн аралаш спортзалга йөри, 5 ел хәмер эчми. Ул физик яктан үзгәрешләрдә генә туктап калмаган. Хатынына әйтергә батырлыгы җитмәгән серен дә чишкән.
– Мин хатыныма хыянәт турында әйттем. Бу вакытта мин инде үзгәреш юлында идем. Күп кенә гадәтләремне, холкымны үзгәрттем. “Сөйгәнеңнең тынычлыгын бозып ник әйттең? Булган, беткән бит инде”, – диярсез. Беренчедән, мин тормышымда хатынымның никадәр кадерле, мөһим кеше булуын аңладым. Аңа элеккеге Александрны түзгәне өчен һәйкәл куярга кирәк. Икенчедән, әгәр син кешене, чыннан да, кадерлисең икән, дөресен әйтергә кирәк. Әлбәттә, мин дөресен әйткәнгә күрә генә булган хәлнең төсмере үзгәрми. Хыянәт – хыянәт инде ул. Мин ихлас, тезләнеп гафу үтендем. Сөйгәнем шок хәлендә калды. Чөнки асылда хатыным хыянәт барлыгын сизгән иде. Тик ул вакытта минем гаепне якын дустым үз өстенә алды. Ә мин судан коры чыктым. Хатыныма серне ачканда төрле нәтиҗәгә әзер идем, хәтта аерылырга теләсә дә, аны аңлап кабул иткән булыр идем. Аллаһка шөкер, без бергә калдык. Сөйгәнем эмоцияләргә бирелмәде, бәлки, миндә үзгәрешләр күрүе дә, үз өлешен керткәндер. “Мин хыянәт иттем”, – дип әйтеп, тагын хыянәт итсәм, безнең никахыбыз таралу – вакыт эше генә булыр иде. Бу хәл безне икебезне дә “уятты”. Без хәзер генә чын мәхәббәтнең нәрсә икәненә төшенәбез кебек. Тормыш иптәшем миңа бер ел элек кенә: “Менә хәзер мин, чыннан да, үземне ир хатыны итеп тоям”, – диде. Ир белән хатын арасында чын мәхәббәтне, ана белән бала мәхәббәтенә тиңләр идем. Элек мин хатыным авырса да, кызып китә идем. Аңа авырырга да ярамый иде. Мәхәббәтме инде бу? Хәзер мондый фикерләрнең башыма килгәне дә юк – дип үткәннәрен искә алды Александр.
“Ә син гадәти тормышта изге булып кара”
Камилләшергә тырышырга кирәк, әлбәттә. Әмма тормышта кешен гел сынап тора. Бу дөньяда үз урынын тапкан Александр да, дөреслеккә төшендем дигәндә янә читкә тайпыла.
– Мин өч еллап үз өстемдә зур эш алып бара идем инде. Барысы да яхшы кебек. Әмма бервакыт Аллаһ мине акча белән сынап карарга булды. Зур акчалар килгәч, башымны югалттым. Машинаны пирчәткә кебек алыштыра башладым. Тырыша-тырыша төзегән кыйммәтләр системасы тотрыксыз булып чыкты. Бер “пешеп”, сабакны аңламагач, тормыш тагын бер сабак бирде. Акча югалттым. Тиз арада машинаны саттым, аннан ярты ел җәяү йөрдем. Әлбәттә, мин әүлия түгел. Тормышта адым саен коткы сала торган хәлләр булып тора. Син моны берничек үзгәртә алмыйсың. Тозакка эләгәсеңме әллә юкмы? Менә монысы безнең кулларда. Минем риэлторлык өлкәсендә эшем дә, тормыш принципларыма нигезләнә. Эшли алам икән, алынам. Эшли алмасам, бу хакта ачык әйтәм. Әйтик, билгеле бер фатирны сатып үземә күбрәк отыш ала алам. Әмма мин алай эшләмим, чөнки миңа ярдәм сорап килгән кеше, аны теләми. Хәзер инде бу адымнан эчке “компасым” саклый. Изге урында изге булу җиңел. Ә син гадәти тормышта изге булып кара. Бу дөньяда бернәрсә дә юкка эшләнми. Менә шушы сүзләргә инанырга кирәктер. Аллаһ бөтен кешене дә бертигез ярата. Әгәр синең ниндидер эшең барып чыкмый икән, димәк, шулай булырга тиеш.

Комментарийлар