16+

“Көчкә исән калдым”

Бер-береңне яратсаң, насып ярыңны әллә кайлардан эзләп табарсың. Нурания һәм Ринат Гыйльметдиновлар 53 ел бергә гомер кичерә.

“Көчкә исән калдым”

Бер-береңне яратсаң, насып ярыңны әллә кайлардан эзләп табарсың. Нурания һәм Ринат Гыйльметдиновлар 53 ел бергә гомер кичерә.

Биектау районының Ямаширмәнең  авылында туып үсеп, бер класста белем алган егет белән кыз арасында мәхәббәт уты 7 класста укыганда кабына һәм алар Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер-берсен эзләп табып, гаилә корып җибәрә.  

Моңлы тормыш
Ринат Гыйльметдинов – республиканың данлыклы гармунчыларының берсе. Бик күп конкурсларда катнашып, лауреант исемнәре ала. Яшьрәк вакытларында Россия шәһәрләрендә, хәтта Мәскәүнең Асадуллаев сараенда концертлар да куеп йөри. 75 яшьлек Ринат ага республиканың “Балкыш” фестиваленең даими катнашучысы, дөресрәге, республиканың төрле районнарында яшәүче җырчыларның баянчысы. “Фестивальгә әзерлек башлану белән, җырчы дуслар шалтыратып, сез буласызмы, булсагыз фәлән җырны бергәләп башкарырбыз әле, дип алдан белешеп куялар. Син моңлы итеп уйныйсың, кушылып җырларга рәхәт дигәч, минем дә күңел була”, – ди Ринат ага.  

Биш яшендә Ринат кулына гармун алып уйнарга өйрәнә. Улында сәләт булуын күреп, гармунчы әтисе аңа каяндыр акча табып, гармун алып бирә. Үзе эшли башлагач баянлы була. Гармуннарым минем гомерем буе тугрылыклы дустым булды, ди Ринат ага. 

– Гадәттә, гармунчы белән гомер итүче ханымнар туйдырдың инде, тукта уйнавыңнан, диләр. Ә бездә киресенчә. Мин уйный башласам, Нурания апагыз икенче бүлмәдә булса да, миңа кушылып җырлап җибәрә. Кайбер көннәрдә, бүген кәефсез уйнадың әле, күбрәк уйнарга иде, дип үзенең фикерләрен дә җиткереп тора. Гармунда уйнавымны яшь вакыттан яратты.  Без аның белән гомеребез буе мәҗлес күрке булдык. Мин уйнадым, Нурания матур итеп җырлый иде. Яшебез булса да, әле дә җырлап-уйнап гомер итәбез. 

Ринат ага гармунын күтәреп төрле җирләргә чыгып китә, тормыш иптәше Нурания ханым аның бу йөрүләренә берсүз әйтми. Яше шактый олы булса да, ике ансамбльдә гармунда уйный. Гамун миңа көч бирә, ди Ринат ага. “Шунысына аптырыйм, ничек безнең бармаклар төймәләргә дөрес басып, көйләр чыгара икән.  Ике якта күпме төймә, дөрес итеп басабыз бит. Хромкасында да, тальянында да, баянында да сыздырабыз, төймәләргә карап тору юк, бармаклар аларны үзләреннән үзләре таба. Компьютерда өйрәнергә күпме тырыштым. Аның да төймәләренә генә басасы бит, юк инде. Шушы яшемә җитеп, бу сорауга ачыклык таба алганым юк”, – ди Ринат абый.

Гаиләсе
Химия-технология буенча белем алган Нуранияне Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә җибәрәләр. Бу вакытта Ринатның шабашкада эшкә киткән вакыты. Кайтса, Нураниясе юк. Авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган Ринат районның “Сельхозтехника”сына эшкә билгеләнгән. Биектаудан Ямаширмә авылына кайтып йөрү авыр булгач, аны туган авылына инженер итеп кайтарырга булалар. Шул вакытта адресын белмәгән килеш, институтта эшләүче Нураниясе янына Стәрлетамакка чыгып китә. Технология иститутына бара, таба алмый. Хлор сәнәгате буенча фәнни-тикшеренү институтындадыр дигәч, шунда китә. Төшке аш вакыты, ябык режимда эшләүче институт, эчкә кертмиләр. Ничек табарга? Аптырап, институтның ашханәсенә керә. Үз күзләренә үзе ышанмый, Нураниясе чиратта тора. Аның артына барып баса. Нураниясе дә аны күреп аптырап кала. Ринат хезмәт кенәгәсен үзе белән алып килгән була. Яшьләр өйләнешергә сүз куеша. Бер бүлмә бирәләр. Ринат инженер-конструктор булып эшкә урнаша. Берникадәр вакыттан соң, авыл хуҗалыгы инженеры кирәк дигән белдерү белән башка эшкә урнаша. Дәрәҗәсе үсә. Стәрлетамакның мактау тактасында фотосын эләләр. Тик туган яклар аларны сагындыра. Алты ел яшәгәннән соң, бирегә кайталар. “Мин барып алып кайтмасам, кияүгә чыгып кала идең, дим Нураниягә. Безнең исемнәрдә дүрт хәреф туры килә, холыкның гына түгел, хәрефләрнең дә туры килүе кирәк икән”, – дип көлә Ринат абый. 

Нурания ханым белән Ринат әфәнде ике балага гомер бүләк итә. Инде биш оныклары бар. Кызлары Резеда әнисе кебек химия-технология юнәлешеннән киткән була, тик үзләре яши торган Коркачи авылында химия юнәлешендә эш булмагач, кибет ача. Синтезаторда, пианинода уйный. “Холкы да, иҗатны яратуы да минеке”, – дип бәя бирә ул кызы турында. Уллары Азат музыка ягыннан таланты булса да, бу юнәлешкә артык исе китми. “Улым минем хуҗалык эшләрендә уң кулым. Агачтан юнып бик матур әйберләр ясый. Гаиләмне бик яратам. Бездә өлкәннәргә кадер-хөрмәт зур”, – ди Ринат ага. 

Ринат аганың уннан артык гармуны бар, барысыда кыйммәтле, затлы. Биш онык арасында төпчеге 7 яшьлек  Әмирхан гармуннар белән кызыксына икән.  Биектау районының Коркачык авылында яшәүче Әмирханны быел Арчага музыка мәктәбенә бирергә җыеналар. Оныгында сәләт барлыгын күреп, бабасы да җаен тапкан. Улым, менә күрәсеңме, минем гармуннарымны, болар бик кыйммәтле. Гармуннарда уйнарга өйрәнсәң,  мондагы дәүләт синеке була, дигән. Ә Әмирханга шул гына кирәк, мин үскәч гармунчы, бизнесмен, депутатор булам, дип бабасына сүз биргән.   

Ринат абый шушы яшендә дә бизнес белән шөгыльләнә. “Компьютерда эшлисе бар эшләрне дә хатыным башкара, – ди Ринат ага. – Икебез бергә эшмәкәрлек эшнен алып барабыз. Ул мәктәптә укыганда бөтен фәннәрне бишкә укып барды. Икебездә көчле математик идек”.    

Тик соңгы вакытта хатынының сәламәтлеге какшап алган. Аягын, умыртка сөякләрен сындырган. Аягына оперцичләр ясатырга туры килгән. Аның өчен дә борчылар Ринат абый, исән генә булсын, аннан башка ничек яшәргә кирәк. Ир кешегә үзе генә калу бик яман, эшмәкәрлек эшендә ул минем уң кулым, ди Ринат абый. 

Белеме буенча инженер кеше ул. Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында белем алып, озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли. Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Авыл хуҗалыгы техникаларына запчастьлар эзләп, бөтен Союзны айкый. Гади инженердан директор урынбасары дәрәҗәсенә җитә. Соңрак шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, эшмәкәрлек эшен ачып җибәрә. “Җайлы эш түгел. Гел үз өстеңдә эшләп, укып торырга кирәк. Имтиханнар тапшырырга. Аллага шөкер, шушы яшемдә дә имтиханнарны биреп барам. Районда дәрәҗәм бар. Күптән түгел Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов район үсешендәге казанышларым өчен медаль тапшырды”, – ди Ринат ага. 

“Көчкә исән калдым”
Ковид чорында Ринат абый аздан гына үлемнән кала. Нәкъ чирнең таралган вакытында үзе яши торган авылдан район үзәге Биектауга барырга чыга. Юлда кул күтәреп торган әбине утырта. Әллә ул чирләгән булган, әллә башка җирдән эләктергән, авырый башлый. Хәле мөшкелләнә башлагач, хастаханәгә алып китәләр. Казанга йогышлы авырулар хастаханәсендә тикшергәннән соң, Биектауга җибәрәләр, анда реанимациягә салалар. Ашый алмый, сөяккә кала. Якыннарының телефоннарына җавап бирми... Аптырап, табибтан сорыйлар. “Хәле әйбәт түгел, телефонын алырлык та көче юк, бөтенесенә дә әзер булып торыгыз, өмет юк”, – дип табиб кисәтеп куя. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән, хәле бераз җиңеләя, өенә кайтарып җибәрәләр. Йөрерлек хәле булмый, ятып кына тора. Хатыны Нурания ханым, балалары аны сабый бала карагандай тәрбияли. Авыртуларга түзә алмагач, әллә үз-үземә кул салыйммы, дип уйлап куя. Менә шул вакытта айнып киткәндәй була. Син нишлисең, Ринат, хатының, балаларыңа гомерлек кара тап ясыйсың, алар турында уйла, дип үз-үзен сүгә. Гаиләсенең тырышлыгы, табибларның ярдәме белән яшәү өчен көрәшә. Балконга чыга башлый. Сулый торган аппарат алып бирәләр. Акрынлап хәл керә. Ләкин хәтере тәмам бетә, кешеләрнең исемнәрен оныта... Каршысында кем басып торуын белә, тик әйтә алмый. Иң кызыгы, җырларның исемнәрен, моңнарны онытмый. Фәлән җырны уйна әле, дип гармунын кулына китереп тоттыралар, хәзергеләрен дә, борынгы көйләрне уйнап бирә. 

Гармунчы һәм балачак дусты, классташы гармуннар ясау остасы Халит  Аллаһ Тәгалә сине уйнар көйләрең, җиткерәсе моңнарың булганга исән калды сине ди икән.  

– Балачак дустым Халит бик музыкаль кеше. Бала вакытында бик тә гармунда уйнарга өйршәнәсе килде. Тик әтисе эшсез кеше генә гармунда уйный дип каршы төшкән. Ләкин максатына иреште. Гармунда уйнарга өйрәнде, гармуннар төзәтүче оста булып китте, – ди дусты турында.  

Ковидтан соң тагын бер могҗиза була. Ринат абый кечкенә вакыттан моңлы бала була, җырларга ярата. 3 яшендә өй түрендә җырлап утыра торган була. 3 класста укыганда укытучысы хорда башлап җырларга куша. Ринат киреләнә, авыртмаса да, тамагым авырта, ди. “Укытучыбыз ырымлы кеше иде. Озак та үтми тамагым авыртырга кереште”, – ди Ринат ага. Тавышы бетә. Табибларга йөри башлыйлар. Тавыш ярысында әйбер үсә, диләр. Операция ясамакчы булалар, кечкенә Ринат тамагын ача алмый, хирургларга эшләргә мөмкинлек бирми. Кемнәргә генә күрсәтеп карамыйлар, өшкертәләр дә... Файдасы юк. Пышылдап кына сөйләшү дәрәҗәсенә җитә. Үсә башлагач, операция ясый башлыйлар. Тамак төбенә 20ләп операция ясата. Наркоз белән ясый башлагач хәле дә кискенләшә. Берсендә тамак төбендә яман чир, дип кайтаралар. Хатыны шул вакытта әйтә, ышанма, синдә яман чир юк, ди. Чыннан ул чир булмый. Иң кызыгы, ковид белән чирләгәннән соң, тавышы ачыла. “Сөйләшүем авыр иде, ковид чиреннән соң яхшылап сөйләшә башладым, – ди Ринат абый.  – Иң аянычы, кеше гормере буе тырыша, балалар, оныклар дип яши. Менә шуларны калдырып китү иң авыры. Ләкин бернишләп булмый, Аллаһ Тәгалә һәркемгә шулай язган”.      

Ринат аганың хатынына багышлап язган җыры.
Онытылмый йөзләрең, 
Карлыгачтай кара күзләрең. 
Беркайчан да оныта алмам,
Серле күз сирпүләрең.
Синең исемең моңнарым
Бәхетем сиңа җырларым. 
Юллар бергә булса иде
Син бит минем хыялым.
Матурым син диярмен, 
Чәчләреңнән сыйпап сөярмен. 
Сиңа атап җыр чыгардым,
Минеке бул, чибәрем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading