Дүрт ел. Күпме сулар аккан, күпме көтү, күпме күз яше сыйган бу вакыт арасына. Татарстанның кыю йөрәкле егет-кызлары бүген ил кушкан бурычны үти.
Алар арасында Саба районы Шәмәрдан егете Инсаф Сәгыйров та бар.
«Повестка килде»
Без аның якыннары белән аралаштык. Һәркайсының күңелендә — үз Инсафы. Әмма барысын берләштергән уртак сыйфат бар: ныклык.
Татьяна Сәгыйрова өчен ул иң элек — ире, балаларының әтисе.
— 2020 елда социаль челтәр аша таныштык, — дип башлады ул сүзен. — Беренче булып үзе шалтыратты.
Татьяна Кукмара ягыннан. Шәмәрдәнгә 2018 елда күченеп килгән, тәрбияче булып эшләгән. Беренче никахыннан улы бар. Инсафның гаиләсе аны шунда ук кабул иткән — киң күңелле, тату нәсел.
— 2020 елда ук никах укыттык, — ди ул. — 2021 елда улыбыз Зөфәр туды.
Тыныч кына барган тормыш 2022 елның октябрендә кинәт 180 градуска үзгәрә дә куя.
— Повесткалар килә башлагач ук күңелгә шом керде, — ди Татьяна. — Ирем армиядә хезмәт иткән, физик яктан нык. Күңелем сизенгәндер, кирәк-яраклар җыя башладым.
Көндәлек тормыш мизгеле — эштән кайту, балаларны бакчадан алу, бер мәлдә бөтенләй башка төс ала.
— Кичке якта каршыма чыгып: «Хәбәр бар», — диде. Иң элек башка эшкә күчкәч, хезмәт хакы алгандыр дип уйладым. Ә ул: «Повестка килде», — диде.
Бу сүзләрдән соң вакыт туктап калгандай булган.
— Шок түгел иде, хәтта… истерика башланды, — дип искә ала ул. — Ә ул тыныч булды. Мине тынычландырырга тырышты.
Өйдә ике бала: берсенә биш яшь, икенчесенә бер яшь тә дүрт ай. Әниләренең күңеле мең сорау белән тулган.
— Балаларга әти кирәк, — ди Татьяна, күзләрен читкә алып.
Инсафны нәселләре белән озаталар. Башта — җыелу пункты, аннары — ЭКСПО, соңыннан поезд, билгесезлеккә таба юл. «Тиздән, бик тиздән кайтачакмын», дип тынычландыра якыннарын Инсаф.
Хәрби юлын гади рядовой булып башлаган. Вакытлар узу белән үзен күрсәткән.
— Хәзер ул командир, ротаның замполиты, офицер, — ди хатыны. Тавышында горурлык сизелә. — Медальләре дә бар.
Херсон, Запорожье яклары — аның хезмәт юлы. Сирәк кенә ялга кайтып китә. Гаилә исә дүрт ел буе кулларына телефон кысып яши.
— Балалар көтә. Зөфәргә инде дүрт яшь, — ди Татьяна. — Тормыш йөген үземә тартырга туры килә. Шәмәрданда үз йортыбыз бар, мин Иштуганда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим.
Телефон аша сөйләшкәндә ире артык ачылып китми.
— Борчылмасыннар дип, артыгын әйтми, — ди ул. — Әмма беләбез: күпне күргән, иптәшләрен югалткан.
Командир булу артта каядыр штабта утыруны аңлатмый, киресенчә, җаваплылыкны арттыра.
— Егетләр белән беррәттән йөри, — дип ассызыклый Татьяна. — Алар бер йодрык кебек.
Хатын-кызлар да үзара терәк.
— Башка хәрбиләрнең тормыш иптәшләре белән элемтәдә торабыз. Берсенә хәбәр булмаса, икенчесенә шалтыратабыз. Бер-беребезне шулай саклыйбыз.
Озакка сузылган көтү — иң авыры. Озатканда беркем дә болай озак булыр дип уйламады, — ди ул.
«Бу күренеш мәңгегә истә калачак»
Апасы Энҗе Михайлова хәтерендә Инсаф — балачактан ук якын, җылы кеше.
— Без дүрт бала үстек, — дип сөйли ул. — Инсаф белән яшь аермабыз ике ел. Бергә тәгәрәшеп үтте балачагыбыз. Урамда кызлар аз, шуңа күрә ул малайлар арасында үстем. Инсафны усалраклардан гел яклый идем. Соңрак аңладым: ул үзе дә көчле булган.
Мәктәп еллары, аннары кадетлар мәктәбе. Шунда ук аның лидерлык сыйфатлары ачылган.
— Аны тыңлыйлар иде, — дип искә ала апасы. — Үз артыннан ияртә белде. Хәрби юл башында ук аны командир итеп куялар. Бу сыйфат һәркемдә дә юк.
Озаткан көн — аерым бер яра.
— Кыш көне, коеп яңгыр яуды. Кызыл автобуслар, күзләре яшькә чыланган кешеләр… Бу күренеш мәңгегә истә калачак. Шәмәрдәннән дүрт егет бергә китте. Бүген аларның берсе юк инде, - ди Энҗе. – Кайткач та, зарланмый. Киресенчә, безне юата. «Барысы да яхшы булыр», — ди.
Берсендә апасы түзми: «Калып булмыймы?» — дип сорый. Җавап кыска була: «Алар минем братларым». Хатлар да килә тора - рәхмәт сүзләре язылган конвертлар.
— Беренчесен ачканчы курыктык. Анда ни язылганын бер Аллаһы Тәгалә белә, калтырый-калтырый гына конвертны ачтык, — ди Энҗе. — Әмма укыгач, күңелгә җылылык керде, горурлык артты.
Яу кырында һәр секунд — сынау.
— Дрон төшеп, машинасы янган, — ди хәрбинең апасы. — Шөкер, Инсафка берни булмаган. Бөтен документлары көлгә әйләнгән.
Саба районы ярдәме дә тоемлана.
— Кайткан саен хәлләрен белешәләр, — ди Энҗе.
Соңгы көннәрдә элемтә өзелгән чаклар ешайган.
— Әни бик борчыла, — ди ул. — Анда булган һәркем кадерле. Исән-имин кайтсыннар иде.
«Минем өч туган көнем бар»
Инсафның әнисе Ләйсән апаның сүзләре тыныч, әмма һәрберсендә йөрәк тибеше ишетелә.
— Беренче ирем, Инсафның әтисе белән Арча якларыннан без. 1989 елда Шәмәрданга күчендек, — дип сүзен башлады ул. — Хәзер ничә ел инде бистә хастаханәсендә эшлим.
90 нчы еллар авырлыгы, балалар үстерү мәшәкате — барысы да аның җилкәсендә.
— Инсаф — өченче улым, — ди ул. — Исемен дә юкка гына кушмадык. Әбиебез теләге белән телевидениедә эшләгән Инсаф Абдуллага багышлап исем куштык, аның кебек инсафлы, матур булсын дип теләдек. 1 яшь тә 3 айда балалар бакчасына бирдем. Апасы Энҗе белән бергә йөрделәр. 2003 елда укырга керде, үҗәт, үзсүзле булып үсте. 2011 елда Саба районында кадетлар мәктәбе ачылган икән дип ишеттем дә, шунда Инсафны бирергә булдым, чөнки анда дисциплина, тәртип көчле, урамда шуклык кылып йөрмиләр. Армиягә дә барасың бар, кемнең кем икәнен аерырга өйрәнерсең дигән фикер йөртте мине. Риза булып барды, уку дәверендә дә әйдәп йөрүчән булды.
Инсаф мәктәптә укыган елларында да мәчеткә йөреп, ураза тоткан. Ничә ел рәттән мәчеттә ифтар ашы үткәреп килә икән.
– Инсаф икенче төрле, - дип дәвам итте үзенең бәянен хәрбинең әнисе.– Башка балаларым «әни» диләр, ул «әнкәй» ди. Ул үзенә карата торган, җылырак. 2014 елда Мәскәү астында Тамань дивизиясендә армия сафларында хезмәт итте. Әле сезнең белән элемтәгә кергәнче, истәлекләрне барлап утырдым, Инсафның армиядән язган беренче хатын әле дә саклыйм. «Әни, сине яратам», дип язган. Аннары шундый гадәте бар, ялга кайтса да, «Әниемнең туган көне» җырын ишектән керә-керешли җырлап керә. 2022 елның 23 сентябрендә повестка килде, кичен өйгә килеп әйтте. Озатырга бардык 18 декабрьдә. Һава торышын хәтерлисездер бит, өстән койды гына. Аллаһы Тәгалә дә елап озата, дип, елап калдым.
Улы бер сөйләшкән вакытта ялгыш кына: «Минем өч туган көнем бар», — дип әйтеп куя. Әни кеше башта аңлап бетерми. Соңрак кына төшенә: димәк, ниндидер бик хәлиткеч хәл булган... Берсе майда, берсе декабрьдә дигән Инсаф.
— Улым хезмәт иткән яклар турында сөйләсәләр, игътибар белән тыңлыйм, — ди Ләйсән апа. — Днепр тирәләре… Әбиебез дә: «Абыйларым Днепр кырыенда Бөек Батан сугышында һәлак булган», дип сөйли торган иде. Кем уйлаган бит, еллар үткәч бабайлары эзеннән Инсафның атлаячагын.
Еллар аша сузылган язмышлар җепләре кабат тоташкан.
— Нык горурланам аның белән, — ди әни кеше. — Фәрештәләр сакласын.
Бер гаилә — өч караш. Хатын, сеңел, ана. Һәркайсысының йөрәгендә — бер үк теләк. Инсаф кебек егетләр өчен, алар белән янәшә торучылар өчен. Көтү — иң зур сабырлык. Ышаныч — иң зур терәк.
Һәм һәр догада бер үк сүзләр кабатлана: исән-имин әйләнеп кайтсыннар.

/


Комментарийлар