Саба район үзәгендә яшәүче Рифат Рәшитов аз сүзле, төпле фикерле егет. Яу кырында алган тирән яраларына карамастан, һич курыкмый, шөбһәләнмичә алга атлый.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә куелган махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасында катнашкан.
«Кече яшьтән үк тырыш булды...» Тумышы белән Сабадан булган Рифат белән әңгәмә башында ук, аның сүзгә саран булуын белептер, әнисенең бертуган апасы Гүзәлия апа Ганиева сүз алды. Хәер, егетнең ниләр кичергәнен аңлагач, йөрәгендә нинди яра яшерелгәненә тирәнрәк аңлыйсың. – Рифатның әти-әнисе Мәртен авылыннан, - дип сүзен башлады ул, – Кушылып яши башлагач, Сабага килеп урнаштылар, баштан тулай торакта тордылар. Киявебез коммуналь-көнкүреш хезмәт күрсәтү оешмасында сәгать төзәтүче булып эшләде. Аннан соң ПМКга күчте, бер-бер артлы уллары Рифат, кызлары Гөлия белән Гөлшат дөньяга килде. Миләүшә гомер буе саннар арасында, район хакимиятендә статистика бүлегендә эшләде. Үз көчләре белән Сабаның иң кырый урамында йорт сала башладылар, бер кирпечтән башланды төзелеш эшләре. Юклык заманы бит. Хәзер тезелеп киткән мәһабәт өйләр урынында ялан кыр иде, без бирегә беренче тапкыр бәрәңге утыртырга килдек. Ул шундый ерак тоелды безгә. Ничә еллар дәвамында үз көчләре белән төзелгән йортка күченә Рәшитовлар. Өлкәннәре Рифат кечкенәдән тырыш бала булып үсә. – Энем эшкә тотынса, аның нәтиҗәсе була иде, – ди Саҗидә апа. – Казан дәүләт аграр университетында инженер һөнәрен үзләштерде. Армиягә алдылар, шул вакытта әнисе Миләүшә өзелеп елады, Рифат өчен үлеп тора иде җанашым. Шул чорда минем улым юл һәлакәтенә юлыгып үлеп китте. Сеңлемне юатыр өчен ничектер каты әйткәнмендер инде: «Борчылма, армиядәге бер ел узар да китәр, ә минем улымның кайтыр юллары ябылган», дигәч, тынычланды үзе. Догаларыбыз кабул булгандыр, Рифатыбыз 2017 елда кайтты. Аннан соң янә хәрби кием кияр дип кем уйлаган бит.
Югалтулар һәм мобилизация 2020 елның мартында Рәшитовлар гаиләсенә күтәреп булмаслык кайгы килә. Әтиләре бакыйлыкка күчә, аннан озак тормый 2021 елның ноябрендә әниләре дә өч баласын ятим итә. – Бөтен тормыш шул өч бала өстенә калды. Әнисен җирләгән көнне әз генә черем итеп алган вакытта Рифатның төшенә әнисе кергән. Уфалла арбасын улының кулына тапшырган җанашым, без инде тормыш арбасын улына тапшырган дип юрадык. «Бу нигезне син дәвам итәчәксең, кызлар бит очар кошлар», дип, нәсыйхәт-киңәшләребезне биреп тордык энебезгә. Рифатны мобилизация буенча алып киткәч, нәселебез белән нык еладык. Аннан соң ияләндек, ялга да җибәрделәр бит. Нигезләрендә хуҗабикә булып калган сеңлебез Гөлия балакаем бик тырышты, әти-әнисенең һәр ашын үткәреп торды. Әти-әнисез, төп терәк-таянычсыз калган яшь кызга тормыш итүнең никадәр авыр икәнлеген үзе генә белгәндер бәгырькәем. Һәр елны чебиләр алып үстерде, бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчәсен үстерде, йорт-курасын караттырды. Ир-ат кулы тимәгәч, карап торырга да кирәк бит. Төпчекләре Гөлшат үз тырышлыгы белән Казан аграр университетының икътисад факультетына укырга кереп, шунда төпле белем ала. Искитмәле тырыш бала алар, туганнарым булганнары өчен генә түгел, ә чын йөрәктән әйтәм мин бу сүзләрне. Соклану катыш горурланудан.
Гөлия хәзер кияүдә, тормыш иптәше белән Теләче районының Максабаш авылында кыз үстерәләр. Бу урында сүзне Рифатка бирәбез. Сүзебез яу кырына барып тоташа. – Өйрәнүне мин танковыйда үттем, - дип тарихы белән бүлеште Рифат үзе. - Аннан соң Воронеж өлкәсенә юл тоттык. Биредә бераз вакыт палаткаларда яшәгәннән соң инде турыдан-туры бәрелеш булган җирлеккә юнәлдерделәр. Әле Казанда өйрәнүләр вакытында ук миңа иптәшләрем аз сүзле, аралашмаучан, ялгызак булуымны сизеп «Немой» дигән позывной бирделәр. Яу кырында һәр секунд соңгысы булырга мөмкин, берәр кешене якын итеп күңелеңә алып, аны югалтсаң, йөрәктә тагын бер яра барлыкка киләчәк. (Р. S. Бу тормышта ике газиз кешесен югалткан егетнең хисләрен аңлап була. Тик тормыш югалтуларсыз гына булса икән ул) Беренче ике атна бик авырга туры килде. Зенитчы идем мин. Рота командирыбыз – шактый тәҗрибәле хәрби – һәрдаим безгә: «Егетләр, бирешмибез! Киләчәк бездән тора!», дип әйтеп торды.
Берничә көннән Саба егете туганнарына: «Тиздән алгы сызыкка җибәрәләр», – дип шалтырата. Бу хәбәрне ишетүгә, якыннары борчуга төшә. Дөньяны да күрмәгән яшь егет бит әле ул! Барчасы да аның исәнлеге өчен дога кыла. – Зенитчылар гадәттә штурмчылар артыннан бара, алар “чистарткан” позицияләрдә без калабыз. Алар алга китә. Без бер бүлекчәдә дүртәү: зарядчик, машина йөртүчебез, корректировка бирүче – командирыбыз һәм мин кечкенә снарядлар биреп торучы. Бәрелешләрнең берсендә, ноябрь ае булгандыр, рота командиры яраланды. Аны эвакуация отрядына тапшырыр өчен алып чыгып барганда, дөньям караңгыланды – каядыр барып төшкәнмен. Берни сизмәдем, ни аткандыр безнең өскә: танкмы, әллә минометкамы... Авыртуларны сизмәс өчен, башка иптәшләрем дарулар кадады, - ди егет. Менә шуннан Рифатның госпитальләр буйлап йөрү маҗаралары башлана. Пантелеймоновка – Горловка кыр госпитальләре – Луганск – Ростов на Дону – Казан – Самара хастаханәләре...
– Биш операция кичердем. Сул аягым нык җәрәхәтләнгән, мина кыйпылчыкларыннан тыш, берничә җирдән нык сынган, аяк сөяге дүрт өлешкә ярылган. Пластиналардан җыйдылар ул аягымны. Сул кулыма мина кыйпылчыгы кереп, ике нервны зарарлаган, хәзер ул эшләми. Үпкәмә дә зыян тигән, әмма, шөкер, анысы зыянлы түгел. Дүрт ай госпитальдә тора алмыйча яттым. Акрынлап коляскага, шуннан култык таякларына күчтем. Хәзер инде акрынлап таяксыз йөрим. Тагын өч елдан соң табиблар яңа консилиум җыячак, сул аягымны караячаклар. Самарага барып, комиссия үтеп кайттым, мине алга таба хезмәт итү өчен яраксыз дип таптылар. Бу авырлыкларны ничек җиңә алдың дисезме? Ихтыяр көче кирәк. Күңелең белән шуны теләү мөһим. Аллаһы тәгалә миңа шундый авыр яраланудан соң да гомер биргән. Бу үзе бер бүләк. Алга таба хыялларым да шактый, аларны тормышка ашырыр өчен бөтен көчемне куячакмын, - ди егет. Якташы Рифат белән "Солдат ашы" төркеменең җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова Казан госпиталендә таныша. Кунакка чакыра. – Гөлнараның бу сүзеннән соң, мин дә шаяртып: “Кая килим соң?” дидем. Ә ул Сабадагы үз өенең адресын атады, баксаң, без күршеләр икән. Көлештек, - дип искә ала моны Рифат.
Гөлнара үзе дә якташы белән төшкән фотосын мессенджердагы статусына куйды. Беренче фото – госпитальдән. «Менә биредә аякка басам дип сүз биргән иде. Сүзендә торды», диелгән әлеге фото астында. Икенче фотода - алар икәү Сабада "Солдат ашы" штабында. Бусында Гөлнара ханым: «Рифат аякка басты, шөкер, инде икенче килүендә өйләнәм дип сүз бирде. Көтәбез», дигән иде.
Сабадан гуманитар ярдәм Рифат яныннан кеше өзелми, якыннары да «Солдат ашы» волонтерлары өчен дә ул үз уллары кебек. – Авыр чакта бөтен район халкы күтәрелә безнең. Әнә шуңа да кием-салым, ризыклар... – нәрсә генә юк иде беренчел мәлдә, – ди волонтер Наилә апа Сөләйманова. – Халыкның шулай бердәм күтәрелүенә ис-акыл китте. Безнең халык илгә авырлык килгәндә иңгә-иң тора белә. Штаб көне-төне эшли. Яу кырыннан кайткан егетләребезне дә онытмыйбыз, алар үзебезнеке. Хәзер дә штаб ишегебез ачык, килегез, күреп, өйрәнеп китегез. Рифат сеңелләре өчен әти дә, әни дә! Әлеге гаиләгә карап бөтен авыл соклана. Сокланмыйча да мөмкин түгел, бу тормышта үз юлларын ярып барган егет-кызлар бит алар.
Комментарийлар