78 яшендә булса да, әле дә терлекләр карый. Маллардан башка яши алмыйм, ди ул.
“Без дә эшләгәнбез икән” “Хәзерге фермалар белән элеккеләрне чагыштыра торган түгел”, – ди Балтач районының Бөрбаш авылында гомер итүче Сания апа Шәймәрданова. Соңгы көчләрен куеп фермада эшләгән буын алар. Барысы да кул хезмәте. Бер ферма терлекләрне караганнан соң амбарга барып фуражын да капчыкларга тутырганнар, сенаж чокырына барып, анысын да төяп алып кайтканнар.
Ул елларда совхоз бәрәңгене күп утырткан. Вак бәрәңгене фермага китергәннәр. Аны юып пешерү дә, носилькалар белән ташып терлекләргә ашату да терлекчеләр җилкәсендә була. “Хәзер бөтенесен техника китерә, техника тарата. Фермаларда эш бүленгән, савымчылар сыер савалар да кайтып китәләр. Безнең чорда андый булмады, барысы да терлекче җилкәсендә иде. Бот төбеннән пычракка батып без дә эшләгәнбез икән дип аптырыйм”.
“Мәскәүгә терлек илттек” Фермада эшли башлаган еллары. Яшь терлекчеләргә илнең башкаласына дуңгыз илтергә кушканнар. Мәскәү янындагы хуҗалыкта ниндидер авыру чыгып, барлык баш санын юкка чыгарганнар. Татарстаннан әлеге хуҗалыкка терлек китерү бурычы куелган. Совхоз дуңгызларын поезд вагонына төяп, унлап терлекче Мәскәүгә юл ала. Алар дуңгызларны исән-имин алып барып җиткерергә тиеш була. Поезд туктаган арада вокзалдагы колонкадан су ташып эчертеп, булган ризыкларны ашатып, берничә көн дәвамында юл үтәләр.
Исән-имин дуңгызларны алып килеп тапшыралар. Барысының да өсләрендә телогрейка, аякларында резин итек, башларында яшел яулык. Алмашка башка киемнәре юк. Барып төшү белән мунча кертәләр. Шул телогрейка, резин итекләр белән Кызыл Мәйданга Кремль күрсәтергә алып китәләр, таксиларга утыртып Мәскәү күрсәтеп йөриләр.
“Терлек алып килгән өчен безне бик нык кунак итеп, хөрмәт күрсәттеләр. Ашханәләргә алып кереп сыйладылар. Кызыл Мәйдан янындагы зур ГУМ кибетен читтән генә карап киттек, кулыбызда акча булмагач кермәдек. Шулай да авыл халкының төшенә дә кереп карамаган әфлисуннарны беренче тапкыр без Бөрбашка алып кайттык. Өйдәгеләрнең исе китте. Хәзерге кебек кулга тотып ашау юк, бар кешегә җитсен дип, телемләп кенә чәйгә салып эчтек, тәмен шулай белдек”, – дип искә ала ул елларны.
Шуннан соң авылдан бер кая да чыгып китмәгән инде ул. Гаиләгез белән совхозда эшлисез дип, Сочига шифаханәгә юллама биргәннән соң да бармаган. “Ул вакытта абзарда 7 баш мөгезле эре терлек иде. Товар поездына төяп чыгып китсәм генә, бара алмыйбыз, дип баш тарттык. Юкса, башка совхоз эшчеләренең кайберләре бу мөмкинлектән файдалана белде, без дәвалануны, ял итүне белмәдек, эшне генә белдек. Әтидән аермалы буларак, мин читтә тормыш итүнең ни икәнен күрмәдем”, – ди Сания апа.
Узганда калган сагыну Аларның гаиләсе Казахстан якларына китеп төпләнгән була. Гурьев шәһәрендә бар мөмкинлекләре булган фатирда яшиләр. Әниләре туристларга ашарга пешергән. “Анда торганда өйдә ашау пешермәдек, әни сумка тутырып ризык алып кайтты. Авылга кайтыгыз, монда да яшәргә була дигән сүзгә ышанып бөтен әйберләрне сатып кайткан идек, әти ун көн генә яшәде дә, кабаттан Казахстанга чыгып китте. Ике елдан соң кире авылга кайтты. Әни гомере буе Казахстанны сагынып яшәде”, – дип искә ала ул.
Комментарийлар