Язмыш аны төрлечә сыный. Башта фаҗигале төстә беренче ирен югалта, икенчесе йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Кызларым, терәкләрем бар, дип сөенеп яшәгәндә, җир җимертеп эшләп йөрүче олы кызы мәңгелеккә күзләрен йома...
Югалту
Берәү дә ялгыз калырмын, дип тормыш кормый. Кукмара районында яшәүче Рузалия Гәлләмова белән дә нәкъ шулай була. Беренче ире белән озак гомер итә алмый ул, 1986 елда ире фаҗигале төстә вафат була. Яше дә тулмаган бала белән ялгызы кала. Кызы Рәзиләсенә 1,6 яшь булгач, Киров өлкәсенең Нократ Аланында яшәүче кешегә тормышка чыга. Тагын бер кыз таба. Икенче иренең дә гомере озын булмый. 2015 елда кисәк кенә хәле начараеп, йөреп торган җиреннән китеп бара.
Картаймыш көнемдә ике кызым, ике терәгем бар, дип йөргәндә, аның ишеген тагын хәсрәт шакый. Башкалар Яңа ел бәйрәме каршыларга әзерләнеп йөргәндә, олы кызын җир куенына иңдерә. Бу хәлләр 2016 елның декабрендә була. Сабада яшәүче, җырга-моңга сәләтле Рәзиләсе районда күпләрнең юбилей кичәсен, бәйрәмнәрен алып бара. 23 декабрь көне дә аның өчен гадәти эш көне була. Кафега Яңа ел бәйрәме алып барырга килә. Өч сәгать халыкны җырлатып-биетеп күңел ачтыра. Бәйрәм барышында 31 яшьлек Рәзиләнең кисәк кенә хәле авырая. Тиз арада «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырталар. Яшь ханымны Саба үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Берничә сәгатьтән, 24 декабрь таңында, 10 һәм 6 яшьлек кечкенә балаларын ятим, ирен тол калдырып, әнисе йөрәгенә мәңгелек яра калдырып, күзләрен йома. Рузалия ханымның әнисе белән Кукмарада тулай торакта яшәгән вакыты. Төн уртасында бертуган энесе шалтыратып, урамга чыгарга куша. Әни ишетмәсен, сиңа әйтер бик тә мөһим сүзем бар, ди энесе. Ана өчен коточкыч булган хәбәрне, Рәзиләсенең вафат булуын әйтә. «Ничек үлгән, ул үләргә тиеш түгел, 25 енә балалар карарга чакырды бит», – дип өзгәләнә ана. Искиткеч матур булып ябалак-ябалак кар яуганда әлеге коточкыч хәбәрнең дөреслеген ишетергә туры килә анага.
Бүлмәләренә керә. Гаиләгә фаҗига килгәнен әнисе дә сизенә, нәрсә булган, дип сораштыра. Дер-дер калтыранса да, сиздерми, ялганларга мәҗбүр була. Учлап-учлап дарулар эчә. Кан басымы 220гә җитә. Баласы үлеменә ышанмаса да, җир җимертеп эшләп йөргән кызын декабрьнең салкын туфрагына сала. Әллә уколларның, әллә кисәк булган хәлнең тәэсире, кызын күмәсе көнне авыл кибетенә кереп көлә-көлә ниләрдер сөйләнеп йөри. «Бу хәлләрне үзем белмим, соңыннан сөйләделәр. Кызымның үлеме шул вакытта башыма бәргән. Рәзиләне Кукмара районының Сас Тамак авылы зиратына күмдек. Кызым бик үткен иде, җырга-биюгә дә, иҗатка да сәләте көчле булды. Кан басымы да югары иде шул. Дару эч, болай йөрергә ярамый, дидем. Гомере кыска булгандыр, тыңламады, үзен карамады. Бөтенебезне хәсрәткә салып китеп барды», – ди Рузалия апа.
Югалту авыр, калганнарга яшәргә кирәк. Әнисе өйгә кайтмагач, кечкенә Ясминә генә әнисенең кая киткәнен аңлый алмый. Әнисен таптыра, ник кайтмый, кая соң ул, дип сорау арты сорау яудыра. «Әниең өстән карап тора, ул безне күрә, сәламен бирә», – дип оныгын юата әбисе. Һавага карый, әнисен күрми Ясминә. Тагын сораштыра, ник күренми, ди. «Кызым, әниең генә күрә, син дә, мин дә аны күрмибез», - дигәч: «Әни, сәлам», – дип кычкыра әнисен сагынган кыз.
Әнисенең мәңгелеккә китүен аның кечкенә йөрәге кабул итми. Ләкин газиз кешесенең кайтмас җиргә китүен сабый күңеле дә аңлый башлый. Хәзер Ясминәгә май аенда - 16, әнисе вафат булганда ун яшьлек булып калган Фердинатка 20 яшь була. «Фәрит кияүгә бик зур рәхмәт. Ике баланы берүзе аякка бастырды. Башка өйләнмәде. Кызым үлүгә әйтте, минем бер хатыным гына бар, башка кеше кирәкми, диде. Балалар кечкенә вакытта энекәшем белән барып, бераз булса да ярдәм итәргә тырыштык. Хәзер, шөкер, үсеп җиттеләр. Әтиләренең зур терәге булып киләләр. Фердинат Сабада аграркөллияттә укый, шул ук вакытта эшли дә. Ясминә 9 класста укый, – ди Рузалия апа. – Әтиләре бар авырлыкны ялгызы күтәрә. Әти-әнине беркайчан да әби-бабайлар алмаштыра алмый. Үз әтиләре аларны тәүфыйклы итеп үстерде. Олысы йөзгә нәкъ әнисе. Кечкенәсенә дә әнисенең чалымнары кереп бара».
Саба районының Чупыч авылына кияүгә чыккан Рәзилә башта шушы авылда башлангыч классларга белем бирә. Аннан Сабада социаль ипотека буенча фатир алу бәхетенә ирешәләр. Сабага күченгәннән соң, Рәзилә укытучы булып эшли. Берара Саба телерадиокомпаниясендә журналист булып эшләп ала. Шигырьләр иҗат иткән. «Бер көнне шигырьләрен карап утырдым, бер җыентык шигырьләр», - дип авыр сулый Рузалия апа.
Бер килсә килә бит ул
Юк, бу хәлләр белән генә югалтулары бетми әле аның. Бер-бер артлы хәсрәтләр тагын килеп тора. 2020 елда өч якын кешесен мәңгелеккә озата. Башта энекәше вафат була, аннан соң әнисе, әнисенең сеңлесе...
Бүген ул нәсел дәвамчылары, дүрт оныгы үсеп килүенә сөенеп гомер итә. «Аллаһы Тәгалә миңа бер кыз, өч малай онык бүләк итте», – ди Рузалия ханым.
Әмма кечкенә оныгы өчен аның күңеле тыныч түгел. Икенче кызының төпчек улының бармаклары эшләүдән туктаган. «Бер килгәч кайгы килеп тора бит ул, – ди Рузалия апа. – Төпчек оныгымның куллары туганда сау-сәламәт кебек иде. Бүсеренә операция ясатканнар иде. Шуннан соң бармаклары хәрәкәтләнми башлады. Нәрсә булганын үзебез дә аңлый алмыйбыз. Хәзер кул бармакларын дәваларга кирәк. Кызым ире белән табиблардан табибларга йөриләр. Бармаклары ачылмагач, барган саен массаж да ясап карыйм. Элек кулларын ышкыганга сүз әйтмәсә, хәзер тидерми башлады. Ике яше дә тулмаган бала бит. Кече кызым гаиләсе белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә гомер итә. Бу көннәрдә Киров шәһәрендәге хастаханәгә дәваланырга барырга җыеналар. Олысын миңа китерерсез, дип әйттем. Шул кечкенә онык өчен йөрәгем әрни. Аллаһ кушып, бармаклары хәрәкәтләнә башласа ярар иде дип телим».
Хәсрәтләрен басарга гармуннары бар
Әле ярый, бу хәсрәтләрне басарга гармуннары бар. Алар булмаса, йөрәк ярасын ничек онытып торыр иде!? Моның өчен әбисенә рәхмәтле ул. Заманында бабасы Саз Тамак авылының оста гармунчыларының берсе була. «Бабаегыз кебек гармунда уйнарга берәрегез булса да өйрәнегез, нәселдән килгән талантны өзелмәсен», – ди әбиләре. Рузалия алтынчы класста укыганда әнисе аңа яшел төстәге гармун сатып ала. «Әбиең гармунда өйрәнергә куша. Кызым, өйрән шушы гармунда», – ди әнисе. Менә шуннан соң кыз бер-бер артлы көйләр чыгара, мәктәп сәхнәләрендә чыгыш ясый башлый. Еллар узгач, тормыш корып балалар үстергәндә гармунда уйнарга вакыт калмый аның. Тула гармунын, ник кирәк инде миңа, дип сатып җибәрә. Әнисенең нәсел истәлеге булган бүләген сатканга хәзер бик үкенсә дә, инде соң. «Кем уйлаган бит, картаймыш көнемдә кабат гармун уйный, төрле хәйрия концертларында катнашырмын дип», – ди Рузалия ханым. Республикада яшәүче гармунчылар активлашып киткәннән соң, анда да моңга сусау башлана. Гармунчылар белән аралаша башлый. Картаймыш көнендә уйнар, концертларда чыгыш ясар өчен үзенә гармуннар сатып ала.
Алай гына түгел, ахирәте, Балтач районының Яңгул авылында яшәүче гармунчы дусты Рузилә Габдрахманованы сөендерә, тальян гармуны бүләк итә. «Ул шулкадәр оста гармунчы, – ди Рузалия ханым аның турында. – Гел бер тальянда уйнамасын дидем дә, ул яраткан тавышлы тальян сатып алып бүләк иттем. Бер сөйләшкәндә Рузилә апа үзенең хыялын сөйләгән иде. Бу сүзләрен күңелемә кертеп куйдым да, аңа туры килгән тальян эзли башладым. Таптым. Дустыма минем истәлегем булсын, дидем. Без Рузилә апа белән күптәннән аралашабыз. Шундый дустым булуына нык сөенәм. Аның белән сөйләшсәм, аралашсам, кәефләрем күтәрелеп китә. Без бер-беребезне ярты сүздән дә аңлыйбыз. Мин генә түгел, аны безнең як халкы көтеп тора. Рузилә кайчан килә, дип гел сорап торалар. Яшем олы дип тормый, чакырган бар чарага килә».
Хәйрия концертына килегез!
- Миңа авыр чакларымда ярдәм итүчеләр булды, хәзер үзем авыр хәлдә калучыларга көчемнән килгәнчә булышасым килә, - ди Рузалия ханым.
Кайчандыр әнисенә тимер юл хезмәткәре буларак барактан фатир биргән булганнар. Әнисе 40 ел тимер юлда эшли. 1970 елда бирелгән йорт көннәрдән бер көнне ишелә. «Әле ярый ул көнне өйдә түгел идем. Биш ел Казанда троллейбуста кондуктор булып эшләп алдым. Эштән кайтышыма җимерек йорт каршы алды, – дип сөйли Рузалия апа. – 2003 ел иде ул. Әле ярый өйдә булмадым, үзем дә бетә идем. Тузган торак буларак фатир алу өчен егерме еллап Казан белән Кукмара арасын таптадым. Тормыш кешеләр белән сөйләшергә өйрәтә икән ул. 2022 елда, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән яңа йортлы булдым. Бер ханымның үтемле киңәшләре белән башкарып чыктык. Картаймыш көнемдә үз йортым белән яшим. Әни яңа йортны көтеп яшәде, үлгәнче шул йортны күрә алсам иде, диде. Күрә алмады. 83 яшендә энемнәр тәрбиясендә вафат булды. Үзем авырлыкларны бик күп күргәч, хәзер башкаларга да ярдәм итәсем килә, Аллаһ моннан соң хәсрәтләр бирмәсен».
31 гыйнвар көнендә, Кукмара районының Байлангар авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен «Хәйрия концерты» оештыру мәшәкатьләре белән йөри ул. Төрле районнарда яшәүче үзе кебек гармунчы дуслары белән концерт куярга җыеналар. Әрвахларга – дога, исәннәренә ярдәм булып барып ирешсен, дип тели ул.
– Егетләргә ничек тә булса ярдәм итәсе килә, - ди Рузалия апа Гәлләмова. - Авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты хезмәткәрләре бу идеяне хуплап, алар белән берлектә бу эшне башкарып чыгарга җыенабыз. Җыелган акчаларга егетләргә кирәкле әйбер алып, авыл җирлеге башлыгы Илнар Фәрит улы Кәримуллин үзе илтеп тапшырырга җыена.



Комментарийлар