Баксаң, гаилә йөген күтәреп яшәгән шушы хатын-кыз язмышы сабырлык, тугрылык һәм күңел киңлегенең тере мисалы бит. Хезмәт юлын ул Актаныш районының Яңа Әлем авылында башлап җибәргән. «Парходка утырып, иптәш кызым белән Актанышка барып җиттек», дип искә ала ул. Тик анда да укытучы урыннары юк диләр РОНОда.
«Әниең үлгән...» Тик бер урын бар - .балалар йортында тәрбияче, шунда урнаша ул. – Һәр группада 30ар бала. Бөтенесе малайлар, миңа җиңел булды алар белән, үз фермабыз бар иде, балалар көндез мәктәптә булса, әбәттән соң шул интернет хуҗалыгында эшләп мал-туар асрап көн күрдек. Үзебез үстергән яшелчә, җиләк-имеш җитә иде безгә. Укучыларым да тыңлаучан булды. Бер тапкыр да каршы дәшкәннәрен хәтерләмим, - ди Мәрзия апа.
Язмыш Мәрзия апаны тагын бер авыр сынау белән очраштырган. – 21 яшемдә әнием үлде, – ди ул, бу хакта артык сүз куертмыйча гына. Кайгылы хәбәрне ул Актанышта чакта ишеткән. Телеграмма килеп төшкән: «Әниең үлгән...» Әмма шул ук вакытта ачы дөреслек тә әйтелә, әнисен соңгы юлга озатыр өчен кайтып өлгермәгән. Эш, җаваплылык, ничә көн пароходта кайтасы… Яшь укытучыга хәтта кайгысын да үз вакытында кичерергә мөмкинлек калмаган, директоры әниеңнең 40ыгына кайтырсың әле дип тынычландырган. «Әнине җирләмичә өч көн көтеп тордык»,– дип апасы әйткән сүзләр күңеленә мәңгегә уелып калган. Шушы югалтудан соң ул яңадан юлга чыккан. Туган ягына кайкан, әмма анда эш табылмаган. Тормыш тагын сайлау алдына куя: нишләргә? Ярты ставка белән керәшен авылына укытырга урнашкан. Бер фатирга кереп яши, көн саен ерак араларны уза. Кайчакта 25 чакрым юл йөрергә туры килә. Авыр, әмма чигенү юк. Балалар да төрле була. Кайберләре укудан читләшә, язмышлары җиңел түгел. Әмма Мәрзия апа аларга барыбер ышана.
– Ул вакытта балалар бик тәртипле иде: “утыр” дисәң, көн буе утырыр иде, – дип искә ала ул. Һәм, бераз тын алып, бүгенге көн белән чагыштыра: – Балаларда гаеп юк. Барысы да тәрбиядән килә… Аның бу сүзләрендә гомер буе балалар белән эшләгән укытучының тирән тәҗрибәсе, тормыш аша узган акылы чагыла.
«Мин сине яратмыйм» Районга кайтып урнашкач, язмыш аны тагын бер тапкыр мәктәп ишекләренә китергән. Бер ара Керәш-Пакша мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп алган ул. Кечкенә балаларга белем бирү, аларның тәүге хәрефләрен, тәүге хыялларын чынга аштыру аның күңеленә якын эш була.
Комментарийлар